Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстандагы тарихи шәһәрлекләр турында: «Күп һәйкәлләр җир астында калды»

0 1089

«Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар»

Татарстанда археологик һәйкәлләр бик күп. Татарстан археологлары казу эшләрен тулы дәрәҗәдә алып бармый әле. Болгар һәм Зөягә күбрәк игътибар бирелә. Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар. Мәсәлән, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Норлат. Буа районында күп шәһәрчекләр булуы билгеле. Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районнары өйрәнелгән булса да, анда яңадан эш башларга кирәк. Археологик яктан Татарстан территориясенең дүрт-биш проценты гына өйрәнелгән әле. 

Алтын Урда чорына караган археологик һәйкәлләр бик аз өйрәнелгән. 1950нче еллардан гына моңа күп игътибар бирелә башлады. Алтын Урда чорын өйрәнүдә 1995-2004 елларда Татарстанда үткәрелгән археологик эзләнүләрнең нәтиҗәләре зур әһәмияткә ия.

Тикшеренү объектларының берсе - Биектау районындагы «Иске Казан» музей-тыюлыгы булды. Анда Урмат, Камай шәһәрлекләре һәм урта гасырга караган мөселман зираты бар. Урмат күп чыганакларда авыл буларак кереп калган, тик табылган казылмалар анда шәһәрлек булганын күрсәтә. Камай шәһәрлеге биектәрәк урнашкан булган. Ныгытмага XIV–XV гасырларда нигез салынган. Александр Горбатый Арча шәһәрлеген яуларга барганда тау башындагы ул шәһәрлекне юкка чыгара.

Кайбер чыганакларда Урмат һәм Камай шәһәрлекләре тирәсендә аномаль күренешләр булуы турында язылган.

«Теләчегә 1560 елда нигез салынган дигән фикер дөрес түгел»

Тикшеренү эшләрен алып баручылар күп еллар Җөри даругасының үзәге булган ныгытманы таба алмадылар. «Даруг» рус телендәге «юл» сүзенә охшаган. Казан ханлыгындагы «районнар» шул юллар белән чикләнгән. Галич, Алат, Арча, Җөри, Ногай даругалары булган. Алат, Арча һәм Җөри аларның үзәкләре булган. Җөри даругасының үзәге Теләче районындагы Иске Җөри авылында булырга мөмкин дигән фаразым бар, чөнки ул тау башында, бик уңайлы урында урнашкан. 

Теләче буенча шуны да өстәп әйтәсем килә: аңа 1560 елда нигез салынган дигән фикер бар. Ул дөрес түгел. 1560 елда ул рус шәһәренә әйләнгән. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә XIV-XVI гасырга караган казылмалар табылды. Табылган шәһәрлекләр Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган җирлекләрнең Татарстанның төньягында күп булуын раслый.

Татарстанның көнчыгыш районнарын карасак, Яңа Чишмә районында Тубылгытау шәһәрлеге булган. Анда VII–VIII гасырга караган казылмалар табылды. Ул шәһәрлек янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан дигән фараз бар. Анда табылган иң кызыклы казылмалар: тимер казан кисәге, тимер балдак, сөңге очы. Тубылгыдан кала да Чишмә елгасы буенда бик күп шәһәрлекләр бар, өйрәнелмәгән генә. Гомумән, Татарстанның көнчыгышында өйрәнәсе җирләр күп.

Тубылгытау исеменең килеп чыгышына шундый аңлатма бар: ныгытма торган тауда тубылгы — болын куагы куе булып үскән, рус телендә аны әле тагын «лабазник» дип тә атыйлар. Ныгытманың исеме дә шуннан килеп чыккан — тубылгы үскән тау.

«Татарларда электән тимер эшкәртү булган»

Тау ягы районнарында Алтын Урда чорына караган урыннар 75тән артык. Мәсәлән, Апас районындагы Танай-Турай, Чүри-Бураш, Шонгат шәһәрлекләре бүгенге көндә авыл булып сакланган, тик юл төзегәндә алар да бераз бозылды. Тәтеш районындагы Урюм, Олы Шәмәк, Олы Тархан, Льяшево шәһәрлекләре сакланган.

Чури-Бураш, Яшел Үзән, Кайбыч районнары чигендә, Гөбнә елгасы янында урнашкан Япанчино шәһәрлегендәге тикшеренүләр бик нәтиҗәле булды. Япанчинода Болгар чорының Алтын Урда белән алмашуы бик ачык күренә. Анда чуен чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Чуру-Барыш шәһәрлегендә дә чуен койганнар.

Рус галимнәре татарларда руслар килгәнче тимер эшкәртү булмаган, дип әйтеп киләләр. Бу шәһәрлекләрдә узган тикшеренүләр киресен раслый. Татарларда электән тимер эшкәртү булган.

Археологик яктан өйрәнелмәгән тагын бер район — Әтнә районы. Анда утызга якын зур ныгытмалар бар. Әлкидән өч чакрым ераклыкта урнашкан Нократ шәһәрлеге бар. Ул ныгытма янында бер авыл да булган. Анда казу эшләре алып барганда Болгар чорына караган ныгытма табылды. Ул шәһәрлек аша Болгар-Биләр сәүдә юлы узган.

«Элек археологик карталарга кертелгән күп һәйкәлләр бүген югалган»

Археологик һәйкәлләрне яхшылап өйрәнергә кирәк. Элек археологик карталарга кертелгән күп һәйкәлләр бүген югалган. Мәсәлән, Ютазы районында гына егермегә якыны юкка чыкты. Анда заводлар төзелде, су басу булды — күп һәйкәлләр җир астында калды. Шуның өчен археологик һәйкәлләрне яңадан эзләргә кирәк. Табылганнарын өйрәнүләрне дә дәвам итәсе иде. Археологик һәйкәлләргә бәйле фәнни эшләрне яңадан өйрәнеп чыгарга кирәк. Система болай эшләргә тиеш: өйрәнү, саклау, торгызу, төзекләндерү һәм халыкка җиткерү. Халыкка ничек җиткерергә? Беренчедән, милли туризмны күтәрергә кирәк. Икенчедән, тәрбия бирү максатыннан балаларны тарихи һәйкәлләр белән таныштырасы иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Нурлат и Болгар возглавили рейтинг самых разговорчивых городов Татарстана

Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Болгар на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.