Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Бәллүр каләм — 2021» лауреатлары билгеле булды

0 213

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Гран-прига — «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеевага ия булды.

«Бу җиңү минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Минем журналистика өлкәсендәге хезмәтемне генә түгел, журналистика буенча студентларыма белем бирүемне дә бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Бу һөнәр белән төрле өлкәләрдә эшләргә насыйп булды. Шуңа да карамастан, үзем булып кала алдым. Сезгә дә, минем кебек, 75 яшьтә дә журналист булып эшләргә язсын», — диде Гран-при иясе Любовь Агеева. Любовь Агеевага төп бүләк — Lada Granta машинасы ачкычларын Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды. «Журналистика җәмгыятькә кирәкле һөнәр. Хәзерге көнкүреш һәм җәмгыять сезнең бәяләвегездән тора», — дип котлады ул. Lada Granta машиналарыннан ачкычлар Яшел Үзән районы «Яшел Үзән» газетасы, Кайбыч районының «Кайбыч таңнары» газетасы, Чүпрәле районының «Туган як» газетасы, Мамадыш районы «Мамадыш-информ» мәгълүмат үзәге редакцияләренә дә тапшырылды.

Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов конкурстагы эшләрне карап чыгуын әйтте. «Яңа ачышлар, талантлы кешеләр күп», — диде ул. «Быел бәйге урамда уза. Барыгызны да күрүемә шатмын. Җиңүчеләрне сайлауларын күзәттем. Һәркөн күңелегездә бүгенгедәй кояшлы якты кәефегез булсын», — диде Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов каләм һәм тел осталарын, укытучылардан башка туган телне саклап калу мөмкин түгел, дип белдерде. «Бары тик алар аша гына милләттәшләребез күңеленә барып җитә алабыз», — диде ул.

«Журналистикага тугрылык» номинациясендә «ТНВ» каналы алып баручысы Рөстәм Нәбиуллин һәм «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриев,

«Һөнәрдә иң яхшысы» номинацисендә «ТНВ» каналыннан Илзирә Юзаева, «Арск-информ»нан Гөлсинә Зәкиева,

«Иң яхшы район һәм шәһәр редакциясе» номинациясендә «Минзәлә» һәм Түбән Каманың «Ваша газета» газетасы,

«Иң яхшы мультимедиа редакциясе» номинациясендә «Татарстан — Яңа гасыр» мәгълүмат программалары дирекциясе, «Салават күпере» журналы редакциясе,

«Елның иң яхшы телеоператоры» номинациясендә Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясеннән Илдар Галәветдинов,

«Ел фотопортреты» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Гали,

«Иң популяр блогер» номинациясендә «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова,

«Туган тел» номинациясендә Төмән шәһәренең «Яңарыш» мәгълүмати нәшрият үзәге,

«Эффектив матбугат хезмәте» номинациясендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте;

«Елның медиа-шәхесе» номинациясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов,

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгын иң яхшы яктырткан редакция» номинациясендә «Ватаным Татарстан», «Кайбыч таңнары» газеталары,

«ТАССРның йөз еллыгы темасын иң яхшы мәгълүмати яктырту» номинациясендә «ТНВ» каналы журналисты Динә Газалиева һәм «Зәй-информ» агентлыгы җиңде.

Шулай ук Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеме «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Нияз Гәрәев, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлинә Гыймадовага бирелде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Минниханов о конструкторе Мостюкове: Его трудовой подвиг навсегда останется в нашей памяти

Единороссы Татарстана запустили акцию «Подарок ветерану»

В этом году «Бессмертный полк» в Казани пройдет в очном формате

В Арске суд закрыл кафе «Донер Хаус» из-за кишечной палочки


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Арск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.