Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Исәп-хисап (Кәрим Кара)

0 48

Диспансеризация үтеп йөргәндә, флюрография аша эчке әгъзаларын төшерделәр дә, Гарифка кичекмәстән больницага ятарга боердылар врачлар. Имеш тә ашказаны шик тудырган икән табибларда. Дөрес, моңа кадәр дә Гарифка ашказаны үзенең кайдалыгын сиздергәләп торды. Саруы көя иде аның майлырак ризыклардан соң, я кунакта-фәләндә ике-өч йөз грамм тотып куйса. Әмма бу җәфадан котылу юлын өйрәттеләр аңа акыллы бәндәләр. Гади аш содасын өяләмә чәй калагы аласың да авызга озатасың, артыннан ярты стакандай су йотып куясың. Минутында ярдәм итә, шунда ук ашказан эшләп китә.

Ә бу юлы ник каныктылар соң әле аңа врачлар?Эш башланган чак, бу карлар эреп бетсә җир ачылыр, чүп-чарларны арчырга кирәк, бакча мәшәкатьләре борын төбендә. Табигатьнең иң матур мәлендә таш стеналар артында ят инде...

Күндәм кеше Гариф, карышырга уйламады. Мунча ягып керде, хатыныннан юл букчасын тутыртты. Эчке кием-салым, кырыну приборлары, тастымал, теш пастасы ише әйберләр җыйды. Хастаханәләрдә ятып караганы бар иде аның кайчандыр. Ниләр кирәк буласын чамалады.

Җитди тотындылар врачлар аны савыктыруга. Көн саен капельницалар куйдылар, уколлар кададылар. Сөйләгәннәре ашказан булды. Җентекләп Гарифтан нәрсә, ничек, кайчаннан бирле авыртулар сизгәнен ачыкладылар. Сәгатькә карап торып ниндидер шланглар йоттырдылар. Анысы бер зәхмәт икән, укшынып хәлдән тайды ир, йоткылыгы канап бетте.

Инде кайчан чыгаралар, кайчан котылам боларның газапларыннан дип йөргәндә, дәвалаучы врач кабинетына чакырып алып чолгау озынлык кәгазь тоттырды.

-Менә сиңа Казанга направление, барып тикшерелергә кирәк булыр,-диде.

Тикшерделәр башкала врачлары, аннан соң йөзенә бәреп әйттеләр: рак! Алай икән... «Кысла димәк...»-дип шаяртуга алырга булашты Гариф. Әмма үзенең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Язгы кояш яктысы сүрәнләнде, шундый җылы көндә аркасы туңганын тойды. Рак...рак...бар диләр иде шул андый чир. Ишетеп кенә белә иде аның хакында Гариф. Әллә ни исәпкә дә сукмый иде. Шул инде, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...

Бу кәгазьне Салихасына кайтарып тоттыргач, тагын бер кат үзенең нинди бәлагә тарыганын тойды Гариф.

-Я Раббым, нигә андый хәсрәтләргә саласың безне? Нинди гөнаһларыбыз өчен шулай утка саласың?-дип әрнеп еларга тотынды хатыны. Бераз тынычлана төшкәч, ирен беренче кат күргәндәй күзләрен ала алмады аннан, һәр әйткән сүзен йотып утырды, сиздерми генә кагылыплар алды. Гариф шикләнеп тә куйды: әллә йөзенә газраил үлем шәүләсен салганмы икән инде?

Төн авыр узды. Гадәт буенча, икесе ике бүлмәгә яттылар. Берничә ел элек аерым йоклый башлаганнар иде алар. Олыгая килә бер урынга сыеша алмый башлыйсың. Менә хәзер килеп уйлый Гариф, яшь чакта яраткан кызы белән бер кешелек тар гына караватта иркенләп төн чыгалар иде. Шулай гәүдәгә йока булдылармы икән? Әллә башка сәбәпәр булганмы?

Тоеп-сизеп ятты Гариф, хатыны шым гына мыш-мыш елый иде. Ниләр уйлаган була икән? Әллә ирен җәлләгән буладыр. Ни әйсәң дә, утыз елдан артык бер кыек астында гомер иттеләр. Артык кадере булмады анысы Гарифның. Баш булырга яратты Салихасы, әйткән сүзе закон булды, астан өскә таба карады барысына. Гариф турында сүз дә юк инде. Кайчак та уйлап куя, яшәргә хатынына гел комачаулады гына шикелле ул. Хәленнән килсә Салихасы аны сандыкка бикләп куяр иде дә, кирәк чагында гына алып файдаланыр иде, мөгаен. Менә әле дә шиге зур ирнең хатынынң аны җәләп энҗе күз яшьләре коюына. Үзенең алдагы тормышын күзаллап мышкылдыйдыр. Шту син, һәр әйткәнеңне йөгереп үтәп торган ышанычлы хезмәтчеңне югалт та...

