Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

«Дүрт Батыр» фэнтези романыннан бер өзек (Ильяс Хәбибуллин)

0 16178
Корылтай нәтиҗәсе нинди булыр? Еракта, Көнчыгыш Азиядә, бердәм хан астында күптән түгел оешкан Тумут дигән илдә Икенче Бөтентумуткүләм Корылтай уза. Күк йөзе кап-кара, һавада ниндидер зәхәр тамакны буар ис. Калкулыкта урнашкан түгәрәк аланда, очлы башлы олы чатыр эчендә, ханның күп кенә яраннары, багатурлар, өлкән нойоннар һәм төрле ыруг башлыклары җыелган. Чатырның тышында ата шаман һәм икенче баскыч аксөякләр катламы, сәкеләрдә утырып, Корылтайның нәтиҗәләрен һәм ханның соңгы сүзен көтәләр. Чатырда озын өстәлләрнең иң түрендә Быргыз хан үзе утырган. Җыелганнарның һәммәсенең дә күзләре озынча кыска, йөзләре саргылт төсмерле, карашлары үтә дә кырыс. Боларның арасында, атлар өере эчендә дөя аерылып торган шикелле, бер ниндидер сәер җан иясе утыра. Бу затның кыяфәте генә дә йөрәкләргә шом салырлык. Өстәл артыннан күренгән олы гәүдәсе, торып басса, алты терсәктән артык буе. Сиңа караса, йөзләре, киң табак кебек, чүкеп ясалган калканга ошаган. Күзләре бәләкәй, әмма тумутлыларныкы шикелле кысык. Яньчек борыны, кара чәчләре, зур колаклары. Моның колак яфраклары шундый олы ки, хәтта үзенең гәүдәсен капларга җитәдер, валлаhи. Аның йөз-чалымнары күбрәк тумутлыларныкын хәтерләтсә дә, ә үзе кеше токымыннан булса да, ул барыбер алардан, әйткәнебезчә, дөя атлардан аерылып торган кебек, аерыла иде. Үзе аз сүзле, сөйләшми, бары тик карап, тыңлап кына утыра. Шундый да шөкәтсез кыяфәтле зат булса да булыр икән. Кечкенә малай моны төнлә күрсә, куркуыннан үләр, ә йөкле хатынның игътибарына бу чалынса, ихтыярсыз рәвештә баласын төшерер иде. Кайларда җан асраучы аңлаешсыз зат микән соң бу? Мондый вәкилле халык дөньяда билгелемени? Ул Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ токымыннан, диделәр. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкының начар эшләрен тарих белә инде. Ышанычлы чыганаклар шуны сөйли, Искәндәр Зөлкарнәйн гаскәре белән Көнчыгышка таба яу хәрәкәтендә, бер урынга килеп туктагач, мондагы җирле халыкларның күз яшьле моң-зарына юлыга. Бу халыклар гадәти булмаган үз телләрендә генә сөйләшәләр, шунлыктан тәрҗемәчеләрне кулланырга туры килә. Халыклар Зөлкарнәйнга Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрнең вакыт-вакыт тау мәгарәсеннән чыгып, ничек аларның авылларын талап, яндырып, золым таратып, кеше җаннарына кул сузып йөрүләренә зарланалар һәм аннан ярдәм сорыйлар. Зөлкарнәйн бу бозыклыкны туктатырга була. Халыклар аңа Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр яшәгән, өслеге тереклексез һәм шома олы тауны, һәм тауга алып керүче, ике кыя арасында урнашкан, тарлавыкны күрсәтәләр. Зөлкарнәйн бу тарлавыкны биек дивар белән каплап куерга карар кыла. Җирле халыкның һәм җеннәрнең ярдәме белән утын һәм тимер өрлекләр катыштырып өйдерә. Шул рәвешле ике кыяны да тигезләгәч, эшчеләргә учак ягырга әмер итә. Олы учак кабына һәм аның эсселегендә тимер корылма эри башлый. Моннан соң эрегән бакыр алып килеп, шушы корылманың өстенә агызалар һәм бербөтен биек дивар хасил була. Әйтәләр, бу дивар ярымтүгәрәк рәвештә булып, нигезе 30 терсәкне, киңлеге 200 терсәкне, биеклеге 50 терсәкне, калынлыгы 15 терсәкне тәшкил итә. Тышкы күренештән ул буй-буй булып күренә. Тимер плитәләр бакыр белән капланганын ачык күзәтергә була, ди. Шулай итеп явыз Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр шушы олы дивар аркылы чыга алмас, хәтта диварга зыян да сала алмас була. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы әле бик озак дәверләр Зөлкарнәйн дивары артында бикләнеп торыр, диләр. Ләкин алар тауны әкренләп казый, имеш. Һәм Кыямәт көне алдыннан бөтенесе җир өстенә чыгачаклар, ди. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр яшәгән тауның кайда икәнлеге моңарчы билгеле түгел иде. Әмма анда барып чыгып, элегрәк аны күргән кешеләр булгалады. Әлеге тауның бер өлешен диңгез-сулык әйләндереп алган дип сөйлиләр. Шул сулык аша бу халыкка hәр көнне ризык өчен балыклар килә һәм алар шуларны тотып алып тукланалар икән. Гомумән, ЯдҗүҗМәдҗүҗләр ике халыктан торалар. Берләре, аңлашылганча, ядҗүҗ, икенчеләре мәдҗүҗ. Ядҗүҗләре мәдҗүҗләреннән бер-ике терсәккә озынрак, имеш. Бер Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ гаиләсеннән меңләп үзләре шикелле бала туа ала дип тә әйтүчеләр бар. Алай булса, алар бик күп булырга тиеш. Искәндәр Зөлкарнәйнның үзе турында сөйләп китик. Зөлкарнәйнның мәгънәсе «ике мөгезле» дип тәрҗемә ителә. Кемнәрдер әйтә, ике мөгезле дип кояшның ике тарафы күздә тотыла, ягъни Көнчыгыш һәм Көнбатыш, чөнки Зөлкарнәйн Көнчыгышны да, Көнбатышны да яулый. Кемнәрдер ике мөгезле дип аның Рум һәм Фарсы иле белән идарә иткәнен әйтәләр. Зөлкарнәйнның очлымында (очлым — шлем) ике мөгез булган диючеләр дә бар. Пәйгамбәрме ул яки изге бер кешеме, монсы төгәл билгеле түгел, ләкин аны искиткеч гаскәр башлыгы һәм кодрәтле җитәкче итеп сөйлиләр. Ул гаскәрендәге hәр сугышчының исемен белгән дип әйтәләр. Зөлкарнәйнның икенче мөхтәрәм кушаматы «Аламир» булган. Аламир, ягъни «гадел хаким». Вакытлар узган. Диңгез сулары кимегән. Кыя-таулар җимерелгән. Шул таудагы Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрнең бер өлеше иреккә чыккан. Чыгу белән якын-тирәдәге авыл һәм төбәкләрне талап, җимереп юкка чыгарганнар, ә тыныч халкын таптап үтергәннәр. Ләкин тумутлылар бу көчне вакытында күреп алып, үзләре ягына аударып, оста файдаланганнар. Быргыз хан Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрдә нинди көч-кодрәт барлыгын күреп, аларны үзенең гаять зур максатларында кулланырга уйлаган. