Яңа ел каникулы көннәрендә чатыр ярминкәләрендә фермер продукциясен саталар
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнде, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала. Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар. Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли:
Авиатөзелеш районында — Дементьев ур., 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында;
Мәскәү районында — Батыршин ур., 20;
Яңа Савин районында — Академик Лаврентьев ур., 10;
Идел буе районында — Юлиус Фучик ур., 72;
Совет районында- — Ломжа ур., 2; Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе)
Биредә республика территориясендә җитештерелгән төрле продукция: яңа чалынган ит, авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин. Чатыр мәйданчыклары 3 гыйнвардан башлап көн саен 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, диелә хәбәрдә.