Бердск шәһәрендә «Әйдә, татар бәйрәменә!» этномәдәни уеннары узды
0
77
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 23 ноябрь көнне Бердск шәһәренең өченче мәктәбендә «Әйдә, татар бәйрәменә!» этномәдәни уеннары узды. Балаларны берничә командага бүлеп, татар һәм серб мәдәниятен белү буенча ярышлар оештырылды.
«Балалар сорауларга бердәм җавап бирде. Әлбәттә, бик җиңел булмады, әмма алар тырышты. Башка халыкларның мәдәнияте белән танышканнан соң, балаларның очрашу һәм уен турындагы истәлекләре озак сакланыр. Ярышларның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак», диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә .
«Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» оешмасының Бердск шәһәрендәге «Дуслык» иҗтимагый оешмасы филиалы Халыклар дуслыгы йортының структур бүлекчәсе каршындагы Новосибирск шәһәренең «Шәһәр милләтара үзәге» җитәкчесе Елена Дерига һәм этномәдәни уеннарны алып баручы Марина Николаевага балаларга танып-белү һәм күңелле дәрес уздырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Бердск шәһәре «Пеликан» мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Аверченкога аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде, диелә хәбәрдә.