Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ринат Рахматуллиннан тормыш дәресе: «Начарлыкларны юкка чыгар да бүгеннән яши башла!»

0 32

Кеше язмышы гел туры гына бармый, барыбыз да яшәү дәверендә төрле сынаулар аша үтә. Сынаулар да төрле. Автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның концертын карагач, шундый уйлар белән кайттым. Гадәттә, җырчылар концертларында да, социаль челтәрләрдә дә тормышларының бары тик матур, күңелле яклары турында гына сөйли. Ринат Рәхмәтуллин исә концертында язмышының күңелсез мизгелләре турында сөйләде. 30 ел гомер иткән хатыны белән аерылуын, әнисе белән әтисенең инде янында булмауларын, төрмәдә утырып чыгуын һәм башкаларны искә алды. Әлбәттә, яңа җырлар язуын да, янәдән өйләнүен дә телгә алды артист, тик барыбер концерт дәвамында күбрәк моңсурак темаларга сөйләшенде һәм тормыш дәресләре бирелде. «Мин күп хаталандым, минем кебек яшәмәгез», – дигән кебек.

Төшенкелеккә бик бирелмә инде, Ринат абый! Әллә жәлләтергә генә теләдеңме?!

Ринат Рахматуллин концерт башында сәхнәгә яланаяк чыкты. Мин белгәннәрдән һәм күргәннәрдән сәхнәгә яланаяк чыгучы бердәнбер артист. Салкын булгандыр инде. Әле, өстәвенә, Сара Садыкова концертлар залы сәхнәсе дә яңалардан түгел. Җырчының бу адымы тамашачыны шаккаттырыр өчен ясалган булгандыр. Белмим, залда утыручы өлкәнрәк яшьтәге тамашачы игътибар итте микән җырчының аякларына? Күрмәүчеләр дә булгандыр... Шуңа күрә миннән бер киңәш: әгәр дә тамашачыга яланаяк чыкканныңны күрсәтү максаты бар икән, 1-2 сүз белән әйтеп китәргә кирәк. Мин игътибар белән карагач, аңладым: сәхнәдән күрсәтелгән видеотасмада Ринат яланаяк йөгерә һәм сәхнәдә дә нәкъ менә аяк киемсез. Видеода ап-ак киеме дә пычранып бетә инде, сәхнәгә исә ап-ак костюмнан чыкты җырчы. Пычракка батып беткән киемнән чыкса, экшен алымын кулланды, дияр идем – булмады.

Алдан ук язып үтим әле, концертта, ялгышмасам, 2 шигырь укылды. Икесенең дә авторы әйтелмәде дә, язылмады да. Атнабаев кебек даһи шагыйрьнең исемен атарга кирәк инде. «Ике кулда – ике китап» шигырен тыңлагач, монысы Атнабай аганыкы микән, ишеткәнем юк, дигән идем. Аны шагыйрә Венера Мәхмүтовадан махсус яздыртканнар икән. «Аллаһ язган гомер юлын ак-каралы сызыкка» – матур юллар. Концерт дәвамында 1-2 шигырь яңгыраса да, күңелем канатланып ала.

Ринат Рахматуллинга тамашачы: «Бүлше эчмә»

Рахматуллинның төрмәдә утырып чыгуын барыгыз да беләдер. Ул 6 аен тоткынлыкта үткәрде. Төрмәгә эләгүе турында хәбәр таралгач, тамашачының күбесе җырчыны яклады, бу хәбәргә ышанмады. Әмма артист концертында юл фаҗигасе килеп чыгуында нәкъ менә үзе гаепле булуын әйтте. «Гаепле кешене озак эзләдем һәм таптым. Менә шушы Ринат Рахматуллин гаепле», – диде ул.

Рахматуллин төрмәдә утырганда әнисен еш төшендә күргән. Әнисе газиз улына ипи алып килгән икән. Ана йөрәге баласын гел кичерә инде... Бала нинди генә авырлыклар китерсә дә, әни барыбер газизе яклы була. Үзе сүксә дә, кеше янында үз баласын гел яклый ана кеше. Ринатның әтисе дә, әнисе дә инде бакыйлыкта, урыннары оҗмахта булсын. Амин.

Монологы ахырында Ринат тамашачысына: «Начарлыкларны юкка чыгар да бүгеннән яши башла», – диде. Җырчы үзе яхшы якка таба үзгәрә башлаган. Иң беренче эш итеп, эчүен ташлаган. Залда утырган дусты да, сәхнәгә чыгып: «Үзгәрдем, дисең, шуңа күрә «тегесен» (ягъни спиртлы эчемлек – авт.) алып килмәдем, ә бал алып килдем», – диде. Ринатны сүзсез калдырып, бер ханым да: «Менә сиңа конфет, «бүлше» эчмә», – дип теләде. Иҗат кешесенең күңеле йомшак шул аның, шуңа күрә күбесенә салыштыру хас. Төрмәдә утырганда, Ринатның тормыш кыйммәтләре, дөрес яшәү турында уйланырга вакыты күп булгандыр.

Ул үзе дә: «Акны карадан аерырга, дошманыма рәхмәтле булырга өйрәндем», – диде. Уйлангандыр, аңлагандыр. Эчмә инде, син, абый, эчмә.

