Җәвит Шакиров әнисенең вафаты турында: «Кайтып җитәргә 18 чакрым калган иде...»
Җәвит абыйның номерын, бераз булса да вакыт узсын дип, әниләрен соңгы юлга озатып, ашларын үткәргәннән соң гына җыйдым.
Безгә бик авыр… – дип башлады ул сүзен. – Әни һәр кеше өчен иң кадерле кеше. Әнкәй безне якты дөньяга тудырмаса да, без өч ятимне карап үстергән, аякка бастырган кеше… Ул безнең йортка килгәндә биш яшем дә тулмаган иң кечесе мин булганмын. Без өч малайны карап үстерде, әти белән яши башлагач тагын ике бала - бер малай һәм бер кыз алып кайтты. Биш баланы чиста-пөхтә киендереп, ашатып-эчертеп, тәрбияләп, эшкә өйрәткән кеше ул безнең әнкәй…
Соңгы вакытта китәчәген сизенгән сыман булдым. Шигырь яза башласам да, ахыргы куплетлары гел шул темага барып төртелә торган иде. Ничектер иҗат итәсем дә килмәде. Шигырьне бер дигән итеп башлап, ахырына җиткәндә тукталып кала идем. Әнкәй үзе дә: «Безнең якларга кайтканда керми китмәгез, улым», – дип торды. Концертлар, чаралар, Казанда да эш күп. Гел каядыр чабарга кирәк, җитешеп булмый. Хәзер инде менә бик җитешергә теләсәк тә, булмый…
Җәвит абый, әниегез авырып тора идеме, кисәк китеп бардымы?
Юк, авырмады. Әле 31 декабрь көнне сөйләшүебезне искә алам. Яңа еллар белән котладым. «Әнкәй, 1 гыйнвар көнне телефоннар эшләмәс. Алдан ук котлап куйыйм әле үзеңне», - дидем. Рәхәтләнеп аралашты, кәефләре әйбәт иде. Сеңлекәш белән күршеләргә кереп, матур итеп Яңа елны каршылаганнар. Өчесе көнне бераз шикәре күтәрелеп киткән. Хәле яхшырмагач, абый белән сеңлекәш әнкәйне хастаханәгә алып киттеләр. Анда берничә көн яткач, өйгә чыгардылар. Ундүрте көнне Зөлфия белән, вакыт булганда хәлен белеп, урап китик әле дип юлга чыктык. Күрешеп, сөйләшеп утырырбыз, олы кеше бит, безне көтеп тора торгандыр дидем. Кайтып җитәргә унсигез чакрым кала сеңлекәш: «Әнкәй китеп барды», - дип шалтыратты. Йоклаган җиреннән генә бакыйлыкка күчкән… Калган юлны ничек үткәнебезне дә хәтерләмим… Без кайтып кергәндә әнкәйнең тәне дә суынмаган иде әле…
Фото: © Җәвит Шакировның шәхси архивыннан
Кеше китәчәген сизенә диләр. Әнигезнең андый сиземләве, үлем турында сөйләгәне булдымы?
Юк, 90 яшенә чыкса да, әнкәй әле үләргә әзерләнмәгән иде. Ул гомере буе бик көчле характерлы кеше булды. Сеңлекәшкә дә бу хакта бер сүз дә әйткәне булмаган.
Быел октябрь аенда 90 яшьлек юбилеен уздырырбыз дип планлаштырдык. Узган ел, концерт туры килү сәбәпле, туган көненә кайта алмаган идек. Шуңа ноябрьнең 26сы кайтып киттек. Туган көннәре белән котлап, бүләкләребезне тапшырып…
Әнкәй әле, Сөбханаллаһ, йөри иде. Үзен-үзе карап, берүзе яши иде. Сеңлекәш унбиш көннән унбиш көнгә вахтага йөреп эшли. Чакмагышта гына бертуган абый тора. Дөрес, көн саен диярлек шалтыратып, хәлләрен белешеп тордык. Дөнья көтә иде әле әнкәй. Кеше гомере шулай инде – бүген бар, иртәгә юк.
Төп нигезегез хәзер буш калмадымы?
Юк, әйтүемчә, кайтып-китеп эшләсә дә, сеңлекәш әнкәй белән тора иде. Йортыбызның утын ничек тә сүндермәскә инде.
Шул әнкәй янына соңгы кайтуыбызда урамга чыгып бастым да, карап торам - бер кеше юк. Заманында гөрләп торган урам… Яныма әнкәй дә чыгып: «Әйдә, балакаем, чәй эчәргә кер. Хәзер урамга чыгучы да, капка төбендә утыручы да юк шул инде», - дип торды. Авылдан килгәч, «Уйлар» дигән шигыремнең азаккы юлларын яза алмыйча бик озак уйлап йөргән идем. Мин 5 декабрь көнне туганмын, ә паспортыма 2 гынйвар дип язылган. Мин ул 2 гыйнварны бик өнәп бетермим, чөнки дөньяга килгән көнем кадерле. Шул туган көнемдә йоклап булмады. Иртәнге бишләрдә тордым да, шигыремнең ахыргы юлларын иҗат иттем. Ул бераз башкачарак иде, әнкәйнең китәчәген сизенгән сыман, сыздым да, үзгәртеп яздым. Әнә шул буш урамнарны күреп туган уйлар иде инде ул… Авылда безнең очта гына да җиде-сигез йортның уты янмый инде хәзер. Шуны күреп, бик кыен булып киткән иде. Хәзер исә әлеге шигыремне укыйсым да килми…
Фото: © Җәвит Шакировның шәхси архивыннан
Кеше, ничә яшь булуына карамастан, хыяллар, ниятләр белән яши. Әниегезнең дә кая да булса барасы, ни дә булса эшлисе килү теләге бар идеме?
