Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Шушма удмуртларын өйрәнгән Леонид Сапожников: «Удмуртлар татарларны бигер дип атый»

0 361

Леонид Сапожников хәзер мәдәният йорты мөдире булып эшли. Моңа кадәр күп еллар мәктәптә балаларга татар телен укыткан.

«Татар авылында мин әнигә дә «әни» дип эндәшә башладым»

Леонид абый, сез бик әйбәт татарча сөйләшәсез. Ничек өйрәндегез?

Миңа 1 яшь булганда, гаиләбез Сырья авылыннан Чепья авылына күчкән. Сырья чын удмурт авылы булса, Чепьяда төрле милләт кешеләре яши иде. 7 яшькә кадәр мин шунда яшәдем, татар балалары белән уйнап үстем. Мин әнигә дә «әни» дип эндәшә башладым. Чепья минем өчен татар филологиясе институты кебек булды. Армиядән мин туган авылыма кайттым. Һөнәрем буенча башта мәктәптә физика һәм математика укыттым. Аннары – татар телен.

Үзегез белән саллы гына китап алып килгәнсез. Бу китапны кайчан җыя башладыгыз, нәрсәләр монда тупланды?

Бу китап – Шушма буе удмуртлары җырлары, такмаклары, йолалары турында. 1992 елның мартында район газетасының баш мөхәррире урынбасары Александр Михайлович удмуртларның элеккеге фольклорын газетада чыгарып бару теләген җиткерде, халыкка мөрәҗәгать итте. Әби-бабайлар шуны гына көтеп торган кебек иде. Сан саен «Шимбә кич» рубрикасында Балтач районы удмуртларының җырлары чыга башлады. Бу, нигездә, дүртьюллык такмаклар иде. Мәсәлән, японнарның шундый такмаклары 3 юлдан тора, ә безнекеләр – 4 юллык. Такмакларның беренче 2 юлы табигатькә багышланган, ә икенче өлеше кеше яшәеше белән бәйле. Такмакларда шушы ике дөнья бәйләнгән, дип була.

Газетада язмалар чыга торды, ә аннан соң нинди эшләр башкарылды?

Әнидә булган җыр, такмакларны, хатларын редакциягә мин илтеп тапшыра идем. 1997 елга кадәр 1 меңнән артык такмак, җырлары җыелды. Мин дә ничектер уянып киткән кебек булдым. Бу мирасны туплап калдырасы килде. Район газетасына китап булдыру теләген яздым. 1997 елдан китапны җыя башладым. Һәр йортка кереп, фотоматериаллар җыйдым, авыл кешеләре сүзләре буенча туй тәртипләрен язып алдым. Кызыклы фотога да тап булдым. 19 гасыр азагында безнең якларга фин галиме Юрье Вихманн килгән булган, шундый фотолар да табылды. 1925 елда Мәскәү галимнәре экспедициягә килгән булган.

Кайчан китапны туплап бетердегез?

2008 елда җыеп бетердем, барысын да рус теленә тәрҗемә иттем. 2011 елда бу китапның макеты әзер иде. 2019 елда чыгардым. Китап чыккач та, мәгълүмат туплауны дәвам иттем әле, эш тукталмады, эчтәлеге тулылана торды. Бу китапка 800дән артык фото керде. Китап азагында кушымтада һәр фотода кемнәр булуын да язып чыктым. Вакыт узу белән алар гади рәсемгә әйләнеп калмасын өчен, фотодагы һәр кешенең исемен язарга тырыштым. Удмуртларның йорт исемнәре бар, мин аларын да язарга тырышам.

Йорт исеме ничек була ул?

Ул электән килә. Менә безнең йорт исеме – Асан. Безнең йорт исеме удмурт теленнән чыкмаган, мин аны төрки телдән килгән дип уйлыйм, «Хасан» исеменнән булгандыр, бәлки, әлегә тәгаен ачыклый алмадым. Авылдашлар мине йорт исеме белән атыйлар. Йорт исемнәре бик төрле. Мәсәлән, Мирон, Ион бар.

Безнең якта фамилияләр 1920 елларда гына барлыкка килгән. Аңа кадәр фамилияләр солдатларда, читкә чыга торган кешеләрдә генә булган. Авыл халкында фамилияләр булмаган, йорт исемнәре белән бер-беребезне билгеләгәнбез. Бу – безнең официаль булмаган фамилия дип әйтергә була.

Бик кызыклы мәгълүмат, белмәгән идем. Сезнең хезмәткә әйләнеп кайтыйк. Бу китап нинди тираж белән чыкты?

Ул 10 данә генә чыкты. Анда үз акчам керде һәм иганәче ярдәм итте. 1000 данә чыгару теләгем бар. Шушма буенда, ягъни Татарстанның Балтач районы, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Эл республикасының Мари-Төрек районнарында 10 меңләп удмурт бар. Кукмара районының Лельвиж авылы да безгә керә. Китап 1000 данә булып чыкса, ул таралыр иде, дип саныйм.

Монда барысы да акчага мәсьәләсенә барып терәләме?

Акча кирәк. Узган көздә Балтач районындагы колхоз җитәкчеләренә бардым. 20ләп җитәкче белән очраштым, алар кызыксынды. «Ярдәм итәрбез», – дигән сүзләр булды. Кирәкле 1,5 миллион сумның 500 меңе алар ярдәме белән җыелды. Аларга рәхмәт. Мин инде кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Удмуртия башлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттем. Марат Готович белән очраштым, тик әлегә акча юк. 15 тапкыр грантлар бәйгесендә катнаштым, икесе нәтиҗәле булды, анысына да мин бик рәхмәтле. 250 мең сумлык грант белән Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәм итте. Грант хисабына аудиодисклар эшләдем. Анда фольклор тупланган. Иганәче ярдәме белән дискка видеоматериалларны да тупладым. Аудио һәм видео белән дисклар бу китапка кушымта булып бара.

