Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Һәлакәттә гаепләнүче «ашыгыч ярдәм» машинасы шоферы: «Кеше гомерен коткарырга бара идек»

0 105

Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машинасы катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турындагы резонанслы җинаять эше буенча суд процессы турында «Челнинские известия» газетасы яза. Әлеге фаҗигадә «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе Илдар Дәүләтшин гаепләнә.

Бәрелүдән «ашыгыч ярдәм» машинасы янга ава

Юл-транспорт һәлакәте быел 6 февральдә кичке 20.43 сәгатьтә Вахитов һәм Сөембикә проспектлары киселешендә була. «Ашыгыч ярдәм» машинасы «Ауди А8» машинасы белән бәрелешә. Бәрелештән соң «ашыгыч ярдәм» машинасы икенче полосаны аерып торучы каймага, светофор һәм металл коймага барып менә һәм уң ягына ава. «Ашыгыч ярдәм» машинасы һәм иномарка йөртүчеләре, медицина хезмәткәрләре зыян күрә.

Һәлакәттә фельдшер Илдар Заһидуллинга бигрәк тә каты эләгә. Бәрелештән соң ул тәрәзәдән очып чыга, һәм аның өстенә машина ава.

«Машинаны күтәргәч, аның астында кеше ятканын күреп алдык. Аны тимер өеме сытмавы – чын могҗиза. Ир-ат канга баткан, авыр сулый һәм ыңгыраша иде. Тышкы билгеләре буенча ул шок хәлендә иде», – дип сөйләде шаһитлар. Ул 2 көн ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә реанимациядә ята. Соңыннан аны республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Хәзер фельдшер стационарда дәвалана.

Фельдшер Алина Шилкова да әлеге һәлакәттә җитди яралана.

«Төнге сәгать 1дә реанимациядә аңыма килдем. Бил, оча сөяге турысыннан умыртка баганам бик авыртты. Бөтенләй селкенә алмый идем: әзрәк күтәрелә дә, борыла да алмыйм. Мине ничек салган булсалар, шулай яттым. Соңрак табиб умрау сөягемнең теткәләнеп беткәнен һәм бик каты имгәнүем турында әйтте. Аннан 2 сәгать буе операция ясап, аягыма пластина куйдылар», – дип сөйләде ул.

«Ашыгыч чакыруга бара идек»

Алина Шилкова сүзләренә караганда, һәлакәткә очраганчы, әлеге «ашыгыч ярдәм» бригадасы экстерн чакыру алган.

«48нче комплекстан чакыру алдык. Кешегә сулыш алу авыр булган, күкрәк турысы авырткан, ягъни бу – йөрәк өянәге, инфаркт булырга мөмкин иде», – дип аңлатты ул.

Мондый очракларда бригаданың беренче бурычы: кешене тиз арада медицина учреждениесенә китерү. Регламент буенча шалтырату кабул ителгәннән алып авыруны табиблар кулына тапшырганчы 1 сәгатьтән артык вакыт үтәргә тиеш түгел.

«Без кеше гомерен коткарырга дип бара идек. Үземне берничек тә гаеплеләр рәтендә булырмын дип күз алдыма китермәдем», – диде судта Илдар Дәүләтшин.

«Ул җилбәзәк түгел!»

Тикшерү версиясе буенча, юл-транспорт һәлакәтендә «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе гаепле.

Утырышта гаепләү нәтиҗәсе игълан ителгәндә, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Аяз Ризванов машина йөртүченең, ялтыравыклы маяклар белән йөрүче «ашыгыч ярдәм» машинасы белән идарә иткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, махсус тавыш сигналын кушмыйча, светофорның тыю сигналына хәрәкәт иткәнен ассызыклады. Машина йөртүче юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының үзенә юл бирәчәкләренә инанып тормаган. Машинадагы пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

Илдар Дәүләтшин юл йөрү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаепләнә. Хөкем карарын игълан иткәндә «җилбәзәк» сүзе яңгырады.

Иренә судта ярдәм итәргә килгән Регина мондый характеристика белән килешмәде.

«Без 17 ел бергә, 2 балабыз бар. Илдарны берничек тә гамьсез, җилбәзәк кеше дип атап булмый. Ул – бик җаваплы кеше. Берәр эшкә алына икән, ул аны җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Аның әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы буласы килгәнгә эшкә дә «ашыгыч ярдәм»гә китте», – диде Илдарның хатыны, журналистлар белән сөйләшкәндә.

