Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13
14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Мөхәммәд Пәйгамбәр дә көрәшкән»: Татар көрәше дөнья аренасына ничек күтәреләчәк?

0 730

Көрәшнең мең еллык тарихы бар. Гарәп сәяхәтчеләре Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен тарату нияте белән килә. Нәкъ менә шушы чор елъязмаларында халык бәйрәмнәре һәм батырлар турында беренче телгә алынган материаллар табыла. Исламның һәм көрәшнең уртак үсеше — ул халыкны яклау һәм көч символы.

Бүген көрәш — рәсми спорт төре һәм меңъеллык традицияләрне саклап калуның ачык мисалы. «Көрәш» турында беренче язма истәлекләрен 992 елда Болгарда булган гарәп сәяхәтчесе Әхмәд Ибн Фадлан һәм 1131 елда Болгарга килгән Әбү Хәмид әл-Гарнати калдыра. Көрәш — күп гасырлар буена татар халкы тарафыннан киң билгеләп үтелгән Сабантуй бәйрәменең иң югары ноктасы ул.

2019 елда көрәшчеләр һәм тренерлар беренче тапкыр югары спорт исемнәре бирү мөмкинлегенә ия булды: «Халыкара класслы спорт мастеры», «атказанган спорт мастеры» һәм «Россиянең атказанган тренеры». Баш батырга — тәкә, ә машина — жирәбәгә: көрәштәге хәлгә дин әһелләре карашы

Сабан туенда баш батырга тәгаенләнгән төп приз — автомобильне жирәбә буенча уйнату традициясе 2018 елда Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланган иде.

Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калучыга түгел, ә жирәбәне тартып чыгаручыга эләгә. Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты. Каршы чыгучылар да, хуплаучылар да бар. Иң мөһиме — бу мәсьәләгә беркем дә битараф калмады. «Татар-информ» хәбәрчесе бу уңайдан Башкортстан һәм Татарстан мөфтиләренең фикерен белеште.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сабантуйда баш батырга тәкә бирү һәм төп бүләк — машина жирәбә белән уйнатылу проблемалы хәл түгел дип саный, әмма «машина кирәгрәк» җөмләсен аерым интонация белән басым ясап әйтте:

Бүләккә көрәшергә ярыймы, дигән сорау булса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) Мәккәнең иң көчле кешесе Рукана белән очраша. Рукана аның белән көрәшергә тәкъдим итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны җиңә бара. Рукана тәкә бирә. Шуннан соң, Рукана ислам динен кабул итә, ә аның тәкәсен ул кире кайтара. Моннан чыгып, бүләк өчен көрәшергә яраганлыгын аңлыйбыз.

Сарык белән чагыштырганда, бүгенге көндә машина кирәгрәк. Бүләкне жирәбә белән уйнату мәсьәләсенә килгәндә, ул динебездә юк, шуңа күрә сорауга җавап бирә алмыйм.

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин тәкә белән беррәттән кыйммәтле бүләк бирергә кирәк дип саный:

Жирәбә белән бүләк уйнату — тыелган эш түгел. Ул барыбер кемгәдер төшәргә тиеш бит. Әмма кайбер кеше шундый сүзләр әйтә: «Тәкә биргәндә хәер бар, ә жирәбә белән машина уйнатканда хәер юк», — ди. Әмма шуны аңларга кирәк: сарык яисә тәкә элекке вакытларда зур бүләк булып саналган. Бүгенге көндә аның кыйммәте кимеде, ләкин традиция кала бирә.

