Добавить новость
Февраль 2012 Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015 Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Айфонсыз яши алабызмы: Россия санкцияләргә ничек каршы тора?

0 289

Транспорт һәм эвакуация

18 февральдән бирле Донецк һәм Луганск республикаларыннан Россиягә эвакуацияләнгән халык саны 137 меңгә җиткән. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына хәрби структуралары хәбәр иткән. Россия территориясенә чыккан халыкның 85,5 меңе — Украина гражданнары, 51 меңе — россиялеләр, 560ы — башка дәүләт кешеләре.

Эвакуацияләнгән халыкны Россиянең 23 төбәге кабул итә. Вакытлы урнашу өчен оештырылган 261 пунктта әлегә 18,4 мең кеше яши.

«Россия тимер юллары» билетларга ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә һәм Россиянең көньягыннан пассажирлар йөртү буенча йөкләмәләрне үтәүне дәвам итә, тоткарлыклар юк, дип белдергән. «Анапа, Адлер, Новороссийск, Краснодар һәм Белгород поездларына билетларга ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерәбез. Бүген өстәмә поездларда 1 мең 600 урын бирелде», — дигән «Россия тимер юллары» вәкиле «ТАСС» агентлыгына

Мартның бәйрәм көннәренә холдинг Россиянең көньягына таба өстәмә поездлар кертергә һәм гамәлдәге поездларга вагоннар өстәргә планлаштыра. Барлык билетлар сатуга чыгып бара һәм аларга бәяләр үзгәрмәячәк.

Россия Украинада махсус хәрби операция уздыру фонында самолетлар өчен илнең көньягындагы һава киңлегенең бер өлешен 8 мартка кадәр япты. Европа илләре тулысынча дип әйтерлек үз һава киңлекләрен Россия самолетлары өчен япты (искәрмә - Сербия, Босния һәм Герцеговина, Молдова, Белоруссия). Моңа җавап итеп, Россия дә бу илләргә үз һава киңлекләрен япты.

Төркия, Мисыр һәм Тунис Россия туристларын кертергә әзер булуын раслаган, ди Ростуризм матбугат хезмәте.

Сөйләшүләр

Россия Украина белән сөйләшүләрнең икенче раундына әзер, тик Киев АКШ күрсәтмәсе буенча әлеге процессны суза, дип белдерде Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Al Jazeera телеканалына. Украина вәкилләре Россияне ультиматум куюда гаепләде, Лавров, моңа җавап итеп, таләпләрне ультиматум дип кабул итмәүне сорады.

«ТАСС» мәгълүматлары буенча, Россия белән Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр бүген Белоруссия территориясендә узарга тиеш иде. Украина делегациясенең сөйләшү буласы урынга иртән генә җитәчәге билгеле булды.

Германия һәм Израиль Украинадагы конфликтны дипломатик җайга салырга һәм Мәскәү белән Киев арасындагы сөйләшүләрне дәвам иттерергә чакыра. Бу турыда Германия канцлеры Олаф Шольц Израиль премьер-министры Нафтали Беннет белән уртак матбугат конференциясендә белдергән.

«Куркыныч вәзгыять урнашты, чөнки бу сугыш атом-төш кораллы держава белән Европадагы зурлыгы буенча икенче урындагы дәүләт арасында бара. Нинди куркыныч янавын бәяләп бетермәскә ярамый», — дигән канцлер. «Шуңа күрә без хәрби планда катнашмаячакбыз — бу НАТОга кагыла. Бу хәзерге вәзгыятьтә хата булыр иде», — дип әйткән Олаф Шольц.

Санкцияләр: БМВ, Хонда, айфоннар сатылмый башлый

«Airbus» авиатөзелеш компаниясе Украинадагы хәрби операция аркасында Россия территориясендә үз самолетларына техник хезмәт күрсәтүне туктаткан. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

«Airbus» Россия авиакомпанияләренә техник хезмәт күрсәтүне, шулай ук запас частьләр кайтаруны туктатты», — дип белдергән компаниянең матбугат хезмәте.

Япониянең «Honda» һәм «Mazda» концерннары Россиягә үз продукциясен кертүне туктатырга карар кылган. Бу турыда Nikkei газетасы хәбәр итте.

Honda автомобильләр һәм мотоцикллар экспортын туктата, ә Mazda Россия территориясендә урнашкан үз заводлары өчен запас частьләр һәм автокомпонентлар китермәячәк.

«BMW» Россиядә машина җитештерүне һәм чит илләрдән кертүне туктата. Швециянең «Volvo» машиналары да якын арада Россия базарына кермәячәк.

«Nissan» Россиядәге предприятиеләрендә җитештерү күләмен киметкән, ләкин җитештерүне һәм Россия базарында машина сатуны әлегә туктатмаган.

Санкт-Петербургтагы «Hyundai Solaris», «Kia Rio» машиналары җитештерүче «Хёндэ Мотор Мануфактуринг Рус» заводы үз эшчәнлеген туктатып торуын хәбәр иткән. Машиналарны комплектлаучы детальләр булган очракта, завод автомобильләр җитештерүне 9 марттан башларга планлаштыра.

Автокомпонентлар җитмәү сәбәпле, Мәскәүдәге «Renault» заводы да 28 февральдән бирле эшләми.

«РИА Новости» агентлыгы «Авилон» автосалонының генераль директоры урынбасары Алексей Стариковка сылтама белән мартта яңа машиналарга бәяләр 20 проценттан да күбрәккә артыр, дип фаразлый. Машиналарга бәяләр валюта курсы үзгәрүе нәтиҗәсендә арта. Россиядә машина җитештерү чит илдән кергән детальләргә бәйле. Шул сәбәпле валюта курсы үзгәрүе яңа машиналарга турыдан-туры йогынты ясый.

