Лаеш гандболчылары Идел буе лидерлары өчлегенә керде
0
538
Лаеш техник-икътисад техникумы гандболчылары командасы гандбол буенча Россия чемпионатында Идел буе зонасында өченче урын алды.
Көндәшләре тәҗрибәле иде. Әмма «Лаеш төлкеләре» дә төшеп калмаган. Алар үзләрен Татарстан урта махсус уку йортлары арасында яхшы дип танытты инде. Бу турыда «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Идел буе зонасында безнең балалар очколар буенча Оренбург, Бузулук, Тольятти, Ижевск һәм Глазов командаларын узды. Шулай итеп, Лаеш спортчылары бронза медальләргә лаек булды.