Добавить новость
Февраль 2012 Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015 Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Күкрәк кесәмдә хәрби билетым, телефон гына исән калган. Киемнәрем теткәләнеп беткән»

0 68

Дамир моңа кадәр дә дары исенең нинди икәнен бик яхшы белгән инде. Чөнки армия хезмәтенең ел ярым өлеше аның Чечняда үткән. 18 яше тулуга, Янил училищесын тәмамлауга ук аны эчке эшләр гаскәрләренә хезмәт итәргә алалар.

Чечнядан улымның хатлары ярты елга бер килә иде, – дип сөйләгән Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасына биш бала әнисе Мәгәфирә апа. – Исәнме-юкмы икәнен дә белмәдек. Шөкер, аннан исән-сау кайтып, гаилә корды. Бер кыз һәм уллары бар. Төнге сәгать икедә кайтып керде ул армиядән. Нократ Аланыннан Кукмарага кадәр җәяү атлагач, мәрхәмәтле таксист очрап, аны өйгә кадәр китереп куя. Кая ул вакытта, 2004 елда, кесә телефоннары да юк иде бит әле. Инде элеккегеләре онытылып кына барганда, бер ел элек үзен махсус хәрби операциягә чакырдылар.

Вахит авылында туып-үскән Дамир Галиуллин – аз сүзле, тыйнак кеше. Үзе бер дә сөйләшергә яратмаса да, күз карашындагы моңсулык 39 яшьлек ир-атның күпне күреп, күпне кичергәне турында сөйли.

Күрше егете Раниф Тимергалиев белән узган елның 21 сентябрендә Вахиттән бергә чыгып китә алар. Хәрбиләр өчен вакытлыча җыелу пункты – «Казан Экспо»да бер айга якын әзерлек үткәннән соң, янә бергә илне якларга һәм сакларга кузгалалар. Дамирны коры җир гаскәрләренә билгеләсәләр, беренче көннәреннән үк бүгенгәчә Раниф танкист буларак хәрби операциядә катнаша.

Дамир ул вакытта Вахитов исемендәге хуҗалыкта мегафермада эшли иде. Аның китәсен белгәч, күңелдә нинди хисләр уйнакланганын үзебезнекен үзебез генә беләбез, – ди тормыш иптәше Татьяна. – Баруга 11 көн хәбәре килмәде. Исән кайтыр дигән өмет белән яшәдек. Гел Аллаһы Тәгаләдән нинди хәлдә дә кайтсын, балалар әтисез калмасын дип теләдем.

«Мин дә көне-төне дога укыдым. Ана йөрәге түзәме соң!» – дип, килененең сүзен дәвам итә Мәгәфирә апа.

Әйе, якыннарымның догалары исән калырга ярдәм иткәндер миңа, – ди Дамир. – Сватово юнәлешендәге тимер юлны сакладык. Хәрби операциягә алынганга ике ай булгач яраландым. Постны тапшырып, төштән соң блиндажга кайтып, чәй эчәргә әзерләнеп кенә йөри идек. Тып-тыныч вакыт иде.

Ун метр ераклыкта снаряд шартлады. Мин шунда ук аңымны югалтканмын. Хәтерләп тә бетермим. Машинага салып, хәрби госпитальгә алып киткәннәр. Анда мине Янил авылы егете, ул чакта госпитальдә эшләүче Артур Баляев кабул итте. Ул нәрсәләрдер сорады да әле, анык кына хәтерләмим. Табиб, күп кан югалткансың, диде.

«Ярый иптәшләре әйбәт булган, алар тыныч урынга алып чыкканнар», – ди Мәгәфирә апа.

Юк, әни. Анда беребезне дә калдырмыйлар инде. Миңа ярдәм күрсәткәндә дә атышларның туктабрак торган чагына туры килгәннәр. Димәк, гомерем бетмәгән булган. Күкрәк кесәмдә хәрби билетым белән телефон гына исән калган. Киемнәрем теткәләнгән, киярлек түгел иде.

Дамирның яралануы турында өйдәгеләренә иптәше хәбәр итә. «Ят номер булса да, сөенә-сөенә алдым, Дамир шалтырата дип уйладым, – ди Татьяна.

Чит кеше икәнен белүгә, шунда ук Дамир нишләде, дидем. «Борчылмагыз, исән-сау, үз җае белән шалтыратыр», – дисә дә, ул көнне үземне кая куярга белмәдем, эшем эш булмады. Әнигә дә әйтмәдем. Абзарга чыктым да еладым, чыктым да еладым. Икенче көнне үзе шалтыратып яралануын әйтте».

Дамир өч операция кичерә. Сигез ай госпитальдә була. Иң элек Белгород шәһәрендә, аннан соң Мурманскида дәвалана. Бүгенге көндә тәнендә, биленең аскы өлешендә 36 ярчык бар. Күренеп торган 4 ярчыкны күптән түгел генә Казанда алганнар.

Аякка баса алырмынмы икән дип курыккан идем. Чөнки операциядән соң уянгач, аякларым селкенмәде, – ди Дамир. – Башта инвалид коляскасында йөрттеләр, аннан соң таякка таяндым. Аякка әкрен-әкрен баса башладым. Ярчыклар сиздерәләр. Әле бик салкын булмаса да, урамга чыгуга аяклар туңа башлый. 500 метр ераклыктагы мәчеткә дә җәяү барып булмый, аякларның тотанагы юк әле, хәлләре бетә. Чечняда да булганлыктан, мин үземнең кая барасымны, ниләр күрәсемне сиземләдем, азрак күзаллый идем инде. Иң мөһиме: исән-сау кайтырга язсын, дигән өмет белән киттем.

Дамир Галиуллинның Янил мәктәбендә белем алучы балаларына укучылар: «Сезнең әтиегез — Герой!» – дип әйтәләр икән. Әйе, бүгенге заман герое ул Дамир. Сабыр, тыйнак, илебезне яклаган һәм саклаган чын солдат ул!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

Александр Коц: Новости "перемирия Зеленского"

Полеты, слезы, победы: в Брянске провели большой праздник волейбола


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белгород на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.