Алай начар уйларга ярамый адәм баласы турында, синең никахлы хатының ич ул. Ә менә дөнья белән исәп-хисапны өзәргә вакыт җиткән шикелле аңа. Алдан ук төшенкелеккә биреләсе түгел әле. Әнә бит могҗизага тиң хәлләр булып тора тормышта. Урын өстендә торалмый яткан чирлеләр аякланып китәләр. Ракны дәвалау турында да күп язалар гәҗитләрдә, һәр атна телевизордан күрсәтеп торалар әнә. Врач әйтте бит, киләсе атнадан ныклы дәвалауны башлыйбыз диде. Өметне өзмәскә кирәк, шәйтан гына өметсез...

Казан читендә урнашкан онкология бүлегендә Гарифка химиотерапия билгеләделәр. Үзе яшендәрәк Арча фермеры белән ятты ул. Гариф янында теге бөтенләй бетәшкән иде. Әле үзенең көче-куәте сакланганга шатланып та куйды Гариф. Бөтенләй көрчеккә терәлмәгән ич ул. Хәзер медицина алга киткән, көчле дарулар уйлап табылган, врачлар да яман чир белән көрәшергә өйрәнгәннәр. Шәт Гарифны да адәм сүрәтенә кертерләр, шатланып кайтып китәр әле бу җәһәннәм оясыннан.

Дәва дигәннәре шул буламы икән ни...Кургаш асылынган алъяпкычлар кидереп бер аппарат астына салалар да берни сизмисең, тоймыйсың. Нурланыш үтеп керә имеш зарарланган әгъзаңа. Шулай да авыз тәмен югалтты Гариф. Утыра өстәл артына ир, ит капса да, кәнфит капса да берүк тәм. Әйтерсең чүбек чәйнисең, бер ләззәт алмыйсың ашаудан.

Күпмедер тотканнан соң, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул химия дигәненең дә чамасы була имеш. Ашкынып кайтты өенә Гариф, сагынып кайтты. Авыл кешесе өч көн читтә йөрсә абзарын сагына башлый ич ул. Үз өеңдә- үз көең, стеналар да дәвалый туган нигездә диләр. Дару төймәләрен кайда йотсаң да барыбер бит.

Көннәр үтә торды, һич тә алга таба китеш булмады Гарифның организмында. Киресенчә, хәлсезлек биләп алды бар халәтен, курку оялады күңеленә. Хатынының әйткән сүзләрен еш кабатлый торган булды ул. Нигә мин? Нигә миңа насыйп иткәннәр бу коточкыч чирне? Әллә башкалардан артык гөнаһ кылдымы ул, кешеләргә зыян салдымы, битараф булдымы кагылган-сугылган бәндәләргә? Телгә алырлык начарлыкларга бармады шикелле дә, бил бөкте, куллары эштән бушамады. Ара-тирә йоткалаганда кешеләрдән арттырмады. Колхозның кайбер нәрсәләренә кул сузгалады анысы, ике-өч капчык фураж , кош-кортка бодай, берничә печән түгәрәге кергәндер хуҗалыгына. Кешеләр белән сүзгә килмәде, ике кызын да яхшы тәрбияләде, хатынына ягымлы булды, карт-корыларга бушлай печән-утын китәргәләде. Вак-төякне бизмәнгә салып буламы соң? Монда адәм гомере турында сүз бара бит.Күңеле тулы әрнү, рәнҗү иде Гарифның...

Соңгы араларда йокысы да качты аның. Менә күзләрен йомып онытылыр да, үлем канатын җәяр гәүдәсе өстенә, уяна да алмый җаны аерылыр тәненнән.

Яшерен-батырын түгел, һич кенә дә үләсе килми иде аның. Инде рәхәткә тиенгәч кенә, муллыкка чыккач, үз-үзеңне кадерләр чакка җиткәч кер дә ят имеш салкын гүргә. Мәчет картлары әйтәләр дә аны, икенче дөнья бар анда диләр, кайгы-хәсрәт, чир- авыртулар юк имеш киләчәктә, җимеш бакчаларын гына иңләп йөрисең. Сөйләргә була аны, ә менә күңелнең ышанасы килми боларга, шик сарыла күңелгә. Ә бәлки, үләсең дә шуның белән тәмамланадыр барысы, төпсез караңгылык йотадыр җәсәдеңне. Хәер, анысы да юктыр, бернәрсә дә юк, уйлар да юк ичмасам...

Үз уйларында адашып пырдамсызга әйләнде Гариф, һәр нәрсәдән гаеп тапты, юктан да тавыш чыгарырга гына торды. Хатының йөреш-торышы ачуын чыгарды аның, һәр сүзен үзенә каршы кабул итте. Тирә-яктагылар гел начарлык кына телиләрдер төсле тоелды аңа. Хәл белешеп килгән кызларына ниндидер сәбәп табып тавыш чыгарды, кияүләренә күтәрелеп-бәрелде. Тегеләр тизрәк кайтып китәргә ашыктылар. Авылдашлары да хәл сорашканда икенче мәгънә салып әйтәләр кебек иде сүзләренә.