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы гыйлем иясе түгел, шунлыктан тумутлылар «без сезнең туганнарыгыз» дип игълан итеп, «Бөек берләшмә» төзегәннәр. Без сезгә талар өчен яхшы җирләр күрсәтербез дип вәгъдә биргәннәр. Быргыз хан бу берләшмәгә ирешү өчен бик күп вакытын сарыф итте. Ышандыру өчен аларга бер өлеш тоткыннарын да бүләк итеп бирде. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр кулында бу мескен тоткыннарның язмышлары билгесез, әмма тиешле нәтиҗәгә ирешелде. Алга таба басып алу хәрәкәтләрен бергә яки янәшә алып барырга сөйләштеләр. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләр кеше яшәгән торак урыннарны иң явызларча рәвештә җимереп чыгарга сәләтле. Моңа өстәмә, алда торган дошман дала халыкларының мондый куркыныч илбасарларны күргәннәре юк әлегә, бер күрүдә үк куркып качачаклар. Шунлыктан аларны сугышка беренче булып җибәрү кулай. Менә нинди максат белән утыра икән Корылтайда әлеге Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ халкы вәкиле. Бу инде ата Ядҗүҗ-Мәдҗүҗнең үзе булса кирәк. Чатыр тышында, икенче баскыч аксөякләр янында, тагын бер дистәләп үзе шикеллеләр утырган. Аксөякләр болардан шөбһәләнеп читкә тайпылганнар. Корылтай чатыры эчендә куе әңгәмә бара. Быргыз хан боларны, горур карап, тыңлап утыра. Моның кыяфәте дошманда да хөрмәт уятырлык. Горур карашы, җитди фикерләве, төз гәүдәсе, тыңларга мәҗбүр итүче сөйләме чын әйдәүче икәнлегендә һичнинди шик калдырмый. Быргыз хан исеме «чиксез далаларның падишаһы» дигән мәгънәгә ия. Дөрестән дә, ул тумут далаларын берләштергән олы хан булды. Аның үзен «Бөек хан» дип игълан итүенә инде берничә ел узган. Бу арада инде аның тарафыннан Цзинь империясе юк ителгән, Төньяк Кытай яулап алынган. Урта Азиягә һөҗүм бара. Ләкин Быргыз ханның һәм тумутлыларның нәфесләре туймый. Алар басып алу хәрәкәтләрен киң колачларда Көнбатышка таба юнәлдерергә уйлыйлар. Корылтайның төп максаты шуның хакта. — Урта Азия белән мәсьәләне тиз арада хәл итәрбез, Кушлук җиңелде, Харәзм патшалыгы да безнең көчләр тәэсирендә озак аякта тора алмас, егылыр, — диде, кырыс карашын ташлап, Быргыз хан. — Хәзер алдагы хәрәкәтне, Көнчыгыш Ауропага бәреп керүне уйларга кирәк. Минем фикерне беләсез, басып алу сугышларын озакка сузырга ярамый, дошман айныганчы яки каршылыкка әзерләнеп өлгергәнче, аларны башларына сугып, гаскәриләрен үтереп, халкын буйсындырып бару хәерле. — Йә, Бөек хан! — дип сүзен башлады Кулкан нойон. — Көнчыгыш Ауропа кыпчак далалары, Идел Болгары һәм урыс кенәзлекләре белән башланып китә. Кыпчак далаларында хәрбиләр таралганнар, аларны тиз тар-мар итәрбез. Урыс кенәзләренең башы үз-ара ызгыш-талаштан чыкмый, тырышлык куллансак, аларны да басып алырга, Кияү каласын кулга төшерергә булыр. Әмма менә Болгар иленең төйнәлгән йодрык кебек бердәм чагы. Өстәвенә аларның саклану корылмалары Көнчыгыш Ауропада иң алдынгылардан санала. Шуларны ничек тә җиңсәк, Көнчыгыш Ауропага безгә юл ачык. — Мондый очракта, беренче дала халыкларын тар-мар итәргә, аннан соң, төп көчләрне туплап, Болгарга сугырга кирәк, — диде Джэбэ багатур. Кулкан нойон килешү белдергәндәй башын селкеде. Аның элегрәк Болгарда булганы бар иде. Быргыз ханның якын көрәштәшенә әйләнгәнче, дөнья гизеп күп йөрде ул. Хәзер шул тәҗрибәсе тумутлыларга файда китерә. — «Хөрмәтле» Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләрне, ниһаять, менә без кайда куллана алабыз, — диеп, сүзен дәвам итте Джэбэ. — Алар тиз хәрәкәт итә, таулардан яхшы төшәләр. Аларны алдан җибәрергә тәкъдим итәм. Ядҗүҗ-Мәдҗүҗләргә инде хәзер үк ул җирләрдә күзәтчелек алып барырга була. Мөмкинлекләре белән яшерен зыян да салып йөрсеннәр. Бу эшләр үзләренә дә күңелсез булмас. Аннан соң ике гаскәр янәшә Көнбатышка чыгарбыз. Шушы сүзләрдән соң Корылтайдагы әңгәмә икенче төсмер алды. Тәкъдимнәр һәм сораулар алышынуы бертигезрәк барды. Кайбер урыннарда җиңелчә бәхәс чаткылары да кабынып китте. Ләкин кабынган уңайга сүнә бардылар. Җыелганнарны бигрәк тә багатурларның җаваплары кызыксындырды. Багатурлар — ягъни үзләрен аеруча булдыклы итеп күрсәткән өлкән гаскәр башлыклары була. Сугыш эше багатурлар эше ул. Аларда тәҗрибә. Тумут илендә кануннар бик кырыс, монда булдыксыз гаскәр башлыгын аеруча сөймиләр. Гомум кануннар буенча, сугыш вакытында булдыксыз гаскәр башлыгына үлем җәзасы тиеш диеп язылган. Әңгәмәдә икътисад белгече дәүләтнең азык-төлеге, матди кирәк-яраклары сугыш өчен җитәрме, шуны кайгыртты. Нойоннар күбрәк тыңлап утырдылар. Кинәт Быргыз хан торып басты. Бөтен чатыр тын булды. Ул әйтте: — «Фәрманым шундый: Көнчыгыш Ауропага хәрби хәрәкәтне башларга, беренче кыпчак халыкларын, икенче болгар халыкларын, өченче урыс кенәзлекләрен һәм Кияү каласын (Киев) басып алырга! Иң авыр һөҗүм Болгарга төшсен. Каршылык күрсәткәннәрне юк итәргә! Горур башларның нәселләре дә калмасын! Сезнең белән Ядҗүҗ-Мәдҗүҗ гаскәрләрен дә җибәрәм. Аларның көчен куркыту һәм җимерү максатында кулланыгыз! Көнчыгыш Ауропага