Добавить новость
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026 Октябрь 2026
1
2
3
4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Балам исән калган булса, табибларны гафу итәр идем»

0 253

Юля (37 яшь):

«Үзем белән булган тарихны озак вакытлар кычкырып сөйли алмадым, бу – минем өчен кабаттан тәмуг утларында яну белән бер. Беренче кызыбыз Машаны да 5 ел көттек. Беренче йөклелегем күңелсез тәмамланган иде. Икенче тапкыр авырга калгач, аны медицина ягыннан күрсәткечләр аркасында өзәргә туры килде. Балада генетик авыру барлыгы ачыкланган иде. Шуннан соң ирем белән дәвалану курсы уза башладык. Бик күп төре дарулар, гормоннар эчтем, уколлар ясадылар. Бераздан мин кабат балага уздым.

Иркутскидагы иң яхшы табибта бала табам дип, шунда киттем. Табиб мине йөклелек чорында ук күзәтеп барды. Бала табу мизгелләре дә бик яхшы узды, ирем янымда иде, 12 сәгать дигәндә, сау-сәламәт кызыбыз дөньяга аваз салды. Шулхәтле рәхәт булды, хәтта бала табу йортыннан китәсе дә килмәде.

«Көтеп алынган бәхет»

Кызыма 1 яшь тә 8 ай булганда, үземнең кабат авырлы икәнемне белдем. Безнең өчен көтелмәгән хәл булды, чөнки монысында мин табибларга да йөрмәдем, дарулар да эчмәдем. Бәхетебезнең чиге булмады. Яшь арасы да күп түгел, балаларыбыз аерылмас дуслар булырлар, дигән уй белән уяна һәм шуның белән йоклап китә идем.

Йөклелегем дә яхшы гына үтте. Кәефем яхшы иде, эшләдем дә, бала тууга да әзерләнә идем. Монысында да баламны Иркутскида табарга, дип уйлаган идем дә, тик пандемия башланды. Авыручылар саны күплегеннән куркып, үзебездә – Братск шәһәрендә генә бала табып була, дигән фикергә килдем. Шул вакыттагы карарым өчен үземне бүген дә гафу итә алмыйм.

Хатын-кызлар консультациясендә бала таптырырлык яхшы табиб турында белештем. Фамилиясе дә еш ишетелә, дип, күпләр аны тәкъдим иткәч, шул табибта тукталдым. Табибка консультациягә баргач, ул миңа бик ошады. Бу апрель башы иде, бала табу вакытын 26сы дип билгеләнгән. Табиб миңа вакытыннан алда бала табу куркынычы барлыгын әйтте. Коронавирус аркасында, бала табу вакытында ирем белән бергә булырга рөхсәт итмәделәр.

Табиб миңа якын арада гына тагын бер тапкыр килеп күренергә кушты. Бу пәнҗешәмбе иде. Акча түләп бала табарга әзер хатын-кызларны үзе эшли торган көнгә чакыртып, үзләренә дә әйтмичә, бала табуны «стимулировать» итә торган булган. Үзе сменасына туры килсен өчен.

Ул мине гинекология креслосында карады. Бала табарга әле тагын 10 көн вакыт бар иде. Табиб «карыйм гына, берни эшләмим» дип вәгъдә бирсә дә, әллә ничек авырттырды, бик рәхәт булмады. Шул көнне үк ул миңа бала табу буенча договор кирәкме икәнен сорады. Минем өчен иң мөһиме: яхшы гына исән-сау бала табу иде. Шуңа без табиб белән акчаны аның кулына гына бирүебез турында сөйләшеп куйдык. Янәсе, болай акча күбрәк медицина хезмәткәрләренә эләгәчәк. Аннан, чыгып киткәндә үк, ул миңа: «Карап торырбыз, бүген үк киләчәксең», – дип, күз кысып куйды.

 

Фото: © ru.freepik.com

«Бала табу бүлмәсендә тәмуг башланды»

Берничә сәгатьтән мин җиңелчә генә тулгаклар башлануын тойдым. Шунда гына табибның тизрәк бала таптыру өчен нидер эшләгәнен аңладым. Бала табуны «стимулировать» итүнең төрле ысуллары бар: стриппинг – кулы белән анaлык муентыгының (шейка матки) тышчасын алу, мизопростол дигән әйберне перчаткаларына сылап, аналык муентыгына тидерү. Тулгагым ешрак кабатланды, бик авырта иде. Әйберләремне җыеп, кичке сәгать дүрттә бала табу йортына килдем.

