Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстан фотографы күргәзмәсе «Мосфильм»да: «Ясалма интеллект гасыры килеп җитте»

0 106

Әйтергә кирәк, күргәзмә авторы ТР Фотографлар берлеге вәкилләре өчен башкалага эшлекле сәфәрне бушлай оештырды. Комфорт белән бик яхшы автобуста бардык, даһи шәхесләребез яшәгән «Мосфильм» кунакханәсендә тукталдык. Моның өчен язма башында ук мәрхәмәтле хәйриячегә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ни дисәң дә, әле Татарстанның башка иҗат әһелләре тупланган берлекләрдә андый олы җанлы шәхесләр бар микән соң ул?! Һичшиксез, Сергей Алексеевич – күпләргә үрнәк булырлык бит!

  • «ТР Фотографлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы – республикада фотосәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән, уртак мәнфәгатьләрне яклау, устав максатларына һәм бурычларына ирешү өчен, фотосурәтләрнең төрле өлкәләрендәге фотографларны, иҗади хезмәткәрләрне һәм белгечләрне берләштерүче иҗат берлеге. 2023 елның декабренә кадәр берлекне хезмәттәшебез, «Татар-информ» агентлыгында мактаулы хезмәт куйган фотограф Рамил Гали җитәкләде.

100 еллык «Мосфильм»ны күрүләрне дә насыйп итте иҗатташыбыз!

Эшлекле сәфәргә без 1 август көнне илебез башкаласы Мәскәүгә килеп җиттек. Бик матур күренеш: фотографларга берлек әгъзасы, танылган фоторәссам Сергей Волков «Мосфильм»га экскурсия бүләк итте.

«Әлбәттә, «Мосфильм»ны, аның музейларын, кинолар төшерелә торган павильоннарны тамаша кылгач – тәэсирләр бер зур диңгез төсле. Моңарчы мин бу урын турында кинолар хакында интернеттагы, «Культура» телеканалындагы документаль фильмнар аша гына белә идем. Әлеге экскурсия – балачак, матур хыяллар белән очрашу. Мин бик шатландым, монда күпме тарихи мәгълүмат тупланган», – дип сөйләде театр сәнгате әһеле, нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева.

«Кайчандыр зәңгәр экраннардан без бик нык яратып караган совет чоры актерлары турында, алар башкарган рольләр хакында бихисап күргәзмәләр күрү насыйп булды. Мин үзем актриса буларак та, ул дәвер артистларының һөнәри осталыгына сокланам. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге тәҗрибәсендә хәзерге буын театраль бүлек студентларын укытырга кирәк», – диде ул.

Быел «Мосфильм» 30 гыйнварда үзенең 100 еллыгын билгеләгән. Шуңа күрә дә экскурсия барышында күрсәтелгән тәүге зал «Мосфильм»ның алтын гасыры» дип атала. Биредә киноконцерн ачылганнан 3 меңнән артык фильм төшерелгән. Әлеге вакытта биредә фильмнар гына түгел, ә сериаллар, тапшырулар, телевизион проектлар да төшерелә. Шулай ук кастинглар да үткәрелә. Гомумән, монда 17 павильон, 2 ачык һавадагы мәйданчык һәм 23 бүлекчә эшли. «Мосфильм»ның тулаем мәйданы 30 гектар тәшкил итә.

Экскурсия барышында элекккеге чорларда артистларга ничек грим салулары турында, Россия кинематографиясенең классика, алтын фондына кергән киноларның ничек төшерелүе хакында да сөйлиләр. Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләренең биредә кинолардагы реквизитларны, автомобильләрне күрү мөмкинлеге булды. Шулай ук бүгенгесе көнне киң билгеле «Синяя птица» музыкаль тапшырулары төшерелгән павильоннарны да карадык.

«Мосфильм»да күргәзмә ачылу – ул авторның талантын Бөтенроссия дәрәҗәсендә тану»

Кич белән исә ТР Фотографлар берлеге вәкилләре фотограф, эшмәкәр Сергей Волковның Мәскәүдә «Мосфильмдагы галереядә» ачылган «50×50» күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмә ифрат дәрәҗәдә заманча, нейрочелтәрләр, ясалма интеллект ярдәмендә ясалган.

Экспозиция авторы Сергей Волков – гаҗәеп күпкырлы, кешелекле һәм кечелекле шәхес. Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзасы, күп кенә коллектив һәм шәхси фотокүргәзмәләрдә, Татарстан Республикасы Милли музеенда ел саен уздырыла торган «АртГалерея» һәм «Төрле төстәге Казан» күргәзмәләрендә катнаша. Татарстан Республикасы фотографлар берлегенең еллык хисап күргәзмәләрендә бик актив катнашып килә. Шул ук вакытта фоторәссам берничә предприятиегә, шул исәптән «ГОС» (Сколково) компаниясенә нигез салучы һәм җитәкчесе.

Ачылыш тантанасында ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова Сергей Волковка берлекнең Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге бүләк Сергей Волковка Союз үсешенә керткән лаеклы өлеше, һәрьяклап ярдәм өчен бирелде.

