Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Мөфти Камил Сәмигуллин: «Татарлар тоткан ислам борынгыдан ук дөрес һәм чиста булган»

0 278

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте. Мөфти мөрәҗәгате Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Бүген татар тарихында иң мөһим дата – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 922 елда, Алмыш хан чакыруы буенча Болгарга Багдад илчелеге килгәч була һәм ул борынгы бабаларыбызның да, бүгенге Татарстанның да цивилизацияле үсешен билгели.

Мәгълүм ки, Идел буе Болгар дәүләтендә төрле диннәр һәм табынулар таралган була. Ләкин бабаларыбыз исламны сайлый: Х гасырда Хак динебез болгар кабиләләрен берләштерсә, хәзерге заманда Татарстанның күпдинле җәмгыятендә татулык һәм тынычлыкны саклый. Ни өчен шулай? Җавапны Коръәндә табабыз:

قُلْ آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنزِلَ عَلَيْنَا وَمَا أُنزِلَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَمَا أُوتِيَ مُوسَى وَعِيسَى وَالنَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ

«Әйт: «Без Аллаһка, һәм безгә иңдерелгәннәргә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка (галәйһимүсәлам) һәм (Ибраһим белән Исхакның) оныкларына иңдерелгәннәргә, Муса һәм Гайсәгә (галәйһимәсәлам) һәм бүтән пйәгамбәрләргә Раббыларыннан бирелгәннәргә иман китердек. Аларның бер-берсе арасында һичнинди аерма ясамыйбыз. Без бары Аңа (Аллаһка) гына буйсынабыз» (»Әлү Гыймран» сүрәсе, 84 аять).

Бу аятьтә санап кителгән пәйгамбәрләр - кешелек тарихында иң бөекләре. Ягъни Аллаһының бу сүзләре шул хакта: татарларның борынгы бабалары дөньядагы барлык халыклар өчен җибәрелгән динне кабул иткән, ул Адәм галәйһисәламнән башланган һәм аны хаклык буларак Раббыбызның барлык рәсүлләре дә дәгъвәт кылган. Чын мәгънәсендә толерантлык һәм сабырлык дине, исламның дәвамчылары – мөселманнар – Аллаһының барлык Китапларына ышана, Аның кешеләргә җибәрелгән пәйгамбәрләрен олылый. Бу – иманыбызның шарты, безнең бурыч.

Татарлар ислам динен 1100 елдан артык тота. Динебез безне милләт буларак формалаштыра, мәдәниятебезне үзенчәлекле ясый, үзебезнең язмага, әдәбиятыбызга, фәннәргә үсеш бирә... Шунысы мөһим: татар дини илаһиятында һәрчак аеруча зур игътибарны гыйлемнәрне тапшыруның өзлексез чылбырына – Рәсүлебезгә ﷺ барып тоташкан иснәдкә биргәннәр. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Габдрәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди кебек барлык мәшһүр татар дин галимнәре һәм аларның укучылары әнә шундый иснәдкә ия. Димәк, татарлар тоткан ислам борынгыдан ук дөрес һәм чиста булган. Менә ни өчен татар галимнәренең хезмәтләрен бүгенгәчә бөтен мөселман дөньясы файдалана. Һәм хәзерге заман татарларының бурычы – үз галимнәренә иярү. Морад Рәмзи болай язган: «Татар имамнары һәрчак иманнары буенча сөнниләр, гакыйдәдә матуриди, гамәлләрендә хәнәфи булган, һәм алар арасында бидгатьне таратучылар булмаган».

Кадерле милләттәшләр! Аллаһ татар халкын Үзенең иң олы рәхмәте белән бүләкләгән – иманлы мөселман булырга, Аның яраткан өммәтеннән булырга язган. Шул ук вакытта ислам безнең өчен дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен дә ике дөньяда котылу чарасы булып тора. Чын күңелдән Раббыбыздан татар милләтенә тәүфикъ һәм һидаять сорыйм, безгә иманлы дәвамчылар бирергә үтенәм, көферлектән сакла һәм Үзенең сөекле халыкларыннан ит, дип дога кылам, – диелә хәбәрдә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.