Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган кешене кыйнавын горурланып күрсәтте
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында видео чыгарды, ул видеода аның улы Адам Волгоградта Коръән яндырган өчен тоткарланган Никита Журавельне кыйный. Моны РИА Новости яза.
"Арттырмыйча әйтәм, әйе, мин Адамның гамәле белән горурланам. Ул һәрвакыт яшьтәшләре арасында түгел, ә өлкәнрәкләр арасында үсәргә теләве белән аерылып торды, шуның аркасында аның намус, дәрәҗә һәм үз динен яклау өчен өлкәннәргә хас идеаллары формалаша. Ул сайлаганны хөрмәт итәм», – дип белдерде республика җитәкчесе.
Аның фикеренчә, үз гамәлләре белән Россиянең дистәләгән миллион кешесен мыскыл иткән кеше каты җәзага тартылырга тиеш. Төбәк башлыгы Россиядә изге китапларны дәүләт дәрәҗәсендә яклый торган «уникаль закон»ның гамәлдә булуын билгеләп үтте.
Август аенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Татьяна Москалькова Чечня омбудсмены Мансур Солтаевтан Никита Журавельнең Грозный тикшерү изоляторында кыйналуы турындагы мәгълүматны тикшерүне сораган.
Егетне яз азагында тоткарладылар. Тикшерү версиясе буенча, 19 майда ул Волгоградның Поворинская урамында урнашкан Җәмигъ мәчете янында Коръән яндырган. Шул ук вакытта Журавель үз гамәлләрен камерага төшереп, интернет-порталда урнаштырган.