Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5
6
7 8 9
10
11
12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Казан ханлыгын яулаучыларга каршы торган Япанчага һәйкәл куелырмы?

0 875

Соңгы елларда тарих белән кызыксынучы татарлар артканнан арта бара. Күпләрнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүдән башлаган эшләре авыл тарихын язуга китерә, һәм инде бу мавыгу аларны киңрәк даирәгә өстерәп чыгара. Күптән түгел миңа шундый һәвәскәр тарихчыларның берсе белән танышырга насыйп булды. Дөресрәге, ул үзе «Татар-информ» редакциясенә тарихи дөреслекне эзләп килде.

  • Япанча – «Епанча» язылышы да очрый, Ябынчы, Япанчы дип тә язалар – Казан ханлыгындагы гаскәр башлыклырының берсе. Исеме (Кушаматы?) «ябынчы» – Шәрыктан кергән капюшонлы киң плащтан барлыкка килгән дигән фараз бар. 20-30 меңлек җирле гаскәр, шуларга өстәп 2000 кешелек нугай атлылары җитәкчесе. Туган һәм үлгән еллары турында мәгълүматлар юк.

Япанча

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Фәргать Гариф улы Әхмәтшин Казан ханлыгын яклаганда батырлык күрсәткән Япанча бинең исемен мәңгеләштерергә тели. Аның хыялы – Лаеш районы Атабай авылында Япанчага стела яисә истәлек тактасы кую. 8 ел буе профессиональ, ягъни хезмәт хакы алып эшләүче, тарихчыларның, төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең ишекләрен шакып йөрсә дә, бу мәсьәләдә алга китеш күрми.

Фәргать Әхмәтшин

Фото: © Солтан Исхаков

Мин Лаеш районы Мишә Тамагы (русча – Епанчино) авылында туганмын. Авыл 1955-1957 елларда Куйбышев сусаклагычын төзегәндә су астында калган, – дип башлады үз тарихы белән таныштыруны Фәргать Әхмәтшин. – Су басуга эләгәсе якын-тирә авыллар өскәрәк – Атабай авылына күченә. Минем туган авылым тарихи шәхес – Казан ханлыгының атлы гаскәре башлыгы Япанча би исеме белән бәйле булырга тиеш. Галим Марсель Әхмәтҗанов анда Япанча бинең утары булуы, ханлыкның атлы гаскәре тотылуы турында яза. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының элеккеге директоры Рафаил Хәкимов та бу фараз белән килеште. Бу авылда гомер-гомергә почта булуы, Сөембикә ханбикәнең Япанча кичүе аша Казанга килүе, авыл яныннан каторжаннар юлы узуы халык хәтерендә саклана иде.

  • Әтнә һәм Кайбыч районнарында да Япанча исеме белән бәйле авыллар бар. Монда бер үк шәхес турында сүз барамы, ханлыкның атлы гаскәре тотылганмы, Япанча би нәселенә бәйле кешеләр яшәгәнме – билгесез.

Мин 5-6 ел буе Казан архивларында, фәнни институтларда эзләнеп, Япанча би турында бернинди мәгълүмат таба алмадым. Тарихчылар «Россия дәүләт борынгы актлар архивында булырга мөмкин» диделәр, ләкин анда эзләнергә 100-500 мең сумнар кирәк. Мәскәүдә яшәүче тарихчы Рәис Яушев та Япанча би турында мәгълүмат эзләргә теләктәшлек белдергән иде, тик архивтан документлар бушлай гына бирелми, – ди Фәргать Әхмәтшин.

Фәргать Әхмәтшин

Фото: © Солтан Исхаков

Тарихчы Мәскәүдән рухланып кайткач, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән ярдәм сорап хат яза. Хат Лаеш администрациясенә җибәрелә. Фәргать Әхмәтшин, зур өметләр баглап, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов янына бара һәм аннан Мәскәү архивында документлар эзләргә акчалата ярдәм, Атабай авылында Япанча бигә стела, яки истәлек тактасы куюны сорый.