Мин моны Англиядәге телефон будкалары яисә әле дә үз урынында утырган Англия Королевасы белән чагыштырыр идем. Будкалар тора, тик бер кеше дә аның белән кулланмый. Бу да шуның кебек: баш батырга тәкә бирү — традиция, без аны саклап калырга тиеш. Бәлки, шул ук вакытта тәкә белән бергә кыйммәтлерәк бүләк бирергә кирәктер дип уйлыйм. Татарстанда татар көрәше «кара каплан» дип аталган спорт төренә таянып торгызылачак

Камил хәзрәт Сәмигуллин әзер китаплар, видеодәресләр булмавын әйтте:

«Кара каплан»ның исеме генә бар. Без аны төрки халыкныкы дип әйтә алабыз, ләкин аны нәкъ менә татарның мирасы буларак торгызырга кирәк. Аның берничә алымы бар, калганын язма истәлекләргә таянып, кагыйдәләрен кире кайтарып була, осталарыбыз бар. Башкортлар, казахлар, хәтта төрекләр дә «кара каплан» турында хәбәрдар. Спорт төре буларак, ул дөньяга танылмаган. Иске китапларыбызга таянсак, татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани «кара каплан» турында сөйли. Кызганыч, XVIII–XIX гасырдагы кылычларыбыз сакланып калмаган. Димәк, татарларга кылыч куллану тыелган. Ирләребез бар икән, ирлегебезне күрсәтергә тиеш, җырлап-биеп йөрергә генә димәгән. Көрәшне «кара каплан”га таянып торгызсак, кызыклырак булыр иде.

Эшлекле төркем оешачак, без бүген үз фикерләребезне яңгыраттык. Мәсәлән, татар кылычы булган икән, димәк, ул кулланылырга тиеш. Музейларда карасак, анда ике кылычның кына сакланып калганын күрәбез. Бу теманы кузгатканбыз икән, казаклар, руслар да: «Бездә мечь, Илья Муромецларыбыз бар», - дип әйтергә мөмкин. Ә татар халкында алар кайда? Камыр Батыр гынамы?

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә, Шиһабетдин Мәрҗани дә көрәшкән

Камил хәзрәт әлеге мәсьәлә ни өчен Диния нәзарәте тарафыннан күтәрелгәнен аңлатты:

Мөфтияттә эшләүчеләр, мин үзем дә атнасына өч тапкыр көрәш белән шөгыльләнәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) көрәшкәч, без дә көрәшәбез. Аннан соң, Шиһабетдин Мәрҗани дә бөек имам булуына карамастан, бик мәшһүр көрәшче булган.

Кызганыч, көрәшкә йөрүчеләр бик аз. Ни өчендер яшьләргә ул кызык түгел. Безнең динебез — яшәү рәвеше. Пәйгамбәребезнең (с.г.в): «Көчле мөселман зәгыйфь мөселманга караганда Раббыбызга якынрак», — дигән бер хәдисе бар. Дин яныннан караганда да, без көчле булырга, кеше белән көрәшә белергә тиеш. Көрәшкә әзерлекләр бүгенге көннән башланды», — диде Камил Сәмигуллин.

Татар көрәше кайсы ягы белән аерыла яки Россиянең иң авыр көрәшчесе кем?

Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов көрәшне бергәләп үстерү һәм регионнар белән хезмәттәшлек итүдә ярдәм кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Татар конфессияләреннән тыш, безгә Төмән өлкәсендә яшәүче көрәшчеләр дә керә. Алар – рус егетләре, татар көрәшенә грек-рим көрәшеннән күчтеләр һәм Россия чемпионатларында лидер булдылар. Мондый мисаллар күп. Грек-рим көрәше белән татар көрәшендә алган база — бер үк.

Мәскәүдә, нигездә, Түбән Новгород якларыннан күченеп килгән татарлар яши. Шуңа күрә аларда татар көрәше башкачарак тәкъдим ителә: бездә ул классик стильдә — аяк катнашыннан тыш барса, Түбән Новгород һәм Мәскәү Сабантуйларында аяк хәрәкәтләрен дә кертеп көрәшәләр.

Татар-башкорт көрәше — иң гаделе. Монда кешене аркасына салганчы, баштан көндәшеңне көч белән күтәреп, аннан соң кагыйдә буенча рөхсәт ителгән бер алым белән егарга кирәк. Татарстанда билбау көрәше дә үсеш алган, ул «алыш» дип аталган кыргыз милли көрәшеннән килгән. Анда билбау бушрак бәйләнә һәм аяк хәрәкәтләре дә рөхсәт ителә. Бу икесе ике төрле спорт төре, бутарга ярамый.