хәрәкәт эшен Субедей багатурга йөклим! Аңа ярдәмгә Джэбэ һәм Тугачар багатурларны һәм Кулканны җибәрәм». Субедей багатур Корылтай тәмам булып урамга чыккач, аңа каршына ата шаман очрады. — Болгар ханлыгының хәрби гаскәриләре генә түгел, ә безгә билгеле булмаган тылсымлы көчләре дә бар, мәсәлән, урманнарында җан итүче шүрәлеләре, — дип кисәтергә тырышты ул багатурны. — Мин сихерем аша аларның карурманындагы явыз Албастысын уяттым. Ул шүрәлеләргә һәм, гомумән, болгарлыларга зур зыяннар салып торыр, — диде. Субедей бер юлчабарын үз эше буенча кайдадыр йөгертте дә, үзе атына атланып чатырлар тирәсеннән юл буенча кызу-кызу китеп барды. Авылдан калага Катнаш яфраклы урман һәм киң болын чигендә тырыш халыклы бер авыл яшәп ята иде. Урманында йомырка кадәрле бал кортлары, ә болынында җәелгән ике уч кадәрле күбәләкләр очып йөрер булды. Болынындагы мул печәне белән көтү сыерлары туена иде, ә урманында нинди генә җанвар, кош-кортлар, бөҗәкләр яшәмәде. Болыны яшел дәрьяны хәтерләтте. Урманы исә үзенә күрә бер серле дөньяны тәкъдир итте. Авылның тирә-юньдәге табигатен җәннәт белән чагыштырырлык. Урман ягыннан авылны калкулыклар әйләндереп алган, һәм шулар астыннан дистәләгән чишмә бәреп чыга. Әлеге чишмәләр, ага-ага, бергә бәрелеп кушылалар да, авыл башында инеш елгасын хасил итеп, йортлар, бакчалар, урамнар аша болынга Көнчыгышка таба агып китәләр. Авылны чыккан җирендә инеш тал-камышка күмелгән. Ә шушы тал-камышлыктан читтә, инешнең сул ягында, кеше утырткан олы җиләк-җимеш бакчасы җәелеп ята. Бу бакчада җиләк-җимеш төрләренең саны йөздән артып китәдер. Кура җиләге, карлыган һәм караҗимеш куакларыннан башлап төрле төсле алмагач, кызыл чия һәм армут агачларына барып җитәсең. Бу бакчага еш кына кызылтүшләр килеп сайрап утырырга яраталар. Әлеге җиләк-җимешлек элек яшәгән бакчачы бабайның халыкка карата юмарт васыяте, шунлыктан ул шәхси милек түгел, ә халыкныкы булды. Кичке кояш нурларын чәчеп сибеп тора иде. Болынлыкта көтү сыерлары кайту вакытлары җитүне көтеп бакканнар. Алар, үзләре белән авыл арасында баскан ябык көтүчегә шактый гына ачулары килеп, «ник җибәрмисең, күзле бүкән» дигән сымак карап торалар да, ара-тирә каты итеп мөгриләр. Үгез дә тик тормый, ары-бире йөри дә, ахыр чиктә гаҗәпсенеп мәтәлчек атып куя. Инеш ярында балчыклы комлыкта меңгә якын малай-шалай су коенып ята. Балачакның мәшәкатьсез вакыты булгач, җәйге һава астында хәятнең гүзәллеген тоеп рәхәтләнәләр. Бер-берсен ярдан этеп төртешәләр, сикерәләр, су чәчрәтешәләр, суга батырышалар да көлешәләр. Безнең малайлар су коенган арада, әллә ни уйламый, шул ерак булмаган җиләк-җимеш бакчасына да барып киләләр. Әйе-е, су коенгач тамак ача ул… Сез инде малайлар саныннан аңлаганча, бу авыл бик зур булып, яшәгән халкы да бик ишле иде. Төп көнкүреш шөгыльләре бакчачылык, терлекчелек һәм йомырка кадәрле бал кортлары асрау булды. Бөтен болгар милләтенә хас булган төзелешне ярату, сораусыз ки, боларга да хас иде. Авылның сары агачлы дәү-дәү йортлары, каралты-куралары төзек, рәт-рәт булып утыралар. Һәр урамда биек ике, өч, хәтта дүрт катлы, шурфәле (шурфә — балкон) дистәләгән корылмаларны очратырга була. Бу авылда син ташландык йортларны күрмәссең, чөнки һәр хуҗалыкта да биналарга ихтыяҗ бар. Йортларның күп булуына карамастан, авылның урамнары киң, иркен, ә инеш аркылы узган урамнарга күп кенә басма-күперләр салынган. Һәр урамны, һәр юлны, хәтта һәр сукмакны да икенче як белән күптөрле басмалар һәм төрле киңлектәге күперләр тоташтыра. Авылның тимер кыр капкасы аша һәрдаим кеше йөреп тора иде. Иртәгә Сабантуй бәйрәме. Авылның һәр кешесендә алдан ук сизелгән хозурлык һәм бәйрәмчә күтәренке кәеф. Бу көннәрдә иң-иң көлемсез чырайлы абыйлар да елмаерга тырыша. Сабантуй буласы алан болын дәрьясы куенында урнашкан. Бу аланны инде күптән бәйрәмчә кыяфәткә керткәннәр. Өч сәхнә, урындыклар, колгаларга эленгән бизәкләр, чатырлар һәммәсе дә үз урынында. Кинәт, авылда гармун тавышы ертып яңгырады. Бәйрәмгә яулык һәм йомырка җыерга чыктылар, ахрысы, шундук безнең малайлар, дәррәү килеп, кузгалдылар һәм авыл урамнарын тутырып, шул тавыш ягына таба чабып киттеләр. Боларның тавышына Аудан батыр да сискәнеп уянды. Артык олы да булмаган йорты артында бакча бисәдкәсендә ятып тора иде ул. Аның аудан кайтканына әле күп вакыт та үтмәгән. Бүгенге уңышы — ике куян да бер төлке. Бүген ауда вакытта яныннан аю узып киткән иде батырның. Аю белән бәрелешкә дә әзерләнгән булды ул, ләкин аю тату нияттә булып, үз юлы белән тыныч кына куаклык арасына кереп юкка чыкты. Аюдан түгел, бу урманнарда кабан дуңгызыннан уяу булырга кирәк дип өйрәтә иде Ауданның бабасы. Бездә кабаннар бик усал. Хәзерге ханның ерак бабасы Габдулла ханны, яраннары белән ауда вакытта, бер алып гәүдәле кабан чөеп үтергән дип сөйлиләр. Шуннан соң ханлыкның сәясәте үзгәргән, ди. Ләкин ничек кенә булмасын, артык борчылырга сәбәп юк, кабаннар күп кеше яшәгән торак урыннарга килергә куркалар, ә Аудан күңеле белән андый һөҗүмнәргә һәрвакыт әзер. Аудан бисәдкәдә ятып тора иде дә, уйлары еракларга китте. Яшермичә генә әйткәндә, уйлары хан кызында иде аның. Ул бер ай элек Болгар каласында хан сарае яныннан узып барганда күреп алды әлеге кызны. Аның ачык төстәге пөхтә киеме, төз гәүдәсе, олы коңгырт-кара күзләре һәм алмадай тулы нурлы йөзләре егет күңелен