Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12 13 14
15
16 17
18
19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар аһәңле «Калинка»: БРИКС дәрәҗәсендә чыгыш ясаган татар артистлары

0 335

Бу көннәрдә БРИКС илләре саммиты уздыра торган Казан туй мәҗлесе башланган йортны хәтерләтә. Башкалабызга дөньяның төрле илләреннән бик күп мәртәбәле кунаклар, төрле делегацияләр агыла. Җитди сөйләшүләр алып барыла, мөһим карарлар кабул ителә, моннан тыш, кунакчыл Татарстан кунакларга сый-хөрмәт тә күрсәтә, җыр-бию белән күңелләрен ача. Шундый мәдәни чараларның беренчесе БРИКС илләре артистлары катнашында «Пирамида» күңел ачу сараенда узды.

Татар сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре тарафыннан, төрле телләрдә дөньякүләм билгеле әсәрләр яңгыравы –үзе үк тарихи вакыйга. Ә инде дөньякүләм билгеле артистлар арасында татар җырчылары да булу – икеләтә куаныч. Кемнәр соң ул Татарстанны төрле илләрдән килгән кунакларга күрсәтү дәрәҗәсенә ирешкән татар артистлары диярсез? Бер булсын, берәгәйле булсын, дигән кебек, алар санаулы гына, әмма Татарстан өчен зур горурлык. БРИКС саммиты концертында Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм башка илләрдән килгән җырчылар белән беррәттән, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Татарстанның атказанган җырчылары Ришат Төхвәтуллин белән Айдар Сөләймановлар да чыгыш ясаган. Концерттагы барлык җырчыларга да Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының симфоник оркестры уйный. Кичәне «Мисс Вселенная – 2002» титулы иясе Оксана Федорова һәм җырчы Әмир Әхмәдишин алып барды.

Ришат Төхвәтуллин концертта Ренат Харис сүзләре, Илшат Сәгыйтов сүзләренә «Рәхмәт сиңа, Казан» дигән яңа җырын, ә Эльмира Кәлимуллина Эльмир Низамов көе, шулай ук Ренат Харис сүзләренә «Шәһри Болгар» җырын башкара:

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов чарада рус телендә җыр башкара. Ул залны «Калинка» белән җанландырып җибәрә. Шунысы кызык – танылган рус җырын башкаруны рус җырчысына түгел, татар җырчысына ышанып тапшырганнар.

Гала-концерттан әлеге күренешләр интернет киңлекләрендә таралды. Бу масштаблы концертны каручылар төрле кызыклы видеолар белән бүлешәләр, үзләренең фикерләрен язып калдыралар.

Мөгаен, бу – минем үз гомеремдәге иң үзенчәлекле концерттыр, – дип яза телевидениедә тапшырулар алып баручы Венера Аитова. – Гадәттә, классик концертларны төшермим. Ләкин мин мондый вакыйганы тагын тиз генә күрмәячәкмен әле, шуңа сезнең белән дә бүлешәсем килә. Һәр җырчы башта классик, аннан үз телендә милли әсәрләр башкарды. Һәм беләсезме, нәкъ менә милли җырлар аларны башкача ачты.

Барысы да шәп, тик иң матуры – татарча инде, нәрсә дисәгез дә. Ришат һәр күзәнәккә үтеп керерлек итеп җырлый. Эльмира Кәлимулла да каз тәннәре чыгарды, – дип яза ул.

Бу концертта тамашачы ролендә булган автор-башкаручы Гүзәлия дә, үзенең күпсанлы видеолары белән концерт атмосферасына алып керә, һәр халыкның мәдәнияте үзенчә матур икәнлеген күрсәтә.

Гүзәлия сторисларында төрле ил артистлары җырлаган видеолар куйган. Мәсәлән, Кытай җырчысы Чжан Мэнвэнь рус телендә «Руслан и Людмила» операсыннан Людмила ариясен башкарганнан соң, үз телендә «Мин яратам сине, Кытай» җыры белән дәвам итә:

Тамашачылар өчен зур ачыш – Согуд Гарәбстаныннан килгән кунак – ир-ат өчен гадәти булмаган югары тавышка ия Хайран Альзахрани. Җырчының киеме дә милли булуы чыгышка аеруча ямь өсти.

Россиядән виртуоз скрипкачы Павел Милюков һәм опера җырчысы Мария Баракова сәхнә тотты. Социаль челтәрләрдә меццо-сопрано Мария Баракованың тавышы искиткеч чиста булуы һәм аны залның кайнар алкышларга күмүе хакында язалар.

Иран җырчысы Маша Салими чыгышын Венера Аитова җырчы Шерның (америка җырчысы Шерилин Саркисян Лапьер Боно Оллмэн) яшь вакытына охшатып, «яшь Шер» дип билгеләп үтә.

Көньяк Африка Республикасы кунагы Сиябулела Нтлале исә барлык тамашачыларны да үзенең харизмасы һәм театраль осталыгы белән таң калдырган.

Сиябулела Нтлале аеруча Эльмира Кәлимуллина белән уртак тел тапкан. Карагыз әле, ике артист бөтен кешегә дә таныш булган музыка телендә ничек идеаль дәрәҗәдә аралаша.

Cиябулеланың шат күңелле, позитив булуы экраннар аша да сизелеп тора. Аның чыгышын социаль челтәрдә күрсәткән Гүзәлия: «Үтерде бу», – дип тә шаяртып алган. Ришат Төхвәтуллинның сәхнә артындагы кадрларында күренгәнчә, Сиябулела татар кызларын, аеруча Ришат Төхвәтуллинның фотографын бик ошаткан.

Бразилия кунагы – Хоссе Галлиса. Видеодан күренгәнчә, артист тамашачыны үзенең таланты белән генә түгел, сызгырып күрсәтүе белән дә гаҗәпкә калдырган. Җырчыга залдан: «Афәрин!» – дип кычкырганнары да ишетелеп тора.

Концерт «Подмосковные вечера» һәм Вердиның «Травиата» операсыннан дөньякүләм танылган «Libiamo» җырын барлык артистлар бергәләп хор белән башкарып тәмамланган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани, Зеленодольске и Болгаре МГЕР провела акции по случаю Дня Волги

Педагоги Татарстана оценили образовательный кластер СИБУРа

На «Изге Болгар җыены» объединили зоны официоза и «развлечений»

ДУМ РТ утвердило положения о строительстве мечетей и молельных комнат


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.