Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ике мөслимә – артистларны ашатучы кейтеринг остасы белән «Ут хатын» арасында низаг чыккан

0 217

Ике мөслимә, «Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова һәм Татарстандагы танылган кейтеринг остасы Айгөл Усманова арасында ызгыш чыккан. Гүзәл Хөснетдинова бу темага тулы бер пост багышлаган. Дөрес, алар арасыннан «кара мәче узу»ның сәбәпләре бик үк аңлашылып бетми. Блогер барысын да тәфсилләп сторисларында сөйләгән булган, ә ул сторислар югалган инде. Постта язылганнарга караганда, Айгөл Усманова Гүзәл һәм аның әнисе (элек мәрхүм сеңлесе Лилия) шөгыльләнә торган «Хузур» кейтеринг хезмәтен яманлап сөйләгәнгә охшап тора.

«Бу постны язгач, миңа ташланучылар күп булыр. Ләкин мин дәшмичә торып ардым һәм үз сүземне әйтәсем килә. Мин хейттан курыкмыйм, аңлыйсыздыр, шуңа да сез әлеге постны укыйсыз. Алдан ук әйтеп куям – беркемне дә үпкәләтәсем килми.

Айгөл Усманова турында сүз башланган икән, мин дәшми тора алмыйм. Мин бу кеше белән шәхсән таныш түгел. Беркайчан да күрешкәнебез һәм аралашканыбыз булмады. Бу постны аңа җибәрерләр, һәм ул бу сүзләрне укыр, дип уйлыйм. Һәм бу – бик яхшы булачак.

Минем Айгөлгә соравым бар. Кадерле Айгөл! Син безне ачыктан-ачык күралмаслык итеп, без, әнием белән, сиңа нинди начарлык эшләдек? Усманованың «Хузур гына түгел», «нигә сез Хузурда заказ ясыйсыз, ә миндә түгел?» дип хатлар һәм тавышлы смслар җибәргән очраклары булды. Сез безне көндәшләр дип санасагыз да, без алай санамыйбыз.

Башта Лилия белән тавышландыгыз, аннан соң әни белән. Мин аңламыйм, без сезгә нәрсә эшләдек соң? Икенчедән, күп кенә аңлашылмаучанлыклар дәшмичә, сүзләрне эчтә йөрткәнгә килеп чыга. Кемдер эченә йотып кала. Колак читеннән үткәрә. Ни өчен? Без бит зур кешеләр. Нигә без сүзләр белән аңлаша алмыйбыз?

Кадерле Айгөл, сезнең безгә карата дәгъваларыгыз бар икән, без диалогка, хәтта очрашуга әзер. Без – мөселман хатын-кызлары, әлһәмдүлилләһ, һәм исламны бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиешбез. Бу пост адресатына барып җитәр, һәм без мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләрен ачыкларбыз дип ышанам», – дип язган блогер.

Блогерның бу посты янында тулы бәхәсләр купкан. Айгөл Усманованың хезмәтләреннән кәнәгать булмаган кешеләр дә бик күп табылган. Усманованың кейтеринг хезмәте иң яхшылардан дип тәкрарлаучылар, хейтлар остасы Гүзәл Хөснетдинова, шул рәвешле, үзенә чираттагы пиар уйлап тапкан, дип язучылар да бар.

Ә Айгөлнең исә бу көннәрдә бизнесында бик авыр чоры икән. Аның Казандагы цехында электр энергиясен сүндерүләре сәбәпле, бик күп клиентлары үз заказларын вакытында ала алмаган. Айгөл Усманова да Гүзәл Хөснетдинованы, шушы моменттан файдаланып, хейт тотуда гаепли.

«Казандагы цехта электр энергиясен сүндерделәр, шул сәбәпле, без бик күп клиентларыбызга заказларын әзерләп һәм илтеп җитешмәдек.

Кызганычка, без үз эшебездә кеше факторына берничек тә йогынты ясый алмыйбыз. Барлык килентларыбыз белән дә элемтәдә торабыз, компенсация түләү буенча да эш алып барыла. Без барыгызның да ышанычын кире кайтарырбыз, иншәаллаһ. Инде хәзер үк сервисны яхшырту буенча эшләр башланды.

Без сан артыннан кумыйбыз. Барысы да кешеләрдән – пешекче, илтеп бирүчеләр, менеджер, администратор, офис хезмәткәрләреннән тора. Кешеләр сезнең өчен әзерли һәм илтеп бирә. Ышанычыгызны акламавыбыз бик кызганыч, әмма без сөйләшүләргә әзер.

Үзем һәм командам адресына бик күп тискәрү сүзләр укыдым. Сүгенү дә, әшәке сүзләр дә бар иде. Авыр вакытларда кемнең кем икәнлеген аңлыйсың. Эмоцияләре беткәч, бу кешеләр үзләрен минем урынга куеп карарлар һәм бизнес оештыручы мондый вакытта үзен ничек хис иткәнне аңларлар. Миңа бик авыр. Һәр соңга калган заказны үзем аша үткәрәм. Кешеләрнең нинди читен хәлдә калдыруыбызны аңлыйм, барыгыздан да гафу үтенәм.

Компания эчендә бу ситуацияне төзәтү буенча зур эшләр көтелә, тик болар барысы да – өзелгән чаралар, бәйрәмнәр бәрабәренә. Барыбызга да килеп чыккан хәлләрне түземлек белән үткәрергә иде…

Ә миңа, бу авыр минутларымда миңа терәк булыр урынына, әлеге темага хайп тотучыларның сторисларын җибәрәләр. Алар шул ук пешекчеләр, илтеп бирүчеләрнең үз әниләре, апалары булу мөмкин икәнлеген уйлап та карамыйлар. Илтеп бирүчеләргә нинди генә сүзләр ишетергә туры килмәде…

Ә Гүзәл миңа тулы бер пост багышлаган. Мөслимәнең мөслимәгә шул рәвешле «терәк булуы» ничегрәк сезгә? Мине белүчеләр, бу пост астында үз фикерләрегезне калдырсагыз иде.Чөнки анда мине көнче хатын-кыз буларак тасвирлыйлар...» – дип язган Айгөл сторисларында.

Айгөл Усманова – Татарстан һәм Башкортстан артистларының концертларына табын кору белән дә шөгыльләнә. Аны күпчелек җырчылар рекламалый.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

График ремонтных работ энергетиков на период с 8 по 30 мая

В Якутии сохраняется спокойная гидрологическая обстановка: подход ледохода на Лене ожидается 10–11 мая

График ремонтных работ энергетиков на период с 12 по 31 мая

ЗАГС Кургана зафиксировал редкие имена для новорожденных в 2026 году

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.