Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Изгеләр чишмәсе, Елан тавы һәм Париж: Мамадыш районы нәрсәсе белән гаҗәпләндерә?

0 661
Мамадыш буенча экскурсион программа район территориясеннән — Урта Кирмән авылыннан башлана. Экскурсовод Гөләндәм Давыдова туристларны нәкъ шушында каршы ала һәм Кирмән шәһәрчегендәге Елан тавына алып бара.   «Башта без танышабыз, аннан мин Кирмәнгә барганчы изге су эчәргә һәм көч тупларга тәкъдим итәм. Чөнки тауга җәяү менәчәкбез, ә анда асфальт юк», — дип сөйләде Гөләндәм Давыдова. Чыннан да, бу урынга килгәндә әзерлек кирәк. Беренчедән, дөрес кием сайларга, юкса черкиләр талап бетерәчәк. Икенчедән, үзең белән су шешәсе алырга киңәш ителә. Мондагы чишмәләр дәвалау көченә ия, аны экскурсовод та әйтә һәм бирегә килгән кешеләр дә раслый.   «Мин туристларны чишмә суын дөрес эчәргә өйрәтәм. Башта чишмә суында кулларны юарга, ә соңыннан уң кулга су алып, өч тапкыр эчәргә кирәк. Шунысы да игътибарга лаек: җиде чишмәнең һәммәсе дә дәвалау көченә ия», — дип сөйли экскурсовод. Болгар һәм Алтын Урда Кирмәне Кирмән шәһәрчеге X–XIV гасырларда яшәгән Болгар, соңрак Алтын Урдадан калган калдыклардан тора. Тау башыннан манаралы һәм казыклы зур булмаган агач кирмән манзарасы ачыла. «Кирмән XI гасырда Ислам динен кабул иткәннән соң ук төзелә. Башта ул төньяк форпост буларак әллә ни зур булмаган. Монда бары тик гаскәр башлыклары гына яшәве әлеге кирмәннең үзенчәлеге булган. Хәзер территориясе бермә-бер кимегән, элекке мәйданының бары тик 20-30 процент өлеше генә калган», — дип аңлатты экскурсовод. Сүз уңаеннан, теләгән кешеләр манарага күтәрелеп, бу төбәкне биектән дә күзәтә ала. Эчтә бердәнбер таш һәйкәл бар, ул Кирмәнчек шәһәрен саклаганда һәлак булган кешеләргә багышланган. 1396 елда пират-ушкуйниклар һөҗүм итеп, кирмәнне яндыралар. Шуннан соң анда яшәгән соңгы кешеләр дә китеп бетә. Алар якын-тирәдә Рус, Урта һәм Кече Кирмән авылларына нигез сала. Экскурсовод тауның ни өчен Елан тавы дип аталуын да сөйләде. Бу риваять Казанга нигез салыну белән бәйле икән. Ышанулар буенча, Казанда да еланнар патшасы — Зилант яшәгән. «Казан еланнар күп булган урында төзелгән дип сөйлиләр. Еланнарны юкка чыгара башлагач, алар бер йомгакка бөтерелгән дә, аҗдаһа барлыкка килгән һәм ул еракка очып киткән. Ул мондагы алтын чокырга килгән, шуннан соң җирлекне начар көчләрдән һәм дошманнардан саклый башлаган дигән риваять бар», — дип сөйләде Гөләндәм ханым. Мамадыш чишмәләренең шифасы Тау итәгендә җиде чишмә ага. Күпер янындагы беренче чишмә йөрәк авыруларына шифа бирә, ә калганнары гәүдә очлыкларын, эчке әгъзалардагы авыруларны (күрәсең, экскурсовод буыннарны күздә тотып әйткәндер) дәвалый дип сөйлиләр. Ә югарыда урнашкан җиденче чишмә рухи авыруларга сихәт бирә. «Чишмәләр очраклы гына барлыкка килмәгән. Барысы да тагын бер риваятькә бәйле. Кирмәнчек шәһәрендә ханның җиде хезмәтчесе яшәгән, алар һәр көнне коега су алырга барган. Бервакыт алар кире әйләнеп кайтмаган. Хәрбиләр аларны эзләп барган һәм якын-тирәдә кызларның мәетенә юлыкканнар — аларны дошман үтергән булган. Шулай итеп, хан үзенә куркыныч янаганын белеп алган», — диде экскурсовод. Алга таба, урман эчендә тагын бер чишмә бар. Аны «Сөембикә чишмәсе» дип атыйлар һәм ул күз авыруларын дәвалый дип ышаналар. «Аның барлыкка килүе дә риваятьләргә бәйле. Монда үзенең сугышчылары белән бергә Сөембикә килә. Ул вакытта ханбикәгә Иван Грозныйның планнары турында мәгълүм була. Ул урманга китә һәм елый-елый