Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстан әләме көнендә республикада бердәнбер мәдәни чараны оештыручы: «Символыбыз бит»

0 2511

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. Моннан нәкъ 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады. Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – танылган рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналына язылучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте. «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! С Днем Государственного флага Республики Татарстан!» – дип язган Миңнеханов татар һәм рус телләрендә, шулай ук озынлыгы алты секунд тәшкил иткән видеокотлау да урнаштырган.

Төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Татарстанның Дәүләт флагы көне белән котлады. «Гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан уяна. Флаг, Герб һәм Гимн хокукый һәм тәрбияви вазыйфаларны гына үтәп калмый, ә бәһасыз тарихи-мәдәни мирасны да тәшкил итә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә, аның рухи куәтенең мөһим өлеше булып тора», – дип искәртә ул.

«Моннан утыз ике ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы озакка сузылган җанлы бәхәсләрдән соң республиканың яңа дәүләт символы буларак яшел, ак һәм кызыл төсле әләмне раслады. Аның өч горизонталь буйдагы төсләре күпмилләтле халкыбызның тормышчан принципларын чагылдыра: яшел – язгы уяну, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе. Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – болар берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми», диелгән котлауда.

Татарстан Рәисе карамагындагы Геральдика шурасы җитәкчесе, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, тарихчы галим Рамил Хәйретдиновның сүзләрен КФУ медиапорталы китерә: «Шушы вакыттан бирле, 32 ел, без Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Соңгы елларда җәмгыятьтә рәсми сиволларга мөнәсәбәт үзгәрүен күрәбез – геральдиканың герб, флаг һәм гимн кебек символлары аша ил тарихына тирән хөрмәт күрсәтелә. Геральдик символлар – безнең горурлык, билгеле бер территориягә, төбәк тарихына, регионга, республикага караган булуыбыз. Болар барысы да мәктәпләрдә, уку йортларында патриотик тәрбия буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Флаг күтәрү дәүләт төзелеше нигезенә хөрмәтне белдерә».

Билгеле булганча, Татарстан мәктәпләрендә Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелә.

Ни гаҗәп – Татарстан мәдәният оешмалары, аерым алганда, дәүләт музейлары, бу көнне билгеләп үтми булып чыкты. Хәзерге вакытта «Казан Кремле» дәүләт музей-тыюлыгы карамагындагы Татар тарихы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда экспозиция алмашу процессы бара – белешмә сорап шалтыраткач шулай диделәр. Бу көнгә атап махсус чаралар каралмаган. Татарстан Республикасы Милли музеенда да махсус чаралар үткәрелми – музейның матбугат үзәге социаль челтәрләрдә хәбәр ителүен генә искәртте.

Журналист шалтыратканнан соң берничә сәгатьтән Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның даими экспозициясе кысаларында тематик экскурсия үткәреләчәге турында мәгълүмат барлыкка килде. «Экскурсиядә катнашучылар Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы символика белән таныша алачаклар. Россия геральдикасына Барс һәм Зилант керүе тарихын беләчәк. ТАССРның рәсми расланган һәм рәсми булмаган флагын һәм гербын күрәчәк, Татарстанның заманча символларына салынган мәгънәләргә төшенә алачак», диелгән хәбәрдә. Экскурсия 1, 2, 3 декабрь көннәрендә 14.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Керү ирекле, әмма алдан язылырга кирәк.

ххх

Татарстан Милли китапханәсендә дә махсус күргәзмәләр турында мәгълүмат юк дисәм, берәү килеп чыкты.

Билгеле булганча, мәдәният учреждениеләре үзләре үткәргән мәдәни чаралар турында culture.ru каналында мәгълүмат урнаштыра. «Татарстан Республикасы флагы көне» дип аталган китап күргәзмәсе бары тик Чүпрәле районының Яңа Ишле авылы китапханәсендә генә оештырылган. Һәрхәлдә башкаларның мондый мәгълүматы күренми. «Бу көн республикада рәсми билгеләп үтелмәсә дә, Татарстан өчен һәм дөнья татарлары өчен тарихи мизгел булып тора. Күргәзмәдә флаг һәм Татарстан символлары турында китаплар куелган. Теләгән кеше алар белән таныша һәм өенә алып укый ала», диелгән.

«Бу бит безнең зур символыбыз. Бүген иртүк торып социаль челтәрләрдәге битемә дә шуны язып куйдым», – диде әлеге китапханәнең 31 ел стажлы китапханәчесе Гөлүсә Гатауллина. Рәхмәт сезгә, Гөлүсә ханым!

ххх

1991 елда Татарстан Президенты каршындагы Конституция Советының дәүләт символларын әзерләүче төркемен җитәкләгән Татарстан халык шагыйре Ренат Хариска мөрәҗәгать иттем.

Татарстан халык шагыйре Ренат Харис: «Дәүләт символлары ул һәр кешенең өстәлендә була торган дәүләтнең бер билгесе. Ул кешегә һәрвакыт республикасын искә төшереп торырга тиеш. «Син шушы республикада яшисең һәм аның күпмилләтле халкын игътибар үзәгендә тот», дип белгертеп торырга тиеш. Шуның өчен иң беренче нәүбәттә республика символлары Татарстандагы һәр өйдә, һәр гаиләдә булырга тиеш. Моны ничек эшләргә? Пропаганда белән мөмкин.

Аны кемдер җиренә җиткерергә тиеш. Районнарда муниципалитетлар, авылларда авыл җитәкчеләре һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләт символлары чын мәгънәсендә үз ролен үтәячәк. Бүген, минем карашымча, дәүләт символлары һәр өйдә ул югарылыкка менеп җитмәгән. Мәктәпләрдә дәүләт символларына игътибар булырга тиеш. Уку елы башланганда иң беренче дәрес безнең республикабызда Россия һәм Татарстан дәүләт символлары турында булырга тиеш. Ул да әле тормышка ашырылып җитте дип әйтеп булмый. Шушы юнәлештә безнең эшлисе эшләребез күп дип уйлыйм һәм аны һичшиксез әкрен-әкрен эшләргә кирәк. Дәүләт символларын яратудан илеңне, халкыңны һәм үзеңне ярату башлана».

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – танылган рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның улы Нияз Хаҗиәхмәтовның Татарстан Республика флагы көне уңаеннан эшләнгән рәсемен автор рөхсәте белән тәкъдим итәбез.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей

Туристический налог принес Татарстану 43 миллиона рублей в I квартале 2026 года

Объявлены дата и программа «Изге Болгар җыены» 2026 года

«Изге Болгар җыены»нда җәмәгать белән тәүбә кылырга һәм дога укырга чакыралар - программа


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.