Добавить новость
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Бертуган Кадеевларның кызыклы язмышы: Салих - Ак, Мөхәммәд - Кара диңгез ярында имам

0 52

Абыйлы-энеле Кадеевлар чыгышлары белән Мордовиянең Белозерье (Азюрка) авылыннан. Халык саны 3 меңгә якын булган әлеге татар авылының һәр урамында мәчет бар, чөнки бар кеше дә диярлек намазда. Азюрка сигез мәхәлләле авыл.

Дини гаиләдә туып-үскән һәм шул мохиттә тәрбияләнгән абыйлы-энеле Кадеевлар, әтиләре юлын дәвам итеп, дини белем ала. «Әти-әни безне биш вакыт намаз укырга өйрәтте. Без һәрвакыт ислам дине кануннары буенча яшәдек, тәрбияләндек». — дип искә ала алар хәзер. «Мин әтигә безгә дини тәрбия биргәнгә һәм нәкъ менә шул юлга бастырганга бик рәхмәтлемен», — ди Мөхәммәд.

«Кечкенәдән без энем белән бергә әтиебез — Рәфыйк, әниебез — Мәрьямгә ияреп намаз укый, мәчеткә йөри идек. Болар барысы да безнең теләк белән генә эшләнде, безне бервакытта да мәҗбүр итмәделәр», — ди Салих хәзрәт.

Беренче ураза 8-9 яшьләр тирәсендә кыш көненә туры килде. Намазга иртәрәк 5-6 яшьләремдә килдем. Яшь ярымга гына кечкенә булган Мөхәммәд тә миннән калышмады, дип сөйләде Салих хәзрәт.

Бертуган Салих һәм Мөхәммәд, туган авылларында 9 ел белем алганнан соң, Әлмәттәге ислам мәдрәсәсенә укырга китәләр. Хәзерге вакытта икесе дә Санкт-Петербург дәүләт университетында көнчыгышны өйрәнү факультетында укый.

Бер ел Мәскәү ислам институтында укыганнан соң, Салихны Россия мөселманнары Диния нәзарәте Санкт-Петербург университетына укырга җибәрә. Биредә ул көнчыгышны өйрәнү факультетының ислам мәдәният тарихы бүлегендә белем ала. Бу юлны алар энесе Мөхәммәд белән бергә үтәләр. Шунда бертуган Кадеевларның юллары аерыла.

Салихны Диния нәзарәте бер елга Римга стажировкага җибәрә. Сәфәрнең төп максаты — динара диалогны өйрәнү була. «Анда Америка, Украина, Индонезия һәм Африка илләреннән килгән студентлар белән бергә укыдым. Безнең арабызда христиан, католик, яһүд һәм мөселманнар бар иде, — ди ул. — Төрле ил һәм дин кешеләре белән аралашу минем өчен зур тәҗрибә булды. Студентларның һәм укытучыларның теге яисә бу сорауга, сәяси проблемага, исламга карата булган фикерләрен ишетү дә бик кызык, кыйммәтле. Кызганычка каршы татарлар турында белмиләр икән. Мин алар арасында иң яше идем».

Хәзер Мөхәммәд Санкт-Петербург университетында магистратурада һәм читтән торып Мәскәү ислам институтында укуын дәвам итә. Уку белән беррәттән Мөхәммәд укыту эшчәнлеген дә алып бара. Санкт-Петербургта үзләренең намаз уку бүлмәләрендә ял көннәрендә олылар һәм балалар өчен дәресләр бирә. Биредә мөселманнар өчен гарәп теле, Коръәнне дөрес уку, ислам дине нигезләре кебек дәресләр оештырылган. Дәресләргә йөрүчеләр арасында балалар белән беррәттән инде шактый олы яшьтәге кешеләр дә бар.