Җавапта миңа Мәскәү архивында үземә эзләнергә кушылды, ә такта куярга районның акчасы юклыгы әйтелде. Шуннан соң, галим Энгель Таһиров киңәше белән, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка да мөрәҗәгать итеп карадым. Ул хатны Мәдәният министрлыгына төшерде. Министрлыктан да ярдәм булмады. Тарихыбыз түрәләргә кирәкме икән, дигән уйлар килә башлады. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр, – дип, борчуын белдерә Фәргать Әхмәтшин.

«Рус тарихчылары Япанча бине таный, ә татарлар белергә дә теләми»

Япанчаның тарихи шәхес икәнен дәлилләр өчен, ул тарихчы Николай Карамзин язып калдырган сүзләрне дә укып күрсәтте. «Тут явился из Казани беглец Мурза Камай и донес государю: что Царь Едигер, Кульшериф молна, или Глава Доховенства, Князья Изенеш Ногайский, Чапкун, Аталык, Ислам, Аликей Нарыков, Кебек Тюменский и Дербыш умели одушевить народ злобою на Христиан; что никто не мыслит о мире; что крепость наполнена запасами хлебными и ратными; что в ней 30000 воинов и 2700 Ногаев; что Князь Япанча со многочисленным отрядом конницы послан в Арскую засеку вооружить, собрать там сельских жителей и неперестанными нападениями тревожить стан Россиян», – диелгән Карамзин хезмәтләренең берсендә.

Фәргать Әхмәтшин сүзләренчә, Казан чолганышта калгач, Япанча би 30 меңләп атлы гаскәре белән Арча кырыннан дошманга һөҗүм итеп торган. Явыз Иван, Япанчаны тар-мар итмичә, Казан ханлыгын яулый алмаган.

Фәргать Әхмәтшин

Фото: © Солтан Исхаков

Рус тарихчылары Япанча бине таный, ә татарлар белергә дә теләми. Мине шул борчый. Тарихчыларыбызны аңламыйм мин. Бер мәгълүматны бер-берсеннән күчереп утырудан башканы булдыра алмыйлар, яңа чыганакларны өйрәнмиләр. Бүгенге көндә алып укырга китап юк. Аларга татар тарихы кирәкме соң, дигән сорау туа.

Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр булды. Ул бит – Чыңгыз хан токымы, безнең кеше түгел. Безнең җирләрне басып алган кешегә ни өчен һәйкәл куярга? Оят бит бу! Олуг Мөхәммәт 1437 елда Казанга килмәгән булса, без бүген татар түгел, болгар булыр идек. Идел буе Болгар дәүләте чорында Алмыш хан булган. Ул зур дәүләт төзегән, Биләр шәһәрен күтәргән. Аның турында бер китап та күргәнем юк. Татар тарихының 7 томлыгында да тапмадым. Казанның берәр урамына Алмыш хан исеме бирелдеме? Юк, – дип сукрана Фәргать Әхмәтшин.

«Казан ханлыгында Табай дигән атаклы дипломат булган»

Тарихчы сөйли башлагач, тагын бер киң танылмаган тарихи шәхескә – Табай бигә тукталды. Казан ханлыгында Табай дигән атаклы дипломат булган. Николай Карамзин һәм Һади Атласи әсәрләрендә аның турында язылган икән.

Атабай авылы да Табай исеменнән килеп чыккан. Авыл атамасы «Ата бай» сүзләреннән ясалган дип уйлаучылар ялгыша, ди тарихчы.

