Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Болгарда фестиваль: «Бүген сез саламда утырасыз икән, бу эшебезнең бер өлеше»

0 1440

Үткән ялларда Болгарда әле атна буе дәвам итәчәк күп катламлы фестиваль башланып китте. Бу фестиваль - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш»/»Возрождение» фондының эш нәтиҗәсе буларак торгызылган Болгар җирләрен популярлаштыру, мәдәни мәгънә белән тутыру.

«Болгарны торгызганда Минтимер Шәймиев музейларга күпме генә акча салсак та, анда тормыш кайнамаса, бернәрсә булмаячагын әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов та бу җирдә бик күп вакыйгалар булырга тиешлеген әйтеп тора», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә. Ул әлеге фестивальнең туристларны китерү чарасы гына түгел, бу җирнең потенциалын – тирән тарихын ачу булуын, юнәлешләр һәм составы буенча зур масштаблы чара булуын ассызыклады.

Изге Болгар җирләрендә иң масштаблы чара – Изге Болгар җыены. Ул рәсми дә, дини дә, күпмедер дәрәҗәдә мәдәни дә. Җыенның үз тамашачысы бар. Биредә шулай ук, «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале дә уза - ул нигездә туристлар өчен булса кирәк, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы инициативасы белән әзерләнә. Ә инде мәдәният алгы планда торган беренче зур чара үткән ел «Кара пулат» операсы иде. Ачык һавада табигый декорацияләр фонында күрсәтелгән гаҗәеп матур, масштаблы тамаша булды ул.

Былтыр спектакльне «Большой театр»ның генераль директоры, профессор, режиссер, театр белгече Владимир Георгиевич Урин белән аның хәләл җефете, «Большой театр»ның перспективалы планлаштыру һәм махсус проектлар бүлеге мөдире Ирина Александровна караган иде. «Бу урынның да перспективалары бик зур. Бу урынны кулланырга кирәк. Биредә гаҗәеп театраль фестиваль ясап була», – диде алар былтыр журналистларга.

2022 ел. Болгар

Салават Камалетдинов фотосы

Шулай итеп, былтыргы ике кичлек ачык һавадагы «Кара пулат» операсы быел «Яңарыш: Дастанның яңача укылышы» фестивале булып үсте. Ул Болгар җирендә ике ел рәттән уздырылган «Ага базар» халыкара этномәдәни фестивален дә, Казанда ике ел узган «Тормыш стиле — мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивален дә, хәтта театраль лабораторияләрне дә үз эченә алган.

Фестивальнең программасы гаҗәеп бай – көн дә тамаша, көн дә ярминкә, диярсең. Ярминкә тугыз көн дәвам итәчәк.

Фестиваль башын күреп кенә аны тулысынча бәяләп булмый, әлбәттә. Беренче көн ул – фестиваль ачылу тантанасы, Карелиянең музыкаль театрының «Куллерво» спектакле һәм йөздән артык һөнәрче катнашкан ярминкә (»Яшәү рәвеше – мәдәни код» этномаркеты һәм «Ага базар» һөнәрчеләр ярминкәсе).

Карелия һәм Кыргызстан театрлары бу ялларда күрсәтелсә, киләсе ялларда – Болгариянең «Кубрат хан васыяте» (21 июль) һәм Якутиянең «Кыыс Дэбилийэ» олонхо спектакле (22 июль) көтелә. Фестиваль 23 июльдә «Кара пулат» операсы белән тәмамлана. Әле театраль эскизлар да булачак – дәресләр башланды инде.

Лаборатория эскизлары өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» романы сайлап алынган. «Яшермим – әсәрләрне мин сайладым. «Гасырдан озын көн» романы мәдәни кодның югалу куркынычы, тамырлар белән элемтә югалу куркынычы турында. Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк. Без үзебезнең кайдан килгәнебезне белеп яшәргә тиешбез. Шуның өчен – Чыңгыз Айтматов, шуның өчен Кол Гали», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

