Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Остеопатның сизгер куллары нинди чирләрне дәвалый?

0 103

Мең дә бер чирне дәвалаучы табиб дигәндә, күз алдына остеопат килеп баса. Балачактан бирле аларның иң тоемлы куллары, могҗизага тиң дәвалау ысуллары турында ишеткәнем бар. Остеопатта дәваланучылар төрле чирләрдән арынуларын сөйли, дистә ел бала алып кайта алмыйча интеккән хатыннар балага узарга сәләтле була, гомер буе сызлаган арка башка борчымый, гәүдәнең барлык кәкре җирләре нәкъ остеопаттан соң турая.

Татар тотып карамый ышанмас. Бу хәлләрнең хаклыгына инану өчен, остеопатка «приемга» барып карарга булдым. Ни рәвешле эшли икән алар?

Остеопатның исеме – Салават Вәлиев. Аның белән без иртәнге 8дә клиникасы янында урамда күрештек.

Салаваттан: «Урамда үтеп баручының кайсы җирендә нинди проблема бар икәнен күз белән карап әйтеп бирә аласызмы?» – дип сорадым. Ул исе дә китмичә, һәр узучының диагнозын әйтә башлады. «Әнә, кызыл итәкле апаның бер аягы икенчесенә караганда кыскарак кебек тоелды. Ул оча сөягендә проблемалар барлыгы турында сөйли. Әнә бу егетнең аяк табаны яссы. Шуңа аның гәүдә тотышы да дөрес түгел», – ди.

Аннары без кабинетка үттек. Бүлмә уртасында кушетка тора. Иң элек остеопат кул бармакларын идәнгә тидерергә кушты. Ул арканың ни рәвешле бөгелгәнен тикшерде. Гәүдә һәм арка тотышы дөресме, я түгелме икәнен ачыклады.

«Кайсы җиргә зарланасың?» – дип сорады. Мин исә сул як җилкәгә, муенга күрсәттем. Салават брекетлар кигәннне күреп, биткә, казналыкка остеопат дәвалавы кирәк булуын әйтте. Чөнки брекетлар тешләрне селкетеп, мускулларның катуына китерә икән. Тик мин арка белән бәйле булган проблеманы мөһимрәк дип таптым.

Аннары кушеткага аркага ятарга әйтте. Остеопат берничә нокталарга басым ясады. Аякларны селкетеп карады, аяк табанын карады, аннары башымны куллары белән 10 минут буе тотып торды, ике кулы белән диафрагмага баскалады.

Соңыннан организмдагы проблемаларны әйтеп бирде. Тәмам бөтен балачакны искә төшерде, дисәк дә була.

«Сул аягыңны үкчәдә йөргәндә тарттыргансың», «балачакта аркаңа егылдыңмы әллә?», «син көн саен диярлек стресс кичерәсең, диафраграммаң бик нык кысылган», – ди. Һәм аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Стресс кичергән аркасында диафрагма кысыла да, күкрәк читлеген бөгелергә, кысылырга мәҗбүр итә икән. Шул рәвешле эчке органнар зыян күрә.

«Прием» остеопатта 1 сәгать барды. Шуның 45 минуты ул – дәвалау этабы. Анда ул тәннең билгеле бер нокталарына, муенның йомшак тукымаларына басып, уңга-сулга бора. «Сындырмаса ярар иде!» – дип теләп яттым. Нәкъ менә остеопатта: «Муеныңны борам мин синең!» – дигән сүзләр аеруча актуаль.

Приемның бәясе – 5 мең сум. Балалар өчен 3500 сум. Салават сүзләренчә, кешене 3-5 сеанс ярдәмендә дәвалап була. Мин бу сүзләрнең хак булуына ышандым, чөнки беренче сеанстан соң ук үзеңне башка төрле хис итәсең. Алдан мускулның активлыгын тоймаган җирне кинәт тоя башлыйсың, тәндә көч барлыкка килә, кәеф күтәрелә, йокылар кача.

Аннары Салават белән эңгәмә корып алдык.

Гади сүзләр белән әйткәндә, нәрсә ул остеопатия?

Остеопатка баш, буыннар яки умыртка баганасында авыртулар, сызланулар, көчсезлек, депрессив халәт, хроник авырулар булган очракта мөрәҗәгать итәләр. Остеопатия ярдәмендә әлеге симптомнар агымын җиңеләйтеп була.

Остеопатка яңа туган балаларны еш алып киләләр. Беренче айларда бала дөрес үсеш алсын өчен җәрәхәтләрне кисәтергә кирәк. Шулай ук өлкәнрәк балалар үсешенең тоткарлануы, сколиозлар, гиперактивлык белән дә китерәләр.

