Бензин ташый торган машина белән авариядә җиде кеше һәлак булган
0
161
Белгород өлкәсендә бензин ташый торган машинага бәрелгән автобуста җиде кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Төбәк губернаторы Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, фаҗига Щебекинский шәһәр округында була.
Пассажирлар утырган «Газель» автобусы юл кырыенда торганда бензовозга бәрелә. Һәлак булучылар пилорама хезмәткәрләре, алар эштә кайтып килә торган була, диелә хәбәрдә.
Урында экстрен хезмәтләр эшли.
Белгород өлкәсе башлыгы сүзләренчә, зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, авария сәбәпләре ачыкланачак.