Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Сәләт»нең «Туган тел» форумы: хаталы Мәрҗани һәм татарчага биемәгән сәлкешләр

0 910

Х юбилей сменада барлыгы 400 «сәлкеш» катнаша. Бер атна дәвамында «Сәләт»леләр 8 сәгатьлек уку-укыту программасын үзләштерәчәк. Форумда (5-11 сыйныфлар) 400 укучы катнаша. 

«Болгар – Туган тел»дә сәлкешләр «Зилант», «Канатлы Барс», «Саками» һәм «Арагил» командаларына бүленгән. Мин үзем «Сәләт» мохитеннән булмагач, нишләп командалар андый исем йөрткәнен аңламыйм. «Зилант» белән «Канатлы Барс» әле аңлашылса, «Арагил»лар, «Саками»лар бөтенләй ят сүзләр булып тоела. Интернетка ышансаң, Арагил – борынгы әрмән мифологиясендәге изге ләкләк, Гүзәл Ара патша хәбәрчесе, кырларны яклаучы. «Ә татарча сүзләр беткәнме икән?» дигән сорау туа.

Яшәү шартлары: ашау шәп, урыннар чиста түгел, Мәрҗани исеме хаталы!

Рәсми ачылышка кадәр 1 сәгать вакыт бар иде. Шул вакыт эчендә лагерь территориясен әйләндек. Быелгы форумның үзенчәлеге – ул чатырларның исеме. Һәр чатырга татар халкының күренекле шәхесләренең исемнәрен биргәннәр. Ул да булса Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев һәм башкалар.

Ә менә бер чатырның исемендә хата киткән. Шиһабетдин Мәрҗанинең исемен «Шиһәбетдин» дип язганнар. «Болгар – Туган-тел» форумы булгач, мондый хаталар минем генә күңелне төшермидер.

Бер чатырга кереп чыктым. Тимер караватта сырлы матрас, эченә кереп йоклый торган капчык, одеял, мендәр. Балалар үз киемнәрен чатырның теләсә кайсы почмагына өеп сала ала. Кызганыч, идәннәрнең чисталыгы турында кайгыртучы кеше юк. Бер тапкыр себереп, юеш чүпрәк белән сөртеп чыгасы килә. Ярар, иң мөһиме – атмосфера! Син – чатыр эчендә йоклыйсың һәм андый шартларда яшәп карау бәхетен татыйсың!

Оештыручы сүзләренчә, форумга бергә килгән дусларны махсус аералар икән. Бу – балалар үзләренә яңа дуслар тапсын өчен эшләнә. Беренче 3 көндә авыр булса да, 3 көннән соң алар ияләшә, ди.

Аннары безне иртәнге ашка алып бардылар. Бер тәлинкә ботка, батон яки ипи, нык баллы чәй. Янымда утырган бер сәлкеш сүзләренчә, иртәнге ашта, гадәттә, гел ботка ашаталар икән. Ә баланың лактозага аллергиясе булса – суда пешкән гиппоаллерген ботка.

Ә менә төшке аш әйбәт иде. Борщ, токмач һәм тавык итеннән кәтлит. Лагерьдә 4 мәртәбә ашау каралган: иртәнге, көндезге, кичке аш һәм төнгә берәр «сонник». 

Балалар табын артыннан торганда, үз артыннан җыештырып китә. Бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләрен чүп савытына алып чыгып ыргыта. Әлеге матур гадәт чатыр эчен җыештырганда да кулланылсын иде. 

Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәркайсына татар мәдәниятен үстерүдә үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирүче, бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелгән. Ул үз эченә тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне ала.

