Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Гүзәл Уразова Мәсгут Имашевның 95 яшьлек юбилеенда: «Язмышымда роле зур булды»

0 178

Белешмә. Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь крае Барда районының Каенавыл авылында туган. 3 яшендә – әтисез, 9 яшендә әнисез кала. Карт бабасы белән әбисе тәрбиясендә үсә, 7 сыйныфны тәмамлагач, авыл советына эшкә урнаша.

Шунда берничә ел эшләгәннән соң, Пермьның фабрика-завод укыту мәктәбенә керә. 5 ел заводта тимерче булып, аннары техникумда һәм авиазаводта хезмәт куя. 27 яшендә Казанга китә.

1958 елда Казан консерваториясенеңәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1964 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлый.

Консерваториядә укыганда, Камал театрында эшли башлый. Бик күп спектакльләрдә катнаша һәм «Зәңгәр шәл»дәге легендар Булат ролен башкара. Ул – спектакль тарихындагы 3нче Булат.

Төрле елларда мәдәни һәм уку учреждениеләре директоры була:

1964-1970 – Әлмәт музыка училищесын оештыручысы һәм аның беренче директоры;

1970-1976 – Казанның П.И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе директоры;

1976-1981 – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры;

1981-1997 – Казан театр училищесы директоры.

Халык арасында Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак таныла. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән.

«Гомер буе татар милләтенә хезмәт иткән кеше»

Юбилей кичәсен 5 ел элек Тинчурин театрында композиторның 90 яшьлеге уңаеннан оештырылган чарадан нык аерыла, дип әйтеп булмый сыман. («Татар-информ» журналисты, мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтованың язмасына нигезләнеп әйтәм, үзем анда булмадым – иск.авт.) Шул ук җырчылар һәм җитәкчеләр котларга килделәр, әмма быелгы юбилей чарасы купшырак бинада үтте. Моны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тә ассызыклап узды.

«Мәсгут ага – гомер буе Татарстаныбызга, татар милләтенә хезмәт итеп, үз тырышлыгы белән исемен татар халкының бөек шәхесләре рәтенә керткән кеше. Шундый зур датаны Камал театрының яңа бинасында үткәрү – зур горурлык. Без үзебезнең шәхесләребезне бөтен дөньяга, Россиягә күрсәтәбез. Мәсгут абый кебек шәхесләребез белән безнең халкыбыз һәрвакытта да алга барачак», – диде ул.

Шулай ук ул, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен, Мәсгут Имашевка «Дуслык» орденын тапшырды.

Рәхмәт сүзләрен җырчыга бик күп якташлары да белдерде. «Ул – безнең өчен зур үрнәк. Үзенең милләтенә, халкына, туган җиренә һәрвакыт тугры булды. Һәр татарның йөрәгенә кереп, мәңгегә күңелендә калырлык җырлар иҗат итүегез, Татарстан күләмендә туган җиребез Барданы танытуыгыз, талантлы яшьләребезгә олы сәхнәләрдә үз урыннарын табарга ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Барда районының якташлар җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова.

Котларга дистәләгән җырчы килгән иде

Сез, 3 сәгатьлек тамаша буе котлап кына утырдылар, дип уйлый күрмәгез, киресенчә, башка юбилей чараларыннан аермалы буларак, җырлар бертуктамый агылып торды. Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Раяз Фасихов, Чулпан Йосыпова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сиринә Зәйнетдинова, Айрат Имашев, Айгөл Хәйри һәм башка җырчылар Мәсгут Имашевны үзенең җырларын башкарып котладылар.

Җырчыларның чыгышлары арасында Казан театр училищесы студентлары композиторның бала чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тормышын театральләштерелгән форматта күрсәтеп бардылар. (Концертның тулы видеосын «ВКонтакте»да карарга була. – иск.авт.) Ә концертны Татарстанның атказанган артистлары Ришат Ахмадуллин һәм Резедә Сәләхова алып барды.

«Язмышымда Мәсгут абыйның роле бик зур булды»

Мәсгут Имашев – ул бик күп җырчыларның яраткан мөгаллиме, аларга олы сәхнәгә чыгарга ярдәм итүче. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Нуриев, Резеда Төхфәтуллина, Фәридә Сафина, Галина Казанцева һәм башкалар нәкъ менә анарда белем алалар.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың да сәхнәдә басып торуының сәбәбе – Мәсгут Имашевның кайчандыр әйткән сүзләре. Ул шушы тарихы белән уртаклашты:

«Мәсгут абыйның җырлары – күңелгә бер йотым су кебек. Мин балачактан аның җырларын тыңлап үстем. Районга кайткан вакытларында конкурсларда Мәсгут абый жюри әгъзасы булып утыра торган иде. Мин, шушы бәйгеләрдә үземнең беренче адымнарымны ясап, урыннар алган кеше.

1999 елда Казанга юл тотарга булдым. Ул вакытта да Мәсгут абыйның роле минем язмышымда бик зур булды. Калага «журналист булам» дип килдем, әмма балларым җитмәгәч, «икенче елны килерсең» дип, мине борып җибәрделәр. Күңелемә бик авыр булды, үземә килә алмыйча, институт каршына чыгып утырдым. Әти-әнигә: «Кайтам инде», – дип шалтыраткач, каршыма Мәсгут абый очрады. Ул мине танып алды, чөнки районда күргәне бар бит инде.

«Гүзәл, нишләп йөрисең монда?» – ди. Барысын да сөйләп биргәч: «Нишләп югалып йөрисең? Син бит матур җырлыйсың, нигә сәнгать институтына бармыйсың?» – дигән сүзләре бүген әйткән кебек хәтеремдә.

«Кем алыр инде мине анда?» – дигәнгә, ул, үгетләп булса да, мине шунда җибәрде. Шулай Мәсгут абыйга ышанып, институтка киттем. Җырлап күрсәттем. Тыңлап карадылар да: «Алабыз», – диделәр. Шул көннән бирле 23 ел дәвамында мин сәхнәдә», – диде ул.

Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Йосыпова һәм Илнур Нуриев та чыгышларыннан соң Мәсгут Имашевның тормышларында бик зур роль уйнавын искәрттеләр.

«Мәсгут абый – барыбызның да алтыны. Шәле авылыннан җитәкләп алып килмәсәгез, театр училищесында укытмасагыз, консерваториягә җитәкләп алып бармасагыз, мин бу сәхнәдә басып тормас идем. Сез – игелекле кеше! Игелекле булганга Аллаһы Тәгалә гомерне дә сезгә озын итеп биргән», – диде Илнур Нуриев. Һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Караурман» җырын башкарып, искиткеч кичәне йомгаклады. Әлеге җырны башкарырга Мәсгут Имашев аны үзе өйрәтеп калдырган.

***

Мәсгут ага Имашев үзе сәхнәгә күтәрелмәде. Концертны ул бик игътибар белән, хәтта күз яшьләре аша, тормыш иптәше Фатыйма ханым белән күзәтеп утырды. Аның исеменнән шундый кичәне оештыру өчен рәхмәт сүзләрен Барда районының якташлар җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова җиткерде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Следственный комитет возбудил дело из-за взрыва в школе Чайковского

При взрыве петарды в Пермской области пострадали трое школьников

В Пермском крае у школьника во время урока взорвалась петарда

Вице-спикер Чернышов потребовал ограничить продажу петард онлайн


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Чайковский на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.