Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Бердәм Россия» праймеризы: кемнәр депутат булырга тели, һәм алар нәрсәләр тәкъдим итә?

0 296

Татарстанда праймериз – алдан тавыш бирүгә депутатлыкка кандидат буларак теркәлү төгәлләнде. Билгеле, барлык депутатлар да диярлек «Бердәм Россия» партиясеннән булгач, бу праймериздан чыгып, Дәүләт Советына кемнәр барачагын анализларга була. Республика парламентына барырга теләүчеләр арасында татар дөньясында билгеле булган кешеләр, шулай ук район башлыклары исемнәрен барладык, аларның ниятләрен белештек.

Кемнәрдер депутат булу ихтималына әле «суга чәнечке белән генә язган» кебек рәвештәрәк сөйләсә, кайберәүләр үзләренең шансларын югары бәяләп, депутат була калсалар, нәрсә эшләргә җыенуларын анык белә.

Документларны тапшыру 8 майга кадәр озайтылды, гәрчә башта ул 25 апрельгә кадәр билгеләнгән иде. Димәк, кичә халык мәнфәгатьләрен кайгырту буенча югары мөнбәрдән чыгыш ясарга теләүчеләр өчен теркәлүнең соңгы көне иде. Сайлаучылар өчен тавыш бирү вакыты – 20 майдан 26 майга кадәр. 27 майда праймериз нәтиҗәләре билгеле булырга тиеш. «Бердәм Россия» партиясеннән 7нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булып кемнәр барачагы төгәл билгеле булачак. Ә Дәүләт Советына сайлау 2024 елның 8 сентябрендә үткәрелә.

Тавыш бирүдә катнашучының һәркайсы ничек тәкъдим ителүне үзе билгели: партия исемлеге буенча яки бер мандатлы округ буенча. Дәүләт Советында 100 депутат: 50се партия исемлеге буенча сайлана, калган 50се – бер мандатлы округлар буенча.

Әйтергә кирәк, исемлектә 6нчы чакырылыш депутатларыннан тыш, яңа исемнәр дә күп күренә, татарлар да байтак. Милли мохиткә якын торучылар, күп тавыш җыеп, сайлауга уза калса, парламентка «яңа кан» килеп, милли мәгарифкә, мәдәнияткә, авыл тормышына яңа сулыш өрерләр әле, дип, бик тә өметләнәсе килә.

Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Илшат Әминов («ТНВ» директоры), Камил Нугаев, Римма Ратникова, Айрат Зарипов, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (опера-балет театры директоры), Азат Хамаев, Лотфулла Шәфигуллин, Эдвард Абдуллаҗанов, Мөслимә Латыйпова, Таһир Һадиев кебек күп еллар депутат булучылар барысы да праймеризда катнаша.

Дәүләт Советының хәзерге депутатларыннан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы да праймериз исемлегендә күрергә була. Ул моңа кадәр парламентка партия әгъзасы булмаса да, партия исемлегендә үткән иде, Дәүләт Советында ул «Бердәм Россия» фракциясендә. Бу юлы да ул «партиянең тарафташы» (сторонник партии) буларак катнаша. Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин «Бердәм Россия» әгъзасы буларак праймеризда катнаша. Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева да исемлектә.

«Бала-Сити» директоры Альбина Насыйрова праймериз исемлегендә юк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алдан тавыш бирүдә катнашуны үзе өчен «сынау» дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Үзеңнең сайлаучыларың алдында җаваплылыкны тоеп, милләт үсешенә бәйле, гомумән, милләтара мәсьәләләрне күтәрә алу мөмкинлеге бу. Бүгенге көндә иҗтимагый оешмаларның милләтара татулыкны, конфессияара татулыкны саклауда рольләре әйтеп бетергесез зур. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе буларак әйтә алам: Татарстаннан читтәге милләттәшләребезнең карашлары Казанга төбәлгән. Татарстанда милли мәсьәләләр буенча алып барылган эшчәнлек үрнәк булып тора. Милләттәшләребезне Татарстанга тартырга кирәк. Иҗтимагый оешмаларның роле турында әйтсәк, мәсьәләләрне югары яссылыкта күтәрергә тиешбез. Праймеризда катнашу, депутатлыкка тәкъдим ителүем белән югары даирәләрдә ул мәсьәләләрне күтәрә алачакмын, – диде ул.

