Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2 3
4
5
6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Атып ега, 5 тапкыр ата, тагын 6 тапкыр терәп ата...». Ире үтергән хатынның 4 баласы ятим

0 316

Кировск шәһәрендә яшәүче ир-ат үзенең 3 баласының анасын үтергән дә мәетен кар белән күмеп куйган. Аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

46 яшьлек Кирилл элеккеге хатыны Маринаны (исемнәр үзгәртелә) беренче тапкыр үтерә алмый. Ул хатынга 3 тапкыр ата, аннары урлап алып китә һәм планын тормышка ашыра.

Фаҗига 2023 елда Мурманск өлкәсендә була. 26 мартта Кирилл пневматик газ-баллонлы винтовка ала һәм 42 яшьлек элеккеге хатыны яши торган өй янына машинада килә. Һәм көтеп тора...

Кич белән соң гына Марина өйгә кайта, аны өйдә 4 баласы көтә, өчесе Кириллдан туган. Ләкин ул подъездга кадәр кайтып җитми. Кирилл машина салоныннан аңа ата, Марина карга егыла, ярасы җитди була. Ләкин кан күреп тә, ир-ат тукталмый.

«Ир-ат машинадан чыга, утырып торган хатын янына килә һәм аңа тагын 5 тапкыр ата. Яралар хатынның гомере өчен куркыныч булуын һәм үлемгә китерәсен аңлый. Ул машинаны алып килә һәм хатынны салонга сала, аннары җинаять урыныннан китә», – дигәннәр Кировск шәһәр судында.

Аткан, хатын-кыз кычкырган тавышлар өйдә яшәүчеләр ишетә. Алар ни булганын күрми, полициягә хәбәр итәләр. Тиз арада килгән хокук саклаучылар карда кан эзләрен күрә.

Бу вакытта Кирилл элеккеге хатынын торак йортлардан читкәрәк алып китә, тагын 6 тапкыр терәп ата, Маринаның исән калу өмете булмый. Ир-ат аның мәетен сәнәгать мәйданчыгында кар белән күмеп калдыра.

«Берничә сәгать узгач, машинаны Апатиты шәһәрендә автозаправкада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күрә. Йөртүчене полиция бүлегенә алып киләләр», – дигән Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле.

Маринаның мәетен икенче көнне Кириллның машинасындагы видеорегистратор язмаларын карап табалар.

Ачыкланганча, Кирилл элеккеге хатынына бик нык үпкәләгән. Никахлары бәхетсез булган, аерылышкач та алар еш талашкан. Ир-ат берникадәр вакытка Мурманск шәһәренә күчеп киткән. Ләкин элеккеге сөйгәненнән үч алу теләге аны җибәрми, ир-ат Кировскига әйләнеп кайта.

Кириллны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Маринаның балаларын туганнары тәрбиягә алган, диелә хәбәрдә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Апатиты на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.