Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Нәкъ менә Алтын Урдада татар этник үзаңы барлыкка килгән»

0 11836
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының археология һәм гомуми тарих кафедрасы профессоры Саратов өлкәсендә тикшеренү эшләрен 1993 елдан алып барганын, 1999 елда казу эшләрен башлаганын әйтте. Бу өлкәне өйрәнүенә 27 ел. Быел эшләр Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының гранты ярдәме белән башкарылган. — Бу материаллар Алтын Урданың үзәк җирләре — хәзерге Саратов, Волгоград, Әстерхан өлкәләрендә халык нинди тормыш алып барганын аңлау өчен әһәмиятле, — дип сөйләде Леонард Недашковский «Татар-информ» хәбәрчесенә. Профессор фикеренчә, Алтын Урданың Укек шәһәре янәшәсендәге Багаев авылы XIII гасырның икенче яртысы — XIV гасырда яшәгән. — Бу катлаулы сорау. Без бу авыл 150 еллап яшәгәндер дип фаразлыйбыз. Авылда табылган тәңкә акчаларда да 1278-1361 еллар сугылган. Хәер, авылда тормыш шушы еллардан иртәрәк яки соңрак та барган булуы бар, — диде ул. Бу авыл Укек шәһәрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин иткән. Әлеге шәһәр Түбән Идел буеның дүрт Алтын Урда шәһәр үзәкләренең берсе булган. Түбән Идел буе Алтын Урданың икътисади һәм сәяси үзәге саналган. Бөтен сәүдә юллары тупланган урын. Алтын Урда шәһәре тирәсендә кешеләр яшәве фәнни эшләрдә шик астына куелган булса, хәзер тикшерүләр нәтиҗәсендә зур шәһәрләр тирәсендә ваграк җирлекләр дә булганы исбатланган. Иң кыйммәтле табылдыклар Леонард Недашковский табылдыклар арасында иң кыйммәтлесе Иран люстра керамикасы булганын әйтте. Ул алтынга охшаш алтынсу нәкыш белән йөгертелгән. — Мөселманнарга алтын савытлар куллану гөнаһ саналу сәбәпле, керамик савытка заказ биргәннәр. Ул үзенә күрә алтынны хәтерләткән. Иранда җитештерелгән савыт шушы авылда табылды. Иран савытын затлырак кешеләр яшәгән зур шәһәрләрдә табу әле гаҗәпләндермәс иде, ләкин авыл җирлегендә табылыр дип уйламадык та, — диде профессор. Галимнәр шулай ук көнчыгыш Урта диңгез буе һәм Трапезунд империясе амфораларын да тапкан. Амфора ул — аскы һәм өске өлешләре тарайтып эшләнгән, ике тоткалы чүлмәккә охшаш савыт. Леонард Недашковский сүзләренчә, керамика буенча галимнәрнең тикшеренүләренә караганда, көнчыгыш Урта диңгез буе амфоралары Палестинада, Сириядә крестоносецлар белән бәйле. «Амфораларны якын көнчыгышта крестоносецлар дәүләте җитештергәндер дип фаразлыйбыз. Ерак мәдәни багланышларга карамастан, аларның Багаев авылында табылуы гаҗәп булды», — диде галим. Трапезунд империясендә булган амфоралар табылуы да игътибарга лаек. — Бу, Византия империясе таркалганнан соң, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгыш яр буенда барлыкка килгән империя. Трапезунд - төньяк-көнчыгыш Төркиядәге хәзерге Трабзон. Аннан бик күп амфоралар килгән. Аларның күләме якынча 50 литр. Алтын Урдага шул амфораларда шәраб шәһәрләргә генә түгел, хәзерге Саратов өлкәсенә керүче авылларга да китерелгән булган. Бу көтелмәгән тарихи борылыш. Алтын Урданың авыл халкы нәрсә иккән? Алтын Урданың бу территорияләрендә игенчелек, терлекчелек тә үсеш алган булган. Җучи улусын тарихчылар игенчелек