үтә дә җәлеп иттеләр, ә кызның, Ауданга карап, энҗе тешләрен күрсәтеп, самими көлүе, бичарабызның йөрәген тәмам гашыйк итте. Бу күренеш озак бармады, хан кызы тыйнак кына йөгереп, гөлбакча эченә кереп тә югалды. —  Әһ-һ, күптәннән болай җүләрләнеп йөргән юк иде!.. — диде Аудан үз-үзенә һәм торып басты. Ваклы адымнары белән бисәдкәдән чыкты да, ауда ирешелгән уңышка карап: — Бу өчесенең дә тиресе тун тегәргә, куяннарның итен ашарга, ә төлке итен эткә, — дип уйлап куйды, аннан йортына кереп китте. Иртәгесе көнне иртүк торды Аудан. Ләкин авыл халкының инде күптәннән хәрәкәттә икәнен сизде. Нишләп хәрәкәттә булмаска әле, Сабантуй иртәсе бит бүген! Кешеләр бәйрәмгә әзерләнә. Тәрәз аркылы урамда бала-чагалар йөргәне күренә. Димәк, яулык җыю тәмамланган, ә балаларның күчтәнәч җыеп йөрүе дәвам итә. Батыр атын һәм кош-кортларын карады да, аннан соң матур киемнәрен киеп куйды. «Даң-доң, даң-доң, даң-доң!..» — капка шакыйлар… Кинәт капканың теге ягыннан кечкенә бала тавышы ишетелде: — Хуҗала-а-а-а-р?! Аудан капканы ачты һәм капка төбендә кара чәчле бер малайны күрде. — Син күчтәнәчең артыннан килдеңме, дустым? — дип сорады ул. Малай кулындагы чүлмәген сузып: — Әйе, абый! — диеп җавап бирде. — Хәзер, — диде дә, тиз генә йортына кереп китте Аудан. Күп тә үтми куенына бер савыт буялган йомырка, бер олы кулъяулык, әфлисун төсле кызгылт-сары төлке бүреге һәм бер дәү рогатка тотып чыкты. — Менә, энекәш! Бу рогатканы сак кына тиешле урынга куллан, ә бүрекне үскәч киярсең, — диеп аркасыннан сөеп, малайны озатып җибәрде. Аучы кулыннан ясалган махсус рогатка иде ул. Монда шулай малайларны яшьтән үк корал тоттырып, яугир (сугышчы гаскәри) итеп үстерәләр. Малайга әниләре «Һәр өйгә кергән саен рәхмәт әйтеп чык!» дип әйтеп җибәргән булсалар да, бу шатлыгыннан ул, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып китте, чөнки аңа моңарчы кулъяулык белән йомыркадан башка мондый шәп күчтәнәчләр биргәннәре юк иде. Кояш инде кыздыра башлаган. Аудан әкрен генә Сабантуйга чыкты. Бүген авылда гомумкүләм күтәренке кәеф. Батырның да күңеле бәйрәмчә шат булды. — Сәлам, бабай! Сәлам, апалар! Сәлам, егетләр! — дип, як-якка сәламнәр яудырып барды. Каршыга очраган елмаюлы көләч йөзләр аның да авызын һаман елмаерга мәҗбүр иттеләр. — Сәлам, Аудан баты-ы-р! — дигән җаваплар ишетелә торды. Сабантуй аланы, әйткәнебезчә, бик киң. Аудан килүгә, басу тигезлегендә ярыш атлары чаптырып китте. Әһә, һәр атның иярдә утыручы хуҗасы җиңү ниятләгән. Инде еллар буе тәрбияләнгән атлар сызык буйлап сыздыра гына. Әйтерсең, тоякларыннан болытлар чыга. Чапкыннарның артыннан олы тузан өеме күтәрелеп кала. Ауданның бер биш ел инде атта чабышмаганына. Аңа кадәр әлегедәй бәйрәм уеннарында бик тере катнаша иде ул. Аудан мәйданның эченәрәк үтте. Монда сатучы сәүдәгәрләр, карасаң, ярминкә оештырып куйганнар. Тегендә уеннар кызганнан-кыза бара. Бер җирдә малайлар капчык киеп чабалар, әнә берсенең капчык тишегеннән башы гына күренеп тора. Икенче җирдә яшь кызлар, булачак киленнәр, көянтә чиләкләр күтәреп, йөгерәләр. Барган уңайга берсе гөрселдәп китеп тә егылды, өстенә ике чиләктән дә су чәчрәде, киемнәре мам-ма юеш булды. Ә тамашачылар шушы хәлләрдән хихихи кычкырып көләргә тотындылар. Мәйдан үзәгендә бала-чагалар, яшь егетләр дәррәү киләләр. Умарта күче ботакны сырып алган сыман, оештыручы абыйны түгәрәкләп әйләндереп алганнар. Кычытканлык өстендә ике каты яшь яугир капчык көрәштерә. Икесенең дә күзләре очкынланып акайган, бер-берсенә төрле яклап шап та шап, эченә саламлы ком тутырылган капчык белән, бәрәләр дә сугалар. Берсенең дә җиңеләсе килми. Ләкин, кинәт, берсе икенчесенә селтәнеп сугам дигәндә, тегесе, бәләкәйрәк буйлысы, иелеп калды. Сугучының селтәнүе бушка китте, чүт үзе егылып төшә язмады. Шуны гына көткән икенче көндәше тагын да көчлерәк селтәнү белән беренчесенә орды, теге мескен очып барып кычытканлыкка төште. Җиңүче ике кулын өскә күтәрде. Моннан соң халыкның игътибары биек колгага юнәлде. Авылыбызның атаклы колгачысы биек колгага менә. Биеклекне үзенең дусты итүче колгачы егет, иң өске очка менеп җиткәчтен, Көньякка чик сакчысы сыман карап: — Болгар каласын күрәм, Болгар каласын күрәм! — дип кычкырды. — Чынлап күрәсеңме?! — дип сорады халык. — Чынлап күрәм, Болгар каласын күрәм! — диеп кабатлады колгачы. Әлбәттә, Болгар каласы мондый арадан гына күренмәсә дә, бу күренеш елдан-ел кабатлана торган гореф-гадәт иде. Моннан соң колгачы егет колга очында төрле хәрәкәтләр ясый башлады. Халык бу тамашаны күреп аh итте. Мәйдан үзәге кайнап торды. Төп сәхнәдә авылның әйдаманы котлау сүзләрен әйтә. Инешлеккә якын сәхнәдә «Болгар кызы» дигән матурлык һәм уңганлык бәйгесе бара. Биредә бу авылның асыл кызлары әлеге мөхтәрәм исемгә лаек булыр өчен үзләрен чибәрлектә, тырышлыкта һәм зирәклектә сыныйлар. Өченче сәхнәдә, кечерәгендә, авылның бер моңлы сандугачы матур мәгънәле җыр суза. Батыр бик күп дус-кардәшләре белән күрешеп сөйләшергә өлгерде. Моннан соң әйдаман янына барып, хәлләрен сорашып килде. Авылның әйдаманы өлкәнрәк кеше, ул үзе дә Ауданны бик ихтирам итә. Аудан авыл эшләре буенча әйдаманга да бик еш булышкалап тора. Гомумән, Аудан батыр ярдәм һәм терәк сорап килүче кешеләрне беркайчан да кире борып җибәрми, мөмкин кадәр яхшылыгын күрсәтә. Аудан батыр үзе баhадир