«Безнең өчен Сергей Алексеевичның «50х50» күргәзмәсе – мөһим вакыйга. Башкалада, «Мосфильм»да ачылу – ул авторның талантын Бөтенроссия дәрәҗәсендә тану. Шулай ук ТР Фотографлар Берлеге өчен бу Татарстанны, республикабызны, безнең талантларны киң аудиториягә тәкъдим итү һәм яңа элемтәләр һәм илһам алу мөмкинлеге», – дип сөйләде Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова.

Шулай ук берлек вәкилләре белән һәрчак актив булуын ассызыклады, Сергей Волковның Татарстан өчен әһәмиятен әйтте. «ТР Фотографлар Берлеге үз әгъзаларына күргәзмәләр һәм чаралар оештыруда һәрвакыт ярдәм итә. Сергей Волков үзе күп еллар дәвамында Союз үсешенә зур өлеш кертте. Һәм хәзер аның күргәзмәсен ачуда катнашу безнең өчен зур мәртәбә!» – диде ул.

«Әлеге күргәзмәдә Казаннан килеп катнаша алу – безнең өчен зур дәрәҗә. Шушы мөмкинлек өчен, фотосәнгатьтә шулкадәр актуаль, көнүзәк темаларны күтәргәнегез өчен зур рәхмәт! Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган күргәзмә оештыруда да сез беренчеләрдән», – диде берлек вәкиле Кристина Дегтярева.

Күргәзмәне караучылар авторның эшләре ясалма интеллект ярдәмендә ясалган булуга карамастан, аларда аның дөнья күренешләрен күзаллавы, җанлы хисләр булуын билгеләде. Галереянең төп залында – «Kandinsky 3.0» кебек нейрочелтәрләрнең ясалма интеллекты белән авторлыкта булдырылган Сергей Алексеевичның алты дистәгә якын картинасы («арт») тәкъдим ителде.

«Ясалма интеллект гасыры килеп җитте»

Күргәзмә авторы ассызыклап үтүенчә, ясалма интеллект хәзерге заманда яшәешкә ныклы адымнар белән кереп бара.

«Бу күргәзмәне оештыру, үткәрү максаты – нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган сурәтләрне галереяләрдә халыкка күрсәтү, чөнки экспозицияләр үзенә күрә бер атмосфера бирә. Әйтергә кирәк, ясалма интеллект гасыры килеп җитте, без аның чорында яшибез, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», – дип бәян итте миңа Сергей әфәнде.

«Әлбәттә, бик күп сүзләр йөри, ясалма интеллект кешене алмаштыра алмый. Мондагы күргәзмәне мин төрле серияләргә бүлдем, мәсәлән, менә ел фасыллары календаре килеп чыкты. Ясалма акыл, әлбәттә, кешенең бөтен хисләрен күрсәтә алмый, әмма аның үзенчәлеге һәм киләчәге бар. Фэнтези да бу замана юнәлешендә зур роль уйный. Шулай ук күргәзмәмне хатын-кызларның кызыклы, матур образлары тулыландыра», – дип ассызыкллап узды ул әңгәмәбез барышында.

Күргәзмәнең ачылу тантанасы вактытында Россия тынычлык фонды вәкиле Галина Медведева Волковка «Россия профессионалы» дигән истәлек билгесен тапшырды.

«Сергей Алексеевич – бүгенге көннең мөмкинлекләрен дә, киләчәкне дә күзаллый ала торган фоторәссам. Әлбәттә, ул – шаккатмалы, искиткеч шәхес. Ул – яңа мөмкинлекләргә ачык кеше. Хәзер төрледән-төрле ясалма интеллектны куллану ысуллары популярлаша бара. Без кешенең һәм ясалма интеллектның уртак иҗат җимешләрен күрәбез. Бу күргәзмәдән соң, ясалма интеллект белән кешелек хакында уйларыбыз, күптөрле фикерләребез барлыкка килергә тиеш», – диде «ПроЛаб» үзәге идарәсе рәисе Николай Канавин.

Кунаклар арасында лотерея уены да узды, аның җиңүчесе нейрочелтәр ярдәмендә үз картинасын булдыру һәм аны кич азагында инде бастырылган килеш күрү мөмкинлеге алды.

Алдан ук оештыручылар вәгъдә итүләренчә, күргәзмә шактый уникаль иде, ифрат заманча булуы белән дә игътибарыбызны җәлеп итте. Барлык кунаклар исә Сергей Душковның авторлык кухнясы сыйларыннан да авыз итә алды.

Сергей Волковның күргәзмәдә тәкъдим иткән фотолары: нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган сурәтләр

Фото: Ясалма фәһем нигезендә булдырылган календарь айлары сурәтләнеше

Фото: Кышкы айларның сурәтләнеше. «Календарь» сериясеннән

Фото: © Кышкы айларның сурәтләнеше. «Календарь» сериясеннән

Фото: «20 гүзәл хатын-кыз образы» сериясе

Фото: «20 гүзәл хатын-кыз образы»

Фото: «20 гүзәл хатын-кыз образы» сериясенең дәвамын күрәсез

Фото: «Парящие замки» фэнтэзи сериясен күрәбез





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.