Бөгелмәдә Covid-госпитальгә уенчыклары белән бергә чыршы бүләк иттеләр
0
59
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенең медицина коллективына Covid-госпитальне һәм перинаталь үзәкне бизәү өчен кирәк-яраклар һәм уенчыклары белән бергә чыршы бүләк иттеләр. Бу турыда «Бугульминская газета» яза. Бүләкләрне «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм «Бөгелмә урманчылыгы» җитәкчесе Гөлнара Мөхәмәтханова тапшырды. Бүләк итүчеләр медицина хезмәткәрләренең үзләрен аямыйча, ару турында онытып авыруларга ярдәм итәргә тырышуын искәртте. Аларның битендә тәүлек буена салмаган битлек эзләре калган. «Бәлки, персонал һәм авырулдар өчен бәйрәм кайгысы да түгелдер, әмма без пациентларда сәламәтлек өчен көрәш рухы булдырырга һәм ковидны җиңүгә өмет уятырга телибез», — диде хәйриячеләр.