«Халык белән эшне дөрес алып бару, кануннар белән хәл итү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора»

Элек конгресста эшләп киткән, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да кандидатлар исемлегендә.

– Алдан тавыш бирүгә кандидатурамны куеп карадым. Парламент һәрдаим көчле составы белән бөтен позицияләрне, иң беренче чиратта, республика мәнфәгатьләре һәм илебез иминлеге өчен юнәлдереп эшләделәр. Чын мәгънәсендә үзебезнең яхшы гына юнәлешләр бар. Республиканың алда булуы чыннан да парламентның да шундый дөрес һәм матур форматта эшләвеннән, үзебезнең мәнфәгатьләрне дөрес итеп күрсәтә алу һәм аларны яклаудан тора.

Хәзерге эшчәнлек милләтара, динара татулыкны саклау юнәлешендә. Ассамблеянең төп эше дә шуннан гыйбарәт. Үзебезнең составка кергән барлык милли оешмалар белән эшчәнлекне алып барабыз. Четерекле мәсьәләләр килеп чыкканда, аларны хәл итү юлларын эзләү кирәк. Миграция сәясәте, читтән килгән эшчеләрнең монда адаптация мәсьәләләре бар. Татарстанда яшәгән барлык халыкларның милли хәзинәләрен саклау – телне үстерү, мәдәниятләрен дөрес форматта алып бару мөһим. Милли мәдәният кенә түгел, төрле халыкларның Россия законнарына буйсынып яшәве буенча эшчәнлекне алып барабыз. Парламент кысаларында бу мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлыйбыз.

Фото: © Салават Камалетдинов

Читтән булган басымны карыйк: оппонентларның төп теләге – Рәсәйнең эчке халәтен көчсезләндерү, милләтара мәсьәләләрне куерту. Моны Интернет киңлекләрендә дә күп күрәбез. Халык белән эшне дөрес алып бару, кануннар белән хәл итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Депутатлыкка узу уңай хәл ителгән очракта, шушы юнәлештә эшчәнлекне алып барырга исәплибез, – диде ул.

«Шансларым югары» дип кистереп әйтмәде Ренат Вәлиуллин. «Бары тик сайлаучылардан гына тора, беркем дә фаразлар әйтә алмый. Халык сүзе, халык билгели, халыкның төп позициясе дә шуннан килеп чыга», – диде.

«Еш кына шундый проблемага килеп төртеләм: законнар тиешле дәрәҗәдә эшләми»

Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов та «праймеризда катнашу – ул бит әле депутат булу дигән сүз түгел» дип башлады сүзен. Шулай да, аның депутат булса, тау кадәр бурычлары инде әзер. Әле аларны парламент утырышларында депутат Фәттахов чыгышыннан ишетергә насыйп итсен Ходай.

– Праймеризда катнашу ул – позицияңне белдерү, иҗтимагый-социаль тормышка, сине борчыган проблемаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Төп әйбер шул.

Мине борчыган мәсьәләләр бик күп: милли мәгариф, мәдәният, фән, милләтара мөнәсәбәтләр – ул өлкәдә шактый тәҗрибәм бар.

