Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Александр Далматов: «Татар язучысы сюжет кора белү белән мактана алмый...»

0 114

Нурихан Фәттах повесте буенча Александра Далматов төшергән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы инде «былтыргы А» булса да, ягъни, былтыр Бөек Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә - премьера алдыннан, ә инде «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә ачылыш фильмы буларак күрсәтелде - әле дә аның турындагы мәгълүмат инфокырдан төшми. Әйтик, соңгы эксклюзив яңалыкларның берсе – фильмга тулысынча дубляж ясалды – артистлар үзләре үк рус теленә тавышландырды, көзгә прокатка чыгар дип өметләнә режиссер.

Фильмнан күренеш

Фото: © Владимир Васильев

Фильмга бәйле тагын бер яңалык – КФУның татар филологиясе бүлегендә татар киносы көне узган һәм студентларга Нурихан Фәттах повесте буенча Александра Далматов төшергән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы күрсәтелгән. «Үзем беренче тапкыр фильмны тамашачы буларак карадым. Оялырлык булмаган икән», – дип язган режиссер үз каналына.

Тагын бер яңалык – фильмны студентлар һәм укытучылар белән бергә легендар Равил Шәрәфиев караган. Аның беренче мәртәбә каравы булган, үзе төшсә дә, бу фильмны моңарчы карарга туры килмәгән икән күренекле артистка.

Равил Шәрәфиев: «Фильм миңа ошады. Батырчылык итеп шундый фильм булдыруы, шул чорны шулай күрсәтә алуы өчен Александр Далматовка сокланып утырдым. Без ул чорларны күргән кеше. Бик авыр заманнар булды. Фильм күңелемне тутырды һәм мин куанып рәхәтләнеп карап утырдым».

Очрашуның максаты фильм карап фикер алышу булса да, әдәбиятчылар җыелган урында сүз әдәбият турында баруы белән табигый - филологлар өчен шунысы кыйммәттер дә. Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова һәм режиссер Александр Далматов студентлар өчен уйланырга җим булырлык кызыклы-кызыклы фикерләр «ыргыттылар».

Миләүшә Хабетдинова: «Башта язучылар Нурихан аганың бу әсәрен кабул итмәгән, Аяз абый Гыйләҗев: «Кайда син, язучы?» – дип каршы чыккан. Язучылар тиз генә тумыйлар. Нурихан Фәттах та башта «натураль проза» язган. Ул башта бу сюжетны күргән дә фоторәсем кебек итеп ничек бар, шулай күрсәткән. Алар Аяз абый белән каты гына бәрелешәләр. Аяз абый халыкның сынган рухын күтәрергә кирәк, дип саный. Чөнки халыкның рухы сынган, курку хисе сеңгән. Сез әсәрнең төзәтелгән варианты белән эшләгәнсез. Хәзер бит язучылар үз язганнарын да укып тормыйлар, бастырырга бирәләр. Ә элеккеге язучы кайта-кайта укыган. Фәттах абый да кат-кат эшләгән, шуңа да әсәрнең ике редакциясе бар. Минем Александрга рәхмәтем бик зур – бу кино әбиләребезгә һәйкәл!»

Александр Далматов: «Без әсәрдә кемнеңдер гомере өчен борчылабыз икән, андый әсәр кызыксындыра. Минем хәзер әйтәсе фикеремне ошатмаска да мөмкиннәр, бу минем шәхси фикерем - татар язучылары роман сюжеты кора белү белән мактана алмый, дип саныйм. Безнең әдәбиятта тасвирлау күп, ул яктан караганда, сурәтләү буенча берсе дә безнең татар язучыларына җитми. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев сурәтләвенә һәм фәлсәфәсенә беркем дә җитә алмый һәм мин Аяз Гыйләҗевны ХХ гасырның иң бөек язучысы дип саныйм. Чөнки аңарда вакыйгага бирелгән бәя бар. Ә Нурихан Фәттах бу әсәрендә турыдан-туры бәя бирми, эпизодлар аша нинди кешеләр булганнын күрсәтә, ул сюжетны кора белгән».

Студентлар артистлар сайлау тәртибе белән дә кызыксындылар. (Чөнки күбесе «Мизгел» театрында уйнап артистлык тәмен татып караган кешеләр.авт).

Александр Далматов: «Кастингка киләләр, әмма йөзләрендә ясалмалылык күп: ирен, каш, теш ясаталар. Мин бу фильмны төшергәндә тешләрне саргайтып булганын белми идем, андый әйберләр бездә дә калган. Артистлар сайлаганда шуны гына әйтә алам: әйбәт артистларны алырга кирәк. Чөнки татар киносының бюджеты бик аз - Михалковлар кебек өчәр көн репетиция ясау мөмкинлекләребез дә юк. Дөрес, мин бу фильмны ашыгып төшермәдем. Ул төрле ел фасылларында 1 ел төшерелде – барлыгы 31 көн...»

КФУ доценты, әлеге очрашуны оештыручы һәм алып баручы Гөлфия Гайнуллина: «Нурихан Фәттахның үзе кебек – салмак...»

Александр Далматов: «Нурихан Фәттах коточкыч авыр кеше. Ни өчен татарда кино үсеп китмәде. 30 еллар элек «Исә Болгар җилләре»н төшерә башладылар, аңа миллиардлаган акчалар бирелде. Ләкин бит ул кино булмады һәм шуның белән җитәкчеләрнең кинога өмете сүнде. Ә ул Нурихан Фәттах әсәре белән бәйле иде. Нурихан ага авырлык белән бара торган кеше...»