1 марттан «АвтоВАЗ» «Lada» автомобильләренә бәяләрне 15 процентка арттырды. Әлеге җитештерүче өчен моның кадәр бәя арттыру яңа заман тарихында рекорд булган. Барыннан да бигрәк «Lada Largus» кыйммәтләнде. Элекке бәягә 247 мең сум өстәлде.

«Айфоннар» җитештерүче «Apple» компаниясе Россия базарында эшчәнлеген туктатты. Бу турыда 2 мартка каршы төндә билгеле булды. Рәсми онлайн-кибет ябылды, кайбер сервисларның функциональлеге дә чикләнде. Экспертлар моны сатылган техника эшендә чагылыш тапмаячак, дип юата.

Нинди санкцияләр көтелә?

Евросоюз Россиягә карата санкцияләрнең дүртенче пакетын әзерли. Бу турыда Австриянең тышкы эшләр министры Александер Шалленберг хәбәр иткән.

«Без куәтле санкцияләр керттек инде, хәзер дүртенче пакетны әзерлибез. Җомга көнне Евросоюз илләренең тышкы эшләр министрлары Америка дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белән махсус утырыш уздырачак», — дигән ул.

Шалленберг Россиягә карата чикләү чаралары нәтиҗә бирде, дип исәпли. «Биржалар ябык. Сумның кыйммәте кими. Европа берлеге беренче мәртәбә мускулларын күрсәтте», — дигән ул.

Австрия вәкиле яңа санкцияләр эре бизнесменнарга кагыла, махсус исемлекләр әзерләнә, дип әйткән. «Киләсе төп максат — түрәләр һәм олигархлар», — дигән Шалленберг.

Кытай Россиягә каршы санкцияләр кертүне хупламый һәм мондый чикләүләргә кушылырга җыенмый. Бу турыда бүген матбугат конференциясендә Кытайның Банк һәм иминият эшчәнлеген контрольдә тоту буенча дәүләт комитеты башлыгы Го Шуцин белдергән.

Европада газның бәясе биржада сату барышында бүген 2021 елның декабрь ахырында теркәлгән рекордны үсү ягына таба узды. Лондонның ICE биржасында 1 мең кубометр газ бәясе 2230 долларга кадәр күтәрелгән. Гомумән алганда, газ бәясе 59,4 процентка арткан, дип хәбәр итә «ТАСС». Шулай ук нефть бәясе дә 2014 елның июнендә булган максималь күрсәткечләргә якынлаша.

Россиядә санкцияләргә каршы штаб төзелгән

Россия Хөкүмәте Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкчелегендә санкцияләргә каршы штаб төзегән.

Безнең хакимият илебез икътисадына һәм финанс секторына ярдәм итү чаралары күрә. Россия Үзәк банкы вакытлыча чит ил юридик һәм физик затлары өчен Россия счетларыннан кайбер чит илләрдәге счетларга акча күчерүне туктатты.

Россия Банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргәч, банклар кертемнәр һәм кредитлар буенча процент ставкаларын күтәрә башлады.

Владимир Путин 28 февральгә кадәр төзелгән шартнамәләр өчен процент ставкаларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калырга боерды. Ягъни алдарак алынган кредитларның ставкалары күтәрелмәячәк.

Үзәк банк Mastercard һәм Visa карталары буенча ил эчендәге барлык операцияләр өзлексез үтәчәген игълан итте. Проблемалар чит илдә урнашкан интернет-кибетләргә түләгәндә, шулай ук «GooglePay», «ApplePay» һәм «SamsungPay» аша түләгәндә барлыкка килергә мөмкин.

Ташламалы ипотека программасы дәвам итәчәк

Ташламалы ипотеканы дәвам итү кризиска каршы чаралар рәтенә кертеләчәк. Бу турыда Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин Федерация Советында узган утырышта игълан итте.

«Кризиска каршы чаралар кысаларында без ташламалы ипотекага ярдәм итми булдыра алмыйбыз. Шулай эшләмәсәк, бүгенге көндә бөтен төзелеш процессын туктату дигәнне аңлатыр иде», — диде ул.

Министр сүзләренчә, башкарма хакимият органнары тормышка ашыра торган бөтен программаларны дәвам итәргә дигән ризалык бар. «Без бишьеллык программа формалаштырабыз. Элек аңа финанслауны күпме күзаллаган булсак, шул күләмдә калачак», — диде ул.

Төзелеш министры мәгълүматлары буенча, 2021 елда тулаем 5,7 трлн сумлык 2 млн кредит, агымдагы елның 1 февраленә кадәр барлыгы 327 млрд сумлык 95 мең кредит бирелгән.

Россиядән чит илгә капиталны чыгару вакытлыча тыелды. Чит илгә 10 мең доллардан артык сумманы алып чыгу тыела.

Эшмәкәрләргә ярдәм өчен 500 мең сум акча бирелә, аларны тикшерүгә мораторий кертелә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр ташламалы кредитлар биреләчәк, моңа кадәр бирелгән кредитлар субсидияләнә.

Евгений Мазинәгълүмат «Российская газета» һәм «ТАСС» агентлыг ыннан алынган хәбәрләрдән тупланды.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Над Россией в ночь на 17 мая силы ПВО сбили 556 дронов, сообщило Минобороны

Средства ПВО в ночь на 16 мая уничтожили 138 дронов ВСУ над регионами России

Владимир Рогов: 556 БпЛА атаковали 15 регионов России и два моря

Владимир Рогов: 315 БпЛА атаковали 19 регионов России и море


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Белгород на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.