Мине бала табу бүлмәсенә озаттылар. Менә шунда тәмуг башланды да инде... Мин бала табу бүлмәсендә, тулгакларымнан җәфаланып, гаиләм белән телефоннан язышып утырдым. Соңыннан бүлмәгә акушер, минем табибым һәм тагын башка табиблар кереп йөри башлады. Яшел костюмлысы мине эпидураль анестезия ясарга күндерә башлады: «Әле тиз генә тапмаячаксың, нәрсәгә тиккә җәфаланырга. Йоклап алырсың, хәл җыярсың», – диде ул. Шул чакта аңардан баш та тарта ала идем бит, тик мин табибларга тулысынча ышандым.

Күпме вакыт үткәнен мин инде аңламый идем. Беренче эпидураль анестезиядән соң берни тоймасам да, миңа икенчесен ясадылар. Табиб белән үземнең куркуым белән дә бүлештем. Анестезияне дөрес ясамаулары аркасында, кайбер бала табучы хатын-кызларның тулгакларын бөтенләй тоймый башлаулары турында ишеткәнем бар иде. Табиб, бала табыр вакыт килеп җиткәч, барысының да җайланачагына ышандырды.

 

Фото: © ru.freepik.com

«Бала таба башлаганымны тоймадым»

Бала таба башлаганымны табиб һәм шәфкать туташларының йөгереп йөри башлауларыннан гына аңладым, үзем билдән түбән өлешне бөтенләй сизми идем.

Алар миңа көчәнергә кушып акырырга тотындылар. «Үле бала яки инвалид табасың киләме синең!» – дип кычкырып тордылар. Бар көчемә көчәндем, тик үзем берни тоймадым. Шунда табиб һәм тагын берсе эчемә бик каты итеп баса башладылар. Басалар да, аста нәрсә бар икән дип карап алалар да, тагын, авырттырып, эчемә басалар... Күкрәгемдәге авыртудан тын ала алмый башлар чиккә килеп җиттем. Алар миңа «Кристеллер алымы» дигән чараны кулланып, ягъни баланы «сытып чыгару» юлы белән бала таптырмакчы булганнар. Бу алым Россиядә рөхсәт ителмәгән.

Баламны исән килеш таптыруларын сорап, кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләүләрен үтендем. Шуннан соң кисеп җибәрделәр дә кызымны чыгардылар. Аның башы асылынып торганын гына күреп калдым. «Юля, бик начар, бик начар», – дип, табиб йөгереп чыгып китте. Баламның тавыш бирмәвенә борчылып, үзем елый башлагач, миңа укол кададылар.

Кич белән ирем шалтыраткач, аңа: «Хатыныгыз белән барысы да әйбәт, кызыгыз реанимациядә», – дигәннәр. Баланың хәле начараюны минем начар көчәнүем аркасында дип аңлатканнар. Бик каты авыртуларга чыдый алмыйча зарлана башлауга, миңа уколлар кадап миңгерәйтәләр иде.

Иртән табибтан ялварып сорап, кызым янына барып килдем. Авыртудан тураеп баса да алмый идем. Кызым төрелгән килеш колпак астында ята. Ул – дөньядагы иң матур кызларның берсе. Ул вакытта сабыемның яшәүгә бөтенләй өмете юклыгын мин әле белми идем.

«Дүрт литрдан артык кан югалттым»

Авыртуга, күпләп кан агуга зарлансам да, узи белгече килгәнен көттеләр, ә миннән 11 сәгать буе кан акты. Узига мине каталкага салып алып бардылар. Карагач, аның күзләре акайды: «Аналыкта кан. Операциягә!» – диде ул.

Табибларның терсәкләре баскан урыннан минем аналыгым ертылган. Бала тапканнан соң, гадәттә, табиблар хатын-кызны куллары белән карыйлар, ә мине алай итеп тормадылар. Дөрес, кәгазьләргә «карадык» дип язганнар. Авырып, эчтә кан агып ятканда, алар мине авыртуны баса һәм йоклата торган уколлар белән тоттылар.

Операция вакытында аналыгымны һәм уң як күкәйлегемне алдылар. Барлыгы 4,5 литр канымны югалтканмын, 10 минутка йөрәгем туктап торган...