ххх

Фестиваль нинди генә шәп булса да, беренчедән, юл озынлыгы, икенчедән, анда кунакханәләр проблемасы потенциаль тамашачыны куркытырга мөмкин. Оештыручылар алдында шушы көнкүреш проблемаларын җиңү бурычы да тора бит әле. «Фестивальдә кеше булмаса бик кызганыч булыр иде. Әлбәттә, туристлар булыр. Анда туристларны гына түгел, үз республикабыз кешеләрен дә күрәсебез килә», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Оештыручылар фестивальдә нәкъ менә республика кешеләрен күрү өчен хедлайнер итеп Илсөя Бәдретдинованы чакырган. Әмма бу карар ни дәрәҗәдә дөрес – минем бераз шигем калды. Фестивальнең беренче көнендә Болгар җире кеше күплектән кайнап торуында Илсөянең роле бармы-юкмы – белмим. Шулай да Илсөяне карарга килүчеләр бар иде – анысын тәгаен күрдем.

Ххх

Фестивальнең шәрәфле кунагы – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев иде. Ул, сәхнәгә күтәрелеп, фестивальне ачып җибәрде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хаты алучылар арасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде – ул сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачы иң күбе аны алкышлады.

«Без әле монда ни өчен җыелуыбызны азакка кадәр аңлап та бетермәгәнбездер. Без зур юл уздык. Хәзер яңа этап башлана һәм сез аның беренче шаһитлары булачаксыз. Мәдәни мирас төшенчәсе гади әйбер түгел. Без хәзер мәдәни мирасны торгыза башлыйбыз. Вакыты җитте. Без әйткәнбез икән - эшлибез. Бүген сез саламда утырасыз икән, бу шушы эшебезнең бер өлеше. Эшебез сүзебездән аерылмасын иде. Хәзер өлгермәсәк, алдагы буынга кыенрак булачагын ассызыклады, чөнки барысы да ерагайганнан ерагая бара», – диде Минтимер Шәймиев.

ххх

Фестиваль ачылышының мәдәни өлешенә килсәк, ул прологтан, ТР Камера хоры чыгышыннан һәм ике җырчы – Алинә Шәрипҗанова белән Илсөя Бәдретдинова блогыннан тора иде. Менә шундый хатын-кыз тамашасы!

Пролог турында язып тормыйм. Мин аны ни өчен русча булуын аңламадым. Шул ук стандарт җавапмы – барысы да аңласын өчен! Әмма монда бер нәрсә уйланып бетмәгән. Оештыручылар хедлайнер итеп Илсөя Бәдретдинованы чакырган һәм тамашачы Илсөягә кызыктырып китерелгән икән, Илсөянең тамашачы татар телле булуын уйларга кирәк.

Миңа калса, тамашаның кульминацион ноктасы «хедлайнер Илсөя» түгел, Миләүшә Тәминдарова булды. Ул хоры белән бергә сәхнәдә генә җырлап калмады, тамашачы арасына төшеп барысын да биетте дә, җырлатты да. Минтимер Шәймиев җырлап, Ирада Әюпова биеп торган видеоларны карагыз! Матур!

Аннары сәхнәгә Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова чыкты, вокалы шәп, тавышы көчле булса да, Болгар стихиясе аныкы түгел, күрәсең. Тамашачы тыныч кабул итте. Алинәдән соң Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованы игълан иттеләр. Рәсми чараларда катнаша башлагач, ул да халык җырчысы булыр инде дип уйлап куйдым.

Илсөяне фестиваль концепциясенә туры килгән ниндидер этно җырлар башкармады. Илфак Шиһапов белән бергә чыккан вакыттагы һәр сүзендә мәгънә яткан җырлар да түгел иде. Аның «чын татар эстрадасы» җырлары да, сүзләре дә шәхсән мине «селкетә алмады». Әмма Илсөянең тамашачысы бар һәм алар Илсөяне ярата – бу күренеп тора. «Давай, хәзер шундый итеп җырлыйк, име, чтобы бөтен күрше-тирәдәге районнар шаккатып утырсыннар әле: «Нәстә эшлиләр соң болар Болгарга җыелып», дип, яме. Безнең әти әйтә торган иде: «Балалар, ял иткән-иткән шундый бәйрәм итергә кирәк, икенче көнне йокыдан торып көзгегә карагач, чак кына стыдно да булырга тиеш», ди. Давай, нормальный итеп бомбанём, чтоб рәхәт булсын күңелгә. Иртәгә искә төшерерлек! Давай! Бу яңгыр гимны – «Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк». Җыр арасында Болгарда икмәк сатучы апай сәхнәгә чыгып Илсөягә пакет тутырып булки-чәкчәк-перәннек бирә башлавы программа кысаларында булмагандыр. Ул сөйләп торганда журналистлар әкрен генә торып, спектакль булачак фестиваль вакыйгалары комплексына (Икмәк музее янәшәсендә) юл алдык.

