Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Гомере бетмәгән баламның. Иң мөһиме – үзе исән, дип сөендем»

0 48

Фидаил белән очрашырга дип, Югары Бирәзәгә бардык. Шул аралардагы туктаусыз яуган кар бу авылны да кызганмаган. Алдан аңлатып җибәргән юнәлеш буенча барып, авыл уртасына да җиттек, тауны да җилле генә мендек, дисәк... Аның тавы алда булган икән әле. Трактор үтәргә өлгермәгән, таудан машина түгел, җәяүле дә көчкә йөрерлек. Без барасы өй дә авылның икенче башында ук булып чыкты. Тәмам хәлдән тайдым.

Юк, бу – юллардан зарланып язу түгел. 2 култык таягы белән йөргән бер аяксыз Фидаил ничек үтә икән бу урамнан? Аның өчен күңел борчылды. Әле үзен күрмәгән, телефоннан гына аралаштык. «2 көн төшкә кадәр өйдә булмыйм. Арчага барасы бар. Документлар артыннан йөрим», – дигән иде ул. Ничекләр барып, ничекләр кайтып җитте икән?

Дуслар булу – зур байлык

Ишек тавышына әнисе каршыга ук чыкты. Беренче булып аңа шул сорауны бирдем. Аннан бүлмә ишеге янында елмаеп басып торган Фидаилгә күз төште. Шуның кадәр чибәр, мөлаем, ягымлы карашлы егет. Тыйнаклыгы, сабырлыгы, кыюсызлыгы йөзенә үк чыккан. Йөзе, иреннәре елмайса да, күзләрендә сагыш. «Эх, бигрәк яшь бит», – дип эчтән генә күңел өзгәләнде.

– Дуслары әйбәт аның. Алар бик булыша. Үзе укыган мәктәп укытучылары да ярдәменнән ташламый, – диде Илмира ханым.

Шундый дусларың булу – үзе зур байлык инде. Мондый байлыкны акчага салып исәпләсәләр, Фидаилне «миллионер» дияргә була.

Аның туганнан туган апасы – безнең хезмәттәшебез. «Армиядән кайтканына әле генә бит», – дип өзгәләнгән иде ул. Энесенә мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китәргә повестка килүен белгәч, елый-елый озатты, аннан һәр көн түземсезлек белән хәбәр көтте.

Үзем шуларны искә төшерәм, үзем Фидаил белән сөйләшәм. Бүгенге көннән түгел, балачагыннан башладык сүзне. 4нче сыйныфны авылда укыганнан соң, 5нче сыйныфка Өчиле мәктәбенә китә ул. Анда 9нчы сыйныфка кадәр укый. «Минем укучым Фидаил, – дигән иде аның укытучысы Халидә Вафина. – Кыска вакытлы ялга кайткач, мине күрергә дип, авылга менгән. Арчага төшеп киткәнемне белгәч, мине эзләп Арчага кадәр төшкән. Шунда очрашып күрештек. Искиткеч тыйнак, акыллы укучым ул. Аның турында миндә бары җылы хисләр генә».

Аннан егет «Үрнәк агросәнәгать көллияте»нең Арча филиалына укырга керә.

– 2 һөнәр үзләштердем, – диде Фидаил. – Ташчы һәм эретеп ябыштыручы. Эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Аннан армиягә алындым. Ивановода хезмәт иттем. Һава-десант гаскәрләрендә. Кайткач, башта Казанда эшләдем, 2020 елның декабрендә мегафермаларга тимер конструкцияләр эшләү белән шөгыльләнүче «ТехноАрск» ширкәтенә эшкә урнаштым. Мобилизацияләнеп, шуннан махсус хәрби операция барган зонага киттем. 2022 елның 26 сентябре иде ул...

«Аякны кисәргә туры килде»

Нәкъ 1 елдан, 2023 елның 24 октябрендә ул миномет утына эләгә һәм каты яралана.

–Без 5 кеше идек. Бер позициядән икенчесенә күчкәндә, безне квадрокоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан бәрә башладылар. Дүртебез яраланды, 1 егет һәлак булды. Кукмараныкы иде. Аяк тулысынча яраланды, госпитальдә кисәргә туры килде. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, 5 көннән Мәскәүгә күчерделәр. Авылдашым Салават Шәмсетдинов та безнең ротада иде. Ул һәм үзебезнең рота егетләре булышты инде, – диде Фидаил.

Әнисе Илмира ханым 2 тапкыр Мәскәүгә госпитальгә бара.

– Улым протез куйдырырга тагын Мәскәүгә китә. Мин тагын барам әле, үзен генә калдырмыйм. Рәхмәт, улым эшләгән «ТехноАрск» ширкәтеннән булыштылар, машина бирделәр, үзләре дә барды. Бу юлы да ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Аларга рәхмәттән башка нәрсә әйтергә мөмкин? Баласы өчен бөтен барлыгын бирергә әзер булган ана исеменнән көн дә рәхмәтләр укыйм үзләренә. Сүз уңаеннан әйтми кала алмыйм, аларның ярдәмнәре моның белән генә бетмәде. Фидаил киткәч, өйгә су керттеләр, бәдрәф ясадылар, мунчаның мичен алыштырып, төзекләндереп бирделәр. Исемнәрен дә языгыз – Нәҗип һәм Назыйм Гатауллиннар. Рәхмәтләр яусын, эшләре уңышлы барсын, минем улымны олылаган кебек аларны да олыласыннар, – диде ул.

