Добавить новость
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017 Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Күңелсез, берәрсен үтерәсе иде»: Үсмерләр кызык өчен дус кызларын вәхшиләрчә үтергән

0 41

Архангельск шәһәрендә 17 яшьлек ике кыз кеше үтерүдә шикләнелә. Алар «күңелсез булганга» бер яшьтәш кызларының гомерен өзә. Коточкыч җинаять 29 июньдә Партизан урамында тимер юллар янында була. 17 яшьлек Вераның (балигъ булмаганнарның барысын да исемнәре үзгәртелә) мәетен июнь азагында Архангельск читендә тимер юл янында табалар. Кызның бите пыяла кыйпылчыгы белән кискәләнгән, муенында буылган эзләр була. Шәһәр халкы маньяк барлыкка килгән дип куркуга кала. Берничә көннән Вераның элеккеге сыйныфташлары Кира белән Кристинаны тоткарлыйлар.

Үтерүдә гаепләнүче кызлар һәм мәрхүмә кечкенәдән аралашып үсә, алар дуслар була. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Җинаять вакытында кызларга унлатышар яшь була. Алар җинаять планын интернетта әзерли. Хат язышканда үтерү коралын, мәетне кая яшерәсен сөйләшәләр. Үтерергә барганда, үзләре белән резин перчаткалар, чистарта торган сыеклыклар алалар. Җинаять кылганнан урыннан тыныч кына китеп баралар. Бу турында РИА Новости хәбәр итте.

20 декабрьдә кызларга гаепләү белдерелде. «Берничә кеше җыелып, аеруча вәхши ысул белән үтергән өчен» аларны егерме елга кадәр төрмәгә утыртулары ихтимал.

«Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче кызлар 2019 елның июнендә бергә очрашкач, телефоннан аралашканда, хатлар язышканда, кеше үтерергә карар кыла. Алар корбан сайлый, үтерү урынын һәм ысулын килешәләр, җинаять эзләрен яшерү турында уйлашалар. Алар 17 яшьлек таныш кызларын корбан итеп сайлый. Аңа очрашырга тәкъдим итәләр. 29 июньдә очрашуга баралар. Үзләре белән резина перчатка, полимер пакетлар, чистарту чарасы алып баралар. Алдан әзерләнгән план буенча, алар корбаннарына һөҗүм итәләр, шешә белән башына бәрәләр. Кыз җиргә егыла. Аннары аны каеш белән буалар, пыяла шешләр белән кыйныйлар, пыяла ватыклары белән яралыйлар, башына пакет кидерәләр. Шуннан соң бу кызлар җинаят урыныннан кача», диелә Россия Тикшерү комитетының Архангельск өлкәсе һәм НАО буенча Тикшерү идарәсенең хәбәрендә.

Башта кызлар мәрхүмә белән талаштык дип әйтә. «Ләкин кызларның гаджетларын укыгач, андый мотив булмавы ачыклана. Сүзен-сүзгә әйтә алмыйм, тик аралашу мәгънәсе мондыйрак: „тормыш күңелсез, берәрсен үтерергә ахрысы“. Аларның корбаны кем булса да ярый, алар кемнедер үтерергә тели. Шуңа күрә бу ике кызга „хулиганлык аркасында кеше үтерү“ маддәсе буенча гаепләү белдерелә», — дип сөйли РИА Новости агентлыгының тикшерүдәге чыганагы.

Кызлар Вераны урамга йөрергә чакыра. Үзләре белән буш пыяла шешә, резина перчатка, чистарта торган эремә алалар. «Алдан уйланган план буенча, кызларның берсе корбанның башына шешә белән суга. Вера аңын югалта. Аның башына полиэтилен пакет кидерәләр, битен пыяла белән кискәлиләр», — дип сөйли төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән Светлана Тарнаева.

Вера үлгәч, үтерүчеләр бу урыннан тыныч кына китеп бара. Аларны берничә көннән тоткарлыйлар. «Кызларның берсе гаебен шунда ук таныды, икенчесе күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәртте. Гаебен өлешчә генә таныды», — ди агентлык чыганагы.

Кира һәм Кристина сыйныфташлар. Тугызынчыны бетергәч, берсе көллияткә китә, тик аралашуны дәвам итәләр. Кызларның танышлары фикеренчә, барысын да Кристина планлаштырган, ә Кира аңа ярдәм иткән булуы ихтимал.

Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, кызлар икесе дә яхшы гаиләдән. Элеккеге сыйныфташлары гына Кристинаны агрессив дип бәяли. «Үчекләгән өчен, бер малайны кыйнап ташлады. Нык түгел, тик шулай да егетләргә кул күтәрә ала», — ди танышлары.

Вераны барысы да яхшы кыз дип искә ала. Ул тыйнак һәм тыныч булган. Үзенең үтерүчеләре белән башлангычта бергә укыган. Тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә киткән, тәрбияче булырга теләгән.

«Соңгы вакытта ул матурайды, чәчен кистерде, киемнәре матур иде. Кира белән Кристина шуны ошатмагандыр. Корбан итеп нәкъ менә Вераны очраклы гына сайлаганнарына ышанучылар аз», — дип сөйли Вераның танышы.

Башта конфликт берәр егет аркасында булган дип уйлыйлар. Тик тикшерүчеләр моны кире кага. Үтерү алдыннан конфликт булмаган. Бу кызны очраклы сайлап алганнар, дигән РИА Новостиның тикшерүдәге чыганагы.

Вераны эзләгән вакытта, Кира белән Кристина тыныч кына лекцияләргә йөри, бу хәлгә шаккаткан кебек кыланалар. «Бер танышым Кира белән Кристинадан Вераны күрмәдегезме дип сораган иде. Алар күптән аралашканыбыз юк дип ялганлаган», — дип сөйли бер кыз.

Үтерүче кызлар Вераны җирләргә дә барган, дигән гайбәт тарала. Тик бу уйдырмадыр. Вераны Архангельскида түгел, ә Пинеж районында тирләгәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер Кира белән Кристина сак астында, алар хөкем карары чыгарганны көтә.

«Кызлар мәрхүмәне гел җәберләде. Мәрхүмә бик ышанучан иде, алар дус булмады. Бу кыз үзе дә салгалый иде», — дип сөйләгән кызларның сыйныфташы 29.RU порталына.

Бу кыз сүзләренчә, җинаятьче кызлар икесе дә мәрхүмә белән моргта хушлашу чарасына килә. «Алар тыныч иде, еладылар да әле. Аннары көлешеп, тукталышка китеп бардылар», — дип искә ала ул.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Сергей Собянин: Пространства у станций сделаем комфортными

В Архангельск прибудет четырехпалубный люксовый лайнер "Николай Жарков"

РЖД к 2030 обеспечат Россию квантовой сетью от Москвы до Владивостока


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Архангельск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.