Катнашучылар: «Татар телен үстерә торган чаралар күрәсем килә»

«Болгар – Туган Тел» форумында 11 төбәктән укучылар катнаша. Шуларның берничәсе белән сөйләштем. Мөслим районыннан Азалия Мөхәммәдиева:

Миңа 15 яшь. Минем, гомумән, башка лагерьләрдә булганым юк. «Сәләт»кә беренче тапкыр килүем. Аны миңа бик яхшы җир дип әйттеләр. Беренче көн килгәч, моңсурак иде башта. Аннары инде ияләштек. Монда бик күңелле, биредә безне җырлаталар да, биетәләр дә, тәмле итеп ашаталар да. Моңсуланып ятарга вакыт та юк. Безнең районнан 4 кеше килде. Икебез – бер аланда, икебез – икенче аланда. Бергә булырга уйлаган идек, әмма килеп чыкмады, – диде ул.

Пермь өлкәсеннән Алинә Дускаева:

«Сәләт»тә мин беренче тапкыр. Миңа 16 яшь. Узган елны безнең мәктәптән 20 кеше Биләрдә форумда булып кайтты. Мин, кызганычка, бара алмаган идем. Бик барасы килеп калган иде. Бу елны укытучы Болгарга барырга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, бик теләп ризалаштым. Чатырлы лагерьдә булганым юк иде әле. Миңа мондый шартларда торуның нәрсә икәнен белү кызык. Биредә бик тәмле ашаталар. Ә тору шартларына килгәндә, һава торышы салкын. Мин салкынны яратмыйм. Бүген төнлә хәтта туңдык та. Ә болай лагерьның атмосферасы миңа бик ошый. Биредә бик күп позитив, энергия! Минем башка лагерьларда да булганым бар иде. Әмма «Сәләт»тә миллилек, мәдәният көчле. Миңа бу бик ошый. Татар лагере булгач, күбрәк татар телендә сөйләшәсем килә, – диде ул.

Самара өлкәсеннән Лилия Амирова:

Бирегә килгәч, татар телендә сөйләшәсе килә башлады. Әле без тел дәрәҗәсен билгели торган тест үтмәдек. Үземне уртача дәрәҗәгә эләгермен дип уйлыйм.

Башкортстаннан Илдан Кәлимуллин:

Бу алан турында мин 7нче сыйныфтан бирле ишетеп беләм. Минем дусларымның да биредә булганы бар. Миңа бу алан бик ошады. Әле бер генә көн үтүенә карамастан, бик күп яңа дуслар таптым. Бу аланның форматы миңа бик ошый. Чатырда тору кызык. Биредә мин татар телен үстерәм, бик күп шәхесләр белән танышам.

Башкортстан лагерьларында булганым юк. Татарстан лагерена мине татар телен яхшы белгәнем өчен җибәрделәр. Мин Өфедә татар гимназиясендә укыйм. Шәһәрдә, Республикада үткән чараларда, татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда, шигырьләр конкурсында – барысында да катнашам. Мин – иҗади шәхес. Шулай ук спорт белән дә шөгыльләнәм. Туризмны яратам, мәгарәләрдә йөрим.

Лагерьдән син нәрсә көтәсең?

Биредә татар телен үстерә торган чаралар күрәсем килә.

Тәтеш районыннан Алия Заһидуллина:

Мин «Сәләт»тә икенче тапкыр. Бер тапкыр Биләрдә булдым, хәзер Болгарда. Әмма форумы шул ук. «Сәләт» турында туганнан туганым сөйләгән иде. Мондагы шартлар миңа бик ошый. Безнең чатыр сары төстә. Ул янып тора сыман. Аның ниндидер җылысы бар. Узган ел белән чагыштырганда, чатырлар быел кечерәк һәм 3 кешелек кенә. Алдан 8 кеше иде бер чатырда. Биредә мин Мөслимнән, Самарадан, Оренбургтан дуслар таптым. Биредә тагын да күбрәк дуслар табасым килә. Бию түгәрәгенә йөреп, тәҗрибә туплап, татар телен тагын да ныграк камилләштерәсем килә.

«Арагил»ның өлкән әйдаманы Рөстәм Сәлахетдинов:

Мин «Сәләт»тә 2016 елдан бирле. Үзем Түбән Камадан. «Болгар – Туган тел» форумында 2018 елдан бирле катнашам, ә 2020 елдан мин бирегә әйдаман булып килдем.