Россиядә иң көчле көрәшче — Ульяновскидан рус егете Сергей Павлик. Ул 187 килограмм авырлыкта. 2013 елгы Универсиададан башлап, аның әле беркемгә дә җиңелгәне юк диярлек.

Гомумән, Халыкара аренада татар көрәше 42 илдә бар. Быел без көрәш буенча Дөнья кубогы ярышын уздырмакчы идек, пандемия булу сәбәпле, аны киләсе елга күчерәбез, - диде Равил Ногманов.

«Кара каплан»ны онытуыбыз кем өчендер, бәлки, файдага гына булгандыр…»

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин фикеренчә, яңа уен төрләре уйлап тапканчы, булган мирасны кире кайтару отышлырак.

Бер әйтемдә: «Җиңүчене хөкем итмиләр», — диелгән. Бүгенге тема да юкка чыккан сәнгатьне торгызуга багышлана. «Кара каплан» дигән спорт төрен онытуыбыз кем өчендер, бәлки, файдага гына булгандыр. Татар яисә башкорт көрәшчесен күз салдына китерегез дигәндә, милли костюм киеп биегән ир-ат күз алдына баса. Тарихка күз салсак, безнең якларда иң батыр һәм иң яхшы сугышчылар булган. Яңаны уйлап табасы урынга, искене торгызырга кирәк. Мәсәлән, Башкортстанда җәядән ату популярлашып килә. Башка регионнар белән чагыштырып, анализ ясагач, шунысы ачыкланды: башкаларда бу күрсәткеч 300 кешедән артмый, бездә исә бер ел эчендә 300 кешедән артып китте һәм хәзер меңнән артык кеше җәядән ата белә. Бу сан көннән-көн арта бара. Бу — генетик яктан халыкның тамырларында булган шөгыльләрен искә төшерү.

Шул ук ат йөреше дә активлашып китте. Халык ат сатып ала, ферма тота. Шушы шөгыльләр халыкка ошый, - диде Айнур хәзрәт Биргалин.

«Кара каплан»ның тарихы турында

«Кара каплан» сугыш сәнгате вәкиле Искәндәр Галиуллин тарихка тукталып алды һәм «Кара каплан”ның мәгънәсен аңлатты:

«Кара каплан» — «кара леопард» дигәнне аңлата. Аның башлангычы исламга кадәрге чорга барып тоташа. Мәгънәсенә игътибар итсәк, ул нәзакәтьле, тиз, яшерен хәрәкәт итүче хайван икәнен аңлыйбыз. Шуңа да безнең сугышчылар, леопард кебек, транс халәтенә керә алган. Искәртеп үтим, «кара каплан» рус сугыш сәнгатендә милли компонент буларак кертелгән.

Без еш кына «дала» дияргә яратабыз. Әмма Болгар бабаларыбызның Төньяк Кавказдан күтәрелеп чыкканнарын онытырга ярамый. Анда туганнарыбыз бар, аларны «балкар», диләр. Татар яисә башкорт кешесе Кабардино-Балкариягә бара икән, бернинди тылмачсыз алар белән ирекле рәвештә аңлаша ала. Болгарлар һәм балкарлар — бер үк халык.

Балкарларның кием киеп ярыша торган көрәшләре бар. Шуннан чыгып, «кара каплан» — күптөрле ярыш, дигән нәтиҗәгә килдем. Көрәшкә эләгер өчен, катнашырга теләүче сайлап алу этабында көч, җитезлек буенча узарга тиеш булган. Стилистик яктан, ул дзюдо һәм самбога охшаган. Әмма бертигез очко булган очракта, көрәшчеләр өс киемнәрен салган һәм көндәшен тотып, күтәрә алучы җиңүче булып саналган, - диде Искәндәр Галиуллин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Нурлат и Болгар возглавили рейтинг самых разговорчивых городов Татарстана

Тоннель под ж/д у Новой Портовой построят до 2040 года

В Казани для студентов из других регионов организовали экскурсии по историческому центру

Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.