Бөгелмәдән 32 егет хәрби хезмәткә алыначак
0
74
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә хәрби комиссариатында районның чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда 32 егетне хәрби хезмәткә алу турында карар кабул ителгән. Бу турыда «Бугульминская газета» яза. 12 ноябрьдә ун егет Республика җыелу пунктына китәчәк. Алданрак Бөгелмәдән 15 егет хәрби хезмәткә алынган иде. Бу чакырылышта да, узган еллардагы кебек югары һәм урта белемле гражданнарга өстенлек биреләчәк.