Аллаһтан ярдәм сорый. Шуннан соң, патша аның улын Мәскәүгә алып киткәч, монда чишмә бәреп чыга, ул „Сөембикә“ дип атала башлый», — диде Гөләндәм Давыдова. Чулман янында табылган бизон калдыклары һәм болгарларның шәхси әйберләре  Мамадышның туган якны өйрәнү музеена 1981 елда нигез салына. Экспозиция 10 залны үз эченә ала: археология, этнография, «Сәүдәгәрлек», «Беренче Бөтендөнья сугышы», «Гражданнар һәм Рус-Япон сугышы», Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы чоры, хәзерге заман, балалар иҗаты, күргәзмә залы һәм хәрби дан залы. «Безнең музейда Кирмәнчектә табылган 100дән күбрәк экспонат бар. Мәсәлән, Алтын Урда чүлмәкләре, алтын тәңкәләр, Коръән савыты, кашлы йөзекләр һәм бизәнү әйберләре саклана», — диде экскурсовод.   Шәһәрчектән табылган әйберләрдән башка мамонт сөякләре һәм тешләре, казналыклары да бар — алар Нократ һәм Чулман елгалары ярларында табылган. Шулай ук бизонның йон белән капланган маңгай өлеше дә бар. Шулай ук Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы белән булган һәлакәттән соң пассажирларны коткарган капитан Роман Лизалинның кителе һәм фуражкасы монда саклана. Экскурсия ахырында туристларга мастер-классларда катнашырга тәкъдим итәләр. Анда суыткычка беркетә торган магнитны үз кулларың белән буярга мөмкин. «Мамадыш районында яшәгән милләтләрне (руслар, марилар, татарлар, удмуртлар һәм керәшеннәр) тасвирлый торган бизәкле детальләрне һәр турист үзенә ошаган төскә буйый. Ләкин, гадәттә, без символика туры килсен дип киңәш итәбез. Соңыннан кунаклар әлеге аерым элементлардан йөрәк формасы ясый һәм үзләре белән алып китә», — диде экскурсовод. «Ни өчен Парижга Мамадыш аркылы баралар?» Мамадышта җирле Эйфель манарасын да күрергә була. Тик ул тимердән ясалган һәм Нократ елгасы (шәһәр әлеге елга буенда урнашкан) төсләренә буялган, шулай ук Парижга кадәр 3882 чакрым дигән билге дә куелган. «Башта ЫШ/ИЖ дигән аваздашлык бар иде, мәсәлән, МамадЫШ/ПарИЖ. Ә соңыннан шәһәрне төзекләндерү башланды, шул вакытта „Мамадыш та Париж инде, тик йортлар гына тәбәнәк һәм асфальт сыеграк“, - дип әйтә башладылар», — диде экскурсовод. Аның сүзләренчә, сүзләр белән уйнау Париж белән Мамадышны чагыштыру китереп чыгарган, әмма Татарстан шәһәре күчермә булырга теләми. Һәм аларга иң ошаган сүз: «Парижга барырга акчаң булмаса, Мамадышка кил». Туристлар Совет урамында йөри, патша заманнарыннан алып Сталин репрессияләренә кадәр эшләгән төрмә турында белә һәм һәйкәлләр карый ала. Бу урам - гаилә белән ял итү өчен яхшы урын. Шулай ук шәһәрнең иң югары ноктасына — Пузанка тавына мәнәргә һәм аннан ачылган күренешләр белән хозурланырга, яки Нократ яры буенда әкият һәм көнчыгыш йолдызнамәсе персонажларының агач сыннарын карарга мөмкин. Үзегезгә ошаган турга Visit Tatarstan сайтында бронь ясарга була, шунда ук барлык программалар турында тулырак мәгълүмат та бар. Кемнәргә экскурсия генә җитәрлек түгел, аларга өстәмә хезмәтләр дә каралган. Мәсәлән, балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар, туку буенча мастер-класслар, «хан чәе» — Сөембикә чишмәләре янында чәй эчү бар.  Мамадыштан кала, Кама Тамагына, Болгарга, Алабугага, Балык Бистәсенә, Чистайга һәм Байлар Сабасына да тур оештырырга да мөмкин.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Тоннель под ж/д у Новой Портовой построят до 2040 года

В Казани для студентов из других регионов организовали экскурсии по историческому центру


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.