1953 елгы картада авыл Табаево дип язылган. Авыл атамаларының исемнәре күп очракта кеше исемнәренә бәйләнгән. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач, олы елга ярларына, зур юлларга 30 чакрымнан якынрак торган татар авылларын бетергән. Мишә Тамагы белән Табай авыллары халкы чукындырылмый да, куылмый да. Уйлап карасаң, Кама белән Идел тоташкан мөһим урында бер татар авылы да калмаска тиеш. Табай би Явыз Иваннан үз җирендәге халыкка тимәүне сорагандыр, дип уйлыйм. Моны тарихчылар өйрәнсен иде. Сезнең ярдәм белән бу фикерләрне тарихчыларга җиткерәсе иде. Табайның исемен дә күтәрергә кирәк, – ди Фәргать Әхмәтшин.

«Япанча Казанны җайлы гына басып алырга ирек бирми»

Фәргать Әхмәтшинның гозерен тыңлаганнан соң, Япанча турында күбрәк мәгълүмат алу максаты белән һәм тарихи шәхеснең исемен Лаеш районында мәңгеләштерү мөмкинме-юкмы икәнен белү өчен, мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына мөрәҗәгать иттем. Минем сорауларга институтның фәнни хезмәткәре Әнвәр Әксәнов җавап бирде.

Әнвәр Әксәнов

Фото: © Абдул Фархан

Әнвәр Әксәнов сөйләгәннәрдән:

– Казан ханлыгы чорында язылган һәм бүгенге көндә мәгълүм булган бөтен чыганакларны карасак, Япанча елъязмаларда гына искә алына. Елъязма ханлык алынганнан соң 2-3 ел үткәч языла. Явыз Иван хакимлеге чорында ул берничә мәртәбә төзәтелә.

Елъязма буенча, Казан ханлыгының атлы гаскәре башлыгы Япанча би, Яуш морза белән, Мәскәү патшасына каршы тору өчен сугышчылар тупларга дип, Арча ныгытмасына китә. Казан чолганышта калгач, Япанча җитәкчелегендәге гаскәр Биектау ягыннан чыгып, дошманнарны «борчып» тора. Шул рәвешле алар Казанны җайлы гына басып алырга ирек бирми. Казанны алу походында катнашкан полководец, князь Андрей Михайлович Курбский Япанча яулары аркасында үзләренең өч атна буе ипигә туена алмаганнарын яза. Кремльдә әләм күтәрелүгә, бер үк вакыттан эчтән сугышчылар чыга, һәм арттан атлы гаскәр һөҗүм итә. Әләм һөҗүм сигналы була.

Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган концерттан күренеш

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанны яулаучылар, атлы гаскәрне юк итмичә, шәһәрне алып булмаячагын аңлый. Воевода Горбатый-Шуйский, иң яхшы сугышчыларны туплап, Арчага таба китә. Анда Япанчаның атлы гаскәре белән берничә бәрелеш була. Атлы гаскәр тар-мар ителгәннән соң, воевода Арчаны һәм берничә башка авылларны талап, Казанга ризык туплап кайта. Азык-төлек бик кадерле була, чөнки аннан алда ризык төялгән суднолар давыл вакытында суга бата. Горбатыйның уңышлы походыннан соң, патша гаскәре бөтен көчен Казанны алуга юнәлдерә.

Казан артындагы бәрелештән соң, Япанча бүтәнчә телгә алынмый. Һәлак булганмы ул, юкмы – билгесез.

Япанча исемле тагын бер шәхес

Мөхәммәт Әмин (1487-1495, 1502-1518 елларда Казан ханы) чорында да ханлыкның Япанча исемле илчесе булган. 1535 елга караган рәсми документларда ул үзе һәм аның дәүләт хезмәтендә мөһим вазифа башкарган уллары телгә алына. Казан ханлыгы турында тарихи мәгълүматлар аз булуына карамастан, без ике Япанча булганын беләбез. Бәлки, морзалар арасында андый исемле башка кешеләр дә булгандыр, һәм алар турында документлар сакланмагандыр.