Бай мирасыгыз, 700 бит булган.

Яңартылган китап 752 бит булырга тиеш һәм 4 диск. Әйтеп бетергесез байлыгыбыз инде ул. Борынгыдан килгән байлыгыбыз. Иң борынгы такмакларның берсе татарлар өчен тарихи Болгар шәһәре белән бәйле. Ул җырны әби-бабайлар әле дә җырлый.

«Татарлар белән аралашып торуыбызны телебез күрсәтә»

Удмурт һәм татар халкы күршеләр кебек бит инде. Сез күпме өйрәнгәнсез, нинди уртаклыкларны әйтә аласыз?

Татарлар белән аралашып торуыбызны телебез күрсәтә. Шушма удмуртларының теленә меңнән артык татар сүзе кергән. Без татарларны «бигер» дип атыйбыз. Галимнәр аңлатуы буенча, «биек ир» дигәнне аңлатырга мөмкин. «Атай», «анай», «бабай» сүзләре бар.

Китаптагы фотоларны күргәч, кайбер кеше: «Бу бит керәшеннәр», – ди. Керәшеннәрнең киемнәрен күргән кеше шундый нәтиҗәгә килә ала, чөнки безнең киемнәр бертөслерәк. 2010 елларда «ТНВ» каналыннан Поршур авылы керәшеннәрен күрсәттеләр, мин шаккатып, аптырап караган идем. Шушма буе удмуртлары – татарга якын удмуртлар.

Татар телендә удмурт сүзләре бармы?

Булса «пилмән» булыр инде, башкалары турында әйтә алмыйм. Шушма буендагы кайбер авылларда удмуртларның сөйләмен татарча белгән кеше генә аңлый. Безнең якларда татарлар рәхәтләнеп удмуртча сөйләшә, ә удмуртлар – татарча.

Башка районнардагы удмуртларның сөйләмен аңлыйсызмы?

Безгә Кукмара һәм Мамадышлар якын. Башка районнар белән аралашканда бер-беребезне аңламаган чаклар да була. Удмуртиядә дә безне аңлап бетермәскә мөмкиннәр. Без әдәби телне беләбез, аларны аңлыйбыз, ә алар безне аңлап бетермәскә мөмкин.

Күрше халыклар арасында конфликтлар булу – гадәти хәл. Удмурт һәм татар гасырлар буе дус, каршылыкка керми яшәгән. Ничек шулай булды икән?

Халык белән халык арасында каршылык чыгудан Ходай сакласын. Сугыш бер халык өчен дә әйбәт түгел, ул халыкны артта калдыра. Дус, тату яшәгәндә генә алга барып була, гасырлар буе тату яшәгәнбез. Шулай дәвам да итсен.

«Татарстанда читтәге татарлар өчен грантлар бар, безгә дә Удмуртия шулай булышса иде»

Сез җыйган бу фольклорны яшьләр беләме? Алар такмакларны башкарамы?

Мин клубта эшли башлаганда, яшьләр без гармун уйнаганда биеми дә, дип карап тора идем. Хәзер күзәтәм: яшьләр армиягә дусларын озатканда яки туйларда рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гармунчылар да бар. Безнең заманда тел бетмәс. Безнең авыл чиста удмурт авылы дип санала иде. 7-8 ел инде балалар үзара рус телендә сөйләшә. Удмурт телен аңлыйлар, удмурт телендә эндәшкән олыларга удмуртча җавап та бирәләр, тик үзара русча сөйләшәләр. Минем балалар удмурт телен белә, өйдә удмурт телендә аралашабыз.

Удмуртлар милли киемгә кадерләп карый кебек, һәр йортта бар, дип әйткәннәре бар, чыннан да шулаймы?

2000 еллар башында Татарстанда республика күләмендә милли бәйрәмнәр уза башлады. Шуннан күп кенә кеше сандыклардан булган киемнәрен чыгардылар. Яңаларын да тегә башладылар. Ихтыяҗ булса, кеше сакларга тырыша.

Менә татарларда нәсел ир-ат буенча бара, ә удмуртларда хатын-кызлар ягыннан карыйлар икән. Нишләп алай?

Безнеңчә, дөньяны алга таба хатын-кыз тарта. Ир-атка гаиләне ашатыр өчен көч тотарга кирәк, ә хатын-кыз өйне, авыл тормышын саклап яши. Мин шуны күзәттем: фольклорны да күбрәк хатын-кыз саклый, алар белә.

Удмуртия Татарстан удмуртларына ярдәм күрсәтәме?

Ярдәм күрсәтә, мәктәпләргә дәреслекләр җибәрәләр. Минем очракта акча белән Удмуртия ярдәм итә алмый. Республиканың финанс кодексы буенча читкә бер тиен дә чыгара алмыйлар. Китаплар өчен ярдәм булмасмы, дигән хатка шулай дип аңлаттылар. Татарстанда читтәге татарлар өчен грантлар бар, безгә дә Удмуртия шулай булышса иде. Берәр ярдәм булыр дип ышанам.

Ышанып калыйк! Рәхмәт сезгә!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей

Туристический налог принес Татарстану 43 миллиона рублей в I квартале 2026 года

Объявлены дата и программа «Изге Болгар җыены» 2026 года

Сбиты крылатые ракеты «Фламинго», летевшие в направлении Ульяновской области


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.