гәүдәле, киң һәм нык җилкәле, урта буйлы, калын беләкле һәм калын аяклы, зур йодрыклы, гади булмаган бер яугир иде. Яшьтән үк хезмәт күреп эшләп үскән, бала чагыннан ук атасы белән ауда йөргән, урманда күп кенә хәвефле хәлләр аша үткән, һәрдаим хәрәкәттә булучы егет булып тәрбияләнде. Малай чакта ук көрәштә аның көндәше булмады. Үзеннән ике мәртәбә авыр көрәшчене бөкләп салганын да, берьюлы ун усал малайны җиңгәнен дә халык яхшы күз алдында тота әле. Ләкин батыр хәзер алай уйнап йөрми, чөнки ул ханда хәрби хезмәттә. Хизәрлеләрне берничә урында тар-мар иткәч, аңа шулай «батыр» дәрәҗәсен бирделәр. Хан да, өлкән сәрдар (гаскәр башлыгы) да яхшы беләләр үзен. Аудан батырны иң хәлиткеч сугыш учакларына җибәрә торган булдылар. Туган иленә тугрылыгы һәм ышанычлы җилкәсе өчен барча яугирләр дә аңа хөрмәт күзе белән карадылар. Гомумән, Болгар илендә барлыгы дүрт батыр бар дип сөйлиләр. Аудан, Боян, Газзал һәм Нарат атлылар, диләр. Аудан белән беррәттән дүртесе дә Идел Болгарының иминлек сакчылары, ди. Дүртесе дә илгә күп каһарманлыклар күрсәткәннәр, диләр. Бик ихтимал, ләкин калган өчесенең безнең якларда күренгәннәре юк. — Аһ-һ, мин җиңелмәс батыр, мин бөгелмәс батыр, мине быел беркем дә, беркем дә җиңә алмас, а-а-а-а!.. — дигән каты ир тавышы яңгырады мәйдан уртасыннан. Бу келәмдә ары-бире йөрүче быелгы көрәш батыры иде. Аның бер унлап үзе шикелле көрәшчене чистага атуын халык инде күптән күзәтте. Ирешелгән уңыш кайвакыт акылны томалый ди бит, хисләре ташып чыккан көрәшче ир: — Ауданны, Ауданны монда! — дип ярсыды. Бөтен алан тын булды. Халык арасында бераз киеренкелек барлыкка килде. Барча игътибар хәзер Ауданга юнәлде. Аудан бу вакыт тимерче абзый белән сөйләшеп тора иде. Батыр мәйдан уртасына карашын ташлады һәм ашыкмыйча гына келәмгә таба атлады. Әйткәнебезчә, аның уеннарда катнашырга нияте юк иде дә, әмма мондый күперенке (мактанулы, масаюлы) чакыруга чыкмый булдыра алмады. — Хәзер без синең батырлыгыңны тикшерәбез! — дип кычкырды көрәшче ир. Аудан үзен тыныч тотты. Сабантуйда һәртөрле уеннар туктатылды. Унарлаган мең күз келәмгә текәлде. Куллар билгә тотынышты, аяклар аерым үрә торып бастылар. Аяк табаннары җиргә батып керделәр. Кинәт, хөкемдарның сызгыруына, ике көрәшченең берсе, йолкып алынып, өскә күтәрелде һәм һавада асылынып калгандай булды, аннары өч кат тугланды, өч кат әйләнде дә һаваны ярып аркасы белән гөрселдәп җиргә төште. Өстә калганы Аудан батыр булды, аста күзләре йолдызланып ухылдап ятучы теге көрәшче ир иде. — Горурлыгы сынды бугай! — диделәр, киеренкелектән бушаган кешеләр, — Аудан батыр афәри-и-и-и-н! Аудан! Аудан! — диеп дан кычкырдылар. Аудан батыр торып басты да: — Төп батыр булып ул калсын, мин көрәштә катнашучы түгел, минем вазыйфа башка, ә ул көрәшче һәм бу җиңүләренә үзе иреште! — диде дә, мәйдан үзәгеннән чыгып китте. Халык арасыннан чыгуга, Аудан батырны атка атланган бер юлчабар (хәбәрче, гонец) каршы алды. — Афәрин, афәрин! Сине болай әле һаман көрәшеп йөрисеңдер диеп уйламаган идем. Халыкка тамаша кыласың. Сүз дә юк, афәрин! — дип кул чапты юлчабар, елмаеп. Бу юлчабар сәрдарның гаскәрендәге бер яугир булса кирәк. Киемнәре гади кешенеке булса, үзен яугирләрчә тота. Авызы җырык, әмма каш асларында ниндидер әйтәсе хәбәре күренә. — Бәйрәм белән! Нинди йомыш илә килдең, яугир? — диеп сүз катты Аудан. Юлчабар җитдиләнеп: — Сине хан калага чакыра, Аудан, бик мөһим бер мәсьәлә булса кирәк, — диде. — Мондый тыныч вакытта нинди мәсьәлә икән? — дип тулырак белешмәкче булды Аудан. — Ансы миңа билгеле түгел, минем эш әйтү, синең эш бару, батыр, — диде дә юлчабар, аты белән борылып, китеп тә барды. Бу төнне йоклый алмады батыр күңеле. Бер яктан калага баргач хан кызы белән күрешү мөмкинлеге туачак, шуңа йөрәге ашкынды, икенче яктан хан нинди эш буенча җыя микән, шул сорауга җавап борчыды аны. Бу сорау буенча күңелендә ниндидер шом да бар иде. Ятагында озак вакыт изаланып чыкса да, иртә җитәм дигәндә генә йокыга китте. Төшендә күргән нәрсәләре бик гаҗәеп булды… Иң әүвәл күктәге куе кара болытлар, зәхәр җил тәэсирендә, Көнчыгыштан Болгар каласына таба киттеләр. Моннан соң ул, кинәт, сары чәчәкле көнбагыш басуында басып тора, имеш, ә аның каршысында бер ара ераклыкта хан кызы баскан. Энҗе тешләрен елмайтып, мөлдерәмә күңелгә хуш карашы белән «монда кил!» дигән шикелле ишарә ясый. Ауданның башы әйләнде. Шушы мизгелдән йокысыннан да уянды. Таң ата. Әтәч кычкыра: —“Кикри-күүүүк, киккри-күүүүүк!..» Уяна җиһан, уяна Болгар Йорты… Иртәнге саф җиләс һава борыннарны иркәли. Шәфәкъ яктысы җәннәти бер күк йөзе ясап куйган. Иртәнең чык тамчысы урам чирәмнәрен юешләгән. Авылның мал-туары ашарга сорый. Әйтергә кирәк, бу якларда Сабантуй бәйрәме гадәттә өч көн уза. Халык сабан эшләреннән соң өч-дүрт көн рәхәтләнеп ял итә, бәйрәм тантана кыла. Шунлыктан бәйрәми хәрәкәт hаман да дәвам итә иде әле. Аудан батыр атын сәфәргә әзерләде. Үзе белән хәрби коралларын эләктерде. Ашлык капчыгына көбәләрен (кольчуга) салды, биленә пулат кылычын элде, ияренә ук-җәясен бәйләп куйды һәм сул кулына атасыннан калган сөңгесен тотты. Юлда ашап алырга кара арыш ипиен алды һәм аны кәгазьгә төреп көбәләр өстенә салды. Шул рәвешле җыенды да, атына атланып юлга чыгып китте. — Хуш китәсең, шөhрәтле батыр! — дип саубуллашу сүзләрен әйттеләр, Сабантуй