Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Гүзәл Әхмәтова: «Миңа атна саен интернет аша кем дә булса «өйләнә»

0 25

Гүзәл, сезнең белән күптән элемтәгә кергәнебез юк икән. Хәлләрегез ничек?

Без артистлар декабрь аенда бик күп эшләп, Яңа ел концертларында, копоративларда җырлап, хәлдән таеп туктыйбыз. Шуңа әлеге вакытта кызым белән ял итәм, аңа укуында булышам. Декабрьдә дә, бик тыгыз графикта эшләвемә карамастан, балага вакыт бирергә тырыштым.

Бик күп яңа җырлар яздырдым. Быел 6 яңа җыр чыгарачакмын, алар яшьлек, мәхәббәт, ялгызлык турында. Янгир исемле егет белән дуэт яздырдык. Җырның авторы – минем абыем Ирек Сакаев. Шулай ук җырлар авторы Венера Мәхмүтова белән бик тыгыз эшләдек.

Җырларны ничегрәк сайлыйсыз?

Күңелем кушмаса, авторларның: «Сезнең тавышка бара бит, сезнең җыр инде бу», – дигәненә карап кына, җырларны башкара алмыйм. Минем бәләкәй чактан яратып җырлый, тыңлый торган бер җырым бар. Ул – «Ишкәкче» җыры. Ләкин минем аның авторы Зөфәр Хәйретдинов булуын башыма да кертеп караганым булмады. Узган ел ахырында Зөфәр Хәйретдинов мине үзенең юбилей концертына чакырып, башкарырга җыр сайлый башлаган кына белдем бу хакта. Аллаһы боерса, тиздән шул җыр минем башкаруда дөнья күрәчәк.

Сез кайсы җырның хит булачагын, ә кайсының бик үк уңышка ирешмәячәген тоемлыйсызмы?

Үземнекеләрне әллә ни тоемламасам да, башкаларныкын тоемлыйм (көлә). Бик күп кешеләргә «бу – синеке, бу әйбәт тыңланачак» дип әйтеп торам. Дус кызым, җырчы Альбина Килдиярова белән дә җырларны бергәләп сайлыйбыз. Ринас Әхмәтов та, җыр язгач миңа җибәреп: «Үземә калдырыйммы, юкмы?» – дип сорый. Аның белән бик якын, күптәнге дуслар без. «Давыллар чәчәге» дигән җырын 2023 елның декабрендә баянчы белән җырлап утыралар. «Мин бу җырны сатам», – ди. «Син моны сатмыйсың. Бу – синең җыр! Ул синең визит карточкаң булачак», – дидем. Һәм хаклы булып чыктым. Аны халыкка таныткан, бик күпләр сорый торган җыр булды ул.

Шуңа да миңа кайбер кешеләр: «Берәр мәктәп ачып җибәрмисеңме, интуицияң әйбәт», – диләр. «Кем белә!» – дим. Чыннан да, кем белә, әйеме? Гел генә концертларда да йөреп булмас. Мин – һөнәрем буенча юрист һәм театр режиссеры. Юристлыкка, бәлки, берәр кайчан кирәк булыр, дөнья хәлен белеп булмый, дип укыган идем. Әмма менә шулай, бәлки, чыннан да вокал мәктәбе ачаргадыр, дип тә уйланып алам. Бик күп әти-әниләр: «Минем балам белән шөгыльләнмәссезме, үзен сәхнәдә тотарга өйрәтмәссезме?» – дип мөрәҗәгать итәләр. Режиссер буларак үзем дә яратам бу эшне. Режиссерлык белемем булуы концертларымның сценариен язганда, әзерләгәндә дә ярдәм итә.

Нигә бу юнәлештә эшләмәдегез икән?

Мин бит Оренбург сәнгать училищесына биюче булам, дип барган идем. Хореография бүлегенә инде алабыз гына дигәндә: «Бер проблемагыз да юкмы?» – дип сорамасыннармы! Инде чыгып китеп бара идем, югыйсә. «Бер генә проблемам бар: тез капкачым чыккалый», – дидем. 2 яшьтән үк биюемнең нәтиҗәсе инде ул. Шуны әйтүем булды: «Нинди бию сезгә, мондагы «нагрузка»ларның нинди икәнен беләсезме?! Бөтенләй аяксыз каласыгыз киләме әллә?» – дип, биючелеккә алмадылар мине. Шуңа режиссерлыкка кердем.

Ләкин, барыбер, Оренбург татар дәүләт драма театрында режиссер буларак практика узган вакытларда хореограф, балетмейстер булып та эшләдем, биюләр куйдым. Бәлки, биюче булмавым дөрес тә булгандыр. Чыннан да, андый «нагрузка»лар белән гомерлек инвалид булып калырсың, тәүбә-тәүбә.

Биюче булсагыз, Гүзәл Әхмәтова дигән җырчы да булмас иде, бәлки.

Әйе, биюче генә булсам… Чыннан да, кызганычка, биючеләрне исемләп тә белмибез шул.

Төркемегез бармы сезнең, Гүзәл?

