Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12 13 14
15
16 17
18
19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Безнең шундый традиция: ел саен Изге Болгарга «Кара пулат»ны карарга барабыз. Ә сез?

0 123

Фестивальдән башлыйк. Былтыргы белән чагыштырганда, быелгы фестиваль башкарак форматта – тыйнаграк узды. Аның программасын өлешчә Болгарда болай да көн саен бара торган чараларның калкуырак формасы дип карарга була. Ягъни, Болгарга килгән туристларны башка вакытта вак-төяк сатылган лареклар каршыласа, фестиваль кысаларында Ага базар эшләде.

Ага базар - Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм Мәдәни ресурслар үзәге тырышлыгы белән әкренләп танылып килә торган ярминкә. Ул әле Алабугадагы Спас ярминкәсе яки Казандагы «Печән базары» ук булмаса да, Болгар территориясендәге бер бренд буласына өмет бар кебек.

Быелгы Ага Базар ярминкәсендә Костромадан китерелгән җитен күлмәкләр, Кукмарадан китереп тау итеп өелгән киез башмаклар һәм итекләр, Оренбург шәлләре, Мордовия татарлары әзерләгән хәләл казылыклар, Удмуртиядән китерелгән кипкән җиләк-җимеш һәм башкалар бар иде. Товарлар былтыргы кадәр үк түгел, әлбәттә, былтыр Үзбәкстаннан килгән ефәк яулыклар да, кыргыз-казах кардәшләрнең гаҗәеп матур кул эшләре дә бар иде, быел алай киң колачлау мөмкинлеге булмаган.

Фестиваль кысаларында чүлмәк ясап карарга да, уктан атып карарга да мөмкин иде, көн дәвамында тагын әллә күпме осталык дәресләре тәкъдим ителде. «Иртән ике теплоход туктаган иде – туристлар күп булды», - диде музей хезмәткәрләре. Ярминкәгә килгән сәүдәгәрләрнең эше әрәмгә китмәсен иде инде дип теләдем: үзебезнекеләрне салынып торган болытлар һәм шактый суык көн куркытса да, теплоходлардан төшкән туристлар булса да, күп булсын иде.

Фестиваль өчен ике сәхнә көйләнгән – Зур һәм Кече сәхнәләр. Зурысында – Кара пулат диварларына терәп шактый биек сәхнә ясалган һәм ул койма әйләндереп алынган да, капкасына металл эзләгечләр урнаштырылган. Аппаратура өчен өсте томаланган палатка корылган. Тамашачы өчен җыелма урындыклар һәм печән түкләре тезелгән. Күтәртелгән урынга вип-кунаклар өчен җыйнак кына кәнәфиләр тезелгән. Сәхнәнең дә, вип урыннарның да түбәсе корылмаган. Яңгыр явып китсә һәммә кеше бер чама чыланачак иде, әмма, Аллага шөкер, яумады. Монысы булды зур сәхнә тасвирламасы.

Әле Кече сәхнә дә бар иде. Монысында республиканың үзешчән сәнгать коллективлары «Халык театры», «Халык ансамбле» кебек исемнәргә «имтихан тапшырды». Биредә жюри өчен җыйнак кына палатка корылган, сәхнә өчен дә түбәсыман әйбер бар. Әмма Иделдән искән салкын җилне андый гына түбәләр коткара калмый иде шул. Мин килеп басканда Кукмара кызлары скрипка уйный иде. И кызгандым да инде кызларны. Ул салкында туңган бармаклар белән скрипка сызгычын тыңлатасы бик җиңелдән булмагандыр.

Жюри Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җитәкчелегендә эшли иде. Жюриның эше шалт-шолт балл куеп утыру гына түгел, хаталарын һәм уңышларын да күрсәтәләр, киңәшләрен дә бирәләр.

Программадагы тагын бер чара – Сәрия Җиһаншинаның «Аулак өй-көрәш» проекты. Анысын үзем күрмәдем. Сәрия үзе бик уңышлы үтте дип бәяләде.

Фестивальнең тагын матур чараларының берсе - «Каләм – гарәби галәм» гарәби каллиграфия күргәзмәсе иде. Мәдәният министры Ирада Әюпова рухи бердәмлекне ассызыклаган фестиваль программасындә нәкъ шундый күргәзмә соралуын искәртте: «Тамырларга мөрәҗәгать итәсе килә. Тамырсыз үлән тузганак кебек оча да бетә. Тамырлары булса гына үсә, яңа үсентеләр чыгара. Халыкларның рухи кыйммәтләрен торгызучы мондый фестивальләрнен алга таба да үтәчәк. «Яңарыш» фондынын максаты төзекләндерү эшләре генә түгел, аның миссиясе - рухи яңарыш», - диде ул.

