2026 елда бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле
0
14
2026 елда бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) һәм төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) расписаниесен расладылар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бердәм дәүләт имтиханнары
- 1 июнь – тарих, әдәбият һәм химия
- 4 июнь – рус теле
- 8 июнь – базалы һәм профильле математика
- 11 июнь – җәмгыять белеме һәм физика
- 15 июнь – биология, география һәм чит телләр (язма өлеш)
- 18-19 июнь – чит телләрнең сөйләм өлеше һәм информатика
22-25 июнь – резерв көннәр. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары, теләк буенча, 1 предметны кабат тапшыра алачак.
Төп дәүләт имтиханнары
Төп имтиханнар 2 июньдә математикадан башлана. 6 июньдә – информатика һәм чит телләр, 9 июньдә – рус теле.
Шулай ук 5, 16 һәм 19 июньдә, рус теле һәм математикадан тыш, башка сайланган фәннәр буенча имтиханнар була.
Резерв көннәр расписаниесе укучыларга ике начар нәтиҗә алган предметны да кабаттан тапшыру мөмкинлеге бирә.
- 29 июнь – математика
- 2 июль – рус теле
- 3 һәм 6 июль – рус теле һәм математикадан тыш башка фәннәр
Алдан тапшыру чоры 21 апрельдән 18 майга кадәр узачак.
Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана.