Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Назыйм Ханзафаров: «Тарихны белү кирәк. «7 бабасын белмәгән – мөртәттер», ди борынгылар»

0 2410

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм ага Ханзафаровның вафатын ишеткәч, архивымнан аның белән булган интервьюны эзләп таптым. 1997 елның 13 декабрендә «Сабантуй» газетасында басылып чыккан әңгәмә икән ул. Назыйм аганың Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе алган вакытлары.

Татарстан гербының идея авторы – Назыйм Ханзафаров

Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган. Ул татар тарихында Татарстан Дәүләт гербының идея авторы буларак та калачак шәхес. Герб 1992 елда расланган. Назыйм Ханзафаров Фәнгә «Нәкый Исәнбәт драматургиясе» темасына диссертация язып килеп кергән, докторлык диссертациясе өчен татар комедияләрен өйрәнгән галим. Әңгәмә зур түгел, нигездә ул драматургия темасына кагыла. Чөнки галим «Татарская комедия (истоки и развитие)» монографиясе өчен дәүләт премиясенә лаек булганнан соң алынган интервью.

Минем әлеге Академия йортында эшләгәндә куллана торган отышлы байлыгым – авылымның байлыгы – халыкның этнографик мисалы бар. Балаларга да: «Әби-бабаларыгыз исән чагында хатирәләрен язып алыгыз», диясем килә. Балачагымда, Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында яшәгәндә күрше әбиләрнең яшертен генә «Шәһре Болгар газыйлары» (батырлары) бәетен сөйләгәннәре исемдә. Ул чакларда хан заманнарын искә алган өчен төрмәгә утырталар иде, шуңа да Миңсылу әбиләр, Мәфтуха абыстайлар безне – бала-чаганы яннарына китерергә куркалар иде. Кечерәк чакта кичке уеннардагы бию түгәрәкләре тирәсендә чабышулар, соңрак аулак өйләр... Алар хәзер культуралаштырылыбрак күрсәтелә, ул чакта аларның хәяте халыкчанрак иде. Бала чакта авыл тирәсендә без йөрмәгән урман, елга, сазлык булмагандыр. Коры көннәрдә дә батар урын таба идек. Зират өсләреннән җиләк җыюлар дисеңме – әниләр: «Сезгә ярый, зират догалы урын, шайтаннар юк», - дип тынычландыралар иде.

Безнең якларда «Җәкәнә кашы», «Әртәмби кыры», «Чәнчас болыны», «Кулайка тавы», «Бәдәр астый сукмагы» дигән урыннар бар. Нәрсә аңлата алар? Тимерче күпереннән башланып Бәрлегә коючы Бокыр елгасы ага. Аның сазлы ягыннан эрегән шоколад сыман кызыллы-зәңгәрле-яшькелт сыекча агып тора иде. Аны сазлыклардан табыла торган бакыр чыганаклары белән бәйле дип уйлыйм, ихтимал, бабаларыбыз заманында биредән бакыр алганнардыр, елга исеме дә шуңа бәйледер әле /а – о авазлары күчеше/. Әлбәттә, бу фаразның дөрес булмавы да бар. Балаларга шуны әйтәсем килә: авыл һәм аның тирә-ягындагы атамаларның тарихларын ачыклап язып алсагыз, тарихка үз өлешегезне кертер идегез.

Гомумән, тарихны белү кирәк эш. «Җиде бабасын белмәгән – мөртәттер», - дигәннәр борынгылар.

Сез әдәбият тарихының драматургиягә караган өлеше буенча белгеч. Бу балачактан театрга кызыксынудан киләдер бәлки.

Әйе, йорт диварына экран элеп, чирәмгә утырып кино карый идек. Концерт-театрларга керү өчен билетлык акча булмагач, тәрәзәдән карадык. Ул чакларда ниндидер театраль рух булган. Соңрак Кайбычта да, Зеленодольскида да драмтүгәрәк җитәкләдем. Аспирантурада укыганда да әлеге тема якынрак булып чыкты – Нәкый Исәнбәт драматургиясенә яңача бәя бирү максат итеп куелды. Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал кебек язучыларыбыз иҗаты турында да яздым, әлбәттә.

Үзегезгә кем драматургиясе якын?

Романтик рухлы Мирхәйдәр Фәйзи драматургиясе – «канатлы драматургия»: «Галиябану», «Ак калфак», «Асыльяр» әсәрләре аша авыл хәятен белергә, халыкның күңел кылларын тоярга мөмкин.

Татар драматургиясен дөнья драматургиясе белән чагыштырып ни дия алабыз?

Төрки халыкларның театраль фикерләве, театраль мирасы һич кенә дә башкалардан ким түгел. Әйтик, Көнбатышта «Принцесса Турандот» (Карл Гоцци) исемле әкияте рухта язылган әсәр бар. Аның сюжеты безнең мирасыбыз булган Көнчыгыш хикәятләренә барып тоташа. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ы да җорлыгы ягыннан Көнбатыштагы андый әсәрләрдән ким түгел. Көнчыгышыта курчак театрлары, күләгә театрлары бик борынгы заманнарда ук булган. Хан сарайларында махсус театр труппалары булуы турында дәлилләр бар.

Инде бүгенге драматургия турында берничә сүз.

Кызганыч, бездәге торгынлык елларында куелган әсәрләрдән бүгенгеләре үткенлекләре ягыннан да, формалары белән дә әллә ни аерылып тормый. Дөрес, заманның актуаль мәсьәләләрен яктыртырга омтылышлар бар, әмма тамашачы зәвыгенә ияреп комедияләр язу үзәк урынны алып тора. Татар халкының тормышын, бүгенге халәтен психологик тирән анализлап язылган, сәнгатьчә камил итеп эшләнгән сәхнә әсәрләре кирәк.

Әдәбиятны теоретик яктан өйрәнгән кеше үзе иҗат итәме ул, Назыйм абый?

Мәктәп елларында ук үземне сынап караганым булды – «Күтәрелештә» дигән кулъязма журнал чыгардык. Мәгъсүм Хәкимов дигән туганнан туган абыем Шәүкәт Галиев белән дуслар иде, алар шигырьләр турында сөйләшкәндә яннарында чуалырга ярата идем.

Соңрак, әдәби әсәрләрне анализлап, драматургия серләренә төшенгәч, үзем дә пьеса язарга җөрьәт иттем. Мирхәйдәр Фәйзинең тормышын өйрәнеп, бәгырен аңлап язылган әсәремнең бер өлеше телеспектакль итеп куелды. Ул пьеса-хатирә «Көт мине, Казан!» дип атала.

Татар халкының опера-балет сюжеты булырлык материаллары бар. Шуларның берсен – «Бүз егет»не опера либреттосы итеп эшләдем, легендаларга таянып «Кыз тавы» либреттосы язылды, композитор Бату Мулюков белән бергәләп «Сөембикә» операсын яздык. Кызганыч, бу өлкәдә композиторларыбызның активлыгы җитми. Татар халкының тарихы драмалардан, трагедияләрдән гыйбарәт. Аларны күрә белергә генә кирәк дип әйтә иде Нәкый ага Исәнбәт.

Назыйм абый, заманында драмтүгәрәкләр җитәкләвегезне исәпкә алып, шундый сорау: укытучылар еш кына мәктәп кичәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар җитми дип зарлана. Бәлки, берәр киңәш бирерсез.

Укытучылар зары белән килешмәс идем. Һәр укытучы мәгълүм дәрәҗәдә иҗатчы да. Проза әсәрләрен, әкиятләрне сәхнәләштерергә мөмкин, шигъри әсәрләрне театрлаштырып яңгыратып була. «Юк» диеп эшлексезләр генә әйтә. Халык әйтмешли: «Тарак юк дип җавап бирә чәч тарарга иренгәч». Эзләнә, таба белергә кирәк.

...Мәктәп темасына кагылганбыз икән, мин сезгә Казандагы беренче гимназияләр ачылу турында кызыклы материаллар тәкъдим итә алам. Анысын икенче очрашуга калдырып торыйк.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани во время КазаньФорума пройдут чемпионаты по корэшу и прыжкам в воду, а также матч РПЛ

Татарстан наладил системную помощь бойцам СВО и новым территориям – Гаджиев


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.