Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

2023 елгы Казан Сабан туе батырлары: кемнәр алар?

0 106

Казан Сабан туе быел да Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык һәм Аккош күле мәйданчыкларында үткәрелде. Иң кызыгы, нәкъ менә Сабантуй көнне Саба районында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үткәрелде. Шул сәбәпле, батырларның күбесе Сабантуйда көрәшә алмады. Ә шулай да карьералары өчен мөһимрәк булган Дөнья чемпионатын оттылар. Сүз уңаеннан, көрәш буенча дөнья чемпионатында ун үлчәү авырлыгының унысында да Татарстан көрәшчеләре батыр калды.

Табадан гына төшкән Дөнья чемпионнары – исемлек

Дөнья беренчелегендә Татарстан данын яклаучы егетләр. Фото: Көрәш федерациясенең телеграм каналы

Дәрвишләр бистәсе батыры – Раил Нургалиев

Дөнья чемпионатында күбрәк яшьләр көрәшсә, Казан Сабантуйларында исә инде көрәш ветераннары дип әйтерлек спортчылар батыр калды.

Казанның Совет районы өчен генә үткәрелә торган Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның абсолют батыры – легендар Раил Нургалиев. Раилнең быел беренче генә батыр калуы түгел. Көрәшчеләр арасында «Раил Нургалиев феномены» дигән төшенчә дә кулланыла. Ул көрәш дөньясында иң күп титуллы көрәшче. 2023 елда Әстерхан өлкәсе Бөтенроссия авыл Сабан туенда абсолют батыр булып калганнан соң, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Раилгә: «Синнән Аллаһ Тәгалә һәм болытлар гына югарырак», – дигән иде.

Раил Нургалиевның 38нче машинасын алу шатлыгы: «Энҗеле көрәш» яңа чыгарылыш тәкъдим итә

Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар»

 

Фото: © 2023 елда Дәрвишләр бистәсе Сабан туе откач төшкән фото

  • Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган
  • Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә
  • Көрәшчегә 37 яшь һәм ул һаман да дөньякүләм ярышларда да катнаша
  • Татарстан күләмендә үткәрелгән ярышларда Теләче, берничә ел Биектау районы командалары өчен чыгыш ясады
  • Соңгы елларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә
  • Милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы
  • Күп тапкырлар дөнья, Россия, Татарстан чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе
  • Күп тапкырлар Теләче районы Сабан туе абсолют батыры
  • Билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы
  • Көрәш буенча ТР атказанган тренеры
  • 2013 елда Төмән, 2017 елда Әстерхан өлкәсе, 2019 елда Новосибирскта узган Федераль Сабантуйның абсолют батыры
  • 2022 елда Мордовияда, 2023 елда Әстерхан узган Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры
  • Көрәш карьерасында 38 машина откан көрәшче
  • Көрәшчеләр арасында шигырьләр белүе һәм сөйләргә яратуы белән дә аерылып тора. Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен яттан белә.

Тынычлык бистәсе батыры – Лениз Абдуллин

Тынычлык бистәсендә үткәрелгән Сабантуй үзенең зурлыгы, масштаблары белән дә билгеле. Биредәге Сабантуйда Идел буе һәм Вахитов районы көрәшчеләре катнашы. Соңгы еллар һәм быел да, батыр булып, Кама Тамагы егете Лениз Абдуллин калды.

 

Фото: © 2023 елда Кама Тамагы районы батыры булып калгач төшкән фото

  • Тумышы белән Кама Тамагы районыннан
  • 2002 елда Казан университетына укырга кергәннән бирле, тренер Марат Әхмәдиев кул астында көрәш белән шөгыльләнә
  • Соңгы елларда 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшә
  • Көрәш буенча ТР атказанган спорт остасы
  • Татарстан күләмендә үткәрелгән ярышларда Казанның Вахитов районы өчен чыгыш ясый.
  • Күп тапкырлар Кама Тамагы районы һәм Казан Сабан туе батыры.