бик начар булган күчмә дәүләт буларак бәяләгән. Хәзер бу фикер дөрес түгел дигән нәтиҗә ясарга була. — Алтын Урда дәүләтендә терлекчелек булуы белән беркем бәхәсләшми, халык терлекне читкә дә саткан. Ә без терлекчелек кенә түгел, игенчелек тә үсеш алганын ачыкладык. Алтын Урдада тары иккәннәр. Татар кыстыбыен искә төшерсәк, ул башта тары боткасы белән булган. Бәрәңге белән аны соңрак, Америкадан кергәч кенә пешерә башлыйлар. Тары Багаев авылында барлык игенчелек культураларының яртысыннан артыгын тәшкил иткән. Тары — төп культура, аннан соң бодай, арыш, арпа, солы культуралары игелгән. Алар күпләп зур шәһәрләргә чыгарылган. Язма чыганакларга караганда, Алтын Урда чит илләргә терлек ите, тозлы балык, уылдык кына түгел, экспортка ашлык та чыгарган. Византия чыганаклары буенча, игенчелек продукциясеннән нигездә бодай сатканнар. Тары, башка культуралар аларны әзрәк кызыксындырган. Иран керамикасы, башка кыйммәтле әйберләр игенчелек, терлекчелек, балыкчылык продукциясенә алмашка да кертелгән. Трапезунд, Византия империясеннән шәрабтан кала, импорт товарлар арасында, шулай ук якын көнчыгыштан күптөсле бизәкле эмаль пыяла савыт-сабалар да Алтын Урданың авылларына кадәр барып җиткән. Алар якын көнчыгышта Мәмлүкләр дәүләтендә, Мисырда җитештерелгән. Мондый товарлар киң товар-акча мөнәсәбәтләре аша кертелгән. Безнең көмеш, бакыр акчалар да тапканыбыз булды. Авыл халкында да акча булган. Алтын урдалылар — күчмәме, әллә утрак халыкмы? Алтын Урдалылар — күчмә һәм утрак халык. Утрак халык элекке борынгы Болгар, Төньяк Кавказ, Харезм, Молдавия, Кырым, Сырдарья түбәнлекләрендә (хәзерге көньяк Казахстан) өстенлек иткән. Бу төбәкләрдә утрак халык монголлар яулап алганчы ук күпчелекне тәшкил иткән. Ә монголлар үзләре Алтын Урда үзәгендә үз территорияләрен Түбән Идел буенда булдырган. Анда монголлар килгәнче утрак халык күп булмаган. Анда утрак тормышка нигез салынган. Алтын Урда төбәкләрен картага төшерсәк, без әйткән төбәкләр барлык мәйданның азчылыгын тәшкил итә кебек тоела. Ләкин уйлап карасак, халыкның күпчелек өлеше күчмә булган дип әйтү дөрес түгел. Күпчелеге утрак тормыш алып барган, күчмә тормыш алып баручылар, күбрәк мәйданнар биләсә дә, саны ягыннан азрак булган. Минемчә, күпчелеге утрак тормышта яшәгән, — диде Леонард Недашковский. Халык нинди йортларда яшәгән? Казу эшләре вакытында землянкалар да ачыкланган. Бу тулысынча җир астына күмелгән түгел, яртылаш тирәнлеккә генә кертелгән корылмалар. — Түбән Идел буенда, Волгоград, Әстерхан өлкәләрендә төзелешкә яраклы урманнар аз. Казан татарларына бурадан йорт салу өчен ылыслы урман, туры кәүсәле агач кирәк. Ә Түбән Идел буенда яфраклы агач урманнары гына булган. Кәүсәләре кәкре булгач, бура ясап булмаган, шуңа күрә анда җиргә өлешчә генә күмелгән корылмалар белән чикләнгәннәр. Стеналары агач белән эшләнгән. Туфрак эчкә убылып төшмәсен өчен, вертикаль баганалар куйганнар. Дала зонасында, бигрәк тә көньяк зонада, хәзерге Ростов, Краснодар, Әстерхан якларында мондый йортларда кышлап та чыгарга мөмкин булган. «Беренче тапкыр Алтын Урда авылы көнкүрешен күрсәтәчәкбез» Табылдыклар арасында, шулай ук