аланына җыелып торган кешеләр. — Безнең иминлекне кайгыртып йөрүче яугиргә Аллаһ үзе юлдашчы булсын, туган якларыңа исән-сау әйләнеп кайта күр, — диеп хушлашып калдылар. Аудан батыр юлын дәвам итте. Болгар дөньясы Катнаш урманнар, үзәнлекләр (долина) һәм калкулыклар аша бер җайдак (атлы сугышчы) атлады. Ияре өстендә пәһлеван гәүдәле ир утырган һәм башын аска иеп бара. Җиһан тыныч, күк йөзе зәп-зәңгәр. Аты әкрен генә атлаган уңайга, безнең Аудан батыр, башын югары күтәреп, тирә-якка күз атты. Аның алдында киң офык ачылды. И, серле һәм матур да инде бу болгар табигате!.. Ел фасылларын гына алсаң да, алар һәрвакыт гүзәл бер тәртип белән алышынып торалар. Хәзер җәй башы, ул эссе һәм яшел, җәйдән соң моңсу көз килә, көздән соң ап-ак кыш килә, кыштан соң хәятле һәм мәхәббәтле яз килә. Һәр ел фасылы да үзенчә күркәм, һәрберсе дә кирәк. Мондагы яшел диңгезне хәтерләткән болыннар, ятактагы йобырганны хәтерләткән калкулыклар, гаскәриләрне хәтерләткән урманнар үзенә күрә бер әкияти ямьле дөнья. Монда урманнарның да төрлесе була: катнашы, ылыслысы, куесы, борынгысы, шомлысы, карурманы һәм башкасы. Гомумән, Болгар ханлыгы Урта Идел, Түбән Идел, Чулман алды һәм Чулман арты җирлегендә урнашкан. Идел Болгарының Көнчыгыш чиге Урал тауларына кадәр барып җитә, ә Көнбатыш чиге Янкала вилаяте белән тәмамланып, Урыс дәүләте белән чиктәшлек ясап, Сура елгасына барып тоташа. Төньяк чиге Чулман елгасының уң як яры буйлап үтә, һәм Көньяк чиге Идел елгасының Сәмара Борылышы дигән җирендә туктала. Биредә Җигүле таулары урнашкан. Күргәнегезчә, бик киң һәм олы бу Идел Болгары. Болгар ханлыгы аркылы турыга-кыекка дүрт зур елга агып үтә: Идел, Чулман, Нокрәт һәм Чиремшән сулары. Әлеге җирлектә дүрт данлыклы тау урнашкан: Чатыр-Тау, ЕланТау, Сурәҗ-Тау һәм өлешчә Урал таулары. Шулай ук, гадәттә, җирле халыкка, сәяхәтчеләргә һәм эзтабар-юлчабарларга гына билгеле булган Балкан-Тау, Хинуба, Рыштау һәм, алда әйтелгән, Җигүле таулары. Тубылгытау дигән таучыкта шул ук исемдәш шәһәрчек урнашкан. Урманнардан әлеге җирлектә иң мәшһүре Басан урманнары. Бу урманнар карурман булып санала һәм инде бик борынгы булып чутланыла. Шомлы булганы өчен анда керүчеләр дә бик сирәк. Юлчабарлар да урап уза үзен. Шомлылыгы анда яшәүче шүрәлеләр белән бәйле. Әйе, Басан карурманында шүрәлеләр яши. Яши генә түгел, анда аларның кышлагы. Хан алардан дошманлык күрмәсә дә, якын мөнәсәбәтләр була алмавын аңлап һәм аларның котсызлыгын күздә тотып, шүрәлеләрне кешеләрдән ерак итеп урнаштыруы белән ике дөньяны да аерды. Шуннан бирле шүрәле заты кеше күзенә күренмәскә тырыша, ә кешеләр Басан карурманына зур сәбәпсез керми. Идел Болгары шәһәрләргә, калаларга бик бай. Ханлыкның башкаласы мәшһүр Болгар шәһәре. Икенче зур шәһәр Биләр, аннары Сувар, Ашлы, Кашан, Янкала, Казан, Җүкәтау, Кирмәнчек, Илбуга һәм Саксин дигән олы шәһәрләр. Ханның хакимият йорты Болгарда урнашкан, әмма ул кайвакыт аны Биләргә күчерә. Бу бигрәк тә Көнбатыштан илбасар дошманнар янаган очракта эшләнелә. Ханлыкның башында Ибраһим хан. Аның тулы исеме Ибраһим бине Мөхәммәд бине Габдулла бине Микаил бине Җәгъфар бине Шилки. Җәгъвар бине Шилки Алмыш хан була. Ягъни хәзерге Ибраһим ханның ерак бабасы Алмыш хан булган, ул аның нәселеннән. Ханлык вилаятьләрдән (вилаять — әмирлек) тора. Һәр вилаятьнең башкаласы санап киткән шәһәрләргә туры килә. Вилаятьләрдә әмирләр җитәкчелек итә. Алар турыдан-туры ханга буйсына. Халыклардан Идел Болгарында төп халык болгарлар. Алар куенына кергән халыклар булып суварлар, барсиллар, элбирлар, буртаслар, арьяннар, башкортлар һәм мәдҗәрләр тора. Көнбатышта урыслар яши. Көньяк-Көнчыгышта башкортлар. Төньяк-Көнчыгышта арьян халкы. Соңгылары үзләренең Алангасар исемле биек гәүдәле батырлары белән дан тоталар. Шуларның әйдәүчеләре Чупаш, Нурыз һәм аюга вә тилгәнгә әйләнә алучы Мәрдан атлы батырлар, ди. Күршеләр Болгар ханлыгын «җәннәт җире» диеп атый. Бәхәсләшмим. Күршеләр ничек уйлый, шулай булсын. Дөрестән дә, монда күп вакыт тыныч. Яшеллеккә һәм чишмә-суларга кытлык юк. Бакчаларда киң-күләм җиләк-җимеш үсә, кырларда мул игеннәр шаулап тора. Әйткәнебезчә, мондагы урманнар үзе бер байлык. Төзелешкә агачы, бина җылытырга утыны, себеркегә яфрагы, ауга киек-җәнвары, хайваны, ризыкка гөмбәсе тулып ята. Кием өчен кеш, сусар, соры төлке һәм кондыз тиресе зур сорауда. Бар да бар. Ханлыкның тауларыннан һәм текә елга ярларыннан төзелеш өчен ташлар чыгаралар, анда бик күп мәгарәләр барлыгы билгеле. Халыкның рухы зур елгаларга бәйле, диләр. Шунлыктандыр күпчелек торак корылмалар һәм халык күләме Идел, Чулман һәм Нокрәт ярлары буйлап урнашкан. Бу елгалар болгарлыларга көч һәм ватанпәрвәрлек бирә. Шушыннан алар дәрт алалар һәм бизәкле рәвештә матур итеп калаларын төзиләр. Болгар ханлыгында кешеләр генә түгел, ә башка төрле гадәти булмаган затлар да яши. Елан-Тау итәгендә болгарларның милли билгесе Барыс йөри, диләр. Ул фәкать яшерен яшәү рәвеше алып бара. Аның серле ягы шунда, ул кешеләр белән сөйләшә һәм ниндидер тылсым көченә ия, ди. Аны үзен аклы-каралы, ак төсе күберәк, кара төсе төрткеле-төркеле әзрәк, ә күзләрен зәп-зәңгәр итеп сурәтлиләр. Идел Болгарында мәхәббәт рухы Туран ана да яши. Аның көнлек шөгыле табигать белән хозурлану, Аллаһка мәдхия әйтү һәм яшь парларга күңелләренә мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләрен салып йөрү икән. Кайчак ул хан-әмирләргә дә күңелләренә мәрхәмәт хисләрен салып китә, ди. Туран ананың да көчле тылсым иясе икәнлеген сөйлиләр. Каладан калага күчеп йөрүче, күп сәяхәт итүче, гыйлем иясе Тарвил исемле тылсымчыга аерым тукталып китик. Аның төп шөгыле гыйлем эстәү һәм кешеләргә үз киңәшләре белән ярдәм итү. Гыйлемен ул ханлык бәхете өчен куллана, диләр. Кирәк чагында ханга да яхшы тәкъдимнәрен биреп китә. Ул мәдрәсәләрдә дә әзрәк укыткалый, әмма үзенең тылсым серләрен беркемгә дә чишми икән. Бу гына да түгел, ул әмирләр янында күп йөрергә яратмый, ди. Вакыт-вакыт югалып та ала, көтмәгәндә генә килеп тә чыга икән. Төньяк халыклары Басан урманнары чигендә ниндидер галәмәт озын гәүдәле Дәфгый атлы ир кешенең ялгызы яшәвен дә әйтәләр. Моның буен унике терсәк дип бәялиләр. Чыраен күңелгә ятышсыз дип сөйлиләр. Шөгыле умартачы, имеш. Һәм, ниһаять, Сурәҗ-Тавы артында зур аждаһа Зилант барын бәян итәләр. Соңгы тапкыр бу аҗдаханы Микаил хан күргән. Өслеге зәңгәрле-яшелле кара төсмерле икән. Сөңге кебек тырнакларын кысып, кыя ташларын да җимереп китә ала, ди. Авызыннан ялкынлы ут чыгара, үзеннән кайнар эсселек бөрки, диләр. Карашы яшен кебек дип тә өстиләр. Аудан батыр шушыларны уйлап юлында булды, һәм әкренләп инде кич җитеп килә иде. Сап-сары игенлек кырын узгач, ул уңга борылыш ясап, кечкенә генә урманлыкка кереп китте. Урманда туктап, ипиләп алды. Аннан соң төн булды дигәндә генә яңадан кузгалды. Аудан моңа тикле бер йөзләп авыл аша узган иде. Шәһәрләреннән кала, авыллары күп Болгар ханлыгының. Һәрбер ата кеше монда уллары белән үз авылын булдыра ала. Хан сәясәте бик чикләми, чагыштырмача ирек бар. Салымнарны да күп алмыйлар. Әмирләр артыгын таләп итми. Авыл хуҗалыгы бу якларда бодай, арыш, арпа, тары һәм борчак үстерә. Дәүләткә төп керемне дә авыл хуҗалыгы китерә. Авыллар аша узганда күпләр Ауданны таныдылар, кемнәрдер игътибар да итмәде. Төн салкынайтты. Күктә тулы ай калыкты. Аудан батыр урман аша үз уйларына чумып бара иде. Кинәт аның күзенә ниндидер, озын колаклы кешегә охшаган, бер шәүлә узганы чалынып китте. Шәүлә аның нәкъ каршысыннан узды. — Әстәгафируллаh! Аты да моңа сискәнде бугай. Ләкин батыр абайлап кала алмады. Сурәтләп киткәнчә, кем генә йөрмәс бу җирлектә, җене дә, өрәге дә, шүрәлесе дә булыр, инкарь итеп булмый. Шулай дип уйлап, Аудан үз юлын дәвам итте. Кечкенә урман эченнән чыкты да, хәзер инде туп-туры Болгар каласына юнәлде. Ай һәм йолдызлар яктысында салмак кына атлаган җайдак күренеп калды. Болгар каласы һәм хан кызы белән танышу Таң беленүе белән күз алдында бөек бер шәhәр калыкты. Ул киң Идел елгасының сул ярында урнашкан. Әллә елга якын булганга, әллә таң hавасы тәэсирендә, шул яктан салкынча җил исә. Шәфакъ яктысы искиткеч инде. Күк йөзе дөм кызыл. Шул офык манзарасында әлеге мәшhүр кала мәhабәт булып утыра. Шәhәр эченнән манаралары күренә. — Йә, Болгар!.. — дип, таң калды Аудан батыр, хозурлануын яшерә алмыйча. Бераз карап торганнан соң, шәhәрнең Көнчыгыш капкаларына таба төбәп, атлап китте. Күз алдына таш кирмәннәргә тоташтырылган агач диварлар, киртәләр, төрле ныгытмалар килеп баса. Болгар шәhәрен өлешчә су әйләндереп алган. Су өстенә күперләр салынган. Күпер астында тирән чокырлар казылган. Диварның капкалары тимердән эшләнгән. Ә кирмән өсләрендә һәрчак уяу каравыллар йөри. — Әлеге кирмәннәр аша кайсы дошман үтеп керергә җөръәт итә алыр микән?! — дип үз эченнән уйланды батыр. Шундый ныгытылып ясалган кала бу. Аудан Көнчыгыш капкасы аша кала эченә үтте. Шәһәрнең йоклаганын, урамнарның тыныч икәнен күрде. Бары тик иртә торуның бәрәкәтен аңлаган hөнәрчеләр генә ары-бире йөриләр. Биредә тирмәләр (юрта), түгәрәк чатырлар һәм кечкенә киез өйләр урнашкан. Үзәккә атлагач, бара-бара, нәкышлы (бизәкле) агач йортлар, зуррак чатырлар очрый башлады. Моннан соң тоташы белән агач йортлардан торган урамнар аша атларга туры килде. Биналар зурайганнан-зурая, матурайганнан-матурая бара кебек тоелды. Күзгә сары һәм кызгылт-кара бура өйләр hәм түбәле шурфәләр ташланды. Биек очлымлы капкаларны, тигез коймаларны, бормалы сукмакларны күзәтеп барды. Тиздән таш корылмалар да күренде. Аудан кечкенә бер пулат яныннан узып бара иде. Бу пулат мунча өчен каралган булуга охшаган. Мондый мунчалар, гадәттә, ак мунча булып саналалар. Эчендә миче бар, төтене тышка чыгып китә торган, җир астыннан торбалар аша су үткәргәннәр. Моннан соң күп тә үтмәде, игътибарга дүрт манаралы Җәмигъ мәчете килеп басты. Аннан соң уртача ераклыкта Хан сарае да күренде. Бу вакытта киче буе башы авырткан Ибраһим хан үзенең юыну бүлмәсеннән чыкты. Битен һәм кулларын сөртте дә, сөлгесен хезмәтчеләренә бирде. Моннан соңра кием бүлмәсенә юнәлде. Хан йортының кунаклар бүлмәсендә Ибраһимның сөекле кызы Айзирәк сабыйларча йоклап ята иде. И, шуның самими күзләре!.. Фәрештәдәй якты йөзләре!.. Атаның моңа карап күңеле сөенде. Кичә яраннарның кызлары белән йөреп, арыгандыр инде, балакаем. Ханның улы Хәсәннең дә соңгы көннәрне әтисе шикелле йокысы качкан. Көнчыгыштан килгән хатәр хәбәрне ул да белә. Ләкин Айзирәккә бу хакта әйтүче юк. Күз карасыдай саклаган эчкерсез кызының күңеленә Ибраһим хан әлегә һичнинди курку-шөбһә дә салырга теләмәде. Хәсән сарайда түгел, ул кайдадыр чыгып киткән. Хәсәнгә атасы киләчәккә зур ө