Бер үтенеч

Җырлау сәләте һәркемгә дә бирелми, ләкин җырлау ягыннан профессиональлекне арттырып була. Ә менә көй язу – бары тик Аллаһ бирә торган сәләттер. Яңа көй чыгару – велосипед уйлап тапкан кебек бит инде ул. «Картайма әле, әнкәй» җырын гына алыйк. Шедевр! Инде ничә дистә еллар дәвамында популярлыгын югалтмаган җыр.

Әлфинә Әзһәмованың популяр җырлары да – Ринат Рахматуллинныкы. Җырчылар 2002 елда танышканнар. Чаллыда Ринатның җырын ишеткәч, Әлфинә апа, авторны эзләп, Рахматуллинның туган яны – Буага ук кайтып киткән. Әзһәмова репертуарында «Очрашырбызмы?», «Бу җырымны сиңа багышладым» хитлары – Ринатныкы.

Әлфинә апаны Чаллы тамашачысы дәррәү кабул итте. Ринатның үзенә дә алай ук алкышламадылар бугай… Җырлары хит шул, үзе дә онытылмаслык.

Җырларга килгәндә, концерттагы бер номерны гына аңлап бетермәдем. Ул җыр ике бертуган турында. Ахырда берсе үлә… Минемчә, концерт программасында андый җырның кирәге юк. Әле клип та төшергәннәр. Лирик герой (шигырьне анализлаганда лирик герой турында сөйли идек, хәтерлисезме?) туганына ярдәм итә алмаганга үзен битәрли. Әллә нинди җыр, фикерем шул – урынсыз номер.

Рахматуллин махсус операциягә дә барып кайткан, егетләрдән сезгә, безгә сәламнәр җиткерде. Шушы егетләр турында сөйләгәндә: «Алар сезне туган көннәрегез белән дә котларга кушты», – диде. Җырчының туган көн турында җыры бар, шуны программаның кай өлешенә кыстырырга белмәгәннәр. Шундый фикер калды миндә. Һәр җыр алдыннан да нәкъ шушы композиция турында барган сүз сөйләү мөһим дип кайда язылган ул?! Андый кагыйдә ишеткәнем юк. Артык күп сүз сөйләмичә: «Туган көн турында да җырым бар, еш туган көннәргә чакыралар», – дип кенә җырлап үтәргә дә була иде инде.

Концертның сценаристы – җырчы Эльвира Хамматова. Эльвираны бу амплуада күрү кызыклы булды. Ул аралашканда да матур һәм тәмле итеп сөйләшә, текстны да шулай язган. Миңа бераз юмор гына җитеп бетмәде. Сәхнәгә куючы режиссер – Раил Рамазанов. Команда шәп.

Җырчының төркеменддә Нижгар егете, баянчы һәм җырчы Илдус Харрясов та бар. Сүз уңаеннан, Ринат Рахматуллинны Мәскәүләр гел төрле мәҗлесләргә чакырып тора. Никтер нәкъ менә Мәскәүлеләр ярата аны.

Бер утенеч: Ринат абый, бэк-вокалистыгыз белән эшләп алыгыз әле. Кайчагында шундый итеп «лажает» – бөтен җырыгызны боза да куя. Сүз уңаеннан, Эльвира Хамматова матур җырлый бит, ул да Ямиләгә вокал дәресләре бирә аладыр. Хәзер бит тамашачы да дөрес итеп җырлаучыны ноталарга эләкмәүчедән аера, чөнки концертлар күп, кеше йөри. Яки тавышын яздырыгыз да, кушылмаган микрофон белән тик басып торсын шунда.

Тигезлек яшьләргә!

Концерта булуымны белгәч, берничә кеше: «Яшь хатынын күрдеңме соң»? – дип сорады. Күрдем, бик тә чибәр ханым. Татарча да матур сөйләшә. Концерт башланыр алдыннан миннән еракта утырмаган ике апа да «чәйнәп» алдылар инде Ринатны. Татарга гел ярамый инде ул... Эш бит ярауда һәм ярамауда түгел, эш бары тик бәхетле булуда, яшәгән тормышыңнан канәгать булуда. Минем туганым 20 ел элек башка диндәге кешегә кияүгә чыкты. Сөйләгәннәре бар: безнекеләр каршы булганнар, ислам динендәге кеше беткән әллә, имеш. Хәзер әнә гөрләтеп яшиләр, күзләр тимәсен. Ярый әле өйләнешкәннәр!

Әгәр дә Ринат 54 яшендә 25 яшьлек хатын-кызны үзенә карата алган икән, нишләп әле өйләнмәскә, ди?! Киресенчә, никах укытып яшәүләре мактауга лаек. Югыйсә яшь кыз сөяркә яки очрашулар өчен генә кирәк булган таныш роленә дә бик ярат куяр иде. Кайсыгыз, дәртегез, сәламәтлегегез җитсә, яшь кызга өйләнмәс иде, ә?! Иҗат кешесен рухландырып, илһамландырып торырга да кирәк бит әле. Ринат гашыйк булган, мин бәхетле, ди. Күреп торыгыз: бер-бер артлы хит дәрәҗәсендәге җырлар язылмасмы әле. Иң мөһиме – аңлашып яшәсеннәр. Аерылдылар, дигән хәбәр килеп ирешсә (Тәүбә!), ихластан кәефем кырылачак. Тигез һәм матур тормыш аларга!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.