Добавить новость
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Айгөл бала табар алдыннан сабые белән бергә үлгән: «Куркырлык берни юк, дигән иде табиб»

0 656

Оренбург өлкәсенең Первомайский бистәсендә яшәүче Айгөл исемле хатын-кыз йөклелегенең соңгы аенда баласы белән бергә вафат булган. Хәле начарланган йөкле хатынны Первомайскийдан Бузулук хастаханәсенә алып бару өчен, «ашыгыч ярдәм» машинасына сәгать ярым вакыт кирәк була. Бу хакта Orenday сайты яза.

Первомайский бистәсендә яшәүче Тюлегеневлар өченче балаларын алып кайтырга җыенган була, аларның 7 яшьлек уллары һәм 6 яшьлек кызлары бар. Өченче уллары ноябрь ахырында туарга тиеш була. Әмма балага исән килеш туу насыйп булмый – хастаханәдән өйгә бала да, аның әнисе 31 яшьлек Айгөл дә кире әйләнеп кайтмый. Яшь әнинең һәм сабыйның гомере Бузулук хастаханәсендә өзелә.

«Хатыным бер вакытта да җитди авырмады, бар кешедәге кебек, гадәти салкын тиюләр, күзләре белән бик җитди булмаган проблема бар иде. Йөклелеге дә тыныч узды, аз гына хәлсезлеге булды. Нәрсә булганын аңлый алмыйбыз, беркем юньләп берни аңлатмый. Бөтен нәрсәне тәфсилләп аңлатучы берәр табибны тыңлыйсы килә, иң мөһиме – хатынымны һәм улымны саклап калу мөмкин булган микән? Кич хатыным үз аякларында үзебезнең бистәдәге хастаханәгә китте, ә берничә сәгатьтән, төн уртасында, Бузулуктагы хастаханәдән шалтыраттылар һәм хатыным белән улымның үлүе турында әйттеләр», – дип сөйләгән Айгөлнең ире Армат.

8 ноябрь иртәсендә Айгөл гинекологка план буенча тикшеренүгә бара, бала табар вакыты да җитеп килә, тиешле анализларны тапшыра. Анда аңа икенче тапкыр 17 ноябрьдә килергә кушалар, Армат сүзләренчә, бернинди куркыныч та булмаган.

«Бу хәлләргә 4 көн кала Айгөл бераз ютәлли башлады, әзрәк температурасы күтәрелде, ул вакытта гаиләбездә барыбыз да – балалар да авырып чыкты, тик барысы да тиз узды. 8 ноябрь кичендә мин төнгә эшкә киттем. 9 ноябрьдә, иртәнге 8ләр тирәсендә хатыным смс-хәбәр язды: саруы кайнаган, күңеле болганган һәм мин кайткан вакытта йоклаган булса, уятмавымны сораган. Айгөл көне буе ял итте, ә кичкә таба температурасы күтәрелде, шулай ук, шул көнне анализлары буенча лейкоцитлары күтәрелгәнен белдек, тик хастаханәгә ятарга тәкъдим итмәделәр. Кичке 6-7 арасында мин төнге сменага эшкә җыена башладым. Шул вакытта хатыным эченең аскы өлеше тартып авыртуга зарлана башлады, эче дә китте. Үзем хатынымны хастаханәгә илтергә өлгерми идем, шуңа күрә абыем Ержаннан сорадым. Китәр алдыннан Айгөл минем белән саубуллашты, һәм шуннан соң мин аны башка исән килеш күрмәдем инде», – сөйләгән ире.

Ержан Айгөлгә ботинкаларын кияргә ярдәм иткән, һәм хатын машинага хәтле тыныч кына бара, хастаханәгә дә әйбәт барып җиткән. Хастаханәгә килеп җиткәч, Айгөл белән табиблар шөгыльләнә башлый.

«Район хастаханәсендә, иң беренче эш итеп, баланың хәлен тикшерделәр. Ул вакытта мин үзем дә кабинет янында идем, баланың йөрәк тибешен ишеттем. Табиб чыккач, «куркырлык нәрсә юк» диде, бәлки, шулай дип тынычландырырга гына теләгәндер. Без Айгөлнең гомере кыл өстендә булганын белмәдек, берәр ризыктан агулангандыр, дип уйладык. Аны Бузулукка юкка гына җибәрмәделәр бит инде. Өлгерер өчен, «ашыгыч ярдәм» машинасы 130-140 км тизлек белән чапты», – дип сөйләгән туганнары Ержан.

«Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе машинаны булдыра алганча куган, тик 115 километр юл, сәгатьтән артык вакыт хатын-кыз һәм карындагы бала өчен алтынга тиң вакыт була. Юлда Айгөлнең хәле начарлана.

«Хатынымны Бузулукка китергәннән соң аны реанимациягә, ә соңыннан операциягә алып кергәннәр, дип сөйләде табиблар, тик мин моны тикшереп карый алмыйм. Баланы алганда, ул инде үлгән була, ә Айгөл кичке 10нардан соң вафат булган. Үлеменең беренчел сәбәбе – эчәклекләрдәге кан тамырлары тромбозы», – дип сөйләгән Армат хатынының соңгы минутларын.

11 ноябрьдә Айгөлне сабые белән бер кабергә иңдерәләр. Хәзер туганнары бу хәлгә ышана алмый. Ничек табиблар бу җитди авыруны күрми калган, бу авыру 1 тәүлек эчендә кеше үтерерлек дәрәҗәдә азды микән, дигән сораулар тынычлык бирми аларга. Чөнки Айгөл үләренә 1 көн кала гына табибка күренгән.

Айгөл белән нәрсә булган, һәм ни сәбәпле аны Бузулукка җибәрәләр, ә урында ук ярдәм күрсәтмиләр? «Orenday» басмасы Первомайский район хастаханәсендә дә бу хакта белешкән. Хастаханәнең баш табибы Вадим Копылов журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүне үзенең урынбасарына йөкләгән, шәхсән аралашудан баш тарткан.

«Без бернинди мәгълүмат та бирә алмыйбыз, чөнки бу – табиб сере. Нинди булса мәгълүматны хастаханәдән түгел, ә туганнарыннан ала аласыз. Хатын-кызны Бузулукка сәламәтлек күрсәткечләре буенча алып киттеләр», – дигән ул.

Первомайский районында роддом юк, шуның аркасында табиблар да юк. Әгәр табиблар булса, Айгөлгә ярдәм итә алмаган булсалар да, бәлки, һичьюгы, балага исән калырга ярдәм иткән булырлар иде.

Тикшерү комитетында да бу хәлгә аңлатма бирергә авырсынганнар, туганнары янына да сорау алу өчен беркем дә бармаган. Әмма погонлы кешеләрне район башлыгы янында күргәннәр, дип яза басма.

«Orenday» редакциясе тикшерү органнарыннан һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Айгөл Тюлегеневага дәвалауның никадәр сыйфатлы күрсәтелүе турында җавап көтә. Моның өчен рәсми запрослар җибәрелгән. Җавап Айгөлнең туганнарына да килергә тиеш.

Берничә көн элек кенә Первомайский хастаханәсендә тагын бер шау-шулы хәл була. Бу юлы В.И. Войнов исемендәге Оренбург өлкә хастаханәсеннән урологлар чакыртырга туры килә. Табиблар ашыгыч рәвештә бистәгә килә һәм бөере өзелгән, каны күп аккан хатын-кызның гомерен саклап кала. Хирурглар хатын-кызның бөерен һәм корсак куышлыгындагы гематомасын ала. Операция уңышлы уза, бәхеткә, пациентканың гомерен саклап калалар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Бузулук на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.