тимер, бакыр, пыяла, сөяктән ясалган әйберләр, кургаш эретмәсе, 1278-1361 елгы тәңкәләр дә табылган. Хәзер табылдык материалларны эшкәртү бурычы тора. — Бу озак тикшеренү, айлар, елларга сузылырга мөмкин. Материалларны өйрәнеп, без авыл халкы турында яңа мәгълүматлар беләчәкбез. Шәһәргә караганда, авыл күпкә начаррак өйрәнелгән. Безнең өстенлек шунда: беренче тапкыр Алтын Урда авылы көнкүрешен, матди культурасын күрсәтәчәкбез. Бу мөһим дип уйлыйм. Татар җәмәгатьчелегенә дә бу кызык булыр дип саныйм. Нәкъ менә Алтын Урдада Казан, Әстерхан, Кырым татарларының татар этник үзаңы барлыкка килгән. Тикшерү барышында палинология, архезоология, химик составны анализлау, кара металлдан предметларга металлографик анализ кебек алымнар актив кулланылачак. Археология һәм палинология алымнары терлекчелек, аучылык, балыкчылык үсеше турында нечкәлекләрне белергә мөмкинлек бирәчәк. Табылдыклар Казанга кайтарылды. Аннары, Саратов өлкәсе законы буенча, алар Саратов өлкәсенең Төбәкне өйрәнү музеена тапшырылачак. Тикшеренү нәтиҗәләре хезмәт булып басылып чыгачак. Материалларны өйрәнүдә КФУдан тыш, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты, Матди культура тарихы институты, Д. Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты, Ульяновск педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан куллану проблемалары институты, «Идел буе археологиясе» ҖЧҖ катнашачак, — диде Леонард Недашковский. Профессор әйтүенчә, Саратов өлкәсенең җирле археологлары бу территорияләрдә казу эшләре белән шөгыльләнмәгән. — Казан университеты шушы эшнең башында тора. Казан галимнәре XIX гасырда Саратов өлкәсе эшләрендә катнашкан. Федор Пономарев 1878, 1890 елларда Алтын Урда һәйкәлләрен өйрәнгән. Безнең экспедиция эшчәнлеге — XIX гасыр археологлары эшенең дәвамы кебек булып тора. 2021-2022 елларда казу эшләрен дәвам итү ниятләнә, — диде галим. «Нәтиҗәләрне дәлилләп, фәнгә кертү бурычы тора» КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарихи фәннәр һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков Леонард Недашковский ирешкән фәнни нәтиҗәләр мөһимлеген раслады. — Бу зур ачыш, әлбәттә. Укек шәһәре тирәсендә дистәгә якын авыл билгеле. Волгоград, Әстерхан өлкәләрендә йөзләгән кеше яшәү урыннары эзләре билгеле. Анда да эшләр алып барыла. Археологик эзләнүләр генә Алтын Урданың зур үзенчәлеген дәлилләп, ачык материаллар табу мөмкинлеге тудыра. Хәзер табылдыклар төпләп өйрәнеләчәк. Аларга багышланган махсус мәкаләләр бастырып чыгару, анда ачылган нәтиҗәләрне дәлилләп, фәнгә кертү бурычы тора. Ул бит аерым кыйпылчыктан җыела торган аерым фактлар булып тора. Алар фәнни фикер барлыкка китерәләр. Тарих ул — аерым кыйпылчыклардан җыелган нәтиҗә, бер көндә барлыкка килә торган белем түгел. 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани пройдет XVI Всероссийский форум татарских религиозных деятелей

Туристический налог принес Татарстану 43 миллиона рублей в I квартале 2026 года

Объявлены дата и программа «Изге Болгар җыены» 2026 года

Сбиты крылатые ракеты «Фламинго», летевшие в направлении Ульяновской области


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.