Бирегә кайту миңа бик якын. Җәйгә дәрт һәм көч бирә. Җәй башында бирегә килергә алдан сөйләшеп куябыз да, ел саен команда белән бирегә кайтабыз. Бу юлы бик күп төрле төбәкләрдән сәлкешләр килде. Алар бөтенесе дә диярлек татар телен яхшы белә.

Лайфхак әйтәм сезгә: әгәр сәлкешнең исемен белмәсәң, «матурым» дип эндәшергә кирәк.

Ә ир-малайга?

Ир-егет булса да «йолдызым», «матурым» дисең. Кызга да, малайга да бик яхшы.

Әйдаман Ләйсән Фәхриева:

3 ел «Болгар – Туган тел»дә әйдаман булып эшлим. Биредә эшләү җанга рәхәт. Биредә балалар белән аралашып, аларның сәләтен уятып җибәреп була. Аларның янган күзләрен күрү минем өчен бик рәхәт. Мин балалар белән эшләргә яратам. Син аларга яхшылык эшләсәң, алар сиңа ул яхшылыкны мең тапкыр кире кайтара.

Ачылу тантанасында бөтен сәлкешләр, килгән кунаклар урамдагы сәхнә буена җыелды. Чараны Рүзәл Әхмәдиев алып барды. Күңелле итеп, яшьләрчә.

Чара барышында һәр команда девизларын яңгыратты, бергә кушылып җырладылар, биеделәр. 

«Җәмгыятебезнең киләчәге – ул балалар»

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, «Яңарыш» ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина һәм КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты факультетының деканы Рамил Мирзаһитов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Республика күләмендә балаларның үсеше өчен яхшы шартлар булдырылуын әйтте.

Сез милләтебезне өйрәнер өчен Болгар җирлегенә килгәнсез. Ә бирегә бит күпме кеше омтыла! Аларның һәркайсының хыялы чынга ашсын иде. Җәмгыятебезнең киләчәге – ул балалар. Республикабыз күләмендә һәрдаим балаларның үсеше өчен ел саен яхшы шартлар тудырыла, күп көч куела, – диде ул.

«Яңарыш» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина биредә 11 төбәктән балалар килүен әйтте.

Көтеп алган ял вакыты килеп җитте. Монда Татарстаннан башка 11 төбәктән килгәннәр. Болгар җирендә яңа дуслар табып, белемнәрегезне киңәйтүне телим, – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов беренче тапкыр «Сәләт»кә 1998 елда Чистайга барганын искә алды.

Беркайчан да 8 көнлек мизгелләрне онытмам. Анда танышкан дусларым белән без әле дә бергә. Мәсәлән, Гүзәл Усманова белән без «Сәләт»тә танышып, бүген бергә проектлар оештырабыз. Анда булган хисләр, энергия мине әле дә әйдәп бара, – диде ул.

Кыскасы, «Болгар – Туган тел» форумы ачык дип игълан ителде. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!

  • Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Көндез татар теле дәресләре, кич – русча дискәтүк

Шунысы кызыклы: мин «Болгар – Туган тел» дигән төркемне «Телеграм»нан эзләп тапмакчы идем. Миңа көн дәвамында нинди чаралар үткәрелүе кызыклы иде. «Телеграм»да ачык 2 канал бар. Берсенә керсәм, сәлкешләрнең үзара аралашкан каналына тап булдым. Күбрәк рус телендә аралашуларына гаҗәпләнергә кирәкме икән?

Әлеге каналда укучыларның дискәтүктә рус җырлары астында күңел ачканнарын карап була. Татарча дигәннәреннән «Татарка» псевдонимы белән танылган җырчының «Мин алтын» дигән җырын таныдым. Кыскасы, баштанаяк Туган тел! 

 

«Болгар – Туган тел» сәлкешеннән бию буенча «үзенчәлекле» селкенүле мастер-класс:





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.