Остеопатия – организмга комплекслы якын килү. Без сизгер куллар ярдәмендә авыруның сәбәбен ачыклый, структураларның дөрес хәрәкәтчәнлеген торгыза алабыз. Организмның тормыш сыйфаты яхшыра.

Мәсәлән, пневмониядән соң үпкә авырлаша, җепселләр барлыкка килә һәм шуның аркасында үпкә өлкәсендә һәм аның тирәсендә тукымаларның метаболизмы бозыла һәм бу – алга таба сулыш алуның, ашказаны эшкәртүенең, йөрәк эшенең бозылуына китерә.

Остеопат нинди белем һәм күнекмәләргә ия?

Остеопат анатомияне яхшы белә һәм, үзенең сизгер куллары белән, теге яки бу проблеманың сәбәбен ачыклый һәм патологик йогынтыны бетерә.

Остеопатиянең берничә төре бар:

  • баш сөяге һәм каты ми кабыгы белән эшләү;
  • структуралы – ул буыннар, умыртка һәм мускул-бәйләнеш аппараты белән эшләү. Йомшак техника буларак остеопат трастлар (хрустлар) кулланырга мөмкин, трастлар куркынычсыз һәм бернинди зыян китерми.
  • висцераль (эчке органнар белән эшләү).
  • Остеопатиядә кулланыла торган методикалар күпкырлы һәм пациентлар белән 1 генә сенас эшләп булмый. Организмда бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Умыртка баганасын гына төзәтеп, орган яки баш сөяге проблемасын бетермәсәк, проблема кире кайтачак. Шуңа күрә бу бәйләнешләрне аңлау һәм пациент проблемасын дөрес чишә белү мөһим.

    Остеопатка мөрәҗәгать итү буенча күрсәтмәләр?

    Остеопатия һәркемгә кирәк. Абсолют сәламәт булган кеше җир йөзендә юк. Макро-микроэлементлар җитмәү, туклану бозылу, җәрәхәтләр, стресс, интоксикацияләр булганда, организм энергияне сарыф итә, һәм организмда авыртулар барлыкка килә.

    Остеопатияне дәвалауның өстенлекләре шунда ки, ул экологик яктан чиста, даруларсыз дәвам итә. Остеопат сезгә күп дигәндә дөрес тукланырга, витаминнар курсын эчәргә һәм аерым сайланган күнегүләр ясарга тәкъдим итә.

    Шулай ук, остеопатиягә каршы күрсәтмәләрне дә әйтеп узарга кирәк.

  • Бу барлык авыруларның кискен чорлары.
  • Онкология авырулары (ремиссиядә онкологта остеопатка кабул итү мөмкинме-юкмы икәнен ачыкларга кирәк).
  • Кан авырулары.
  • Йогышлы авырулар.
  • Баш мие кан әйләнеше кискен бозылганда.
  • Яңа кичергән операцияләр.
  • Бала табу. Бала тапканнан соң 40-60 көннән соң гына остеопатка килергә киңәш ителә.
  • Ничә остеопатия сессиясе үткәрергә кирәк?

    Һәр кеше өчен сеанслар саны индивидуаль, кемгәдер 1 сеанс аның проблемасын хәл итү өчен җитәрлек булачак, кайбер авыр очракларда остеопатта озак вакыт күзәтелергә тиеш. Проблеманы чишү өчен уртача 3-4 сессия җитә.

    Мин үз пациентларыма дәваланудан соң остеопатка елына 2-4 тапкыр барырга киңәш итәм, чөнки яңа авыртулар формалашуга китерә торган факторлар бар.

    Кайбер кешеләр остеопатия «шарлатанлык» дип уйлый.

    Яхшы белгечкә эләккәч, кешеләрнең авыртулары бетә, тормыш сыйфаты яхшыра, һәм алар остеопатиягә ышана башлый. Мин укыганда, безнең төркемдә бик күп табиблар бар иде. Аларда, остеопатия дарулар кебек барыбер ярдәм итми, дигән ышанулар булды. Тик нибары 2 семинардан соң, ягъни остеопатик дәвалауны үзләрендә сынап караганнан соң, без биргән күнекмәләрне кулланганнан соң, алар нәтиҗә күрделәр һәм үз фикерләрен үзгәрттеләр. Әлбәттә, остеопатлар һәрнәрсәдә ярдәм итә алмый, һәм, кирәк булганда, без башка табиблар белән бергә эшлибез.





    Все города России от А до Я

    Загрузка...

    Moscow.media

    Читайте также

    Новости Якутии



    Глава Якутии Айсен Николаев

    Частные объявления в Алдане



    Загрузка...
    Ria.city
    Rss.plus


    Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




    Алдан на Russian.city


    News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
    © News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.