Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Дамир Исхаков: «Һуннар – татар халкы тарихының бер өлеше»

0 1990

Безнең эраның беренче меңъеллыгында башланган миграция процесслары халыкларның бөек күченүенә китергән. Бу – безнең эраның дүртенче-бишенче гасырлары. Халыкларның бу бөек күченүе Европа халыкларына да, аерым алганда, үз вакытында Кара диңгезгә кадәр яшәгән Герман халыкларына да кагылган.

Бөек күченү һуннар (гунны) дип аталган Үзәк Азия төркемнәренең күченүе белән башланган. Кытай чыганакларында бу – хунну. Хуннар үз дәүләтләрен безнең эрага кадәр икенче гасырда ук төзи башлаганнар. Без әлегә хуннар дәүләте турында сөйләмәячәкбез. Без әлегә анда булган төркемнәрнең этник тарихы белән кызыксынабыз.

Хуннарның демографик массасы шактый зур булган. Төрле мәгълүматлар буенча аларның саны 2 миллионга җитә. Һәм алар, күчмә халык төркеме буларак, бик зур хәрби көчкә ия булганнар. Төрле мәгълүматлар буенча, аларның 100-140 мең атлы гаскәре булган.

Хуннар Үзәк Азиядә башка төркемнәрне дә буйсындырганнар. Хуннар арасында төркиләр дә булган, дип әйткәндә, «төркиләр» төшенчәсе 552 елдан соң гына барлыкка килгәнен аңларга кирәк. Әлбәттә, моңа кадәр төркиләр төркеме булган, ләкин алар башка төрле аталган. «Төркиләр» атамасы Төрки каганат формалашканда барлыкка килгән.

Төрле чыганакларга караганда, хуннар составына төрле этник төркемнәр кергән. Мәсәлән, төрки халыклар, тунгуслар, маньчжурлар, һәм аларның шактый өлеше, мөгаен, угырлардан торган. Дөресрәге, Көньяк Себер төркемнәре һәм Көнбатыш Себер төркемнәре. Хуннар, күршеләре белән сугышып, Кытайга да авырлык китереп, экспансия ясыйлар. Бу, әлбәттә, бик күп кеше гомере бәрабәренә эшләнә.

Аннан хуннар көнбатышка таба юнәлә. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, берничә тапкыр үз атамаларын үзгәртәләр. Алар Иделгә килеп җиткәндә, чыганаклар аларны һуннар (хунны) дип атый.

375 елда Идел буенда барлыкка килгән бу һуннар Кытай чыганакларын белгән шул ук хуннар дигән бәхәс тә бар галимнәр арасында. Әлбәттә, бу мәсьәләгә ачыклык кертү бик җиңел түгел, чөнки исемнәрдә охшашлык бар.

Көнбатышка таба барган хуннар үзләре белән күп этник төркемнәрне алып килгән һәм бер-берсе белән буташып беткән. Ләкин алар арасында төрки халыкның күпчелекне алып торуын әйтергә кирәк, әмма ул бердәнбер халык булмаган.

Безнең эраның дүртенче гасырында Идел буенда булган һуннар составында угырларның зур төркемнәре булуына аерым игътибар бирергә кирәк.

Аларны «савирлар» дип йөрткәннәр. Алар бик көчле булганнар. «Савир» атамасыннан «Себер» атамасы килеп чыккан.

Күпчелек галимнәр, угырлар Көнбатыш Себердән Идел һәм Кара диңгез буена таба күченгәннәр, дип саный. Бу төркемнәр Кара диңгез буена якынлашкан саен герман халыклары белән очрашкан.

Аерым алганда, Кара диңгез буендагы территорияне биләгән остготлар белән очрашканнар. Хәзер герман халыкларының Кара диңгез буенда яшәвен күз алдына китерү дә авыр.

Алардан тыш индоариецлар белән бәйле төркемнәр дә булган. Бу – Кавказ алды «алан» халкы. Кавказ алды җирләрендә яшәгән индориецлар токымнары. һәм алар һуннарның күчеше барышында, алар белән очрашканнар. Алар һуннар белән сугышкан, аннан һуннар тарафыннан буйсындырылган һәм аларны үзләре белән алып киткәннәр. Остготларны да һуннар буйсындыра һәм өлешчә көнбатышка таба кысрыклап чыгара.

Менә бу һуннар дүртенче гасырда Көнчыгыш Византиягә, Көнчыгыш Римга кадәр барып җитә. Һәм Үзәк Европада Атилла җитәкчелегендә алар бургундлар белән сугышканнар. Борынгы немецларның «Сага о небелунгах» әсәрендә Атилла төп герой буларак сурәтләнә. Анда аны Бургундия патшалары, патшабикә Брунгильда белән аралашуы тасвирлана.

Һуннар Үзәк Европага, хәтта Италиягә кадәр җитә. Хәрби хәрәкәтләр барышында аларның йогынтылары көчәя, ләкин кабиләләр конгломераты төрле була.