Эчке кан агуны кан тамырлары хирургы килгәнче туктата алмаганнар. Ул гына минем гомеремне саклап калды. Табибларга шалтыратып, минем турында берни дә белә алмагач, ирем һәм кайнанам бала табу йортына килгәннәр. Иремнең сүзләренә караганда, операциядә катнашкан табибның сөйләшкәндә куллары да, тавышы да калтыраган. Бала турында сорагач та: «Балагыз турында онытыгыз, Юля яшәү белән үлем арасында», – дигән табиб.

Реанимациядә яткан 2 көнне белмим. Табибның, миңа иелеп: «Сине Иркутскига алып баралар, әле яшисең», – дигән сүзләре генә истә.

Өченче тәүлектә мине Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолетында Иркутскига алып киткәннәр. Анда ясалган операциядән соң, 3 көннән мин аңыма килдем.

«Яңадан йөрергә өйрәндем»

Иркутск хастаханәсендә мин 1 ай яттым, яңадан йөрергә өйрәндем. Карантин аркасында туганнарымны, якыннарымны күрә алмадым. Ул вакытта үлемнән бик курка идем. Йоклый алмый интектем, еладым да еладым… Психотерапевт миңа йоклата торган дарулар һәм антидепрессантлар язды. Ирем һәрвакыт телефон аша элемтәдә иде. Ул хәтта төнлә дә телефонының тавышын басмый иде, чөнки мин, паникага бирелеп, төн уртасында да аңа шалтырата идем. Үләсе килгән вакытлар да булды. Олы кызым барлыгына гына яшәдем. 1 айдан соң мине хастаханәдән чыгардылар.

Өемә ашыгып кайттым. Анда мине ике кызым көтә иде. Кечкенә кызым 41 көн яшәде. Без аны бөтен шәһәрдә алмагачлар чәчәк атканда җирләдек. Минем кечкенә фәрештәм, язгы чәчәгем минем...

 

Фото: © ru.freepik.com

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылды, бик күп тикшеренүләр булды. Братск шәһәре перинаталь үзәге табиблары минем имзамны үзләре ясап куйган. Моны графология экспертизасы раслады. Мин бала табу вакытында үземне дөрес тотмаганмын, вакуумнан баш тартканмын, табиблар сүзен тыңламаганмын, көчәнмәгәнмен кебек сүзләр язып тутырганнар. Табибларның мондый ялганына ышана алмадым.

Син табибларга җаның, тәнең белән ышанып киләсең. Синең балаң һәм үз гомерең дә алар кулында. Үзеңне берничек тә яклый алмыйсың, әле аннары да алар теләсә нәрсә ялганлый ала, ә син хәтта моның дөрес булмавын да исбатлый алмыйсың. Менә шундый чынбарлык.

Бала табу йортының баш табибы янына да бардым. Сау-сәламәт хатын, вакыты килеп җитеп, бала табарга килә. Табиблар баласын үтерәләр, ә үзеннән инвалид ясыйлар. Сәламәтлегем белән кыенлыклар әле арта гына. Операция вакытында сидек куыгына тигәннәр. Берничә ай подгузник киеп йөрергә туры килде үземә. Эмоциональ яктан булган кыенлыкларга мондый төр проблемалар килеп кушылу мине тагын да какшатты. Күптән түгел генә сидек куыгымны тегү операциясе булды. Аннан соң тагын берсе булачак. Диастаз барлыкка килеп, эчәклегем шунда төшеп киткән.

Минем тарих күп кенә җирле матбугат чараларында чыкты, бик күп хатын-кызлардан фикер-җаваплар килде, алар миңа терәк булдылар. Алар барысы да безнең бу бала табу йортыннан, табиблар агрессиясе, дорфалыгыннан куркалар икән.

Антидепрессантлар эчеп яшим. Алар булмаса, белмим, нәрсә булыр иде. Бала тапканда күргәннәремнән соң минем гаиләмнең тормышы элеккечә булмаячак. Миңа «травма аркасында стресс бозылуы» дигән диагноз куйдылар. Бу яра гомерем буена да төзәлмәс. Балам исән калган булса, табибларга барысын да кичерер идем. Мин кызымны өзелеп көткән идем...

 

Фото: © ru.freepik.com





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Братск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.