Еш кына шундый проблемага килеп төртеләм: бу өлкәдә законнар тиешле дәрәҗәдә эшләми. Без аңлыйбыз: Россия белән без бер хокукый киңлектә, нигездә федераль законнар хакимлек итә. Әмма ләкин Татарстан Дәүләт Советының шул законнарны я кабул иттерергә, я үзгәртергә дигән закон чыгару инициативасы мөмкинлеге бар. Дәүләт Советы бу мәсьәләне күтәрә алыр иде. Әйтик, милли-мәдәни мохтариятләр турында закон. Ул 1996 елда кабул ителгән. 30 ел дигән сүз. Кайбер үзгәрешләр кертелсә дә, аның бик күп положениеләре искерде. Тормыш алга бара. Милли-мәдәни тормышта бик күп яңалыклар булды, аны концептуаль яктан карарга кирәк.

Мин үзем коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе буларак та әйтә алам: коммерцияле булмаган оешмалар турында бик әйбәт закон бар, күп нәрсә вәгъдә итә торган закон, әмма ул законның күп нигезләмәләре эшләми. Димәк, закон норматив документлар белән ныгытылмаган. Депутатлар моңа игътибар итәргә тиеш.

Күптән түгел Россиядә икенче укылышта креатив индустрияләр турында закон кабул ителде. Анда да шул ук хәл. Бик матур закон, күп ярдәм ышандырыла, ләкин проблема законнарның конкрет үтәлешенә депутатларның игътибар итмәвендә. Ә закон үтәлмәгәч, нәрсәгә кирәк аны кабул итәргә? Депутатларның бу – игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Әлбәттә, мине борчыган мәсьәләләр күп. Авыл җирендә татар мәктәпләре язмышы, югары мәктәпнең чамадан тыш коммерциягә корылуы. Бу өлкәдә эшләүче буларак әйтә алам: бик күп талантлы яшьләр бюджет оешмаларына керә алмый. Кайбер уку йортларында, әйтик, вокал булсын, 1 бюджет урыны. Ничек инде бик талантлы була торып та, авыл баласы 300 мең сум түләп укырга керсен?! Керә алмый, әлбәттә. Депутатлар шуңа да игътибар итсен иде. Депутатларның башка мөмкинлекләре дә бар. Шул ук парламент тыңлаулары.

Мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – Татарстанда музыкаль индустрия торышы. Мәсәлән, Дәүләт Советының бер парламент тыңлауларын шуңа багышларга мөмкин булыр иде. Мин озак еллар продюсерлык өлкәсендә эшлим бит. Бу өлкәдә килеп чыккан бик күп проблемаларның нигезе хокукый проблемага барып тоташа. Бу өлкәдә әле тиешле норматив законнар юк. Моннан хәтта 10 ел элек Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә продюсер эшчәнлеге турында закон проектын тикшерә башлаганнар иде, әмма ул тукталып калды. Минемчә, бу проблемага яңабаштан игътибар итәргә вакыт җитте.

Менә сезнең миннән интервью алуыгыз да – проблемаларга игътибар итүнең бер формасы, – диде Рифат Фәттахов.

Праймеризда катнашучыларга үзләре турында видеороликлар җибәрү шарты куелган. Рифат Фәттахов шул видеопрезентациясе белән дә уртклашты.

«Ә нигә әле депутат вазифасында эшләмәскә, ул очракта мөмкинлекләр дә күбрәк булыр иде» дип уйладым»

Депутатлыкка каләм ияләре дә дәгъва итә. ВГТРК филиалы «Татарстан» ГТРК журналисты Дмитрий Второвның 2004-2009 елларда депутат кәнәфиендә утырып караганы булса да, блогер, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире урынбасары, «Именно Шулай» телеграм-каналы хуҗасы һәм «Татарстан муниципалитетлары» цифрлы мәйданчыгы җитәкчесе Рәсим Хаҗиев депутатлыкка кандидат буларак документларын тәүге тапкыр тапшыра.

Фото: Рәсим Хаҗиев тарафыннан тәкъдим ителде

– Миңа үземнән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр: «Әйдә, син ник барып карамыйсың, барыбер депутат эшләрен башкарып йөрисең, барырга кирәк», – дип еш кына әйтәләр иде. Менә шул киңәшне истә тотып, «җәмәгать эшләрендә күп катнашам, ә нигә әле депутат вазифасында эшләмәскә, ул очракта мөмкинлекләр дә күбрәк булыр иде» дип уйладым. Шансларымны югары бәялим.