Юк, андый теләкләре бар иде дип әйтә алмыйм. Гел безнең исән-сау булуыбызны теләп торды. Без балалары барыбыз да гел юлда, эштә бит. Күршеләр дә: «Ул сезне теленнән дә төшермәде», - диләр.
Үзем дә:»Әнкәй, ун көнгә концертларга китәбез, догаларыңны укып, теләкләреңне теләп тор», – дип шалтырата торган идем. «Балалар мин сезгә гел изге теләктә булырмын», – диде. Барыбыз белән дә горурланып яшәде.
Әнкәй күпне күргән, күпне кичергән кеше. Усаллыгы да бар иде, әмма уңган булды, бер эштән дә курыкмады. Әткәй гомер буе колхоз эшендә эшләде. Иртән алтыда чыгып китеп, төнлә генә кайта торган иде. Хуҗалык әнкәй кулында булды, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде.
Җәвит абый, сезнең дә төрле чакларыгыз булгандыр. Әниегез дә, сез дә үз вакытында үпкәләрегезне оныта алгансыз, аралашып, якын мөнәсәбәтләрдә яшәгәнсез. Ул яктан күңелегездә төер калмагандыр, әйеме.
Төер калмады, Аллаһка шөкер. Моның өчен Зөлфия апагызга рәхмәт инде. Аралар суынган чакта: «Гомер буе үпкә саклап яшәп булмый, Җәвит», - диде. Зөлфиянең шушы сүзләре минем күңелемне эретеп, мине яңадан төп нигеземә алып кайтты. Әнкәй белән яңадан аралашып киттек. Кабат ул темага бер тапкыр да кагылганыбыз булмады. Әнкәй безгә үпкә белән китмәгәндер дип уйлыйм. Без балалары да гафу иттек, кайтып йөрдек, Аллаһка шөкер, янында булдык. Кайткан саен көлешеп-шаярышып утыра торган идек.
Әниегезне авылыгыз зиратына җирләдегезме?
Әткәй, бертуган абый, энекәш, дәү әтиләр янәшәсенә барып ятты әнкәй.
Бик авыр кичердек, әле һаман рәткә кереп булмый. Әнкәйне җирләгәннән соң озак та үтми чаралар эшлисебез булды. Профессиябез шул булгач, нишләтәсең… Тешне кысып, сиздермәскә тырышып эшләп чыгасың да, машинага утыргач, чынбарлыкка кире кайтасың. Казанга җиткәнче эчтә нәрсәләр янганын үзебез генә беләбез инде.
Урыннары оҗмахта булсын, Җәвит абый, әниегезнең. Сез - балалары өчен сөенеп ятсын.
«Уйлар»
Ялгыз басып торам урамда, Баштан ала чумып уйларга. Ник бер адәм заты күренсен, Сәлам биреп, хәлен сорарга?
Капка ачып беркем чыгучы юк, Керүче юк күрше- күршегә. Без үскәндә болай түгел иде, Ят нәрсә бу минем ишегә .
Кем ишеген генә барып тартма, Утыралар көндез бикләнеп? Урлар нәрсә булмаганга микән, Элек бит без алай итмәдек? Ишек бикләп эшкә китмәдек!
Бала- чага тавышыннан урам, Гөрләп тора иде элгәре. Авыл гынамы соң- заманасы, Танымаслык булып үзгәрде.
Ник бер җан иясе килеп чыгып, Нихәл, кайттыңмы? -дип сүз катсын. Ике өйнең берсе буш булгач, Синең ишегеңне кем каксын?
Хәтер йомгагымның очын эзләп, Басып торам җилгә сөялеп. Балачакның тузаннары гына, Йөри һаман арттан ияреп.
Бергә үскән урам малайлары, Уенга чык ! - дип ялынмый. Уйнау түгел, уйларыңны бүлеп, Эндәшүче кеше табылмый.
Авыл өсте кичкә авышса да, Күпме тәрәзләрдә ут янмый? Нәрсә уйлап басып торганны, Кем авылда үскән, шул аңлый.
Буш урамга карап торгангамы, Төрле уйлар уза башымнан. Өшеп торма улым өйгә кер!- дип, Әнкәй эзләп чыккан артымнан.
Тик кузгала алмыйм,әйтерсең дә, Күтәрмәслек йөк бар иңемдә. Шомлы урам төсле күңел дә... - Безнең дә ут сүнсә нигездә??? Шул уйлардан, Әллә нишләп киттем үзем дә...
Җ. Шакиров 05.12.2025.