Мөхәммәд хәзрәт сүзләренчә, татар теле турында да килеп сораучылар булгалаган, тик курслык кешеләр әлегә җыелмаган. «Күбрәк русча укуыма карамастан, татар телен шактый яхшы аңлыйм һәм сөйләшәм. Мөмкинлек булганда, күбрәк татар телендә аралашырга тырышам. Телеңне һәм тамырларыңны бервакытта да онытырга ярамый. Мин үз телемне беркайчан да онытмаячакмын», — ди Мөхәммәд, горурланып.

Шушы елның июнь аенда Мөхәммәд Кадеевны мөфти Равил Гайнетдин Краснодар төбәгенең имам-мөхтәсибе итеп билгели. Хәзрәт сүзләренә караганда, бу регионда мөселманнар күп булса да, әле мәчет юк. Сочи шәһәрендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте җитәкчелегендәге «Ясин» дип аталган җирле дини оешма эшләп килә. «Мин Краснодар татарлары җәмгыяте белән һәрчак элемтәдә торам. Безнең анда зур гына гыйбадәт кылу йорты бар. Быел кышкы каникуллар вакытында анда кайтып җомга намазы уздырырга җыенам. Краснодар төбәгендә яшәүче мөселманнар белән берлектә рәсмиләштерелгән җирле дини оешма да булдырырга ниятлибез», — диде ул.

Мөхәммәд хәзрәтне көньякта бик җылы, дустанә мөнәсәбәт белән каршы алалар. «Татар җәмгыяте мохтарияте мине көн саен озатып йөрде, бик кайгырттылар. Монда дини сорауларны хәл итүче, аңлатучы кеше бик кирәк, шуңа да миңа шатландылар», — дип рәхмәтен белдерә ул. 

Бер атна эчендә Краснодар төбәгендә хәзрәт үзбәк, таҗик, әфган диаспоралары белән дә аралашып, очрашып өлгерә.

Мөхәммәд көньякта булса, абыйсы Салих Кадеев хәзерге вакытта Ак диңгез буенда, Архангельск төбәгенең имам-мөхтәсибе булып тора. «Мине монда бик яхшы каршы алдылар. Биредә халык күп милләтле булуына карамастан, мөселманнар җәмгыяте бердәм», — дип сөйләде ул. Хәзрәт ял көннәрендә балалар өчен дин дәресләре алып бара. Хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә торып төрле конференцияләр, чаралар да оештыра. Җомга намазларын, никах мәҗлесләре һәм җеназалар үткәрә.

Архангельск мәчете 1905 елда төзелгән. Ул Россиянең иң төньягындагы мәчете була.

«Архангельскида да татарлар күп. Дөрес итеп оештырылган татар теле курслары үземә дә, башкалар өчен дә бик файдалы булыр иде. Рус мохитендә яшәгән һәр халык үзенең телен сагына бит ул. Мин үзем инде авылымнан күптән чыгып киттем. Татар телендә аралашырга җиңел булмаса да, бик яхшы аңлыйм», — дип фикерләре белән бүлеште.

Архангельск төбәгенең имам-мөхтәсибе фикеренчә: «Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәчет салырга кирәк. Безгә моны башка илләрдәге мөселманнар белән берлектә эшләргә кирәк. Чыгышлары белән Кавказ, Урта Азиядән булган мөселманнар башта үзләренең җәмгыятен оештыралар, аннан инде мәчетләр салалар».

Абыйлы-энеле Салих һәм Мөхәммәд сайлаган юлларының туры икәненә иманнары камил. Икесе ике якта яшәсә дә, мәсләкләре бер: алар читтә таралып яшәүче татарларны, мөселманнарны берләштерә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардейцы Адыгеи приняли участие в панихиде по погибшим при исполнении служебных обязанностей

Росгвардейцы Адыгеи приняли участие в панихиде по погибшим при исполнении служебных обязанностей

Художники, которые становятся предпринимателями: завершился первый поток онлайн-интенсива «ВЫЗОВ. НАЧАЛО»

Ефимов: Длина нового участка Таганско-Краснопресненской линии метро превысит пять километров


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Архангельск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.