Белмим, карап бетергәнмедер концертны, юкмыдыр, бераздан спектакль карарга Минтимер Шәймиев тә килде.

Карелиядән «Куллерво» спектаклен алып килгән кешенең кул-аяклары сызлаусыз булсын – рәхмәт аңа!

Карелиянең милли театры эпос нигезендә гаҗәеп матур спектакль күрсәтте. Спектакль ике телдә бара – артистлар карел-фин теленең матурлыгын да бирергә, өлешчә рус телендә уйнарга да өлгерделәр. Музыка, яктылык, хәрәкәт, тел һәм эпосның сюжет байлыгы, хәтта бераз гына интерактив та – 1 сәгать 15 минутлык спектакльгә барысы да сыйган. Спектакльнең режиссеры - Карелиянең атказанган артисты Вячеслав Поляков.

Куллерво – «Калевала» карел-фин эпосының киң таралмаган бер персонажы. Тормышын үч алуга багышлаган бәхетсез герой. Сюжеты болай: ике туган балыклы урын аркасында сугышып китәләр һәм берсе икенчесенең гаиләсен кырып бетерә. Бер авырлы хатын исән калып, улы Куллерво туа. Бала гаять көчле була һәм ул бары тик үсеп үч алу турында гына уйлый. Үчне ала ул алуын, әмма азагы үз ыруы да, бу ыру да кырылу белән тәмамлана.

Спектакль тәмам. «Шәп бит!» диде Минтимер Шәрипович та чатыр-залдан чыкканда. Әйе, шәп! Их, бездә юк бит дастан куючылар, Минтимер Шәрипович! Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов берне куйды – аны да сүгеп җанына тидек. Гафу, монысы башка тема.

Ххх

Кайтырга чыкканда төн иде. Фестивальнең исеме турында уйланып кайттым. Татарча - «Яңарыш: дастанның заманча укылышы», русча – «Возрождение: эпос в современном прочтении». Татарчасында сүз арасын да санасак, 33 билге, русчасында – 41. Бу бит, җәмәгать, фәнни трактат исеме кадәр. Кем инде «Әйдә, «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленә барыйк», дип сөйләшеп торсын. Инде ничәнче көн шул фестиваль дулкынында яшәсәм дә, мин дә «Яңарыш: дастанның яңача укылышы» дип язып куйганмын әле. Ә бәлки, «Ага базар» этнофестивален киңәйтергә генә кирәк булгандыр? Барысы да шунда сыяр иде әле. «Дастанның заманча укылышы» кебек озын исем тапканчы, Болгар дәүләтенең данлыклы базарының исемен яңартсак кулайрак «яңарыш» булыр идек кебек. Халыкка якынаю һәм аны китерү ул Илсөяне хедлайнер итү генә түгел, кешенең теле сынмаслык ягымлы исем кую да.

Хәер, бәлки, мондый исем куюның да үз сере бардыр. Фестиваль РФ Президенты фонды гранты хисабына оештырылган бит. 35 миллион сум софинанслау шарты белән 28 миллион сумнан артык акча федераль фондтан килгән. Проектны «Яңарыш» фонды тәкъдим иткән. Бәлки, федераль грант алу өчен шундый темасы ярылып яткан исем кирәктер.

Алга таба исеме ничек булса да, фестивале булсын иде, килделе-киттеле генә дә түгел, Илсөя Бәдретдинова әйткәнчә, бу фестивальгә кешеләр бер ел алдан билет алып куя торган булсын иде.

Ә Ирада Әюпова бу фестиваль турында «Буыннар алмашы турында уйланырга этәргеч булсын иде. Тузганак буласы җайлы – өрдең дә очып китте. Әмма тузганакның да тамыры була», – диде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.