Дәүләтшинның хезмәттәшләре дә аның турында бары тик яхшы итеп кенә сөйлиләр.

«Машина йөртүченең эш стажы да зур – 18 елга якын. Ул шәһәрне яхшы белә. Һәрвакытта да бик әйбәт йөртә иде», – диләр алар.

Илдар Дәүләтшин судта үз гаебен өлешчә таныды. Һәлакәт вакытында тавыш сигналын кушмаганны таный.

«Машинаның сигнализациясе өзелеп торып эшли. Бертуктаусыз эшләп тора торганы юк. Тавыш 20 секунд бара, аннан туктап ала. Кабаттан эшләп китсен өчен, аны машина йөртүче кабызырга тиеш. Шул сигналны кабызырга тиешле вакытта мин юл киселешендәге вазгыятьне күзләдем», – ди машина йөртүче.

«Каймага барып төртелдем»

Дәүләтшин сүзләренә караганда, ул 3 рәттәге машиналарның туктаганын күргән.

«Ауди» иң кырыйдагы, борылыш ясый торган полосада була. Әлеге рәттән туры китеп булмый, чөнки ул полосаларны аерып торучы каймага килеп төртелә, дип белдерә Дәүләтшин. Проспект реконструкциясе вакытында әлеге конструкторлык эше юл куркынычсызлыгын арттыру максатларыннан чыгып эшләнә. Шулай булуга да карамастан, чит ил машинасы йөртүчесе, проектировщиклар куйган киртәне әйләнеп үтеп, «ашыгыч ярдәм» машинасына килеп бәрелә. Барысының да бер мизгел эчендә килеп чыгуын «тизлек арттыру нәтиҗәсендә туган» дип аңлата Дәүләтшин.

«Ауди» машинасының йөртүчесе – Love Radio алып баручысы, Secret Room рестораны идарәчесе Александр Белоусов. Аның машина йөртү таныклыгы һәм ОСАГО полисы булмаган. Әлеге эш буенча ул шаһит буларак үтә.

Тикшерү версиясе буенча, «Ауди» машинасы йөртүчесе рөхсәт ителгән тизлек белән барган. «Ашыгыч ярдәм» машинасының тизлеге исә 44 км/сәгать булган.

Алдан булган тикшерү барышында Дәүләтшин бәрелешүдән качуның техник мөмкинлеген исәпләү өчен, видеотехник һәм автотехник экспертизаларны кабат үткәрү турындагы үтенеч белән чыга. Аны кире кагалар һәм аның бу гамәлләрен, тикшерүне озакка сузарга тырышуы, дип тә бәялиләр.

Дәүләтшин үзе эксперимент үткәрә һәм аны видеога төшерә. Ул шунда «Ауди» машинасы башкарган маневрны, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча эшләп булмавына инана.

Гаепләнүче сүзләренә караганда, «Ауди» машинасы йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы булмавы судта бөтенләй каралмаган. Аңа чит ил машинасы йөртүчесенең таныклыгы булмавын «тикшерү предметы түгел» дип хәбәр итәләр.

«Кеше машина йөртү таныклыгы да булмыйча руль артына утыра. Моның эшкә бер катнашы да юк, имеш! Ә минемчә, бар. Ул кичтә егет я җәяү атларга, я җәмәгать транспортына утырырга тиеш иде. Шул вакытта бу мәшхәр дә булмас иде», – дип Регина Дәүләтшина гаделсезлеккә ачулана.

Утырышта Илдар Дәүләтшин, стационар дәвалануда булган фельдшер Илдар Заһидуллиннан башка, барлык шаһитларны һәм зыян күрүчеләрне дә судка чакыруны таләп итте.

«Әлеге егеткә үзенең «Ауди» машинасын биргән кызның да судка килүен телим. Минем аңардан сорыйсым килә: аның машина йөртү таныклыгы булмавын белдеме икән ул?» – дип аңлатты Дәүләтшин.

Суд, гаепләнүченең әлеге фаҗига фигурантларыннан сорау алу кирәклеге турындагы гаризасын исәпкә алып, бу эшне карауны 24 июльгә кадәр кичектереп тора.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.