Муниципалитетларда хәл ителмәгән сораулар бик күп. Мәсәлән, дәүләт программалары буенча тракторлар, техника бирәләр. Ә кирәк-яраклар белән тәэмин итү, трактористка хезмәт хакы түләү, ягулык, ремонт мәсьәләләрен уйламыйлар. Халык та шундый сорауларны күтәрә.

Төрле программаларга керү буенча эшләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел: мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар дәүләт программасы буенча гына төзелә, юллар да билгеле бер халык саны булган торак пунктларда салына. Әйтик, халкы 100 кешедән ким булган авыллар бу мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга мөмкин. Парламентка узган очракта, муниципалитетларга депутат буларак ярдәм итәргә мөмкинлекләр ачыла. Ниндидер закон проектлары тәкъдим итеп, норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертеп, шулай ярдәм итеп булыр иде, – дигән ышаныч белән яши Рәсим Хаҗиев.

Дмитрий Второв нинди проблемалар борчыганын анык кына әйтә алмаса да, күңеленә социаль өлкә якын булуын әйтте.

– Бу бит әле – алдан тавыш бирү генә… Әгәр узсам, нинди закон кабул итәргә теләвем кайсы комитетта эшләүгә карый инде. Минем күңелгә социаль блок якын. Мәдәният, мәгариф, социаль сәясәттә министрлыклар белән төгәл хезмәттәшлек булырга тиеш. Бәлки, яңа закон түгелдер, ә кайсыдыр законнарны көчәйтергә кирәктер. Проблема, бурычлар аз түгел.

Шансларга килгәндә, сайлаучылар ничек хәл итәр инде. Минем эш ничә еллар парламент белән бәйле. 2005 елдан «Парламент хәбәрләре» тапшыруын алып барам. Парламент, комитетлар эшен актив яктыртам. Парламент журналистикасы ул шактый катлаулы, чөнки тамашачыларга законнарны, карарларны сәяси телдән гади телгә күчереп сөйләргә кирәк. Парламент эшчәнлеген яктыртуны дәвам итәчәкмен, – диде.

Кандидатлар арасында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевне дә күрергә була. Аның белән сөйләшеп булмады. «Мин Татарстанда түгел, эшлекле сәфәрдә, спектакль чыгарам, премьера алды, ыгы-зыгылы вакытым иде», – диде. Вакыты булмаган кешене бүтән җәфалап тормадык инде.

Праймериз исемлегендә 7 район главасы бар дип исәпләп чыгардык. Мамадыш башлыгы Анатолий Иванов, Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козлов, Зәй районы главасы Рәзиф Кәримов, Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов, Арча, Теләче главалары Илшат Нуриев һәм Нәҗип Хаҗипов, Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Главалар белән элемтәгә чыгу уңышсыз булды, дияр идем – Азнакай җитәкчесеннән 2 сүз ишетү бәхетенә ирештем үзе.

– Главалар праймеризда гел катнашалар инде алар. Парламентка барырга бик җыенмыйм үзе, – диде Марсель Шәйдуллин. «Димәк, муниципалитеттан китәргә уйламыйсыз?» – дигән сорауга: «Юк-юк», – дигән җавап килде.

Нәҗип Хаҗиповның бик мәшгуль чагына туры килдем.

– Бүген юк әле, Гөлнар, икенче вакытта чыгарсың, тагын язмыйча тормассыз әле, – диде Теләче башлыгы. Берничә көннән кабат шалтыратып карасам да, җавап булмады.

Алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның тагын берсе – ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов. Аның белән сөйләшә башлагач, ничектер уңайсызланганын тойдым. Әле депутат булмый торып, нәрсәдер әйтергә кыймады шикелле.

