Бөгелмә мэры: Өч көн тавыш бирү — уңайлы һәм куркынычсыз
0
100
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров «Юность» спорт комплексында 1109нчы сайлау участогында Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
«Бугульминская газета» хәбәр иткәнчә, ул бюллетень алганчы термометрия узган һәм кулларын антисептик белән эшкәрткән.
Бу сайлаулар — ил өчен зур сәяси вакыйга, диде Линар Закиров. «Депутатларның яңа составында безнең республиканың, шәһәрнең, Россия гражданины буларак минем шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртучы лаеклы кешеләрне күрәсе килә», — диде шәһәр мэры.
Линар Закиров шулай ук дөрес сайлау, тормышны тагын да уңайлы итә ала торган кандидатларда тукталу мөһим булуын әйтте.
«Өч көн тавыш бирү практикасы уңайлы һәм куркынычсыз булуын күрсәтте. Кеше үзенә уңайлы вакытта участокка килеп тавыш бирә ала», — диде район башлыгы.
Бөгелмә районында ике көндә сайлаучыларның 61,92 проценты тавыш биргән. Бүген Россия Дәүләт Думасына сайлаулар 20.00 сәгатьтә тәмамлана.