Добавить новость
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Өч балалы гаиләнең йорты янган: «Улым гына исән булсын, дидем. Кайтсак – бала юк...»

0 205

Башкортостанның Тәтешле районы Беләш авылында коточкыч янгын өч балалы гаиләнең тормышын астын өскә әйләндерә. 18нче май көнне була бу хәл. Ут чыкканын ишетеп, тизрәк өйләренә ашыккан гаилә янгынга бер кайгырса, өйдә калган олы балалары югалгач, тәмам хәсрәткә төшә.

Флисә Ситдикова «Интертат»ка гаиләләренә килгән бәла турында сөйләде. Ире Салават Нурлыгаянов белән алар өч малай үстерә: 16 яшьлек Эльвир, 8 һәм 9 яшьлек Данияр һәм Самир.

Без ике кечкенә малай белән азык-төлек алырга киткән идек, 16 яшьлек улым өйдә калды, мунча керәм, диде. Көнозын хуҗалыктагы эшләрне карадык: яшелчәләр утырттым, керләр юып, ашарга пешердем, малларны карадык та, кичке якта шулай чыгып киттек. Улым, без киткәч, сыер янындагы бозауны аерып, ябып куйган, шулай эшләр эшләп йөргән әле ул. Аннары, өйгә кергәч, розетка шартлады, ди. Залга чыккач, счетчик шартлаганын ишеткән. Кибәргә эленгән киемнәрдән чалбарын гына эләктергән дә, куркуыннан нәрсә эшләгәнен аңламыйча чыгып качкан.

Янгын турында иремә туганы шалтыратып әйтте. Барасы җиргә барып җитә алмадык, кирегә борылдык, шок булды. Иң элек, без киткәч, бүлмәдә йоклап калмадымы икән дип, малайны уйладым. Бала гына исән булсын дидем. Кайтсак – бала юк. Янып үлгәндер, миңа әйтмиләрдер, дип уйладым. Бүтән нинди уй булсын?! Полиция дә эзләргә ашыкмады. Янгын сүндерүчеләрне кем чакыргандыр, алар килгән инде, бала кайгысы булгач, мин аларын белмим дә.

Бала югалгач, йоклап була мени?! Апайлары белән төн буе эзләп чыктык. Ай авыр булды аны эзләгәндә. Кемнәрдер тегендә, монда күрдек дигәч, Бәдрәш авылында кеше яшәми торган өйләрне йөреп чыктык. Берәр җирдә куркып ятмыймы икән дип, көтүлек җирләренә дә бардык. Кайгыга баттым, каян эзләргә белмәдек. Телефонын алган ул, тик шалтыратып булмый, өзелә, куркып алмадымы икән... Ватсаптан улымның 20.53тә булганын күрдем дә, шунда гына күңелгә әзрәк җылы керде, чөнки янгын турында шалтырату 20.48дә булган. Чыгып качканына сөендек, ләкин каян эзләргә белмәгәч, тагын авыр булды.

Иртәнге 10нар тирәсендә Чернушка юлыннан табып алып кайтып бирделәр. Динар Хәсәнов дигән кеше эшкә барышлый «заправка» кырыенда абайлап алган. Малайны утыртып, чәйләр эчергән, рәхмәт яугыры. Шул Динар иремә хәбәр иткәч, җиңел сулап куйдык инде. Нык курыккан идем, әле ярый табылды, – дип сөйләде Флисә ханым.

Фото: © Флисә Ситдикова

Аның сүзләренчә, улы Эльвир йортларыннан якынча 18 километр ераклыкка киткән булган. Чернушка ул – Пермь крае белән чиктәге тимер юл станциясе. Баланы анда урман аша барган дип фаразлыйлар. Әлегә җентекләп сорашырга җөрьәт тә итмиләр, үсмернең күңеле уалучан булуын, аның болай да тирән стресс кичерүен аңлыйлар.

Үзеннән сорарга да курыктык, тизрәк онытсын дим. Энекәшләре «кая киттең» дип сорашкач, ярсый башлый. Малайга өйне дә күрсәтмәдек әле башта, педиатрга, психологка алып бардык. Дарулар белән тынычландырдык. Аннары инде кайтып, өйне күргәч, тагын тынычлана алмыйча елады. Өсте өстенә сораулар яудыргач, авыр булды инде аңа. Үзен гаепле хис итә кебек, – ди Флисә Ситдикова.

Гаиләнең мунчадан кала бар нәрсәсе янып көлгә әйләнгән. Әле дә ярый абзардагы сыер, бозау, үгез, тавыкларны бакча ягына чыгарып өлгергәннәр. Мал-туарны бертуган абыйларына урнаштырып торганнар. Ә ике кечкенә малайны Борай районында әбиләре карый икән. Ә ата-анага вакытлыча торырга күршедәге өйне биргәннәр.

Фото: © Флисә Ситдикова

– Җыештырырга, урнаштырырга кирәк бит, шуңа балаларны нәнәйләре янына илтеп куйдык. Безгә бит әле документлар артыннан да йөрисе. Территорияләрне җыештырдык, ярты авыл килде, транспорт белән дә ярдәм иттеләр. Бик булыштылар. Бөтен Россия булышты: акчалата, кием-салык, аяк киеме, савыт-саба – кем ничек булыша ала. Диваннар китерүче дә булды. Алга таба инде, авылда мәктәп тә булмагач, район тирәсендә берәр әзер йорт чыкмасмы дибез. Авылдан китәргә исәплибез. Балалар каникулда вакытта ничек тә урнашырга иде. Бер аякка басып китсәк инде, аннары зурайтып та булыр иде. Мин инде шул көннән бирле, ярый балакайларым исән, ярый малай табылды, дим.

Фото: © Флисә Ситдикова

Авыр хәлдә калган өч балалы гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде. Флисә ханымның Саклык банкы картасы 89373683013 номерына беркетелгән. (Ситдикова Флися Фидусовна – Сбербанк). Изгелек җирдә ятмас, кылган изгелекләр өчен Аллаһ һәркайсыбызга меңләтә кайтарсын. Нурлыгаяновлар гаиләсенә сынауны җиңеп чыгуда сабырлык телибез!

Фото: © Флисә Ситдикова





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Чернушка на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.