Ә хезмәттәше әйтүенчә, Фидаилнең башта әнисен дә, коллегаларын да борчыйсы килмәгән. «Безгә яралануы турында әйтмәде дә ул. Агачтан егылып төштем, аякны сындырдым, дип ялганлады. Борчырга теләмәде. Шикләндек. Ничек инде аякны сындырганга Мәскәүгә җибәрерләр икән? Шундый уй туды башта. Ныклап сорагач кына әйтми булдыра алмады. Әнисенә генә сиздермәскә кушты».

«Улым икенче тапкыр туды»

Әни йөрәге сизми каламы соң? Белеп алу белән Мәскәүгә китә Илмира.

– Исән-сау калды улым. Икенче тапкыр туды. Авыр хәлдә иде. Яу кырыннан бераз соңрак алып чыксалар, беткән булыр иде. Күпме кан югалткан бит ул. Гомере бетмәгән баламның, – ди ул. – Аягын кисүләре турында ишеткәч, иң мөһиме – үзе исән, дип сөендем.

Илмира ханым 4 баланы аякка бастыра. Башта Казахстанда яши ул. Аерылып кайтканда, олы кызы Нинага 14 яшь кенә була, Таня белән Женя – сабыйлар гына әле. Монда кайткач, Илмира фермага эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. Яшьтән белгән егете Фирдинатка кияүгә чыга, уллары Фидаил туа. Хәзерге вакытта олы кызы Нина да әнисе янында яши, аның терәге, киңәшчесе, ярдәмчесе.

– Минем әни белән Фирдинатның әнисе дуслар булган. Без дә аралаша идек. Тик язмыш безне ул чакта аерды һәм яңадан очраштырды. Фирдинат өйләнмәгән иде, 3 бала белән мине кияүгә алды, – диде Илмира. – Балаларны ул шунда ук үз итте. Кызлар да аны «әти» дип якын күрде. Өчесен дә укытты, һөнәрле итте, кияүгә бирде. Колхоз өй биргән иде. Шунда яшәдек. Хәзер ул уртак балабыз Фидаил исемендә. 6 оныгыбыз бар. Фирдинат кына юк. Күптән вафат инде.

Язмыш, язмыш... Кайларда гына йөртми, ниләр генә эшләми адәм баласы белән. Шул уйлар белән, кырыйда кәнәфидә тыныч кына утырган Фидаилгә күз төшердем. Аның көтмәгәндә кайтып керү тарихы турында хезмәттәшем сөйләгән иде инде. Үз авызыннан да ишетәсем килде. Елмаеп куйды.

– Самолеттан төшкәч таксига утырдым да туганыбыз Илфира апаларга (хезмәттәшемнең әнисе) киттем. Буранлы вакыт. Кичке 9лар тирәсе. Домофон төймәсенә бер бастым, ике –, дәшүче юк. Аннан Илфира апа дәште. «Мин бу, Илфира апа», – диюгә: «Һай, Фидаил», – дип трубканы куйды да яныма йөгереп төште, – дип искә алды егет ул көнне.

– Кич безгә шалтыраттылар. Видео аша. Янында Фидаил утыра. «Мәскәүдә мин, Фидаил янында», – ди Илфира апа. «Ничек анда булырга мөмкин, авырып торам, дигән иде бит», – дип уйлыйм үзем. Шунда Фидаил: «Әни, мин кайттым», – диде. Сөенүләремне белсәгез... Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне Фидаил 3 чәчәк бәйләме белән кайтып керде. Үзе култык таяклары белән, үзе чәчәкләр турында да онытмаган. Артында – иптәшләре. Алар булышкан. Ул көнне бездә бәйрәм булды.

Анысы үтеп китте. Шушы көннәрдә Фидаилне тагын бер зур сынау көтә – протез куячаклар. Боттан ук юк бит аягы, уңышлы гына була күрсен.

– Әйбәт үтәчәгенә ышанам, – диде Фидаил сабыр гына. – Мине үземнең оешмада көтәләр. Киләчәктә дә эретеп ябыштыручы булып эшләргә уйлыйм.

«Фидаилгә утырып башкара торган эш бирәбез»

Фидаилнең хезмәттәшләре белән дә сөйләшеп алдым.

– Фидаил тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итте. Бик эшчән, булдыклы, тыңлаучан егет. Бөтен кушканны башкара. Даими әнисе белән элемтәдә тордык. Ул бездән берни сорамый, әмма без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әле күптән түгел генә Фидаил үзе дә эш урынында булып китте. Бик озаклап сөйләшеп утырдык. Протез куеп кайткач, үз урынына чакырдык. Хезмәт урынын саклыйбыз. Утырып башкара торган эш бирәбез, – диде «ТехноАрск» ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.

Редакциядән: Без Фидаил Габдрахманов белән 8 февральдә очраштык. 10 февральдә ул Мәскәүгә китте. Эш урыныннан машина биргәннәр. «Кайтканда да әйтерсең, самолетта азапланып йөрмә», – дигәннәр. Нинди изге күңелле кешеләр бар бу дөньяда. Алар менә шулай авырлык килгәндә сынала.

«Арча хәбәрләре» журналисты Гөлсинә Зәкиева





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.