Добавить новость
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Аерылышу (Кәрим Кара)

0 61

Барысы да юктан гына башланды. Моңа кадәр матур яшәп яталар иде әле Шагали белән Зөләйха. 3 бала тәрбияләп үстерделәр, кеше иттеләр. Олы кызлары дәрәҗәле кешегә кияүгә чыгып, башкалада яшәп ята, уртанчы кызлары югары уку йортының соңгы курсында укып йөри, төпчекләре Алмазны быел хәрби хезмәткә алдылар. Әлегә кадәр кешеләрдән ким яшәмәделәр. Абзар тутырып терлеген карадылар, бакча-бакча бәрәңге утырттылар, җиләк-җимешен үстерделәр. Ике елдан Шагали пенсиягә чыгарга тиеш, аннан инде Зөләйхага да күп калмый.

Кичке якта телевизор каршында чәйләп утыралар иде алар. Экранда кып итеп киенгән фырт ирләр фәрештәгә тиң гүзәлкәйләр каршында бөтереләләр, кочак-кочак чәчәкләр бирәләр тегеләргә, оҗмах ризыклары белән тулы табынга чакыралар... Шуларга карап утырды да Зөләйхасы, кинәт кенә әйтеп куйды:

– Булмады инде кеше төсле яшәп. Син дә бер уҗым бозавы булып чыктың. Тиеннәр санап үтте гомер. Әнә кара, чын ирләр ниндирәк булалар алар...

Бу көтелмәгән нәтиҗәдән очкылык тота башлады Шагалине. Ну бу хатын-кызны! Нинди уртаклык бар телевизорда барган кино белән аларның гаилә тормышында?

– Телевизордан күрсәтерләр инде ул. Алар шуның өчен акча алалар. Күпләр яшиме андый тормышта? Җиргә төш, тирә-ягыңа күз сал әнә, – диде кырыс кына өй хуҗасы.

Хуҗабикәнең бирешәсе килмәде:

– Карышып та булашма, җөмәй булдың гомер буе. Акча таба белмәдең, – дип йөрәген телгәләде ирнең.

– Сөйләп утырган була. Ачыбрак кара күзләреңне, андый ирләр тирәсендә нинди хатын-кызлар елмаеп тора? Кашыкка салып йотарлык. Үзеңә күз сал, бармы берәр уртаклык?

Соңгы елларда шактый май туплаган Зөләйханың ачуыннан тыны буылды.

– Мин дә талчыбыгы кебек идем кайчандыр. Синең дөньяңны көтәм дип шул хәлгә калдым, – диде ул әрнеп. Ачуыннан, ирен күрмәс өчен, ярым борылып утырды.

Шагали җавапсыз кала торган кешеме инде?

– Дөреслекне яшереп булмый, элекме-хәзерме, артисткалар белән тиңләшерлегең булмады. Булганына шөкер итеп кенә утыр, – дип берәгәйле әйтте.

Бу сүзләрдән соң Зөләйха ясап алган чынаягын эчеп бетерми урыныннан торып китте хәтта.

Ничә елларга беренче тапкыр алар аерым урын җәйделәр. Шагали зур якта торган диванга колак мендәре салып юрган белән капланды.

Хатынының үпкәләргә яратканын белгән Шагали артык пошынмады. Иртәгә тынычланып уяныр әле, дип фаразлады. Әмма иртән дә Зөләйханың чыраен болыт каплаган иде. Кымтыган иреннәрен ачып бер сүз кушмады Шагалига. Хатын-кызның килеш-килбәте, бите-йөзе турында нәрсәдер әйтергә теләсәң, бик сайланып кына кулланырга кирәк шул сүзләрне. Бу – аларның иң авырткан урыны. Чын-чынлап рәнҗегән иде Шагалига хатыны.

Шагали, эшсез калганнан бирле, туганнан туган энекәшенә ияреп, заказ бенча ишек-тәрәзәләр куеп йөри иде. Алдан килешенгән клиент нәкъ иртән шалтыратасы итте. Бер көн алдан гына ул фатирга барып үлчәмнәрен алып йөргән иде.

– Шагали, бүген киләсеңме? Мин ял алган идем, синең килереңә исәп тотып, – диде телефон трубкасыннан бик ягымлы хатын-кыз тавышы. Ирексездән аның сүзләрен Зөләйха да тыңларга мәҗбүр булды.

– Менә хәзер чәй эчәм дә сәгать үтмәс килеп җитәрмен, – диде Шагали. Үзе ашыга-пошыга чәен чөмерергә тотынды.