452 елда һуннарның башлыгы Атилла үлгәч, бу дәүләт таркала. Шуннан соң һуннар көнчыгышка – Паннониягә таба чигенәләр. Хәтта җиденче гасырда да Кавказ алдында һуннар иле бар. Димәк, һуннарның кайбер төркемнәре Кавказ алды территориясендә калган. Аларның составында төркиләрнең төрле төркемнәре булган. Һуннардан калган бу төркем үз составына аварларны, болгарларны, хазарларны кертә. Бу – төркемнәрне берләштерә торган атама булмаган.

Бу төркемнәрнең мөһимлеге шунда ки, урта гасырларда һуннардан калган болгар, хазар, аварлар тел белемендә «р- теле» дип аталган үзенчәлекле төрки телдә сөйләшкәннәр. «Р-теле» хәзерге лингвистлар фикеренчә, телнең элеккеге диалекты базасында барлыкка килгән. Моны күз алдына китерү өчен, мин мисал китерә алам. Хәзерге чуваш теле «р-төркеме»нә карый. Анда «кыз» сүзе «хыр» дип әйтелә. Ә «з-телләр»дә, шул исәптән татар телендә дә, бу сүз «кыз» дип әйтелә. Алар үзенчәлекле төрки телдә сөйләшкәннәр.

Мин алдан әйткәнчә, хазарлар, болгарлар «р-телле» санала. «Р-тел»нең ничек барлыкка килүен беркем дә белми. Мөгаен, монгол теленең Үзәк Азиядә йогынтысы булгандыр. Шунлыктан үзенчәлекле диалект барлыкка килгән. Бу – төрки телләр составында икенче мөһим диалект булган. «Р-телләр» берничә төркем өчен нигез булып тора. Бу аларның этнонимнарында да күренә: оногурлар, утигурлар, кучигурлар төркемнәре. Бу этнонимнарның икенче өлеше – огур, ягъни бу этноним бәлки уграларга да кагылышлы булгандыр.

«Огуз каган» эпосын беләбез. Бу – төркиләрнең иң борынгы эпосы. Анда төркиләр белән бәйле булган ак бүреләр дә тасвирланган. Бу «Огуз каган»ны кайвакыт безнең эраның икенче гасырындагы хунн җитәкчеләре белән чагыштыралар. «Огуз» этнонимының «огур»га үзгәрүе һуннарның көнбатышка күчүләре белән бәйле.

Кара диңгез буенда, Идел буе районында калган бу төркемнәр әкренләп үз дәүләтен төзи башлый. Бу вакыйгалар Кара диңгез буенда – моны Кара диңгез буе ук та түгел, шул төбәктә була. Анда Бөек Болгар дәүләте була, ул илбашы Кубрат үлгәч тарала. Бөек Болгарның башкаласы Фанагория булган. Бу инде Кырым территориясе. Бөек Болгар иле таркалганнан соң, башка дәүләтләр барлыкка килгән. Көнбатышта Авар дәүләте, аннары Кавказ буе һәм Түбән Идел буе районында Хазар каганатасы барлыкка килә.

Бу вакытта шулай ук Каспий буе халкы белән бәйле булган хвалислар һәм ифталитлар, хазарларга буйсынган аланнар искә алына. Бөек Болгар иле таркалганнан соң, калган болгарлар көнбатышка – Дунай бассейнына күченәләр. Болгарларның кайбер төркемнәре Италиягә кадәр, Эльсекога китәләр. Бер төркем – «кара болгарлар» – үзләренең әби-бабалары яшәгән җирләрдә калалар. Менә бу кара болгарлар Бадбаян җитәкчелегендә хазарларга буйсына. Һәм без башта болгарларның хазарларга буйсынуын күрәбез. Төп хәрби көч җиденче гасырдан хазарлар кулына күчә.

Монда шуны истә тотарга кирәк: төркиләрнең беренче искә алынуы Каспий буендагы Идел бассейнында булса да, чынлыкта төрки каганатлар моңа кадәр дә булган. Беренче төрки каганатның 552 елда барлыкка килгәнен беләбез. Чынлыкта, Төрки каганат көнбатышка киткән, һәм бу мөстәкыйль дәүләтләр формалашканчы, хазарлар да, аварлар да, болгарлар да менә шушы төркиләргә буйсынган. Алар зур көчкә ия булганнар, көньяк территорияләр белән дә, Кытай белән тыгыз элемтәдә торганнар. Әмма төрки каганатларның гомере озын булмаган. Алар турында алга таба тагын сөйләрбез. Аларның йогынтысы азайганнан соң, Евразиянең көнбатыш территориясендә берничә дәүләт формалашкан – Авар каганатасы, Бөек Болгар иле, Хазар каганатасы. Шушы төркемнәр составында Идел буе Болгар дәүләтенә кергән кайбер этник элементларны күрә алабыз.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.