Болгар

Госкомитет по туризму назвал популярные направления для семейного отдыха в Татарстане


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Татарстана

Социальная работа на предприятии: современные тенденции и интересные кейсы

Зацепера, приехавшего на поезде из Москвы в Петербург, задержали на вокзале

«Маленький принц» с Безруковым открыл «Эхо» Большого детского фестиваля в Архангельске

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Минтимер Шаймиев принял участие в торжестве, посвященном 10-летию Института археологии имени А.Х.Халикова АН РТ

Художник Руслан Ибрагимов: «Есть у меня мечта – покочевать сезончик в Монголии»

Минтимер Шаймиев встретился с Генеральным Консулом Турции в Казани Угуром Йылмазом

«И мечтать не мог»: в Галерее современного искусства с аншлагом дебютировал Андрей Артис


Речные перевозки запустят между Казанью и Самарой в 2025 году

Кино: Акча – үзебезнеке, бүлүчеләр – кунаклар, төшерүчеләр – үзебезнеке, караучысы кем?

В Татарстане расцвела первая мать-и-мачеха

Алмаз Асхадулла: «Мы перекресток кочевого и оседлого миров, в этом наше преимущество»


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов на форуме в Москве: «Зато мы знаем, кто с нами, а кто против нас»


Частные объявления в Болгаре



Загрузка...
Персональные новости
Денис Мацуев

Полёт Шмеля в джазовой обработке / Джаз–бэнд Дениса Мацуева



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Моргенштерн* сделал Лизе Василенко предложение — она ответила

Певица Валерия села на шпагат

Бутман, Фантине и Аккуратов: как пройдет открытие Летнего театра в ЦПКиО Екатеринбурга

Звездные разборки: Stigmata в Твери, новая песня Полины Гагариной и дуэт певицы MONA и Басты


Карлос Алькарас снялся с турнира ATP-500 в Барселоне

Касаткина вошла в десятку Чемпионской гонки WTA

Казахстан разгромили в «Кубке Билли Джин Кинг»

Сафиуллин не смог выйти во второй круг турнира ATP в Барселоне


The Masters 2024: Rory McIlroy feels he can still win at Augusta National despite swing ‘feeling horrific’ in round two

Woman Drives 10 Hours To Rescue A Paralyzed Dog - The Dodo

Danielle Serdachny scores OT goal to lift Canada to 6-5 win over US in women’s hockey world final

Men’s volleyball: Long Beach sweeps UCI for Big West title; top seeds win in MIVA tourney