Фото: © Рамил Гали

«Алайса, башкарган эшләр ничектер шуның өчен генә булган кебек килеп чыга», – дип тыйнак кына җавап бирде. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, дигән принцип белән яшидер ул, бәлки, гаеп түгел. «Үтсәм, әйтермен», – дип вәгъдә бирде.

Исемлектә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллиның улы Альберт Хөснуллинны күрергә була. Ул «ИК «Инвестор» оешмасында системалы инженер вазифасында эшли икән. Һәрхәлдә, сайттагы биографиясендә шулай дип язылган.

Праймеризда үзен депутатлыкка тәкъдим итүче татарлардан шулай ук Данис Зарипов, Рәсим Баксиков, Фирая Сабированы билгеләп үтәргә мөмкин.

Россиянең атказанган спорт мастеры, алкалы хоккей буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов документлар тапшырган вакытта: «Татарстанда һәм, гомумән, илдә физик тәрбия һәм спорт үсеше белән шөгыльләнергә телим. Балалар хоккена игътибар юнәлтергә уйлыйм. Спорт корылмаларын арттыру мөһим», – дигән. Шулай ук, Данис Зарипов ата-аналардан да, конкурс аша сайланмагач, балаларына шөгыльләнергә урын булмавы турында мөрәҗәгатьләр килүен әйткән. «Күбрәк секция һәм клублар ачылып, һәр бала спорт карьерасында икенче шанска ия булсын иде. Спортны үтемле итәргә кирәк», – дип сөйләгән ул. Бу хакта https://tatarstan.er.ru сайтында чыккан яңалыкта язылган.

Алдан тавыш бирүдә махсус хәрби операциядә катнашучы 7 кеше исәпләнә, шул исәптән, Россия Герое Рәсим Баксиков, махсус хәрби операция зонасында булган Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев. Бу категория кандидатлар өчен документларны электрон форматта гына тапшыру рөхсәт ителгән булган. Башка кандидатлар видеопрезентация әзерләргә тиеш булса, бу категория агитация материаллары әзерләүдән азат ителгән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, оештыру комитеты карар чыгарганчы, аларга автоматик рәвештә җыйган тавышларының тагын 25 процент өлеше кадәр тавыш өстәләчәк, дип аңлата «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Ул, шулай ук, соңгы 4 елда партия праймериз процедурасын электрон тәртиптә уздыруын искәрткән. «Бу – өстәмә чыгымнардан коткарды, элек участоклар арендаларга, бюллетеньнар бастырырга, хисап комиссияләре әгъзалары хезмәте өчен түләргә туры килә иде. Иң мөһиме – блокчейн технологиясе 100 процент нәтиҗәнең дөреслеген раслый. Шуңа күрә бөтен кандидатлар үзләренең активлыгына һәм танылган булуына гына исәп тота ала», – дигән ул электрон тавыш бирүнең өстенлеге турында.

Демография мәсьәләләре – көн кадагында торган мөһим сораулар исемлегендә. Бала табуны арттыру, абортларны киметү турында еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә «АВА-Казан» клиникасының генераль директоры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы, гинеколог, репродуктолог Фирая Сабированы кандидатлар исемлегендә күрү әллә ни гаҗәп түгел. Аллаһ насыйп итеп, Фирая ханым депутат була калса, баш калкыткан демография проблемалары бик тиз шиңәр, дип ышаныйк.

Сайттан күренгәнчә, алдан тавыш бирүгә барлыгы 343 кандидат документ тапшырган. Кандидатлар өчен республикада теркәлгән теләсә кайсы гражданин тавыш бирә ала. Тавыш бирү хокукын алу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан тавыш бирү сайтында теркәлү мөһим.

Йомгаклап, шуны әйтергә була: Дәүләт Советының булачак составы, яңа депутатлар килеп, шактый яңарыр дип фаразларга була.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.