Добавить новость
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Казанда 71 яшьлек әби ике ел дәвамында үз фатирының ишек төбендә яши

0 53
Казандагы күпкатлы йортларның берсендә баскыч мәйданчыгында кием-салым, пакетлар чәчелеп ята, ә баскычларда савыт-саба һәм тозланган яшелчәләр белән банкалар тезелеп тора. Бу — 71 яшьлек Анисия Григорьеваның хуҗалыгы. Ул үзенең дүрт бүлмәле фатирының ишеге төбендә яши. Әби сүзләренчә, улы аны ике ел өенә кертми икән инде. Шушы вакыт дәвамында өлкән яшьтәге ханым юына да, хәтта юньләп бәдрәфкә дә бара алмый. «Ирем кыйнагач, сарайда яшәдем» Анисия ханым Марий Элда туып-үсә. 17 яшендә Казанга күченеп килә. Озак та тормый кияүгә чыга һәм өч бала таба — дәүләт яшь гаиләгә нәкъ шушы фатирны бирә. Анисия Григорьева сүзләренчә, гаилә тормышы җиңел булмаган — ире гел эчкән һәм аны кыйнаган, ә Андрей исемле улы тайпылышлар белән туган. «Анда эпилепсия, гел башы авырта. Мин аны ярым үле килеш тудырдым дияргә була. Әмма соңыннан ул бик яхшы үсте. Миңа: „Анисия, син балаларыңны иркәләп бетердең“, — дип әйтәләр иде. Алар бөтенесе дә матур булып йөрде, аларга төрле киемнәр бәйли идем. Бөтен балаларым да акыллы булды», — дип сөйли әби. Күпмедер вакыттан соң Анисия Григорьева һәм аның ире Казандагы Борисоглебское бистәсеннән зур булмаган җир ала, ә фатирларын улларына калдыра. Ул вакытта кызлары үз тормышларын корган була һәм торак мәйданына дәгъва итмиләр. Әмма шәһәр читендә яшәү дә ханымның тормышын үзгәртми — ире эчүен дәвам итә һәм хатынына кул күтәрүләре ешая. «Аның мине ничек мыскыл иткәнен күршеләрем сөйли ала. Минем бөтен битем шрамнан гына тора. Мунчага китсәм, аннан да куып чыгара иде, шуңа күрә мин сарайда яшәдем. Билемә салкын тидереп бетердем. Бу хәлләрдән туйдым да, монда килдем», — дип сөйләде Анисия Григорьева. «Балалары подъезддагы әниләре аша атлап кына чыга» Үз фатирының ишек төбенә килеп җитсә дә, ул монда керә алмый. Аның сүзләренчә, улы аның белән генә түгел, ә башка туганнары белән дә аралашмый башлаган. Шул ук вакытта Анисия Григорьеваның ярты пенсиясе квартплата түләүгә китеп барган — үзенә нибары өч мең акчасы калган. Акчасызлык һәм улына үз сүзен җиткерәсе килү аны үз фатирының ишек төбенә килеп яшәргә мәҗбүр иткән. «Анисия апа подъездда ике ел чамасы яши инде. Барлык күршеләр дә аңа ярдәм итәргә тырыша: кемдер ашарга алып килә, кемдер киемнәр бирә. Карап торышка улы яхшы кешегә охшаган, әнисен подъездга куып чыгаруы коточкыч инде. Үзе дә, аның кызы да Анисия апа аркылы атлап кына чыга», — дип сөйләде күршеләре Светлана. Бер мизгелдә Анисия Григорьева каршысына фатирдан оныгы чыкты. Әбисенең сүзләрен колагына да элмәде — дәшмичә генә ишекне ачкыч белән бикләде дә, карчыкның әйберләре аш атлап чыгып, лифтка кереп китте. Пенсионер ханым сүзләренчә, оныгы да әтисе кебек, дәшмәүне һәм аның ягына карамауны хуп күрә. «Аның эчми торган вакыты сирәк» Пенсионер ханымның катлаулы тормышы турында шәһәрдәге волонтерлар күптән белә икән инде. Аларның берсе — Юлия Хәкимова әбинең үзенең дача күршесе икәнен әйтте һәм аның тирәсендә купкан шау-шуга гаҗәпләнде.   «Ни өчен гаҗәпләндемме? Чөнки соңгы 20 елда ул ире белән Авиатөзелеш районындагы шәхси йортта яши. Ире тавыклар, куяннар, кәҗәләр асрый, ә әби эчмәгәндә аңа ярдәм итә. Ә аның эчми торган вакыты сирәк», — дип язды Юлия Хәкимова социаль челтәрдә. Юлия сүзләренчә, аның янында әбинең ире үз балалары турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйли. Моннан тыш, волонтер әйтүенчә, ир-ат шул фатирда яшәгән улына еш кунакка бара һәм кунып кала икән. Юлия өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәм итүне сорап, Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итүен сөйләде. Аңа инде берничә тапкыр ярдәм итәргә тырышулары турында, әмма Анисия Григорьеваның барлык ярдәмнән, шул исәптән картлар йортында урын бирүдән баш тартуын әйткәннәр. Ул катгый рәвештә: «Үз фатирымда яшисем килә», — дип җавап бирә. «Ул үзе сукбай тормышын сайлый» Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында пенсионер ханымның тормыш хәле белән таныш булуларын сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр берничә мәртәбә әби янына килгән һәм аның туганнары белән очрашкан. Моннан тыш, олы кызы Анисия ханымны берничә мәртәбә үзе янына алып киткән һәм өендә калырга тәкъдим иткән. Әмма карчык пенсия алу белән аны эчеп бетергән һәм кире подъездга кайткан. «Улы белән дә сөйләштек, участковый белән берничә мәртәбә очраштык. Әмма ханым сукбай тормыш алып баруны хуп күрә һәм өеннән чыгып китә. Шулай ук аңа сиделка ярдәме һәм интернатка урнаштыру да тәкъдим ителгән иде, ләкин әби барысыннан да баш тартты», — дип сөйләделәр ведомствода. Агентлык әлеге репортаж материалларын хокук саклау органнарына тапшырачак һәм алар бу хәлгә ачыклык кертер дип ышанасы килә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Борисоглебск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.