Фәнил Әһлиуллин Татарстандагы торак пунктларны милек реестрына кертү турында сөйләде
0
191
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Татарстандагы 3118 торак пунктның 669ы (21 процент) турында мәгълүмат бар. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин шул хакта сөйләде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстандагы торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрне Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү эшләре турында бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин уздырды.
Муниципаль берәмлекләр составына кергән 913 торак пунктның 169ының чикләре кадастр исәбенә куелган. 342 торак пунктның генераль планы төрле башкаручыларда, аларның үтәлеше 1100дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.
Шул рәвешле, 2020 ел ахырына кадәр 402 муниципаль берәмлекнең генераль планы эшләнергә һәм 1200дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куелырга тиеш.
Фәнил Әһлиуллин шулай ук Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде.
Бүгенге көндә Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртия Республикалары, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән уртак эш дәвам итә, уртак чикләр проекты әзер. Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы белән эш контактлары җайга салынган, май аенда видеоэлемтә режимында киңәшмә узганю