Күргәзмәгә Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов һәм Гөлназ Исмәгыйлеваның каллиграфик эшләре куелган. Күргәзмә фестивальнең зур кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да тәкъдим ителде. Күргәзмәгә куелган эшләр белән кунакларны аның кураторы, рәссам-каллиграфист Гөлназ Исмәгыйлева таныштырды.

«Каләм – гарәби галәм» гарәби каллиграфия күргәзмәсендәге гаҗаеп эшләрне тел беләр тасвирлап бетерә алмам. Зур осталык һәм вакыт сорый торган эшләр. Гөлназ бирегә «Ибн Фадлан» фильмын төшергәндә ясалган Хәлиф хатына тиклем куйган иде. Хәтерләсәгез, Фадлан ролен башкарган Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров укыган хат ул.

Ә икенче катта Наталья Пилюгинаның «Керамика күргәзмәсе» һәм Илнур Сираҗиев һәм Айгөл Сираҗиева-Ишбердиналарның «Болгар легендалары» күргәзмәсе урын алган иде. Кыскасы, Минтимер Шәрипович беренче каттагы каллиграфия күргәзмәсенең дүрттән берен – Гөлназ Исмәгыйлева иҗаты белән генә танышып өлгерде, аны ипләп кенә икенче катка алып менеп киттеләр.

«Болгар легендалары» күргәзмәсендә Болгар күренешләреннән тыш башкорт рәссамы Айгөл Сираҗиева-Ишбердиналарның «Сәхабә мәчете һәм Нарыс тау» картинасы да бар иде.

  • Нарыс тау – легендалар буенча бу якка ислам алып килүче сәхабәләр җирләнгән тау. Биредә Сәхабәләр мәчете дә бар, Изге Гали чишмәсе дә ага. Нарыстау Башкортстанның Миякә районында урнашкан.

Бу күргәзмәләрдә, кечкенә генә булса да, сәгатьләр буена йөрергә була. Әмма безне фестивальнең хедлайнеры - «Кара пулат» фестивале көтә.

«Кара пулат» операсы өченче ел рәттән Болгардагы уникаль ядкәрьләрнең берсе булган Кара пулат фонында ачык һавада корылган сәхнәдә күрсәтелә. Опера спектакле 2022 елда open-air күрсәтүләр дип Болгарда үзе бер вакыйга булып ике көн барса, 2023 елда атна буена дәвам иткән «Эпос заманча укылышта» фестивале программасы кысаларында күрсәтелгән иде. Быел исә опера Свияжск белән Болгарны колачлаган фестивальнең төп чарасына әверелде. Былтыр «Кара пулат» фестивальне төгәлләсә, быел башлап җибәрде. ...һәм өч көнгә сузылган фестивальнең иң актив булган беренче көнен төгәлләде.

Тамаша башланыр алдыннан композитор Эльмир Низамов белән санап чыктык – бу операның 2015 елдагы куелышыннан башлап 21нче мәртәбә күрсәтелүе икән. Спектакльнең премьерасы Тинчурин театрында булды, биредә ул берничә көн рәттән күрсәтелде. Спектакль әле дә Тинчурин театры репертуарында санала, продюсеры – Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Режиссеры – Георгий Ковтун. Рәссам – Владимир Самохин. Костюмнар буенча рәссам – Әсәл Исмәгыйлева. Балетмейстер – Фәнил Исмәгыйлев. Беренчеләрендә «Яңа музыка» оркестры белән куелса, соңрак Тинчурин театрының үз оркестры алынды – Болгарда өч ел рәттән Ильяс Камал дирижерлык итә. Ә инде ачык һава өчен операны Илгиз Зәйниев адаптацияләде. Болгарда ачык һавадагы тамаша өчен ут визуализациясе, 3D-maping кулланылды. Ягъни, Кара пулат үзе дә вакыйга героена әверелде.

Продюсер Фәнис Мөсәгыйтов белән санап чыктык – тамашада оркестрдагы 30 артист белән бергә 77 артист катнаша.