 

Фото: © 2021 елда Кама Тамагы районы батыры булып калгач төшкән фото

Лениз Абдуллин көрәш дөньясында тыйнак һәм табигый сәләте булган көрәшчеләрнең берсе. Шулай да 2019 елда ул Татарстан беренчелегендә булган ыгы-зыгы үзәгендә «кайнап» алды. 130 кг үлчәү авырлыгының бер әйләнешендә Лениз Абдуллина Әлмәт өчен көрәшүче Радик Сәлахов белән эләгешеп китә. Лениз исәп буенча отып бара, тик Радик Ленизны аркасына яткызып, өченче кисәтү алдырып җиңеп чыга. Аркага яткызып җиңү кагыйдәгә язылган булса да, халыкка бу гамәл ошамый. Кабат көрәштереп тә, Лениз Абдуллин кисәтү ала. Чыккан тавышка түзә алмыйча, Радик Сәлахов халыкка карап, кулын терсәктән бөгеп күрсәтә. Лениз моны күреп ала да, Радикка каршы килә. Тик эш сугышуга барып җитми, тренерлар аерып кала. Вахитов районы белән Әлмәт командалары да сүзгә килеп ала.

Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш чыкты

«Чыгарып болгамаган бит». Көрәштә булмаган гамәл өчен Радик Сәлаховка җәза бирелерме?

Шулай да Лениз Абдуллин көрәш җанатарлары күңелендә табигый көчкә һәм сәләткә ия көрәшче булып кереп калган. Казан Сабан туе батыры булуы да шуның билгесе.

Лениз Абдуллин 2019 елда Федераль Сабантуйда җирәбә белән автомобиль отты. Фото: Владимир Васильев

Аккош күле батыры – Фирдүс Зәйнуллин

Казан Сабантуйлары уза торган өченче мәйданчык – Аккош күле. Биредә Мәскәү, Киров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары көрәшчеләре җыйнала. 2023 елны да, Аккош күле батыры булып, Фирдүс Зәйнуллин танылды.

 

Фото: © 2023 елда Аккош күле Сабан туенда батыр калгач төшкән фото

  • Тумышы белән Яшел Үзән районыннан
  • Җиде яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлый
  • Остазы Фәрит Шәйхетдинов
  • 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында көрәшә
  • Көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы
  • 2019 елда абсолют үлчәү авырлыгында Дөнья чемпионы булып танылды. Дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен Фирдүс ул елны Казан Сабан туенда катнашудан да баш тарта.
  • 2021 елда «Изге Болгар җыены»нда уздырылган көрәш ярышы абсолют батыры
  • 2022 елда Дөнья Кубогы иясе
  • Көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы
  • Яшел Үзән шәһәре Сабан туеның ун тапкыр абсолют батыры. Районда аңа әлегә тиңгәр юк. Батырга ел да автомобиль бүләк итәләр иде
  • Хәзерге көндә Фирдүс Зәйнуллин тренер булып эшли, балаларга көрәш серләрен төшендерә.

2019 елда Дөнья чемпионы булгач. Фото: Владимир Васильев

Ун тапкыр Яшел Үзән шәһәре абсолют батыры булган Фирдүс Зәйнуллин 2023 елда икенче урында калды. Күпләрне шаккатырган финал алышында җиңелү белмәс Фирдүс Зәйнулинны Олы Ачасыр авылыннан Айдар Әхмәтов җиңеп чыга. Матбугат чаралары бу хакта: «Җиңелә белмәс Фирдүс җиңелде», – дип язып чыкты. Район Сабан туенда оттырса да, Казан Сабан туен бирмәгән Фирдүс.

 

Фото: © 2022 елда Яшел Үзән Сабан туе батыры булып калгач төшкән фото

2023 елгы район Сабантуйлары батырлары – исемлек





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей

Туристический налог принес Татарстану 43 миллиона рублей в I квартале 2026 года

Объявлены дата и программа «Изге Болгар җыены» 2026 года

Сбиты крылатые ракеты «Фламинго», летевшие в направлении Ульяновской области


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.