Әлбәттә! Былтыр төркем белән бик тыгыз эшләп алдык. Хәзер администраторымнан бераз гына ял сорадым. Февральдә берничә концертым бар. Әмма ураза вакытында быел беренче тапкыр эшләмәскә булдык. Халык Уразада барыбер ял итә, концертларга да бик йөрми.

Сез Татарстанда популярракмы, Гүзәл, Башкортстандамы?

Дөресен әйткәндә, соңгы елларда Татарстан якларына бик йөргәнем юк. Казандагы концертларда катнашам, әмма сольный программам белән Татарстан районнарына чыгып киткәнем юк. Шуңа, Башкортстанда, дип уйлыйм. Элек исә Татарстанда популяррак идем. Уфада концерт куйган чакта, сәхнәгә чәчәк бирергә менгән тамашачылар: «И, рәхмәт, Казаннан ук килгәнсез бит», – ди торганнар иде. Югыйсә, гомер буе Уфада яшәдем. Концерт башында ук «мин – сезнеке» дип сөйләп үтәм. Нәрсә тыңлап утыручылар булгандыр инде ул (көлә). Казаннан ук килгән дип, Башкортстан халкы мине Казан җырчысы итеп кабул итә иде. Ә болай мин гомер буе биредә яшәдем һәм яшәчәкмендер инде, гәрчә, Казанга гел чакырып торсалар да. Ике республиканы да тигез күрәм, Татарстанны да бик каты яратам.

Яңа елны өйдә каршылау мөмкинлегегез булдымы?

Әйе, өйдә апа, кызым, әни белән бергәләп каршыладык. Үзебез генә, тыныч кына үткәрдек быел бәйрәмнәрне.

Гел юлда йөрисез, кызыгызга тәрбиягез җитәме?

Минем белән бертуган апам яши, Аллаһка шөкер. Ул мәктәптә укыта. Кызымны аның белән калдырып, гастрольләргә тыныч күңел белән чыгып китәм. Няня ул – барыбер няня булыр иде инде, чит кеше. Хәзер концертларны да артык күп эшләргә тырышмыйм. Барыбер балага әни кирәк.

Шәхси тормышыгызда яңалыклар юкмы?

Шәхси тормышны уйлаган юк инде ул (көлә). Анысы – кырык беренче урындадыр.

Сезнең кебек чибәр, позитив хатын-кызга, барыбер, игътибар күрсәтүчеләр күптер.

Миңа атна саен интернет аша кем дә булса «өйләнә» (көлә). «Кулымда гына күтәреп йөртер идем», – диләр. Вакытым да юк, дөресен әйткәндә, шәхси тормышка. Әмма кем белә! Әйтәләр бит, никах сәгатең килеп җитсә, син аннан беркая да китә алмыйсың, дип. Мин үзем дә тиз, уйламаган җирдән кияүгә чыктым бит. Бәлки, киләчәктә чыннан да шулай булыр. Юк, диярсең – әйе, булып куяр. Әлегә йөрәгемне яуларлык кеше очрамады.

Очрашуларга да йөрмисезме?

Юк инде, хәзер 18 яшь түгел. Подъезд төбендә саклап торып очрашуларга чакырган кешеләр дә булды. Хәзер андый нәрсәләргә исем китми. Гомумән, шаккатам интернет аша танышып өйләнешкән кешеләргә, дөресен әйткәндә. Алай дисәң, язмыштандыр инде ул. Уйламаган җирдән очрашып, кушылган парлар да була.

Димләп кияүгә чыгуга ничек карыйсыз?

Әле дә бардыр, бәлки, алай кияүгә чыгучылар. Мин алай итә алмыйм. Холкым да, чаян буларак, әллә ни түгел. Ләкин, бала тапкач, мин бер 70 процентка үзгәрдем. Элек мин катырак идем. Хәзер күп нәрсәгә бармак аша гына карарга, дәшми калырга мөмкинмен. Элек андый әйбер бөтенләй юк иде, кая ул дәшми калу!

Үз вакытымда гаиләмне саклап кала алмаганмын, дип үкенгәнегез юкмы?

Элекке ирем кемгә өйләнгәнен белеп өйләнде. Артист кеше өйдә тора алмый, өйдә тора башласа, аның иҗатына нокта куела. Ә минем иремә өйдә тора торган кеше кирәк булды. Шуңа күрә без аның белән тыныч кына аерылыштык, ямьсезләнешеп йөрмәдек. Хәзер дә дусларбыз, аралашып яшибез. Кызыбыз янына килә, үзенә алып китә. Ул – әйбәт әти.

Кире кушылуыгызга өмет юкмы соң?

Аның андый нияте бар бугай. Йорт та салып ята, ялгышмасам. Ләкин минеке юк. Минем яктан булмагач, барып чыкмас ул. Бер киселгән ипи кире ябышмый, кешене дә үзгәртеп булмый. Алай дисәң, дөнья үзәгәреп тора. Алдан берни дә әйтеп булмый. Барысы да язмышка ничек язылган, шулай барачак.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

Российское судостроение в апреле 2026 года

График ремонтных работ энергетиков на период с 7 по 29 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.