Төп рольләрдә: Хан кызы Нәргизә – Илүсә Хуҗина, Туры батыр – Илгиз Мөхетдинов, Кара батыр – Артур Исламов, Мәмәт – Денис Ханбаба, Чичән-шагыйрь – Зөфәр Харисов. Аксак Тимер сугышчылары һәм Илүсәнең дус кызлары рольләрендә Тинчурин театры артистлары да бар.

«Кара пулат» алдыннан сәхнәне «Кадим Әлмәт» музыкаль төркеме тотты. Әлеге фольклор ансамблен этник мәдәни чараларда еш очратырга була.

Менә сәхнәгә Минтимер Шәймиев күтәрелде.

Минтимер Шәймиев: «Кадерле ватандашлар һәм кунаклар! Кадерле дуслар! Сезне Бөек Болгарның тарихи җирләрендә күрүебезгә шатбыз. Безнең Болгар меңләгән кешене үзенә тартып китерде. Иң мөһиме – халкыбызның тарихы белән кызыксынучы яшьләр күп. Былтыр гына да Болгар тарихи-археологик комплексында 800 меңнән артык кеше булды. чагыштыру өчен 2010 елда нибары 50 мең кешу булган. 2010 елда «Яңарыш» фондын гамәлгә куеп без Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген төзекләндерергә алындык. Халык ярдәме белән 2019 елда без бу проектны башкарып чыга алдык. Без хәзер тарихи ядкәрьләрне торгызып, матди булмаган мәдәни мирасны – традицияләребезне, йолаларыбызны торгызырга алындык. Хәтерләсәгез былтыр «Эпос заманда укылышта» фестивален уздырган идек. Бу гаҗәеп тамашага әверелде һәм ул безне алга таба да бу юнәлештә эшләргә рухландырды. Быелгы фестивальнең «Россия рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» дип аталуы вакыт таләбе. Татарстанның сәясәтчеләр, икътисадчылар, эшмәкәрләр, мәдәни һәм дини эшлеклеләр өчен аралашу мәйданчагына әверелә баруын күрәбез, халыкара спорт уеннары да уза. Көзгә БРИКС илләре башлыклары саммиты узачагын да беләбез. Безнең фестиваль шушы тарихи вакыйга алдыннан уза. Мин бу фестивальнең дөньяга юллама дияр идем. Безнең фестиваль күп милләтле Россия халкының рухи бердәмлеген ачык күрсәтә. Борынгы Болгар җирләре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге әлеге фестивальнең мәйданчыгына әверелде».

Спектакль башланды. Әйе, яңгыр яумаса да, көн салкын иде. Хан кызы Нәргизәне уйнаган Илүсә Хуҗинаны һәм аның дус кызлары булган артистларны кызганып утырдым. Күлмәкләре бик юка ләбаса боларның. Артист язмышы...

Быелгы күрсәтелешнең бер һәм мөгаен бердәнбер үзгәрешедер – кырыйда зур экран урнаштырылып, биредә текстның рус теленә тәрҗемәсе бара. Татарча аңлаган кешегә ул игътибарны читкә юнәлтми, чөнки чак кына читтәрәк тора. Ә текстның тәрҗемәсен беләсе килгән кешегә әйбәт ярдәмлек.

«Кара пулат» операсы алга таба да күрсәтелерме, әллә ул инде open-air күрсәтүләрнең Болгар җирендә бик табигый булуын раслап, яңа иҗатчыларга урын биреп, Болгар җирләрен тарихында һәм хатирәләрдә үз урынын алып архивка күчәрме – әлегә билгесез. Әмма тамашачылар арасында соңгы тапкыр карап калырга дип килүчеләр дә, бу операны Болгар җирендә алга таба да ел саен карарга әзер булучылар да бар иде.

Пледка төренеп печән түге өстендә уң як һәм сул як күршеләрең белән иңгә иң куеп опера спектаклен тамаша кылу бәллүр люстралы тамаша залларында партерга утырып опера тыңлау/карауга караганда җан рәхәте. Ә көннең салкынча булуы фестивальнең девизы, төп сүзе булган «бердәмлек»не һәм бергәлекне ныгытты кебек.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани, Зеленодольске и Болгаре МГЕР провела акции по случаю Дня Волги

Педагоги Татарстана оценили образовательный кластер СИБУРа

На «Изге Болгар җыены» объединили зоны официоза и «развлечений»

ДУМ РТ утвердило положения о строительстве мечетей и молельных комнат


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.