Үз-үзен җәлләп вакыты үтте аның. Бәхетсез булган икән ул бу җирдә, сизми-белми генә йөргән. Менә бүген зиратка итеп салсыннар, кем елар иде чын күңеленнән? Хатыны, кызларында өмет юк. Кеше алдында дип берничә бөртек яшьләрен ялтыратырлар. Кияүләр ят кешеләр, оныклар бәләкәй әле. Авылдашлар арасында бер телем икмәкне икегә бүләр якын дусты булмады аның . Хәзер кешеләр бит бер-берсенә бүре булып карыйлар. Гел акча, гел байлык уйларында, барысын өйгә ташыйлар. Кемдер турында уйлары юк берсенең дә. Гариф белән бер-бер хәл ишетсәләр:

-Шулаймыни? Әйбәт булган, Салихасын этләп чирләп ятканчы үлеп котылган. Берәр сөтле сыер алмакчы идем, синең танышлар арасында берәрсе сатмыймы?-дип сүзне минутында икенчегә борырлар иде. Кемдә нәрсә кайгысы...

Төннәр йокламый боргаланып ятканда, ят кунак үлемнең котылгысыз икәнен бар вөҗүде белән тойгач, кинәт бу хәлгә карашы үзгәрде Гарифның. Һәм уйлары эзмә-эзлекле нәтиҗәгә китерделәр.Бу дөньяга гариза язып, үз теләге белән килмәде ул. Ниндидер югары көчләр аңа җан өрделәр, гәүдә, акыл, хисләр бирделәр дә яшәргә мәҗбүр иттеләр. Менә хәзер килеп тә үз теләге белән китми ул фанилыктан. Кемнәндер гариза язып вакытын кичектерү турында сорап булмыйдыр. Боларның барысын да кайдадыр хәл иттеләр, берсүзсез үтәлергә тиешле гамәлләр. Гарифның тормышында еш кына вакыйгалар аның ризалыгын алып тормый гына тормышка ашырылдылар. Мәсәлән, улы Әхсәннең Афганда минада шартлаганын аннан сорап тордылармы әллә? Яисә чапкычка аягы эләгеп, үкчәсен кисеп атканда аның кичерешләре белән кызыксындылармы? Күп очракта бу тормышта шәхесне булачак факт каршына куялар. Син аны кабул итәсеңме, юкмы-анысы икенче мәсьәлә. Әлбәттә, карышырга, кан яшьләре түгәргә, бар дөньясына бәддога укырга була. Моның белән бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Менә Гариф яткан булсын инде шыңшып, үләсем килми дип самаклап. Ишетүче-күрүче булырмы?

Шуңа барысын разый булып кабул итәргә тиеш ул. Яшәгән елларга нәтиҗә ясаганда, ни нәрсәгә теше-тырнагы белән ябышып ята соң ул бу гөнаһлы дөньяга? Рәхмәтле булу дөреслеккә туры килер. Менә җиргә килеп фамилиясен теркәп китә ул. Кешелекнең тормышын белде, якты дөньяны күрде. Бу үзе бәхеткә тиң түгелме ни? Әлбәттә, гел аяз көннәрдән тормады гомере, кара көннәре күбрәк булгандыр, анысы бәхәссез. Эшләде дә эшләде, кара тирләрен түкте, тамак хакын хаклап үтте күп көннәре. Әмма бит шатлыклар да урап үтмәде аны. Балалар үстерде, оныкларын күрде, эшләгән эшләреннән канәгатьлек тойгысы алды. Гомумән, күпме могҗиза сагалый адым саен адәм баласын. Һәр елны кызырып пешкән җиләкне өзеп кабу, сарсаганда салкын чишмә суын йотлыгып туя алмый эчү, өздереп сайраган яз китергән сыерчыкны кинәнеп тыңлау. Әз түгел бу тереклектә шатлык мизгеләре. Бары аларны таба белү, күрә белү кирәк.

Аннан соң, калган гомерендә күргән кадәрлесеннән артыгы булырмы? Алда картлык зәгыйфьлеге, түшәктән тора алмаслык чирә таруың бар, аяклары йөрми, күзләре күрми, колаклары ишетми башлар. Шулар кала миннән дип зар еларгамы?Тәмам комың коелып, ашау, йоклау өчен генә яшәргәме? Аллаһ барысын белә, бик вакытлы сәфәргә тарткан ул Гарифны.» Блажен, кто не допил до дна…»

Җәй ае башланганчы йөрде әле Гариф авыл урамнарын иңләп. Бик ипле итеп очраган берсе белән аралашты, хатынына рәхмәт укып кына торды. Чирле кешене тәрбияләүләре ай-һай авыр шөгыль бит ул.

Соңгы сулышын алганчы йөзеннән елмаю китмәде аның. Тормыштан разый булып күзләрен йомды ир. Сирәкләр бирелгән кадәр гомер өлешенә канәгать булып хушлашалар. Гариф ул яктан чын-чынлап аптыратты авылдашларын.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.