Япанча атамасын йөрткән авылларга килгәндә, алар берничә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр әйтмешли, алар, бәлки, Япанча бинең биләмәләре булгандыр, ләкин моңа 100 процентлы дәлилләр юк. Бәлки, ул җирләр башка Япанчалар белән бәйле булгандыр. Төгәл әйтер өчен тарихи документлар кирәк. Архивларда эзләнүләр бара. Япанча белән бәйле чыганаклар булмагач, аның биографиясен аерым өйрәнү нәтиҗә бирмәячәк. Ул чорны комплекслы өйрәнергә кирәк, ә Тарих институты тарафыннан андый тикшеренүләр бара.

«Шиһабетдин Мәрҗани, Казан ханлыгы турында чыганаклар бик аз һәм аларның күбесе ялган, дип язып калдырган»

Россия дәүләт борынгы актлар архивында Казан ханлыгы буенча документлар бик аз. Булганнары өйрәнелгән. Аны күп буын тарихчылар тикшергән инде. Ул чорның чыганаклары белән Интернетта да танышырга мөмкин.

Шиһабетдин Мәрҗани дә Казан ханлыгы турында чыганаклар бик аз һәм аларның күбесе ялган булуын язып калдырган. Шул сәбәпле Мәрҗани бу темага алынмаган.

Борынгы актлар архивындагы документларның күпчелеге XVII гасырга карый, чөнки дәүләт дәрәҗәсендә архивлар XVI гасыр азагында туплана башлаган. Архивта 17нче йөзгә караган документлар бик күп һәм аннан кирәклесен сайлап алырга зур хезмәт һәм вакыт кирәк.

Комплекслы тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казанны яклаган Япанча бинең Уфа янында – Башкортстанның төньяк-көнбатышында – җирләре булуы ачыкланды. Үзләрен Япанчаның нәсел дәвамчылары дип исәпләгән Уфа татарлары XVII гасырда Япанча җирләрен нәсел буенча рәсмиләштергән документ табылды. Бәлки, киләчәктә Лаеш районы җирләре белән бәйле булган документлар да килеп чыгар.

«Тарих институты Казан ханлыгы буенча зур монография тупларга кереште»

Без шулай ук татарлар белән бәйле төрки-татар һәм гарәп-мөселман чыганакларын ачыклау һәм бастыру буенча эш алып барабыз. Монда да яңа материаллар барлыкка килде, тик әлегә Япанча исеме күренми.

Күптән түгел Зәки Вәлидинең Төркиядәге архивыннан алынган «Кара таварих» дастаны тәрҗемә ителеп бастырылды. Монда Тарих институты хезмәткәрләре актив катнашты. Чыганакта Казан ханлыгы буенча кызыклы мәгълүматлар күп. Дастанда бик күп тарихи исемнәр телгә алына. Без бу әсәр буенча яңа мәкаләләр язачакбыз.

Хәзер Тарих институты Кадр Алибекның «Джами ат-таварих» әсәрен бастырырга әзерли. Татар елъязмасы XVII гасыр башында Касыймда язылган. Аның татарча варианты дөнья күргән иде инде. Яңа басмага кулъязманың тулы күчермәсе, рус теленә тәрҗемәсе, сүзлек һәм фәнни комментарийлар керәчәк.

Тарих институты Казан ханлыгы буенча зур монография тупларга кереште. Анда тарихчылардан тыш, археологлар, филологлар, эпиграфистлар катнаша. Бу эшкә Россия Фәннәр академиясе галимнәре дә җәлеп ителә. Төрле фәнни өлкә галимнәре катнашып эшләгән уңышлы булыр дип уйлыйм. 2-3 ел эчендә яхшы гына китап чыгарырбыз, дип өметләнәм.

Казан ханлыгы буенча соңгы зур хезмәт – Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дип аталган монографиясе 1923 елда чыккан булган. 1990 елларга кадәр бу тема өйрәнелмәде. Хәзер безнең шактый материал тупланды.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Арске состоится республиканский турнир по корэш памяти Фатиха Сибагатуллина

Арт-резиденция «РЕАКТОР» открыла набор на шестой сезон образовательных лабораторий в Казани и районах Татарстана


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Арск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.