Башка вакытта Зөләйха мондый сөйләшүләргә игътибар итмәс иде. Әмма йокысыз төннән соң йөрәген яндырып алдылар бу сүзләр. Шагали җыенып чыгып китте. Кырыкмаса кырык төрле уйлар бөтерелделәр хатынның башында. «Тапкан яшьрәкне, мине тиңсенми инде хәзер. Әнә бит йөзгә бәреп әйтә мыскыллау сүзләрен. Кирәгем калмаган икән. Иделгә таянма, иргә – ышанма...» Рәнҗүнең чигенә чыккан хатынның көн буена күңеле уйнады. Бергә гомер иткән чорда Шагали белән сүзгә килгән вакытларын яңартты, авыр сүзләрен, чыгырдан чыккан кылыкларын кат-кат исенә төшерде. Боларның барысын «теге» кайткач йөзенә бәреп әйтергә хәзерләнеп, берсеннән-берсе катырак сүзләр эзләде.

Көнозын эш белән мавыгып, Шагали оныткан да иде кичәге низаг турында. «Искегә тисәң – исең китә» дигәндәй, дистә еллар утырган бураны чутлап, ишекне яраклаштырганчы эт булып арыды ир, шуңа да өйлә үткәч хатынына шалтыратты:

– Син кичкә мунча ягып куй инде, баштанаяк тузан булдым, – диде. Кисәк кенә сөйләшү өзелгәнне игътибарга алмады.

Эссе ләүкәдә каен яфрагы белән чабынуларны күзаллап кайтып керсә, ашарга да пешмәгән, мунча дигәнендә – кабер салкынлыгы.

– Кая, берәр нәрсә капкаларга хәстәрләмисеңме? – диде һаман да хатынының турсайганын чынга алмый.

Шул чакта «буасы ерылды» Зөләйхасының:

– Әнә сөяркәң пешереп ашатсын! Мунчаны да аннан таптыр, аркаңны ышкыр, – дип кырт кисте хатын. Шагали нәрсәдер дип акланырга да өлгерә алмый калды, китте тезеп, китте тезеп! Имеш тә адәм актыгы икән Шагали, мәнсез, юньсез бер бәндә, хатын кадерен белмәгән туң йөрәк, фәлән-фәсмәтән... Ишетмәгәннәрен ишетте хуҗа.

Түзде, түзде дә үзе күкерт кебек кабынып китте. Бер-береңне хурларга булса, сүзләр табыла инде, үзләреннән үзләре телгә килеп кенә торалар. Бер-берсен тәмам кешелектән чыгаргач, Шагали түзмәде, ишекне «шап» ябып, әни карчыгына йокларга китте. Ичмасам колагым ишетмәс бу чәрелдекнең хурлаганнарын, дип уйлады.

Ир кеше дә бер киреләнсә киреләнә бит ул, холык күрсәтә. Атна буе өйгә кайтып күренмәде Шагали, хатынының йөгереп килеп җиткәнен көтте. Ни гаҗәп, тегесе ашыкмады. Зөләйха да башлап иренең килешүгә барганын көтә иде.

Беркөн эштән соң Шагали, үзен җиңеп, өенең ишеген ачып керде. Эчтән генә, «ягымлырак каршылыйм» дип уйлап куйган булса да, үзе дә сизмәстән, тагын чәпчеп чыкты Зөләйха. Үпкәсе чиксез иде шул аның. Ир булып, атна өйгә кайтып күренмәсен әле!

Кире борылып чыгып китүдән башка чара калмады Шагалигә. Инде ул чын-чынлап ачуланды. Чүпрәк урынына да күрми ирен, чирләп-фәлән китсәң, авызыңа бер кашык су салмас. Ничек яшәмәк кирәк шундый кара елан белән? Исән-сау, дүрт саны төгәл, башында бүрек булса, хатын табылыр әле. Чишмәсе саекмаган әле чәчбикәләрнең.

Айга якын вакыт үтте шулай. Күрше-тирә, туган-тумача «ах» итте бу ызгышларны күреп. «Картайган көнегездә ни эшләвегез була?» – дип үгетләделәр тегеләрне, акылга килергә өндәделәр. Шәһәрдән кияүләре-кызлары килеп, ике арада өзгәләнделәр. Бер як та ипкә килергә уйламады. Өстәп, Зөләйха судка гариза да язып кайтты.

Әйтәм ич, барысы да юктан гына башланды. Зөләйханың, черегән байларның тормышын күзәткәндә: «Ярый әле баш өстемдә – кыегым, янымда терәк булырлык ирем бар», – дигән уйлар килеп калган булса башына, бөтенләй икенче сукмактан китәр иде язмыш арбалары. Шагалине әйт син, ир булып кала белмәде. Кайчак та бер сүз җитә бит хатын-кыз күңелен эретергә. Әйтсен иде авызын бар хутына ерып:

– И хатын, син бит минем хәзер дә артисткаларга биргесез! Яса әле чәеңне тагын берәр чынаяк, катырак итеп!..





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Якутии



Глава Якутии Айсен Николаев

Частные объявления в Алдане



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Алдан на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.