Баулының баш табибы район кешеләрен битлек кияргә һәм гигиена таләпләрен үтәргә өнди
0
470
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Баулы Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев район кешеләрен битлек кияргә һәм гигиена таләпләрен үтәргә өндәде. Бу турыда «Бавлы-информ» хәбәр итә. Табиблар сүзләренчә, районда кискен тын юллары вирус инфекциясе , шулай ук пневмония белән авыручылар арткан. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге баш белгече Галина Алатырева ачыклаганча, сентябрьдә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән 191 очрак ачыкланган. 91 пациент – 17 яшькәчә балалар. Агымдагы елның гыйныарыннан алып сентябрьгә кадәр 438 кешедә пневмония ачыкланган, 10 очракта авыручылар үлгән. Узган атнада пневмония белән авыруның 42 очрагы ачыкланган. Пневмония еш кына авыр уза, шуңа күрә пациентлар госпитальдә озак ята. Шулай итеп , 30 урынга исәпләнгән провизор госпиталендә 35 пациент дәвалана.