Алмаз Фәтхуллин (артистлар сайлау темасын дәвам итеп): «Артистларны сайлау турында сүз булды. Саша мине кастингка чакыргач, бармадым: «Минем мөмкинлекләрне болай да беләсең, алсаң - алырсың, алмасаң - юк», – дидем. Шактый вакыт узды, бервакыт эштән кайтып ашарга гына утырган идем, Саша шалтырата: «Ашау эпизодын телефоныңа гына төшереп җибәр инде», – ди. Кастингта бер рольгә артист сайлый алмаганнар икән, килгәннәр арасында берсе дә Нурихан абыйның җәмәгатенә ошамаган ди. Төшереп җибәргән идем, ярты сәгатьтән Сашадан хәбәр килеп иреште. «Менә, менә, шушы ул», – дигән Руфинә апа».

Студентлар алдагы планнарын сорагач, Александр Далматов: «Планнар күп, акча юк. Минем классиканы гына түгел, башка әйберләр дә төшерәсе килә. «Кырык дүртнең май аенда» - үзем теләп алган эшем иде, «Кеше китә – җыры кала» сериалы тәкъдимнәр аша килде – чөнки Мөхәммәт Мәһдиевның һәм Туфан Миңнуллинның әсәрләрен төшерергә тәкъдим ителде. Туфан абыйның «Сөяркә»сен төшерәсем килгән иде – бирмәделәр. Мәһдиев иҗаты белән начар таныш идем, чөнки мин университетка кергән елларда анда мәһдиевчылык бар иде, бөтенесе аны сөйләде, мин бөтен кеше сөйләгән әйбер белән кызыксынмый башлыйм. Мәһдиевның шушы «Кеше китә – җыры кала» әсәрен генә белә идем – чөнки мин аны депрессияләр вакытында укый идем, ә алар күп була иде. Мәһдиев дигәч, шул әсәргә алынырга теләвемне әйттем, аны төшереп буласына беркем дә ышанмады. Ә без төшердек. Классикадан алга таба Аяз Гыйләҗевның «Яра»сын төшерәсем килә. Алга таба яңа исемнәр ачасым килә...

Язманың финалында әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановтан иҗади командага мактау сүзләре һәм Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтовадан киносценарий язарлык тарих.

Әлфәт Закирҗанов: Әлеге әсәр безнең татар әдәбиятында сугыш турында иң көчле әсәрләрнең берсе. Сугыш чоры әсәрләрендә тормышыбызның шушы афәт белән тулы ягын да күрсәткән өчен Нурихан ага алдында баш ияргә кирәк булган. Александр бу әсәргә алынып, Шамил Фәрхетдин белән менә дигән киносценарий язып чыккан – кино теленә күчерелгән.

Яшьләргә мондый әсәрне карау кыендыр. Монда шәхес һәм власть төшенчәсен, властьның авыл кешесен винтик хәлендә калдыруын, белә торып үлемгә этәрүләрен ни өчен һәм ничек башкарылуын аңлавы кыен. Кешеләрнең бер-берсенә бүре хәленә килүенең сәбәбе нәрсәдә? Моңа нәрсә этәрә? Курку психологиясе авылга шулкадәр сеңдерелгән, татар авылында ачлык-ялангычлык бигрәк тә нык булган дип әйтә өлкән буын. Резеда Сәлахованың Хәмдиясе яки Зөлфирә Зарипова башкарган ана образлары - татар хатын-кызына һәйкәл. Алардагы ихтыяр һәм ныклык, сыкрану аша өмет хисе уята торган халәт. Татар хатын-кызының нинди генә хәлдә дә баласын саклап калу өчен теләсә нинди түбәнлеккә барырга әзер булган ана буларак ачылуы белән төп рольне башкаручылар үз максатларына ирештеләр дип саныйм».

Лилия Мәхмүтова: «Мин үзем дәү әниләр белән үскән бала, әниләр гастрольләрдә йөргәч, шулай туры килде. Мине сагынып гастрольләрдән кайткан әнигә: «Син мине тудырсаң да, үстермәгәнсең», – дип әйтә торган булганмын, күп әйберне аңламаганмым, бу сүзләрем өчен әнидән һаман-һаман гафу үтенер идем...»

Ә әбиләргә килгәндә, аларга пенсия килә иде, ләкин ул бик бәләкәй иде, чөнки алар колхозчылар иде. Алар фильмда күрсәтелгән михнәтнең барысын да күргән. Әни ягыннан әбинең хәле яхшырак булган – чөнки бабай каты яраланып булса да исән кайткан. Ә инде әти ягыннан әбием михнәтне бик күп күргән – өч бала белән тол калып авырлык кичергән. Сугыш алдыннан бабай вербовкаланып гаиләсе белән Финляндиягә киткән була, алар анда әйбәт яшиләр, сугыш башлангач, бабай шуннан турыдан-туры сугышка киткән, гаиләсен поездга утыртып җибәргән, кайтканда поездга самолетлар белән һөҗүм итәләр дә вагоннар шартлый. Әби шунда ике баласын югалта. Күршеләре дә шул поездда булган була, ул боларны үлделәр дип кайтып сөйли. Әби бер кызы белән кайтып җиткәндә аларның кырыгын үткәрә торган булалар. Әби балаларын ике елдан соң Киров өлкәсендәге детдомнан эзләп таба. Әтинең (күренекле татар артисты Хәлил Мәхмүтов турында сүз бара. авт) теле русча ачылган була, исемен дә Саша дип кушкан булалар. Ачлык еллары, әби алабутадан юкалар пешерә торган була...

Кино төшерерлек бу хәлләр, сценаристларга кызык булса, сөйләп күрсәтә алам. Әни (күренекле татар актрисасы Исламия Мәхмүтова. Авт) шушы әби турында – кайнанасы турында язарга да теләгән иде, өлгермәде, ни кызганыч. Бәлки яшьләргә дә кызык булыр бу вакыйга – язарга алынучы булыр...»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.